Туган тел турында газетага җибәрелгән мәкалә.
статья на тему

Мостафина Илһамия Мингали кызы

Мин еш кына эш тәҗрибәмне районыбыз газетасы " Авыл таңнарында" бастырам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_tel_zametka_v_gazetu.doc31.5 КБ

Предварительный просмотр:

Иң якын тел – туган тел

Туган тел ул. Бездән соң да

Яшәр өчен туган тел.

Бүгенгедән киләчәккә

Дәшәр өчен туган тел.

“Тел – халыкның акылын, гореф-гадәтен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, тарихын, кыскасы, бөтен күңел байлыгын, мең еллар буена үзенә сеңдерә килеп, безнең заманнарга җиткергән чиксез кадерле хәзинә”, - ди язучы Гомәр ага Бәширов.

Мин, Яңа Ибрай гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, бүгенгесе көн укучысында туган телгә кызыксыну, ярату хисе тәрбияләү эшендә күпме көч, күпме эзләнү кирәген чын күңелдән тоеп, аңлап эш алып барырга тырышам. Туган телебез бай, матур, гүзәл, тапкыр, могҗизалы, җор, тирән фикерле, җегәрле. Тик бүгенгесе көн татар укучысына көн таләбе үз туган теленнән дә нык, кирәкле итеп рус һәм инглиз телләрен өйрәнүне куя. Шуңа күрә дә, үз эшемдә олуг остазыбыз Каюм Насыйриның: “Адәм... үзенең туган телен кагыйдәсез дә белер вә һич ялгышсыз сөйләшер. Чөнки кеше үзенең туган телен яхшы белмәсә, башка телгә төшенә алмас, мәгәр озак заманда күнегә алмас”, - дигән сүзләрен өлге итеп алып эшлим.

Март ае гимназиябездә “Телләр ае” дип игълан ителгәч тә, без, тел укытучылары, китапханәче төрле чаралар, конкурслар, дәресләр һәм дәрестән тыш чаралар буенча эш планы кабул итеп, укучылар белән төрле чараларга, ярышларга әзерләнергә тотындык. Шулардан “Туган телем – киңдер Сиңа күңел түрем” дип аталган гомуммәктәп күләмендә үткәрелгән чара турында язып үтәсем килә.

3 март көнне гимназиянең мәҗелесләр залына барлык укучылар, укытучылар 5А сыйныф укучылары тарафыннан кунакка чакырылдылар. Ә сәхнә бизәлгән, хуҗалар милли костюмнардан, кызлар ике якка чәчләрен толымлап үргән, ә малайлар – түбәтәйләрдән. Сәхнә күрке – татар балалары. Алар белән берлектә без телгә багышланган җырлы-музыкаль монтаж әзерләдек. Һәр укучыга, укытучыга тел дөньясына кереп, телебезнең байлыгын, хикмәтен, язмышын аңларга ярдәм итү иде безнең максатыбыз. Ә укучылар... Аларда милли горурлык хисе, зур җаваплылык тоеп, сәнгатьле итеп үзләренең туган телләрендә шигырьләр сөйләделәр, җырладылар.

Әйе...

Туган авылыбыз Чәтрән кебек зур татар авыллары, аның милли рух чәчеп торган гимназиясе, азан тавышы белән тирә-юньгә иман таратып торган мәчетләре, мәдрәсәсе булганда тел яшәр, үлмәс. Моны уңышларыбыз да дәлили: 9 нчы сыйныф укучыларыбыз Могыйнова Алисә рус әдәбиятыннан республика күләм фән олимпиадасында 9 урын – укытучысы Хәертдинова Ә.Х., ә Нуретдинова Энҗе татар теленнән 5 урын – укытучысы Кәбирова А.Н. алып кайттылар. Шулай ук Россия күләмендә үткәрелгән “Кышкы әкият” конкурсында катнашучы балалар 3 нче сыйныф – Мостафина Г.Г. һәм Хәйруллина Т.Р. – укытучысы Вәлиуллина Л.М., 4 нче сыйныф - Әхмәтши-

на Р.И. һәм Кәримова И.И., укытучысы Гафиятова Р.Г., 7 нче сыйныф – Замалиев Н.В. һәм Вәлиуллина Г.Ш., укытучысы Камалова Ф.Р. “Дуслык” номинациясендә җиңү яуладылар; 9 нчы сыйныф укучысы Могыйнова Алисә К. Насыйри исемендәге фәнни-гамәли конференциядә 3 нче урын яулады – укытучысы Кәбирова А.Н.     Һәр бәйрәм гимназиябездә зур күләмле концертлар белән үткәрелә. Алда “Зирәк бала – 2010” район бәйгесе, “Зирәк тиен – тел белгече” республика бәйгесе, сыйныф сәгатьләре, Бөек Ватан сугышына багышланган иншалар конкурсы, Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар иҗатына презентацияләр конкурсы һ.б. чаралар.

“Ак биләүләр кебек ап-ак өйләр,

Без дә үстек шул ак биләүдә...

Акны – пакъне күрер өчен килә,

Михнәт чигәр өчен берәү дә

Килми җиргә.

Иң беренче монда ятланган бит

Туган телемдәге шигырьләр.

Әткәм күңеледәй кырыс та син,

Әнкәм күңеледәй саф та син.

Син телемне саклап калдың, авыл,

Берүк Ходай сине сакласын”,  – ди язучы Мөдәррис Әгъләм. Үз туган телен яраткан, милли тәрбия алган бала тәртипле, тәрбияле булыр, иншалла.

Сүземне йомгаклап, һәр укытучыга, ветеран укытучыларыбызга, һәр укучыга бәхет – шатлык, уңышлар, исәнлек, тыныч тормыш телим. Туган телебезне яратыйк, ихтирам итик, рәнҗетергә юл куймыйк, саклыйк.

Мостафина Илһамия, Яңа Ибрай гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган як- мәңгелек моңым (Сибгат Хәкимнең тууына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән класс сәгате)

Әлеге тәрбия сәгате эшкәртмәсе  сыйныф җитәкчеләренә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына Сибгат Хәким иҗатын өйрәнгәндә ярдәм буларак тәкъдим ителә....

"21 нче февраль -Халыкара Туган тел көне" уңаеннан үткәрелгән кичә сценарие.

http://"21 нче февраль -Халыкара Туган тел көне" уңаеннан үткәрелгән кичә сценарие....

Мәдәниятлар аралашу технологиясенә нигезләнгән “Сүзебез туган тел турында” темасына эшлекле уен

Мәдәниятлар аралашу технологиясенә нигезләнгән “Сүзебез туган тел турында” темасына эшлекле уен...

Туган тел. 3 нче класста үткәрелгән дәреснең технологик картасы

3 нче класста уткәрелгән Туган тел дәресенең технологик картасы...

3 нче сыйныфта үткәрелгән туган тел дәресенең технологик картасы

3 нче сыйныфта үткәрелгән туган тел дәресе. Технологик карта. Тема: "Кушма сүзләр"...