Тесты, дидактические материалы по творчеству Р.Фахреддина.
тест (5 класс) по теме

Р.Фәхреддин иҗаты буенча татар теле дәресләрендә куллану өчен тестлар һәм дидактик материаллар.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Ризаэддин Фәхреддин иҗаты буенча тестлар

1. Күренекле фикер иясе Ризаэддин Фәхреддин ничәнче елда туган?

   а) 1789 нчы ел;

   ә) 1886 нчы ел;

   б) 1859 нчы ел.

2. Р. Фәхреддин кайда туган?

   а) Арча районы Кушлавыч авылы;

   ә) Әлмәт районы Кичүчат авылы;

   б) Әлмәт районы Миңлебай авылы.

 

3. Ул нинди мәдрәсәләрдә белем алган?

   а) Кичучат мәдрәсәсендә, Чистай мәдрәсәсендә, Түбән Чыршылы (Лениногорск р-ны) мәдрәсәсендә;

   ә) Кичучат мәдрәсәсендә, «Хөсәения» мәдрәсәсендә;

   б) Кичучат мәдрәсәсендә, Кышкар мәдрәсәсендә.

 

4. Мәдрәсәдә укыган елларында кайсы галим хезмәтләре белән кызыксына?

   а) Каюм Насыйри;

   ә) Шиһабеддин Мәрҗани;

   б) Г.Утыз Имәни

 

5. Кайсы елда Уфадагы Диния нәзарәтенә казый итеп билгелиләр?

   а) 1904 нче елда;

   ә) 1898 нче елда;

   б) 1908 нче елда.

6. Р. Фәхреддиннең бик күп татар укымышлылары, мулла мөдәррисләре, әдип һәм шагыйрьләре турында гаять бай мәгълумат туплаган җыентыгының исеме нинди?

   а) «Сәлимә, яки гыйффәт»; 

   ә) «Асарь»;

   б) «Мәшһүр ирләр».

7. Р. Фәхреддин кайсы газеталарда мәкаләләрен бастыра?
  а) «Тәржеман» газетасы;

   ә) «Әл-Ислах» газетасы;

   б) «Вакыт» газетасы.

8. Бу әсәрләрнең кайсыларын Р. Фәхреддин язган?

   а) «Хисаметдин менла»;

   ә) «Сәлимә, яки гыйффәт», «Әсма, яки гамәл вә җәза»;

   б) «Салих бабайның өйләнүе», «Мирза кызы Фатыйма».

9. Кайсы китапларның авторы Р. Фәхреддин?

   а) «Болгар вә Казан төрекләре», «Ибн-Фадланның Болгарга килүе», «Казан ханнары», «Алтын Урда ханнары» ;

   ә) «Алтын Урда дәүләте», «Казан ханнары»;

   б) «Хаҗнамә», «Алтын Урда ханнары».

 

10. Бүгенге көндә кайсы галим Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлеген өйрәнә?

   а) Әнвәр Хуҗиәхмәтов;

   ә) Әнвәр Хәйри;

   б) Вахит Хаков.

Тестка жаваплар

1 – б; 2 – ә; 3 –  а;  4 – ә; 5 – ә;

6 – ә; 7 – б; 8 – ә; 9 – а; 10 – ә.

Карточка № 1

Бирелгән хәдисләрне укыгыз һәм асларына сызылган сүзләргә морфологик анализ ясагыз.

Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.

                                                                                                   Р. Фәхреддин

Ата вә ана өчен тәрбияле баладан да олуг байлык һич булмас.

Р. Фәхреддин

Карточка № 2

Тамыр исемнәрне беренче баганага, ясалма исемнәрне икенче баганага күчереп языгыз.

Тәрбияле баланың китап, кәгазь, каләм куя торган урыны билгеле булып, дәресеннән кайткач, шунда куяр. Тәрбияле бала ялгышлык белән тиешсез эш кылган булса, аның ярамаганлыгын кешеләрнең күз карашыннан ук белер. Тәрбиясез бала үзенең кимчелекләрен төзәтү хисабында булмас. Нәсихәт итүчегә яман сүзләр белән җавап бирер. Тәрбия вә әдәп кадәр кешеләрне бөекләп күрсәткән нәрсә дөньяда юктыр, шуның кебек тәрбиясезлек, әдәпсезлек кадәр дошман күрсәткән нәрсә дә юктыр.

Р. Фәхреддин

Карточка № 3

Күчереп языгыз һәм исемнәрнең килешләрен билгеләгез.

Сүзегездә яки язуларыгызда булган ялгышларыгызны укытучылар төзәтерләр, моның өчен күңелсезләнмәгез, чөнки укытучылар сезне яраталар вә сездә булган ялгышларны бетерергә тырышалар.

Р. Фәхреддин

 

Карточка № 4

Тиешле кушымчалар куеп, өзекне күчереп яз.

Һәрвакыт хөрмәт күрсәтеп тору вә дөреслекне олылау сәбәпле дуслык көчәер. Шуның өчен дусларыгызга һәрвакыт ярдәмче вә аларга таяныч булыгыз! Кеше - бер ялгызы аз булса да, дуслары белән күп булыр. Дуслар - авырлык вә мәшәкать көннәрендә ярдәмче булсыннар өчендер.

Р.Фәхреддин

Карточка № 5

Өзекләрне укыгыз һәм кайсы стильдә язылуын әйтегез.

Әткәй сабыр холыклы, йомшак табигатьле кеше иде. Һичбер вакытта каты сүз белән кешенең хәтерен калдырмады. Кем белән генә сөйләшкәндә дә кадерле гадәте бар иде: сөйләшкән кешенең сүзен сабырлык белән тыңлап тора да, сүз беткәч, үзенең жавабын, фикерен сөйли иде. Сөйләгәндә, бик төзек, конкрет сөйли иде, мәгънәсез сүзләр катнаштырмый иде. Һәрвакытта очрашкан, аралашкан кешеләр белән инсафлы мөнәсәбәттә була иде. Балаларын һичбер вакыт кимсетеп ачуланмады. Без әткәйне бик ярата, ихтирам итә идек, аның белән сөйләшкәндә аларга «Сез» дип дәшә идек.

Безнең гаиләдә үзара талашу, ызгышу, каты сүз белән сөйләшү булмады. Начар сүзләрне без ишетмәдек, сөйләмәдек.

                                                                                                           Р.Фәхреддин

Күренекле фикер иясе, мәгърифәтче галим, язучы, журналист, дин әһеле Ризаэддин Фәхреддин элекке Самара губернасы Бөгелмә өязе (хәзерге Татарстанның Әлмәт районы) Кичүчат авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Мәдрәсәдә укыган елларында ук аңа Ш.Мәрҗани хезмәтләре зур йогынты ясый. Мәдрәсәне тәмамлагач, мөгаллим булып эшли, фән, иҗат эше белән шөгыльләнә башлый. Мәктәп-мәдрәсәләрне яңарту идеяләре белән сугарылган «Мәгариф мәдрәсәсе» дигән беренче зур хезмәте цензурада тоткарлана.

Карточка № 6

Бирелгән өзектә сүзләрнең басымын билгеләгез.

Дәресләрне бертөрле тәмамлагач, мәктәптән аерылганыгыздан соң, мөгаллимнәр вә мәктәп җитәкчеләренең вә мәктәпне тәрбия итүчеләрнең хезмәтләрен хәтерегездән чыгармагыз, очраган вакытларында хөрмәт күрсәтүдә кимчелек җибәрмәгез, һәр намаз соңында алар өчен хәер догада булыгыз!

Карточка № 7

Өзекне укыгыз. Авторның әйтергә теләгән төп фикерен мөмкин кадәр тыйнаграк итеп һәм аңа үз мөнәсәбәтегезне белдереп языгыз.

Тәрбияле бала иптәшләренең каләмен, кәгазьләрен, китапларын актармас, ертмас. Аларның нәрсәләрен каралтмас һәм үз нәрсәләрен дә пычратмас, керләндермәс, югалтмас. Бәлки бар нәрсәсен пакъ итеп тәрбияләп, карап тотар. Бер баланың өстенә кигән күлмәге гадәттә артык каралган, ертылган, өзелгән вә куллары пычракка буялган, аяк киемнәре тишелгән, укый торган китапларының кәгазьләре каралып беткән булса, ул бала, шөбһәсез, тәрбиясездер.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дидактические материалы. Тест по теме "Предлог"

Тест в конце изучения темы "Предлог". 7 класс....

"Послушаем, что скажет лира..." Сборник дидактических материалов, посвященных жизни и творчеству сибирской поэтессы Л.Никоновой (Русский язык. 8-9 класс)

«Послушаем, что скажет лира…» - очередной сборник из серии «Людей Великих Имена». В него включены биографические сведения из жизни Любови Никонов...

дидактические материалы к урокам по творчеству М. Ю .Лермонтова.

Дидактические иатериалы к  изучению стихотворения  "Парус" ,   " Родина "  помогут учителю  в проведении уроков....

Методические и дидактические материалы для занятий по дополнительной общеразвивающей программе "От природы к творчеству"

Данный материал содержит информацию:         1. Краткий теоретический курс  по программе «От природы к творчеству» ;         2. Техно...

Дидактические материалы для учащихся. Тема: «Создание дидактических материалов для учащихся с использованием различных серверов»

     На современном этапе развития школьного образования одной из наиболее актуальных проблем, требующих новых путей решения, является необходимость качественного улучшения знани...