Туган тел коне
материал по теме
Предварительный просмотр:
Туган тел коне
Әзерләде:
Зәй муниципаль районы Түбән Биш гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
Шигабутдинова Гөлнара Риф кызы.
1. Без татарлар, туган телебез- татар теле.Татар теле… Тугач та иң газиз кешеңнəн ишетə башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйлəшкəн, дөньядагы иң дəрəҗəле 14 тел исəбенə кергəн, чит теллəрдə өйрəнə торган, бүгенге көндə җитлеккəн, камиллəшкəн, телəсə нинди катлаулы фəнне өйрəнергə мөмкинлеге булган, Моабитның таш диварлары эчендə дə тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган, утларга-суларга салсалар да,ассалар, киссəлəр дə иң-иң авыр кимсетүлəргə дə түзгəн, сынмаган, сыгылмаган, баш имəгəн горур татар теле.Бүгенге кичəбезне сиңа багышлыйбыз.
2. Кемнəр генə сиңа сокланмаган һəм мактап җырламаган?! Кемнəр генə синең ярдəмеңдə дөньяны танып белмəгəн һэм үзенең уй хислəрен башкаларга сөйлəмəгəн.
3. И, минем җандай кадерле,
И җылы , тере телем!
Кайгылар теле түгел син,
Шатлыклар теле бүген.
4.Тик синең ярдəм белəн мин,
Тик синең сүзлəр белəн.
Уйларын йөрəккəемнең
Дөньяга əйтə белəм.
5. Туган тел төшенчəсенə зур мəгънə салынган. Ул ВАтан, туган җир, ата-ана сүзлəре белəн бер үк дəрəҗəдə торучы бөек, изге, кадерле сүз.
6. Туган илкəй…
Бу исемдə язгы таңнар…
Бу исемдə җанга рəт татлы моң бар.
Бу исемдə килəчəгем һəм үткəнем,
Туган халкым, туган илем,
Туган телем.
(« И, туган тел» жыры»
7. Бөек Тукай телне ярата белеп яраткан.Телне ул тышкы ямьбирү чарасы итеп кенə түгел, аны иң элек аралашу, аңлашу коралы итеп караган.Халыкның бөтен рухи тормышының тарихы чагыла татар телендə.
8. Без- татарлар,
ТАТАР исемен без
Горур йөртə торган бер халык.
Без- татарлар!
Шулай диеп белə
Безне бөтен дөнья иллəре.
Без-татарлар!
Батыр халык дигəн
Зур даныбыз əле сүнмəде!
9. Без- татарлар!
Шушы исем белəн
Җирдə яшəү үзе бер бəхет.
Без-татарлар!
Яшибез без җирдə
Бар халыклар белəн берлəшеп.
10. Без-татарлар!
Болгар татарлары,себер татарлары,
Нугай татарлары, Мишəр татарлары,
Нократ татарлары,Керəшен татарлары,
Тагын бик күп,
Бик күп татарлар.
11. Төрле исем йөртсəк тə без,
Төрле җирдə яшəсəк тə,
Тик бер генə туган телебез,
Тик бер генə туган илебез.
12.Туган тел… Һəркем өчен дə газиз бу сүз.Чөнки иң кадерле, бернəрсə белəн дə алыштырылмый торган əти, эни сүзлəрен без туган телдə əйтəбез.
(җыр «И, минем туган телем»)
13. Халкым теле-хаклык теле,
Аннан башка минем илем юк.
Илен сөймəс кенə телен сөймəс,
Иле юкның гына теле юк.
14. Күзлəремне ачты минем,
Иркəлəде үз телем.
Үз телем яктыртты юлны,
Үз телем бирде белем.
15.Үз телеңне сөймəгəндə
Ярты ул алган белем.
Канатсыз коштай буласың,
Белмəсəң ана телен.
16.Әткəң-əнкəң телен белсəң,
Адашмассың кайда да.
Туган телемдə эндəшəм
Кояшка да, айга да.
17.Әни кебек газиз күреп,
Туган тел дип җан атып,
Яшик əле дөньясында
Татар телен яратып.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.
Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"
Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....

Презентация "Кони" к стихотворению новосибирского поэта. Владимир Быченок "КОНИ"
Быченок, Владимир Алексеевич(р. 15. 03. 1939)Род. в г. Новосибирск в семье служащих. Окончил Новосибирский институт инженеров геодезии и картографии (1962). Бы...

"Курчакнын туган коне". Открытое занятие для родителей старшей группы.
Конспект открытого занятия для родителей в старшей группе. Татарский язык по УМК. Тема: курчакның туган көне....

Исследовательская работа " Удивительное животное - конь" (Конь в жизни бурят)
Исследовательская работа на тему "Удивительное животное - конь"...

«Ах вы, кони, наши кони!»
Цель: ввести обучающихся в мир знаний, расширить кругозор детей о лошадях. Формировать навыки экологической грамотности поведения школьников......

