Сүзтезмә темасына тест
тест (8 класс) на тему

Хәйруллина Гөлнар Илдар кызы

Тест 2 варинтта.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon "Сүзтезмә" темасына тест73 КБ

Предварительный просмотр:

                                     

                                               Сүзтезмә

                                          I вариант

1.        Ике атнадан кайту сүзтезмәсенең төзелешен билгеләгез:

  1. гади сүзтезмә
  2. катлаулы сүзтезмә

     2.        Сүзтезмәне сайлап алыгыз:

  1. мәктәптән кайту
  2. әтәч гөмбәсе
  3. Карлыгач - җитез кыз
  4. Яшел Үзән районы

3.        Сүзтезмәнең төрен билгеләгез:
Безгә әйтү

  1. алмашлык сүзтезмә
  2. фигыль сүзтезмә
  3. исем сүзтезмә

4.        Сүзтезмәнең төрен билгеләгез:
Җиденче кат

  1. сан сүзтезмә
  2. исем сүзтезмә
  3. сыйфат сүзтезмә

5.        Исем сүзтезмәне табыгыз:

  1. шатлыктан йөгерү
  2. Зиннәтнең кайтуы
  3. алдан беренче
  4. кошның канаты

6.        Фигыль сүзтезмәне табыгыз:

  1. йөрергә яхшы
  2. кайткач күрү
  3. нарат агачы
  4. көтелмәгән вакыйга

7.        Алмашлык сүзтезмәне табыгыз:

  1. әдәбият белән кызыксыну
  2. озак көтү
  3. аның дусты
  4. дусларымнан тегесе

8.        Сыйфат сүзтезмәне табыгыз:

  1. зәңгәр күк
  2. халыкка таныш
  3. матур сөйләү
  4. Ачсуның китабы

9.        Сан сүзтезмәне табыгыз:

  1. җиде буын
  2. уртадан бишенче
  3. шомырт чәчәге
  4. укытучыдан сорау

10.        Рәвеш сүзтезмәне табыгыз

  1. эшләпәдән йөрү
  2. кешегә ягымлы
  3. ышанычлы кеше
  4. шактый күп

11.        Яшел болын, яфрак кадәр кар, сөйләшә-сөйләшә бару,язын кайту сүзтезмәләренең

морфологик төрен билгеләгез:

1) исемле исем, исемле исем, фигыльле фигыль, рәвешле фигыль

  1. сыйфатлы исем, исемле исем, фигыльле фигыль, рәвешле фигыль
  2. сыйфатлы исем, исемле исем, рәвешле фигыль, рәвешле фигыль
  3. сыйфатлы исем, исемле исем, фигыльле фигыль, исемле фигыль

12.         Авылга кайту сүзтезмәсендә бәйләүче чара:

  1. сүз тәртибе
  2. юнәлеш килеше кушымчасы
  3. исем фигыль формасы
  4. янәшә тору

13.        Мактап сөйләү сүзтезмәсендә бәйләүче чара:

  1. янәшә тору
  2. сүз тәртибе
  3. -п хәл фигыль кушымчасы
  4. исем фигыль формасы

14.        Спорт белән шөгыльләнү сүзтезмәсендә бәйләүче чара:

  1. янәшә тору
  2. исем фигыль формасы
  3. бәйлек
  4. баш килеш кушымчасы

15. Матур йорт сүзтезмәсендәге компонентларның мәгънәви бәйләнешен билгеләгез:

  1. предметның билгесе
  2. предметның күләме
  3. процессның урыны
  4. процессның үтәлү рәвеше

16. Белер өчен килү сүзтезмәсендәге компонентларның мәгънәви бәйләнешен билгеләгез:

  1. процессның сәбәбе
  2. процессның рәвеше
  3. процессның максаты

процессның объекты

17.        Вакыт-предмет бәйләнешенә туры килерлек сүзтезмәне табыгыз:

  1. тәмле алма
  2. көзге яңгыр
  3. бакчадагы алма
  4. бүген килү

18.        Вакыт-процесс бәйләнешенә туры килерлек сүзтезмәне табыгыз:

  1. өйдән чыгу
  2. күрсәм, әйтермен
  3. кичә кич
  4. кайткач күрү

19.        Сүзтезмәләргә ясалган синтаксик анализны тикшереп, хаталы очракны табыгыз:

  1. матур уйлар — гади сүзтезмә, сыйфатлы исем, сүз тәртибе чарасы белән бәйләнә, мәгънә мөнәсәбәте - билге
  2. иртән бару - гади сүзтезмә, рәвешле фигыль, янәшә тору чарасы белән бәйләнә, мәгънә мөнәсәбәте - вакыт
  3. ике ел хезмәт итү - катлаулы сүзтезмә, сан + исемле фигыль сүзтезмә, янәшә тору чарасы белән бәйләнә, мәгънә мөнәсәбәте - күләм

4)укыган китап—гади сүзтезмә, фигыльле исем сүзтезмә, баш килеш кушымчасы ярдәмендә бәйләнә, мәгънә мөнәсәбәте – билге

Сүзтезмә

II вариант

1.        Ике елдан соң очрашу сүзтезмәсенең төзелешен билгеләгез:

  1. гади сүзтезмә
  2. катлаулы сүзтезмә

2.        Сүзтезмәне сайлап алыгыз:

  1. мәктәпкә бару
  2. Казан дәүләт университеты
  3. үги ана яфрагы
  4. Казан матур шәһәр

3.        Сүзтезмәнен төрен билгеләгез:

Аңа сөйләү

  1. алмашлык сүзтезмә
  2. фигыль сүзтезмә
  3. исем сүзтезмә

4.        Сүзтезмәнең төрен билгеләгез:
Тугызынчы бүлмә

  1. сан сүзтезмә
  2. исем сүзтезмә
  3. сыйфат сүзтезмә

5.        Исем сүзтезмәне табыгыз:

  1. сорау бирү
  2. минем өчен җиңел
  3. ябалак-ябалак кар
  4. күргән саен сөенү

6.        Фигыль сүзтезмәне табыгыз:

  1. китәргә уйлау
  2. киләсе кунак
  3. беренче баскыч
  4. йөрергә уңай

7.        Алмашлык сүзтезмәне табыгыз:

  1. .мәктәптә уку
  2. былтыр күрү
  3. безнең авыл
  4. танышларымнан ул

8.        Сыйфат сүзтезмәне табыгыз:

  1. ак шәл
  2. әтисе кебек акыллы
  3. күп сөйләү
  4. минем дәфтәр

9.        Сан сүзтезмәне табыгыз:

  1. җиде ел
  2. ахырдан икенче
  3. аш бүлмәсе
  4. авылда яшәү

10.        Рәвеш сүзтезмәне табыгыз:

  1. татар телендә сөйләү
  2. тәрбияле бала
  3. еш кабатлау
  4. шактый озак

11.        Ефәк күлмәк, кайта-кайта сөйләү, иртән күрешү, аның бүләге сүзтезмәләренең морфологик төрен билгеләгез:

  1. исемле исем, фигыльле фигыль, сыйфатлы фигыль, рәвешле фигыль
  2. сыйфатлы исем, фигыльле фигыль, сыйфатлы фигыль, рәвешле исем
  3. исемле исем, фигыльле фигыль, рәвешле фигыль, алмашлыклы исем
  4. исемле исем, рәвешле фигыль, сыйфатлы исем, рәвешле фигыль

12.        Авылга кайту сүзтезмәсендә бәйләүче чара:

  1. сүз тәртибе
  2. юнәлеш килеше кушымчасы
  3. исем фигыль формасы
  4. янәшә тору

13.        Әйтеп аңлату сүзтезмәсенде бәйләүче чара:

  1. янәшә тору
  2. сүз тәртибе
  3. -еп хәл фигыль кушымчасы
  4. исем фигыль формасы

14.        Көн саен очрашу сүзтезмәсендә бәйләүче чара:

  1. янәшә тору чарасы
  2. хәл фигыль кушымчасы
  3. бәйлек
  4. баш килеш кушымчасы

15. Чишмә буенда йөрү сүзтезмәсендәге компонентларның мәгънәви бәйләнешен билгеләгез:

         1) процессның максаты

          2)процессның урыны

          3)процессның күләме

           4)процессның үтәлү рәвеше

16.        Карарга дип бару сүзтезмәсендәге компонентларның мәгънәви бәйләнешен билгеләгез:

  1. процессның сәбәбе
  2. процессның үтәлү рәвеше
  3. процессның максаты
  4. процессның объекты

17.        Вакыт-предмет бәйләнешенә туры килерлек сүзтезмәне табыгыз:

  1. матур чәчәк
  2. озак көтү
  3. бакчадагы агачлар
  4. иртәнге аш

18.        Вакыт-процесс бәйләнешенә туры килерлек сүзтезмәне табыгыз:

  1. әйткәч килү
  2. әйтсә дә килмәү
  3. әйтеп килү
  4. әйтсә килү

19.        Сүзтезмәләргә ясалган синтаксик анализны тикшереп, хаталы очракны табыгыз:

  1. изге гамәлләр — гади сүзтезмә, сыйфатлы исем сүзтезмә, янәшә тору чарасы ярдәмендә бәйләнә, мәгънә мөнәсәбәте - билге
  2. ике атнадан кайту - катлаулы сүзтезмә, сан + исемле фигыль сүзтезмә, чыгыш килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнә, мәгънә мөнәсәбәте - вакыт
  3. кайту белән әйтү - катлаулы сүзтезмә, фигыльле фигыль сүзтезмә, белән бәйлеге ярдәмендә бәйләнә, мәгънә мөнәсәбәте - вакыт
  4. кичгән кунак - гади сүзтезмә, фигыльле фигыль сүзтезмә, -ган сыйфат фигыль формасы аша бәйләнә, мәгънә мөнәсәбәте - билге


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сүз төзелеше" темасына тест

Рус  мәктәпләрендә  белем  алучы  5нче  сыйныф  укучылары  өчен  тест ( татар балалары  өчен)....

"Сан" темасына тест.

Тест PowerPoint программасында төзелгән. "Сан" темасы рус мәктәбендәге татар балалары белән 6нчы сыйныфта өйрәнелә....

"Дару үләннәре" темасына тест.

Данная презентация-тест создана в программе Power Point....

6 нчы класста "Сыйфат" темасына тест

"Сыйфат" темасын өйрәнгәннән соң, 6 нчы класс  укучыларының белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен 2 вариантта  тәкъдим ителә...

"Үсемлекләрнең бүлекләре" темасына тест

Обобщающий тест по теме "Отделы растений"...

"Гади җөмлә синтаксисы" темасына ТЕСТ

8 сыйныф (татар төркеме) өчен тест...

“Сүзтезмә” темасын кабатлау буенча тестлар

quot;Сүзтезмә" темасын кабатлау буенча тестлар укучыларның әлеге тема буенча белемнәрен тикшерергә ярдәм итә....