Внеклассное мероприятие: "Дөньяда иң тәмле ис – икмәк исе"
материал (7 класс) по теме

Латыпова Гелфария Миннегалиевна

- икмәк үстерүдә авыл эшчәннәренең хезмәтен күзаллау, игенчеләр   хезмәте турындагы белемнәрне киңәйтү;

- балаларга төрле машиналарның ярдәм итүен аңлату;

- икмәкне  кадерләү,   саклау,   икмәк үстерүчеләр хезмәтенә хөрмәт  тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon donyada_in_tmle_is.doc64.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                      Дөньяда иң тәмле ис – икмәк  исе

Максат: - икмәк үстерүдә авыл эшчәннәренең хезмәтен күзаллау,                         игенчеләр   хезмәте турындагы белемнәрне киңәйтү;

                      - балаларга төрле машиналарның ярдәм итүен аңлату;

                       - икмәкне  кадерләү,   саклау,   икмәк үстерүчеләр хезмәтенә                         хөрмәт  тәрбияләү.

       Шөгыльгә кирәкле җиһазлар: өстәлгә куелган   икмәк  төрләре   (кара  икмәк,   татлы камыр,  прәннек,  печенье,  крендельләр, ак күмәч).

       Өстәлдә төенчек белән май ягылган икмәк кабымлыклары, тактада картиналар (сөрелгән басу, кышкы кар тоту, уҗым басуы, иген кыры, комбайн, йөк машинасы, тегермән, ипи пешерү комбинаты, ипи кибете), бодай, он, әзер басылган камыр, камыр куелган такталар салфеткалар белән ябылган.

Сүзлек: уҗым, башак, ипи пешерү комбинаты.

Методик алымнар: кызыксындыру, сораулар, нәфис сүз (табышмак, шигырь), мактау, аңлату, уен.

Укытучы (кулында икмәк):

  • Ап-ак булып күпереп пешкән

Икмәк килгән өстәлгә.

Тирә-якка хуш ис сибә,

Табынга ямь өстәлә.

  Шундый тәмле икмәк кемнәрнең хезмәт җимеше? Әйдәгез әле, шуны ачыклау максатыннан тест үткәреп алыйк.

ТЕСТ: 1. Кемнәр тырышлыгы белән икмәк безнең өстәлләргә килә?

  • игенчеләр хезмәте белән;
  • җитәкчеләр хезмәте белән;
  • укучылар тырышлыгы белән.

                  2. Игенчеләр кыш буена нинди эшләр башкаралар?

                         - ял итәләр;

                         - кырда кар тоталар;

                         - икмәк пешерәләр.

                  3. Кырларда кар тоту ни өчен кирәк?

                         - су күп булсын өчен;

                         - ашлык мул булсын өчен;

                         - кар күп яусын өчен.

                  4. Яз җиткәч нинди эшләр башкарыла?

                         - су сибәләр;

                         - чүп үләннәрне утыйлар;

                         - җирне сукалыйлар, йомшарталар, тырмалыйлар.

                   5. Чәчкечләр ни өчен кирәк?

                         - орлыклар санаулы төшсен өчен;

                         - орлыклар тигез төшсен өчен;

                         - орлыклар  тизрәк шытсын өчен.

                    6. Орлыклар тишелеп чыккач нишлиләр?

                        - уҗымны ашлыйлар, яки агулыйлар;

                        - уҗымнар тизрәк үссен өчен су сибәләр;

                       - күзәтү эшләре башкаралар.

                     7. Ашлыклар өлгереп, аны вакытында җыймасаң нәрсә була?

                       - ашлык күбрәк була;

                       - башаклар, орлыклар коелып бетәрләр, уңыш начар булыр;

                       - киләсе елга уңыш мул булыр.

    Укытучы. Язгы эшләр турында нинди халык әйтемнәрен һәм сынамышларын беләсез? Әйдәгез шуларны искә төшерәбез. “Язгы көн ел туйдыра”, “Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың”, “Иген иккән, морадына ирешкән”, “Тырышкан табар, ташка кадак кагар”, “Язгы ташу көчле булса, уңыш мул була”, “Хезмәте барның, хөрмәте бар” һ. б.

 Ә хәзер без сезнең белән бик ерак юлга чыгабыз. Менә юлга төенчек тә алдым. Без сезнең белән икмәк һәм юл озынлыгы турында нәрсә беләбез әле?

Укучылар. Озын юллар кыскара икмәк булса,

                        Кыска юл да озын була икмәк булмаса.

    Укытучы. Бик дөрес, ә безнең юлыбыз бик озын бүген.

               Дөньяда иң тәмле ис нәрсә исе?

Укучылар. Икмәк исе.

Укытучы. Дөньяда иң матур төс нинди төс?

Укучылар. Икмәк төсе.

Укытучы. Сизәсезме балалар, без барасы юлда тәмле булып икмәк исе чыккан. (Ишек шакыйлар.) Мин карыйм әле, кемдер бар бит анда. (Белмәмеш булып киенгән укучы керә).

Белмәмеш.Мин сезне ерак юлга сәяхәткә чыгасыз дип ишеттем. Исәнмесез.

     Укытучы.  Исәнме,   Белмәмеш.

     Белмәмеш.  Мин  дә   сезнең   белән   барсам ничек булыр икән, алып барырсызмы?

     Укытучы. Әйдә безнең белән. Балалар бу өстәлдәге икмәкне ни өчен кадерләп сөлге өстенә куйганнар икән.

     Укучылар.   Чөнки   дөньяда   иң   кадерле ризык -    икмәк.

Укытучы. Ә каян алабыз соң, без ипине? (Кибеттән.)

                 Ә кибеткә каян килгән сон, ул?

Белмәмеш. Мин беләм! Ипиләр, күмәчләр - барысы да агачта үсә, шуннан җыеп алып киләләр.

Укытучы.  Шулаймы,   балалар?

Укучылар. Юк, юк! (Балаларның җаваплары.)

Укытучы. Без менә шуның өчен юлга чыктык та инде Белмәмеш. Ипи өстәлгә килеп җиткәнче нинди юл үтә, аны кемнәр китерә, хезмәт куя икәнен белергә тырышабыз.

Укытучы. Җәяү бик ерак булыр, нәрсә белән барыйк икән? Безгә биредә сайлап алырлык бик күп машиналар бар. Сайлап алыгыз, барыбыз да сыярлык булсын. (Кемдер комбайн, трактор,  кемдер җиңел машина, мотоцикл сайлый. Барыбыз да утырып бара алабызмы дигән сорауга урынлы җавап алына.)

Димәк, балалар, без йөк машинасына утыра алабыз, аның тартмасы - кузовы да зур гына, тезелешеп утырырга була. Әйдәгез утырыйк. (Кузов формасында куелган урындыкларга тезелешеп утыралар.)

Кышын кырларда, урманнарда кар ята.

Кырга ак кардан юрган ябылган,

Җир язга чаклы йокыга талган.

Икмәк үстерүчеләр кыш көне дә тик тормыйлар.

      Менә бу рәсемдә басуда кар тоту вакытын   күрәсез.   Бу   өелеп   куелган   кар.   Яңа яуган,  себергән карны үзендә тотып кала, басуда кар күбәя. Ә менә шул кар астында көздән чәчелгән арыш басуында "ямь-яшел хәтфә палас" барлыкка килә:

     Җәй җәйләдем, кыш кышладым,

     Яшел хәтфәдән тун тышладым. (укучылар җавап бирә: уҗым)

Халык ашыга, китә басуга,

Урагын ура бу кайчак була? (Җаваплар тыңланыла.)

   Дөрес, җәй, көз башы була. Игенченең көне төне эшли торган вакыты җитә. Нишләргә кирәк кырда? (Игеннәрне җыеп алырга.) Ә игеннәрне җыеп алу өчен нәрсә кирәк икән? Тыңлагыз әле.

         Ура,      суга, җилгәрә,

         Үзе төяп җибәрә. (Комбайн.)

ФИЗМИНУТКА:  Ура (кулларны алда  әйләндерәләр),   суга  (терсәктән бөгеп суккан кебек), җилгәрә (өф-өф итеп өрәләр), үзе төяп җибәрә (кулны кырыйга сузып кул очып әйләндерәләр).   Балалар   хәрәкәтләрне  кабатлыйлар.

Комбайнда кем эшли? (Комбайнчы.) Машинада кем эшли? (Шофер.)

Әле ипи булдымы соң? (Юк.) Нишләтергә кирәк бодайны? (Он итәргә кирәк.)

Менә безнең бодай. (Савыттагы бөртекләрне күрсәтә.)

Он булсын өчен нишләтергә кирәк? (Тегермәнгә илтергә.)

         Канаты бар - кош түгел,

        Җилпенә ул - оча алмый.

         Нәрсә ул балалар? (Тегермән.)

Белмэмеш. Ничек итеп онга әйләнә икән бодай бөртекләре?

Укытучы. Анда бик зур ташлар бар, шул ташлар бер-берсе белән ышкылып бодайны яралар, ваклыйлар, иләкләр илиләр һәм капчыкларга он тутырыла. Бу әлбәттә элек шулай булган. Ә хәзер инде мондый эшләр автоматикалаштырылган һәм бу эшләр машиналар ярдәмендә эшләнелә.         Белмәмеш. Әле ипи булдымы соң? (Юк.)

Укытучы. Әле оннан камыр изәргә кирәк. Кайда? (Ипи пешерү комбинатында.) Камыр изү өчен нәрсәләр кирәк? (Он, су, сөт, май, йомырка, тоз, шикәр комы, чүпрә.) Кем пешерә икмәкне? (Ипи пешерүчеләр.)

Ипи пеште, тирә-якка тәмле ис таралды. (Рәсемнәрне карыйлар.) Йөк төяүчеләр, шоферлар ипине машиналарга төяп кибетләргә илтәләр. Ә кибеттә кем кирәк? (Сатучы.) Менә никадәр озын юл үтә икән ипекәй өстәлгә килгәнче. Әйдәгез әле, кемнәр хезмәт куя икәнен тагын бер тапкыр искә төшереп саныйк. (Балаларның җаваплары.)

  Димәк, балалар, ипи агачта үсми, бик күп кеше үзенең хезмәтен куя икән. Шуңа күрә бик кадерле ул безгә икмәк. Аның валчыгын да коярга, таптарга ярамый. Ни өчен?  (Балаларның  җаваплары.)

Ә  без нишли алабыз? (Ипи валчыкларын коймыйча гына ашарга өйрәнәбез.) Без бүгеннән тракторчы, комбайнчы, тегермәнче була алабызмы? (Юк.) Ә пешерүчеләр була алабыз, чөнки хәзер камырдан тәмле крендельләр ясарбыз. Ә хәзер әйдәгез, тамак ялгап алыйк, чөнки без сезнең белән бик озак бардык. (Икмәк кабымлыклары ашыйлар.) Кулларыбызны шөгыль алдыннан юган идек, әйдәгез эшкә керешик. (Балалар камыр кисәкләрен уч төпләре белән алга-артка тәгәрәтеп "баганачык" ясыйлар да баш-башларын тоташтыралар.) Менә тәмле крендельләр, аларны табага тезәбез.

Балалар, без сезнең белән бүген күп нәрсәләр белдек. Барыгыз да дөрес һәм әйбәт җавап бирдегез. Шөгылебез тәмам. Рәхмәт сезгә!

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Приключения Остапа Бендера и Кисы Воробьянинова Новогодний сценарий для учащихся 9 -10 классов.

Сценарий, представлен для учительских, студенческих капустников, с песнями, танцами....

Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник).

-соединить спортивно-оздоровительную работу с патриотическим воспитанием   школьников   -развивать у детей мотивацию к занятию спортом   - формирование спортивных к...

Боевой контр-адмирал А. И. Кисов

Описание жизни моряка А.И, Кисова.  Анатолий Иванович Кисов родился  18 января 1918 г. в городе Курске в семье рабочего. После окончания учебы с 1940 по 1944 год служит команд...