Обобщающий урок на тему Имя существительное
план-конспект урока (6 класс) на тему

Шарифуллина Залифа Флюновна


План-конспект урока составлена в игровой форме для обобщения урока по теме Имя существительное.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isem_temasyna_konspekt.docx18.45 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы:  “Исем” темасын йомгаклау.

Дәреснең тибы: йомгаклау дәресе.

Дәреснең максатлары: 

1.Белем бирү максаты: исем темасы буенча өйрәнгәннәрне системага салу.

2.Фикер сәләтен үстерү максаты: укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

3.Тәрбияви максат: аралашу, коллективта дустанә хезмәттәшлек итү күнекмәләре формалаштыру.

Җиһазлау: карточкаларда  бирем, домино уены, рәсемнәр, табигать күренеше төшкән картина, лото уены.

Дәреслек: Максимов Н.В. Татар теле:Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6нчы сыйныфы өчен дәреслек.-Казан:Мәгариф, 2010.

I Оештыру.

IIӨй эше тикшерү.

У: Өй эше итеп 68нче күнегү бирелгән иде. Тексттан исемнәрне табып , морфологик анализ ясарга. (1 укучы укып чыга)

IIIНыгыту .

Укытучы: Укучылар без сезнең белән исем темасын өйрәнеп бетердек. Бүген без исем турында өйрәнгәннәребезне системага салырбыз. Дәрестә актив һәм кыю булыгыз!

(Мин сезгә билге куяр өчен критерияләр бирәм. Сез дәрес вакытында һәрбер биремнән соң ,   бу теманы беләм дип уйласагыз 1 балл куярсыз.)

5балл-“5”

4балл-“4”

 3балл-“3”

Ялгызлык

һәм уртаклык исемнәрне белсәң

Күплек сан кушымчалар-ының ялгану тәртибен белсәң

Тартым кушымча-

ларын белсәң

Килеш кушымча-ларын белсәң

Тамыр,ясалма, тезмә, парлы,кушма, кыскартылма исемнәрне аера белсәң

1балл

1балл

1балл

1балл

1балл

Укытучы:

1нче бирем. Тактадагы рәсемнәрне ике баганага аерыгыз. 1нче баганага кем? соравына җавап бирә торган сүзләрне, икенчесенә нәрсә?соравына җавап бирә торган сүзләрне.(1 укучы тактада)

Укытучы: Ришат тактада эшләгән арада, сорауларга җавап бирәбез.Исем сүз төркеме нинди сорауларга җавап бирә?

укучы: Исем сүз төркеме кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә.

Укытучы: Кем? соравын кайсы очракларда бирәбез? Нәрсә соравын кайсы очракларда бирәбез?

1нче укучы: Татар телендә кем? соравын бары тик кешеләргә генә бирәбез.

2нче укучы Дөрес, татар телендә калган барлык исемнәргә  нәрсә? соравын бирәбез.

Укытучы:Рус телендәге кебек татар телендә дә предметлар җанлы һәм җансыз була. Җансыз предметларга мисаллар китерегез.

укучы: мәктәп, өстәл, тәрәзә......

Укытучы: Ришат дөрес эшләгәнме укучылар? Ришат күнегүне нәрсәгә таянып эшләдең , нәтиҗә яса әле безгә.

укучы: Һәрбер рәсемгә сорау куеп карадым, кем? соравына татар телендә кешеләргә генә әйтәбез дигән кагыйдәне истә тотып эшләдем. 

2нче бирем. Татар телендә исемнәр ике төргә бүленә дидек , ниндиләр алар?(66нчы күнегү телдән)

укучы: Ялгызлык һәм уртаклык.

Укытучы: мисаллар китерегез һәм аларның язылышын аңлатыгыз.

укучы: Ялгызлык исемнәр зур хәрефтән языла, ә уртаклык исемнәр кечкенә хәрефтән языла. Китап, журнал исемнәре куштырнаклар эченә алына.

3нче бирем. Мин сезгә берлек сандагы сүзләр әйтәм, сез күплек санда гына язасыз.(1укучы тактада) урман, кош, болын, үлән, чәчәк, күбәләк,елга. Укытучы: Лия дөрес язганмы? Күнегүгә карап кагыйдәне әйтеп бир әле !

укучы:  н м ң авазларына беткән сүзләргә -нар, -нәр кушымчалары ялгана, калган очракларда калын сүзләргә -лар, нечкә сүзләргә- ләр кушымчалары ялгана.

4нче бирем.Укучылар мин сезгә лото уены тәкьдим итәм.Аны уйнар өчен тартым һәм килеш кушымчаларын искә төшерергә кирәк.

Укытучы: Элина, китап сүзен тартым белән төрләндер әле. Ралина, килеш сорауларын әйтеп кит әле. Молодцы, ә хәзер уенга керешәбез. Кем тизрәк эшли алыр икән. (Уены парлап уйныйбыз)                    

           Лото

Тамыр

Күплек сан

Тартым кушымчасы

Килеш кушымчасы

Елга

Күл

Урман

-нар

-ыбыз

-ны

-лар

-ым

-да

-ләр

-ем

-дә

Укытучы:  Булдырдыгыз, әйдәгез уенга кагылышлы нинди кагыйдәләрне кулландык, шуларны әйтеп китәбез.

5нче бирем.Татар телендә исемнәр алты төрле юл белән ясала дип өйрәндек.Ниндиләр алар?(Исем ясагыч кушымчалар белән домино уены)(парлап уйныйбыз)

укучылар: Тамыр, ясалма, парлы, тезмә, кушма, кыскартылма.

Як

-таш

Урман

-чы

Сүз

-лек

Дус

-лык

Эш

-че

Укытучы: Ә хәзер төркемнәрдә эшләргә  бирем бирәм. Мин биргән карточкалар ике биремнән тора.Беренчесе  А биреме.Номерланган җөмләләр бирелгән, астагы сорауларга җавапны шуннан эзләп ,табып языгыз. (тактадагы ачкычка карап үзегезгә бал куегыз).

С биреме иҗади. Бирелгән сүзләрне кулланып кечкенә сочинение языгыз.

(сочинениеларны һәрберсеннән укыту). Кемне сочинениесе иң яхшы дип саныйсыз?(һәрбер эшне бәяләү, тәкъдимнәрне әйтү)

IVӨй эше бирү.

1.Гөл дип башланган кеше исемнәре язып килергә.

2.72нче күнегү ,исемнәргә морфологик анализ ясагыз.

V Йомгаклау: Дәресебез ахырына якынлашты.

Дәрестә без нәрсәләр эшләдек?

Сезгә аеруча нәрсә ошады?

Тырышып эшләдекме?

Билгеләр кую. Бирелгән критерияләр буенча үзегезгә ничәле билгесе куйдыгыз?

Дәрестә актив катнашуыгыз өчен рәхмәт.Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ОБОБЩАЮЩИЙ УРОК ПО ТЕМЕ "ИМЯ СУЩЕСТВИТЕЛЬНОЕ" 5 КЛАСС

Презентация включает материал для повторения постоянных и непостоянных признаков ссуществительного, занимательные задания, применяется с использованием интерактивной доски....

"Обобщающий урок по теме:"Имя существительное" в 5 классе

Урок обощения знаний по теме "Имя существительное" в 5 классе с использованием интерактивной доски....

Обобщающий урок по теме "Имя существительное" (урок-лабиринт)

Нестандартный урок-как одна из форм акьтвизации познавательной деятельности учащихся на уроках русского языка. Преодолевая раличные "препятствия" учащиеся закрепляют материал по теме. Увлекательная фо...

Обобщающий урок по теме "Имя существительное" (урок-лабиринт)

Нестандартный урок-как одна из форм акьтвизации познавательной деятельности учащихся на уроках русского языка. Преодолевая раличные "препятствия" учащиеся закрепляют материал по теме. Увлекательная фо...

Обобщающий урок по теме «Имя существительное.»

 закрепление ранее получен­ных знаний по теме: «Имя существительное»;       формирование и развитие связной речи учащихся, выразительного чтения;   ...

Обобщающий урок по теме «Имя существительное.»

 закрепление ранее получен­ных знаний по теме: «Имя существительное»;       формирование и развитие связной речи учащихся, выразительного чтения;   ...

Презентация к уроку русского языка в 5 кл. "Обобщающий урок по теме "Имя существительное"

Презентация к уроку русского языка в 5 кл. "Обобщающий урок по теме "Имя существительное" для обучающихся коррекционной школы...