Нәҗип Җиһанов иҗаты
план-конспект урока (10 класс) по теме

10 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан Нәҗип Җиһанов иҗатын өйрәнүгә дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uchitel_goda._n._zhiganov_urok.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

10 класс.

Татар әдәбияты.

Тема.  Нәҗип Җиһанов иҗаты.

Максат.  Н. Җиһанов иҗаты турында мәгълүмат бирү.

                 Н. Җиһановның татар музыка сәнгатендә тоткан урынын ачыклау.

                 Татар музыка сәнгатен Европа дәрәҗәсенә күтәрүдә

                  Н,  Җиһановның тоткан роле.

                 Г. Тукай иҗатын мәңгеләштерүдә Н. Җиһановның керткән өлешен

           ачыклау.

                Укучыларның үз фикерләрен әйтү һәм дәлилли белү күнекмәләрен

             үстерү өстендә   эшне дәвам итү.

                 Татар халкының бөек шәхесләре турында өйрәнүне дәвам итү.

                 Үз милләте белән горурлык тәрбияләү.

Җиһазлау. Н. Җиһанов иҗаты турында слайд. Нәҗип Җиһанов әсәрләре    белән диск. Дәреслек. Н. Җиһанов турында китаплар. Рәсемнәр. Г. Тукай портреты.

                                           

                                                 Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.

II. Актуальләштерү.

- Балалар, сез бөек шагыйребез Г.Тукай иҗаты турында тулысынча өйрәндегез. Олуг шагыйребезнең иҗатын мәңгеләштерүгә безнең бик күп иҗат әһелләребезнең дә өлеше зур. Мәсәлән, шагыйрьләрдән сез кемнәрне атый аласыз? (С. Хәким “40 нчы бүлмә”), язучыларыбыз: (И. Нуруллин “Г. Тукай” әсәре, Ә.Фәйзи “Тукай” романы.) , скульпторыбыз (Бакый ага Урманче) һ. б.

     III Яңа белемнәр формалаштыру.

    - Менә без сезнең белән бүген татар музыка сәнгатен Европа дәрәҗәсенә күтәрүче бөек композиторыбыз Н. Җиһанов иҗаты белән танышырбыз. Монда карыйк. Мин бу дәресемә эпиграф итеп тә композиторның үз сүзләрен алдым. “Татар халкының тылсымлы музыкасы безнең республика чикләреннән тыш еракларга таралсын, үзенә юл салсын өчен бөтен тырышлыгымны куячакмын”. Без сезнең белән шушы кыска гына вакыт эчендә бу  сүзләрнең дөреслеген исбатларбыз.

    - Хәзер аның тормыш юлына игътибар итик. Кайчан һәм кайда туган? .(Укыйлар)

   - Җаек шәһәре сезгә таныш түгелме? Нинди бөек кеше белән бәйлибез без аны?

   - Аңа 5 яшь тулгач ятим кала. Абыйсы Җәләл белән балалар йортында тәрбияләнә. Алга таба дәвам итәбез.(Укыйлар) Игътибар итегез әле, консерваториянең ничәнче курсына алалар? (Укыйлар)  Бу бит – могҗиза. Кайчан профессор дәрәҗәсе ала? .(Укыйлар)  Алга таба дәвам итәбез. (Укыйлар)

 - Чыннан дә бу хезмәтләр аның нинди кеше булуын күрсәтә? Дөрес, ул – бөек талант иясе. Менә шушы күп төрле хезмәтләре өстенә аның әле композиторлык хезмәте дә бар бит. Ничә һәм нинди опералары бар? .(Укыйлар барысын да.) Мәшһүр Шостоковичның опера һәм симфонияләр саны күпкә кимрәк.

  - һәр хезмәт тиешле бәя алырга тиеш. Н. Җиһановның хезмәтләре ничек бәяләнде икән карап үтик әле? .(Укыйлар барысын да.) Кайчан ул СССРның халык артисты исеме ала?

  - Ә сәнгать кешесе өчен иң зур бәя бирүче ул - халык. (Укыйлар барысын да.)

- Хәзер мин сезгә бер өзек укыйм, тыңлагыз. Композитор Фуат Мансуровның язмаларыннан: “1988 елның июнендә Уфада “Җәлил”нең концерт башкарылышында, операның финалында Хәйдәр Бигичев “Сау бул, Казан” ариясен җырлаганнан соң халәтне күрсәгез иде! Тамашачы аягүрә басып: “Җиһанов, Җиһанов!” – дип алкышлады. Күпләр күз яшьләрен тыя алмадылар. Шулчак Н. Җиһанов миңа: “Мондый уңышның минем тормышымда булганы юк иде әле!” – диде.  Һәм, елмаеп: “Хәзер инде тыычлап үләргә дә була”, - дип өстәде. (Музыка яңгырый, 25 секунд.)

 - 3 сәгатьтән соң ул бу дөнья  белән хушлашты. Бернәрсә дә белмәгән бюрократларның начар сүзләренә йөрәге түзде, ә инде Уфада уңай эмоция ташкыны яугач, йөрәге түзмәде.

- Укытучы шигырь укый. Бу җырларны оланнарга

                                           Мирас иткән мең-мең буын.

                                           Иксез-чиксез һәрберсенең

                                           Тирәнлеге, иңе-буе.

                                           Җан тетрәткеч гасырларның

                                           Күз яшьләре кая булган?

                                            Кая булсын – барысы да

                                           Моңга күчкән, җырга тулган.

                                           Ул җырларны ертма, туган, -

                                           Калкуы бар яңа туфан.

  1. -  Сезнең белән музыка тыңлаганчы минем сорауга җавап бирегез. Нәрсә ул марш?
  • Әйдәгез, җавапларга төгәллек кертик хәзер. Марш ул – төрле походларда бердәм бару өчен, төгәл ритмдагы пьеса. (француз теленнән marche – атлау.)
  • Симфоник поэма – симфоник оркестр өчен язылган программалы характердагы зур гына бер бүлектән торган әсәр.
  • Хәзер без сезнең белән Н. Җиһановның халык уен кораллары ансамбле тарафыннан “Тукай маршы”ннан бер өзек тыңларбыз. Түбәндәге сорауларга җавап бирегез. Бу өзек характеры буенча нинди? Нинди музыка инструментларын сез ишетерсез? (гармун, мандолина, курай, балалайка.)
  • Әйе, бу халык уен кораллары ансамбле тарафыннан башкарыла. Н. Җиһанов бу әсәрендә Г. Тукайның лирик ягын, аның күңеленең матурлыгын, байлыгын күрсәтә. Музыка ярдәмендә без моны күрә алдык. Көйне тыңлагач, сездә нинди хисләр, теләкләр  уянды? (Күңелдә дәрт, горурлык хисе, җырлыйсы килү, ничектер биисе килә.) Үзегезне нинди халәттә күз алдына китерәсез?
  • Хәзер без сезнең белән тагын бер өзек тыңлап үтәрбез. Кем әйтә ала, Г. Тукайның үзе яшәгән, иң яраткан авылы нинди? Дөрес, Кырлай? Ни өчен яратты дип уйлыйсыз? Әйе, ул беренче тапкыр мәдрәсәгә йөри башлады, катык- сөтнең тәмен белде, икмәкне авыз тутырып ашады, табигать белән аралашты.) Көйне тыңлагач, түбәндәге сорауларга җавап бирегез. Сезнең күз алдына нәрсә килде, нинди төсләр кулланасы килә? Бу картинаны тагын да ныграк күз алдына китерү өчен күзләрне йомып тыңлыйк.
  • Әйдәгез сорауларга җавап бирик. Сез бу Г. Тукай яраткан авылны ничек күз алдына китерәсез? Нинди төсләр белән ясар идегез? Композитор Тукайның Кырлай авйлына булган мәхәббәтен күрсәтә алганмы? Чөнки ул композиторның үзенә дә бик якын, чөнки анда безнең бөек Тукаебыз яшәгән.
  1. Дәрескә йомгак.
  • Укучылар сез бу дәрестә үзегезгә нинди яңалык алдыгыз? Дәреснең эпиграфына кире кайтыйк. Җиһанов үз сүзендә торганмы?
  • Әйе,ул безнең музыка сәнгатен Европа биеклегенә күтәргән композитор. Классик Европа белеме алган беренче композитор. Ул үз әсәрләрендә татар интонациясен куллануны башлап җибәрде һәм рус композиторлары да үз әсәрләрендә татар интонациясияләрен куллана башлады. Җыеп әйткәндә, ул безнең беренче карлыгачыбыз. Без тыңлаган ике өзек буенча без нәрсәне аңладык? Әйе, аның Тукайга булган мәхәббәтен күрдек.
  • Дәресемне халык шагыйре С. Хәким сүзләре белән тәмамлыйсым килә. Бер горурлык хисе яна миндә, Эчтән бәреп яна битләрдә, чөнки безнең татар халкының бөек Тукае һәм мәшһүр Җиһановы бар. Мин горурланам халкым белән, татар булуым белән.
  • Дәрес тәмам. (Билгеләр кую.)

       

   

                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исследование. Портреты Анны Ахматовой на границе живописи и поэзии

Исследование. Портреты Анны Ахматовой на границе живописи и поэзии....

Персональная запись Игнатьевой Анны (руководитель Глухова Светлана Анатольевна) на Международной детской Доске почёта

  Воспитанница МБОУ  ДОД "Янтиковская детская школа искусств" – Игнатьева Анна (руководитель Глухова Светлана Анатольевна) за свои победы на конкурсах разного уровня решением к...

Беседы по истории хореографии. Анна Павлова

Работа о творчестве выдающейся русской балерины А. Павловой...

Анна Ахматова.

Презентация знакомит с жизнью и творчеством Анны Ахматовой....

Урок по творчеству Анны Андреевной Ахматовой.

Дается характеристика первых сборников поэта, введется рассказ о детстве и юности А. Ахматовой...

Урок "Анна Андреевна Ахматова и Тверской край"

Ранний период творчества связан с жизнью А.А.Ахматовой на Тверской земле. Здесь, на этой земле , она находила вдохновение. Тверской край стал второй её родиной....

Çĕре –Анне, ĕçĕ – Аттемĕр тейĕр» Ухсай Яккăвĕн «Атте-анне» поэмине пĕтĕмĕшле тишкермелли урок

Урок тĕсĕлирика  хайлавне вуласа тишкермелли урок  - хутăш урок.Урок тĕллевĕсем:Сапăрлăх тĕллевĕ:ачасене паллă поэтăмăр пултарулăхĕпе кăсăкланма мухтанма, ăна тĕслĕх вырăнне хумаллине вĕрент...