Язмышыма үзем хуҗа
план-конспект урока (9 класс) по теме

Зарипова Милеуша Хабибулловна

Урок в 9 классе с тестом (подготовка к ГИА)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urok.docx28.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «Язмышыма үзем хуҗа» 

Максат:

  1. «Язмышыма үзем хуҗа» темасында бирелгә ЛГ материалны ныгыту.
  2. Уйлау-фикерләү сәләтен үстерү.
  3. ГИА формасында тест өстендә эшләү.
  4. Монологик - диалогик сөйләмгә чыгу.
  5. Һәр кеше тормышта үз юлын табарга тиеш икәнен ачыклау.

I. Оештыру өлеше

  1. Исәнләшү.
  2. Дежур белән әңгәмә.

II. Төп өлеше

  1. Үткән материалны кабатлау, сөйләмдә ныгыту. Өй эшен тикшерү.
  2. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

а) Теманы һәм максатны ачыклау. Мотивация тудыру.

Бүген безнеӊ «Язмышыма үзем хуҗа» темасыныӊ соӊгы дәресе. Эшебезнеӊ нәтиҗәсе буларак, без бүген фикер алышырбыз һәм имтиханга әзерлек итеп тест язачакбыз.  «Язмышыма үзем хуҗа»  - сез бу җөмләне ничек аӊлыйсыз? Тәрҗемә: Каждый человек хозяин своей жизни. Сез бу фикер белән килешәсезме?

Ук .- Әлбәттә. Минемчә, һәр кеше тормышта үз юлын табарга тиеш.

- Син, Лера, Сашаныӊ җавабы белән килешәсеӊме?

Ук. - Әйе, мин Сашаныӊ җавабы белән килешәм.

- Үз юлын дөрес табыр өчен нишләргә кирәк?

Ук. - Кечкенәдән үк акыллы, тырыш, тәртипле булып үсәргә кирәк.

        - Ә ни өчен шулай уйлыйсыз?

Ук. – Чөнки тырыш кеше генә максатына ирешә ала.

        - Ә сезнеӊчә, тырыш кеше ул нинди кеше?

Ук. – Минемчә,тырыш кеше бүгенге эшне иртәгәгә калдырмый.

Ук. – Үз алдына һәрвакыт максат куя.

        - Ә сез тырышмы? Җавабыгызны дәлилләгез.

Ук. – Мин яхшы укыйм.

Ук. - Мин дәресләремне әзерлим.

Ук. – Ә минем беренче чиректә татар теленнән «4» чыкты. Бу минем өчен бик яхшы, чөнки быел татар теленнән имтихан булачак.

        - Сезгә бу эшләрне башкарганда, бәлки, авыр буладыр?

Ук. – Әлбәттә, ләкин авыр минутларда  мин өлкәннәргә, тәҗрибәлеләргә мөрәҗәгать итәм.

Злата: Әгәр, рөхсәт итсәгез, минем сезгә әтием турында сөйлисем килә.

(Презентация, показ слайдов) «Әтием - үрнәк»

«Әтиемнең исеме – Александр. Ул шәһәрдә үскән. Унберенче мәктәптә укыган.  Мәктәпне тәмамлагач, әтием кичке мәктәптә белеем алган. Хәзер ул машина йөртүче булып әшли. Ул эшен бик ярата. Анны эштә хөрмәт итәләр, чөнки әтием җаваплы, тәҗрибәле кеше.

Минем әтием бик кызыклы кеше. Җәен әтием белән урманга җиләккә барабыз. Кышын шугалакта бергә йөрибез. Әтием белән миңа бик рәхәт. Әтием минем өчен – үрнәк.»

Лера: Злата, сиң әтиеңне яратасыңмы?

Злата: Әлбәттә, Лера, мин әтиемне бик яратам.

Азат: Злата, син әтиеӊә охшагансыӊ. Син тырыш кыз.

Злата. - Рәхмәт.

        Тактада һәм дәфтәрдә эшләү. Дөрес җавапны табыгыз.

- Балалар, сезнеӊчә, бу мәкаль нәрсә турында?

 «Эш сөйгәнне ил сөйгән»

  1. Кунакчыллык
  2. Шатлык
  3. Тырышлык
  4. Сәламәтлек

        3. Белемне һәм күнекмәләрне ныгыту.

        Хәзер барыбыз да тырышып карыйбыз. «Язмышыма үзем хуҗа» темасы буенча ГИА формасында тест тәкъдим итәм.

Тест 3. Язмышыма үзем хуҗа.

1 нче өлеш.

1 нче вариант

2 нче вариант

А 1. Калын әйтелешле сүзне табыгыз.

1) тәртип

2) язмыш

3) юнәлеш

4) хөрмәт

1) үрнәк

2) хезмәт

3) нәфис

4) тыйнак

А 2. [у] авазы булган сүзне табыгыз.

1) зыялы

2) кояш

3) юлдаш

4) егет

1) юмарт

2) яшь

3) ялкын

4) ерак

А 3. Туры килгән хәрефне табыгыз.

эш…ән

1) ч

2) ш

3) з

4) щ

к…чле

1) ы

2) ө

3) а

4) о

А 4. Хаталы сүзне табыгыз.

1)  хезмәт

2) тормош

3) сабыр

4) таләпчән

1) омтылыш

2) гөмер

3) тыйнак

4) тырыш

А 5. Артык сүзне табыгыз.

1) игътибарлы

2) белемле

3) гаилә

4) тәртипле

1) намуслы

2) сәләтле

3) шәфкатьле

4) кунак

А 6. Сүзнең антонимын табыгыз.

куркак

1) дошман

2) дус

3) кыю

4) җитез

ялкау

1) зирәк

2) тату

3) батыр

4) эшчән

А 7. Парлы сүзне табыгыз.

1) гүзәллек

2) көнчыгыш

3) яшьләр үзәге

4) җыр-бию

1) уен-көлке

2) чисталык

3) башваткыч

4) хезмәт итү

А 8. Туры килгән кушымчаны табыгыз.

Башка халыкларның гореф-гадәтләре...  хөрмәт итәргә кирәк.

1) -ннән

2) -нә

3) -н

4) -не

һәр кеше тормышта үз урыны... табарга тырыша.

1) -ннан

2) -на

3) -нда

4) -н

А 9. Мәкальнең ахырын табыгыз.

Эш кешене....

1) эштә беленер

2) кеше итәр

3) ил белер

4) меңне егар

Эше барның... .

1) әнисе бар

2) китабы бар

3) ашы бар

4) иле бар

А 10. Кайсы раслау дөрес түгел?

1) әгәр - теркәгеч

2) кебек - бәйлек

3) гүя - кисәкчә

4) астында - бәйлек сүз

1) яки - бәйлек

2) арасында - бәйлек сүз

3) гына - кисәкчә

4) чөнки - теркәгеч

А 11. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

волевой

1) зыялы

2) тотрыклы

3) ихтыярлы

4) хөрмәтле

верить

1) ышанырга

2) омтылырга

3) горурланырга

4) түзәргә

А 12. Җөмләнең ахырын табыгыз.

Мин әниемнән үрнәк алырга ... .

1) эшлим

2) тырышам

3) җырлыйм

4) котлыйм

Эшендә хезмәттәшләре әниемне бик … .

1) йөриләр

2) кызыксыналар

3) чыгыш ясыйлар

4) хөрмәт итәләр

А 13. Бу мәкаль нәрсә турында?

Әйбәт кеше эштә беленер.

1) дуслык

2) начарлык

3) яхшылык

4) табигать

Калган эшкә кар явар.

1) ялкаулык

2) белем

3) сәламәтлек

4) хәйләкәрлек

А 14. Фразеологизмның эквивалентын табыгыз.

үз акылың белән яшәү

1) сводить с ума

2) жить своим умом

3) в голове не укладывается

4) браться за ум

чебеннән фил ясау

1) мухи не обидеть

2) муха не пролетит

3) из мухи делать слона

4) комар носу не подточит

А 15. Грамматик хаталы җөмләне табыгыз.

1) Әтием безгә эшкә өйрәтә.

2) Туган телне саклау - безнең изге бурычыбыз.

3) Татар халкы матурлыкны, чисталыкны ярата.

4) Без башка халыклар белән аралашып яшибез.

1) Әти-әниләр балаларны хезмәт яратырга өйрәтәләр.

2) Өлкәннәрнең хөрмәт итү - иң матур сыйфатларның берсе.

3) Татар халкы муллыкта яшәргә омтыла.

4) Куркак кеше батыр була алмый.

А 16. Туры килгән репликаны табыгыз.

- Мин тыйнак кешеләр белән аралашырга яратам.

1) Әлбәттә, иртәгә булыр.

2) Кызганыч, вакытым юк.

3) Син дә минем кебек икән.

4) Мин сине кичә күрмәдем.

- Спорт кешеләрдә ихтыяр көче тәрбияли.

1) Мин дә шулай уйлыйм.

2) Минемчә, җылы киенергә кирәк.

3) Бүген дәресләр булмый.

4) Ярый, хәзер алам.

А 17. Җөмлә булсын өчен, сүзләрне тиешле тәртиптә урнаштырыгыз.

а) булды, ә) мәктәптә,

б) ветераннары, в) өчен, г) сугыш,

д) концерт

1)        ә, г, б, в, д, а

2)        г, б, в, а, ә, д

3)        а, ә, б, в, г, д

4)        д, г, б, в, ә, а

а) тиеш, ә) без, б) каһарманнарын, в) онытмаска, г) сугыш,

д) беркайчан да

1)        г, б, а, д, в, ә

2)        д, а, б, в, ә, г

3)        ә, г, б, д, в, а

4)        а, б, в, ә, г, д

Текстны укыгыз һәм А 18 - А 20; В 1 - ВЗ; С биремнәрен эшләгез.

(1) һәркемнең үз әнисе үзенә кадерле. (2) Минем әниемнең ягымлы йөзе әле дә күз алдымда. (3) Аның акыллы киңәшләре, җылы сүзләре һәрвакыт исемдә саклана. (4) Ул тормышта күп авырлыклар күргән, ләкин алдагы көнгә ышаныч белән караган.

(5) Башка әниләр кебек безнең әни дә балаларының эшчән, намуслы булып үсүләрен тели иде. (6) Ул, безне кеше итәр өчен, бөтен көчен бирде. (7) Ә безнең аны борчыган чакларыбыз да булды.

(8) Көзнең матур бер көне иде. (9) Алмалар, көнбагышлар өлгергән вакыт. (10) Әни дә үстерә иде ул бакча җимешләрен. (11) Бакчабыздагы көнбагышларга һәркем кызыга иде, бигрәк тә малайлар. (12) Көнбагыш ашат әле дип сорыйлар иде. (13) Шулай беркөнне малайлар бик сорагач, әнигә әйтмичә, бакчага кереп киттем һәм көнбагыш башларының иң зурларын өзеп алдым. (14) Аларны, күлмәгем белән каплап, малайларга алып чыктым. (15) Шул вакыт колагыма таныш тавыш ишетелде. (16) Артка әйләнеп карасам, әни басып тора. (17) Үзе елмая. (18) Мин ни әйтергә дә белмичә туктап калдым. (19) Әнием мине үз янына чакырып алды да ачуланмый гына өйгә алып керде. (20) Ә өйдә бер төркем кызлар җыелган. (21) "Менә минем улым ничек үсте, үз бакчасы җимешен үзе яшереп ашый" - диде.

(22) Бала вакытта булган бу хәл минем бөтен гомеремә хәтердә калды. (23) Әниемнең "Туры сүзле һәм эштә гадел булырга кирәк", - дигән киңәшләре миңа әле дә ярдәм итә. (24) Аның тавышы һаман да колак төбемдә яңгырап тора кебек. (25) Күңелемә әнием салган орлыклар үстеләр, чәчәк аттылар. (Мөхәммәт Гайнуллиннан)

А 18. Текстта сүз нәрсә турында бара?

1) әниләрнең гаделлеге

2) кызларның аралашуы

3) туганнарның татулыгы

4) балаларның уенчыклары

А 19. Кайсы раслау текстның эчтәлегенә туры килми?

1) Әниләр һәрвакыт балаларны намуслы булырга өйрәтә.

2) Балалар рөхсәтсез бернәрсәне дә алырга тиеш түгел.

3) Туры сүзле һәм эштә гадел булырга кирәк.

4) Балалар әниләрнең сүзләренә игътибар итмәскә тиеш.

А 20. Текстның төп эчтәлеге нидән гыйбарәт? Артык җавапны табыгыз.

1) Балаларның яллары ике атна дәвам итте.

2) Әниләр балаларын һәрвакыт аңлыйлар.

3) Баллар кайвакыт әниләрен борчыйлар.

4) Әниләр - көчле кешеләр.

2 нче өлеш.

В 1 - В 3 биремнәренә җавапларны сүзләр белән языгыз.

В 1. 6 нчы җөмләдән тартымлы исемне табып языгыз.

В 2. 5 нче җөмләдән сыйфатларны табып языгыз.

В 3. 24 нче җөмләдән бәйлекне табып языгыз

3 нче өлеш.

С. Укылган текстның эчтәлегенә карата үз мөнәсәбәтегезне белдереп, сочинение языгыз. Текстта сүз нинди проблемалар турында бара? Авторның аларга мөнәсәбәте нинди?

        

III. Йомгаклау. Дәрескә нәтиҗәләр ясау. Билгеләр кую.

IV. Өй эше.

        45 бит, имтиханга әзерләнәбез.

Дустыӊа туганнарына баруы турында сораулар бир.