“Тартык [с] авазы һәм С,с хәрефләре”
план-конспект урока по теме

Бадыкшанова (Хабибуллина) Резеда Аликовна

Укучыларны [с] авазы һәм С,с хәрефләре белән таныштыру, уку күнекмәләрен формалаштыру, логик фикерләү, хәтер, игътибарны үстерү өчен шартлар тудыру, ачык һәм төгәл җавап бирергә өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл khbibullina_r.a_drese.docx466.18 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы: Тартык [с] авазы һәм С,с хәрефләре”

(1 нче  класс татар төркеме) 

     

Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле белем бирү учреждениесе -  2 нче лицееның  

I квалификацион категорияле  

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәбибуллина Резеда Алик кызы

18 нче ноябрь, 2013 ел


Тема: “Тартык [с] авазы һәм С, с хәрефләре”.

Максат:Укучыларны [с] авазы һәм С,с хәрефләре белән таныштыру, уку күнекмәләрен формалаштыру, логик фикерләү, хәтер, игътибарны үстерү өчен шартлар тудыру, ачык һәм төгәл җавап бирергә өйрәтү. 

Җиһазлау: Рус телендә урта гомуми белем бирү мәкт. 1 нче с-фы өчен дәреслек (татар телендә сөйләшүче балалар өчен) / Ф.Ш Гарифуллина. - Казан: Мәгариф, 2012. Такта, интерактив такта.

Дәрес барышы:

1. Оештыру вакыты (Уңай психологик халәт булдыру).

- Хәерле иртә, укучылар! Утырыгыз!

2. Актуальләштерү. Үткән дәрестә үтелгән материалны кабатлау.

- Әйдәгез “Кем тизрәк?”  уенын уйнап алабыз.Менә сезгә хәрефләр бирәм.

   Алардан  иҗекләр ясагыз.(АС,ҮС,ӨС һ.б)

- Яхшы.Әфәрин.

 - Бу нәрсә? (Алма, суган, кишер,бәрәңге, сарымсак). Дөрес. 

- Ә кайсы яшелчәләр, без өйрәнмәгән хәрефкә башланды?         ( суган, сарымсак).

- Нинди хәрефкә башлана бу сүзләр?(С хәрефенә)

-Ә без тагын нинди тәмле ризык белән иртән чәй эчәбез?( сыр). 

3. Уку мәсьәләсе кую ситуациясе.

-Бик яхшы.

- Безнең дәрескә песи килде.Әйдәгез ана исем бирик(Барсик).

Игътибар укучылар,экранга карыйбыз.Ул безгә нинди яңа хәреф алып килгән?(С хәрефе).

Курчак  та килгән бит кунакка.

Минем исемем – Сара, ди курчак. Мин нинди? (Матур,чибәр,.........)

Мин сезгә рәсем алып килдем .Рәсемдә без кемне күрәбез? (сыер,сөт,кабак,песи,слива)

Тагын нәрсә күрәбез?( сарык үлән ашый) 

Сыер нишли? һ.б сорауларга укучылар җавап бирәләр.

Ә хәзер күзләрне йомдык,текстны  тыңлыйбыз.(Укытучы текстны  үзе укый).

Сүзлек белән эш.

Укытучы сүзләрнең мәгънәсен аңлата (сәләтле,мандалина,тату,аларны)

Физминутка. Бер укучы чыгып, песи белән бәйле физминутка үткәрә.

4. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

-Сез класста ничек яшисез? (дус)

-Дусларың күпме?(күп)

- Ә текстта дусларым кем?

-Муса нинди?

-Муса нинди коралда уйный?

-Сара, Сәрия нишли?

2)Сүзләрдәге хәрефләрнең урыннарын алыштырып,яңа сүзләр төзү.

32451

Тасма------

3)Шәмсия Җиһангирова шигырен укытучы сәнгатьле  укый.

-Сезнең сыер күргәнегез бармы?

-Ул нәрсә бирә?(сөт)

-Кем сөт ярата? Ул нинди?(тәмле,...)

5. Рефлексия, бәяләү этабы.

Рефлексия(Укучылар бер – берсенә сораулар бирәләр,бер – берсен бәялиләр)

 Табышмак укып, җавабын әйтәләр. Укытучы төсле карточкалар тарата.

Нинди хәреф белән таныштык? С хәрефенә башланган кош исемен әйтегез?(сандугач)

- Әфәрин.

- Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тартык [җ] авазы һәм Җ.җ хәрефләре

2 cыйныфның татар төркеме өчен дәрес эшкшртмәсе....

[ш] авазы hәм Ш, ш хәрефләре

1нче сыйныфта әлифбадан дәрес эшкәртмәсе...

[ш] авазы hәм Ш, ш хәрефләре , дәрескә презентация

1нче сыйныфта әлифбадан дәрескә презентатация...

Тартык [җ] авазы һәм Җ, җ хәрефе 1класс

Тема: Тартык [җ] авазы һәм   Җ, җ  хәрефеМаксат: 1. Сүзләрдә җ авазын ишетергә күнектерү. Җ   хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу күнекмәләрен бирү;2. Җөмлә төзү күнекмәләрен ...

Тартык аваз хәрефләре

"Тартык аваз хәрефләре" темасы буенча 5нче сыйныфның татар төркемендә уздырылган ачык дәрес эшкәртмәсе...

“Саңгырау тартык [т] авазы һәм Т,т хәрефләре” темасына дәрес конспекты һәм презентациясе (1 нче сыйныфта белем алучы татар балалары өчен)

Әлеге дәрес эшкәртмәсе рус мәктәбендә 1 нче сыйныфта белем алучы татар балаларына  “Саңгырау тартык [т] авазы һәм Т,т хәрефләре” темасын өйрәткәндә кулланылырга мөмкин...

“Саңгырау тартык [т] авазы һәм Т,т хәрефләре” темасына дәрес конспекты һәм презентациясе (1 нче сыйныфта белем алучы татар балалары өчен)

Әлеге дәрес эшкәртмәсе рус мәктәбендә 1 нче сыйныфта белем алучы татар балаларына  “Саңгырау тартык [т] авазы һәм Т,т хәрефләре” темасын өйрәткәндә кулланылырга мөмкин...