Сочинение "Тамашачы нинди булырга тиеш?"
творческая работа учащихся (8 класс) по теме

Закирова Эльмира Равил кызы

Сочинение " Тамашачы нинди булырга тиеш?"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sochinenie_tamashachy_nindi_bulyrga_tiesh.doc39.5 КБ

Предварительный просмотр:

Республиканский конкурс, посвящённый 125-летию со дня рождения великого драматурга, актёра, режиссёра Карима Тинчурина

Сочинение

Тамашачы нинди булырга тиеш?

Клабукова Юлия

МБОУ «Средняя общеобразовательная школа № 10»

 Елабужского муниципального района РТ

8 класс

Учитель:

Закирова Э.Р.

учитель татарского языка и литературы

МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №10»

Елабужского муниципального района РТ

Казань 2012

Тамашачы нинди булыра тиеш?

-Исәнмесез, хөрмәтле Фәнис Наилевич Һәм  театр коллективы!

          Сезгә меңъеллык борынгы Алабуга  шәһәреннән 10 мәктәпнең  8 нче сыйныф укучысы Клабукова Юлия хат  яза. Күренекле мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗәни урамында урнашкан, “Школа после уроков”  Республика грантын яулаган яраткан мәктәбемнең укучысы мин.

           Конкурста катнашырга теләгем бик зур,аннан да зуррак теләгем- Кәрим  Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында үземне тамашачы-кунак итеп хис итү. Мин матур әдәбиятны укырга, спектакльләр карарга бик яратам.Үземне белгәннән бирле сынлы сәнгать белән кызыксынып шөгыльләнәм. “Зәңгәр шәл”спектакленнән театраль сюжетны иҗади эшем аша  Сезнең игътибарыгызга җибәрәм. “Адәм баласы сәнгатьсез яши алмый,ул синең юлдашың”, -ди миңа укытучым.Шуңа күрә сәнгать  һәм мәдәният темаларына үзем дә сөйләшергә һәм кызыксынырга  яратам.

         Кәрим  Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры VI Республика театр фестивален 15 нче сентябрьдән ачып җибәрә.Тинчуринның “Американ”, ”Сакла, шартламасын!” комедияләре белән тантаналы рәвештә фестиваль ачыла.Аның спектакльләре барган көннәрдә театрда чын мәгънәсендә зур бәйрәм атмосферасы хөкем сөрә.Шул фестивальнең бәйрәм ноталарын сизеп, мин дә кечкенә өлешемне кертеп, инша язарга булдым. “Тамашачы нинди булырга тиеш? ”-дигән сорауга фикеремне йөртеп карыйм.

        Тинчурин...Театр...Тамашачы...

        Кызык! Бу өч исем “т” хәрефенә башлана икән ,алар бер гармониядә,бер бәйләнештә.Димәк,Тинчурин театрсыз,театр тамашачысыз башка яши дә алмаган , яши алмыйлар һәм яши дә алмаячак. Ләбиб Лерон Тинчурин турында болай яза:

       Сине театрдан аерып булмый,

    Сәхнә түрендә син бүген дә.

              Син кабызган утлар мәңге сүнмәс,

Мәңге янар татар илендә! 

     Кәрим  Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында булмаган кеше үзен чын тамашачы дип йөртә алмыйдыр.Барокко стилендә бу искиткеч затлы бина үз эченә 400 дән артык дусларын каршы ала.Театр-чорның көзгезе ул, ә театрның тамашачысы-сәнгатьнең йөзе .

      Татар милли культурасын үстерүгә зур өлеш керткән  күренекле шәхесләр йолдызлыгында Кәрим Гали улы Тинчурин иң якты йолдызларның берсе булып җемелдәп тора. Бер шәхестә ни хәтле сәләт!! Оста драматург, прозаик, шагыйрь, журналист, режиссёр,артист,укытучы,җырчы. Бу барлык һөнәрләрне бик көчле шәхес кенә үти ала, һәм ул- сәләтле,гайрәтле,галиҗәнәп шәхес Кәрим Тинчурин. Аның әсәрләре, һәр чын сәнгать җимеше кебек,бүген дә бик актуаль яңгырыйлар.

      Театр һәм әдәбият өлкәсендәге  зур хезмәтләре өчен 1926 нчы елда Тинчуринга  Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә.Фестиваль кысаларында шулай ук Тинчуринның иҗатына багышланган күргәзмә, “Тинчурин бакчасы”ачыла.

        Театрның бик озак үз бинасы да булмаган икән. Ә инде 1988 елда, ниһаять, Драма һәм комедия театры Горький урамындагы төп бинага күчә. “Без шундый театр төзербез,аның исеме алтын хәрефләр белән язылыр”,-дип,бик еш кабатлый торган Кәрим Тинчуринның дусты актёр Габдулла Кариев.Чынлап та, исемен алтын хәрефләр белән язарлык театр төзеп калдырды алар.Ә күпме тамашачы бирегә килә!

     1933-1937 елларда театрның беренче директоры булып Гали Ильясов эшли. Аннан соң Әсгат Мәҗит, Габдулла Йосыпов, Салих Вәлиев, Сөләйман Вәлиев-Сульва, Мөхәммәт Хәмзин, Сәит Шәкүров, Мансур Шиһапов, Роберт Әбелмәмбәтов. Ә инде  2002 елдан бүгенге көнгә кадәр  җитәкчелекне  сәләтле Мөсәгыйтов Фәнис Наил улы ала.Сез  актив рәвештә коллективта иҗади һәм җәмәгать эшләрен оештырасыз, театр бинасын яхшы якка үзгәртер өчен күп көч куясыз. Төрле төбәкләр, республикалар белән тыгыз элемтәдә торып, татар сәнгатен, татар театрын пропагандалауда зур роль башкарасыз.

       Театр-сәнгатьнең искиткеч катлаулы һәм үзенчәлекле төре.Драматург,композитор художник иҗаты бергә тупланып,режиссёр күңеленә кереп утыра.Артистлар аны сәхнәдә  җанлы бер тамашага әверелдерә.Шушы вакыйганың үзәгендә һәрвакыт режиссёр фикере кайный.Музыкантлар теле белән әйтсәк,режиссёр  -спектакльнең дирижёры ул.Анда һәр инструмент дөрес яңгырарга тиеш. Кәрим Тинчурин үзе язган пьесаларын үзе сәхнәгә куя,аларда  үзе дә уйный,шуңа күрә әсәрләрнең фикерен тамашачылар күңеленә бөтен тулылыгы белән тәэсирле итеп җиткерә.Шундый ук рухта бүгенге көндә иҗат итүче Россиянең атказанган артисты Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе баш режиссёр Рашит Заһидуллин да күңеле белән генә түгел,бөтен җаны-тәне белән тоя һәм эшли.Режиссёр китаптагы җансыз образларга җан өрә,әдәбияттан тамаша эшли.Шуңа күрә спектакльләр безне,тамашачыны,әсир итә,залны андагы вакыйгаларның эченә алып кереп  китә.

     Безнең Алабуга шәһәребездә,кызганычка каршы,театрыбыз юк. Мәдәният Сараеның сәхнәсендә спектакльләр күрсәтелә.Әмма Казан театрның бинасында булып,аның иҗади һавасын сулап, күпме көч җыясың,тәрбия аласың бит!Театрның булмавы, спектакльләрнең күрсәтелмәве яшүсмерләрнең тәрбиявенә зур йогынты ясый. Берничә ел элек “Яшьләргә бернәрсә дә кирәк түгел, бигрәк битарафлар” кебек сүзләр еш яңгыраса, хәзер исә моның ялгыш фикер икәнлегенә төшенү авыр түгел. Республикабызда илнең бүгенге хәле, киләчәге, халыкның яшәеше,сәнгате,мәдәнияте белән кызыксынучы яшьләр артканнан-арта. Алай гына да түгел, аларның күбесе төпле уй-фикерләре, кызыклы тәкъдимнәре белән күпләргә үрнәктер, мөгаен. Без-замана балалары, технология,инновация,модернизация дөньясында яшибез.Үсмерләрнең күңелендәге күтәренке рух тудыручы,тәрбияләүче  спектакльләр куелырга һәм мәңге яшәргә тиеш.Театрның да әхлакый кыйммәте бик зур.Ул яшь буынны тормышка позитив караш белән яшәргә,әдәп-әхлак кагыйдәләренә өйрәтә.Кәрим  Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында  мин бары тик бер генә булдым,ә якты , җылы истәлекләр һаман да күңелемдә.Әгәр миңа тагын берәр тапкыр Тинчурин Театрының тамашачысы булырга язылса икән, мин бик бәхетле булыр идем.

    Иншамның: “Тамашачы нинди булырга тиеш? ”- дигән соравына җавап бирергә дә вакытым җитте.Тамашачы төрле  булырга тиеш:холкы,яше,милләте,төс-кыяфәте-барысы да индивидуаль.Әмма әдәп һәм тәрбия кагыйдәләрен һәрберебез белергә тиеш.Театрга,спектакль башланганчы,тамашачы 15-20 минутка иртәрәк  килергә тиеш.Тыныч кына чишенеп,киемнәрне гардеробка тапшырырга кирәк. Урынына узганда,тамашачыларга арка белән түгел,йөз белән борылып узарга кирәк.Тамаша вакытында иптәш белән сөйләшү-начар әдәп.Кесә телефоны сүндерелергә тиеш.Сок эчү,чипсы ашау өчен антракт һәм буфет бар.Тәнәфестә дә әңгәмәдәш белән әкрен генә сөйләшергә кирәк.Тамаша беткәч,”Бис!” дип кычкырырга ярамый.Бу сүз итальян телендә “Кабатлагыз  әле!” дигән үтенечне аңлата.Концертта “Бис” дип кычкырып ,биюне яки җырны кабатлатырга була.Ә спектакльне яңадан кабатларга мөмкин түгел.Үземнең яраткан артистыма чәчәкләрне ,спектакль беткәч,артистлар баш ияргә чыккач кына бирер идем.Бу әдәплелек билгесе.Пәрдә ябылганчы,урыныннан кузгалмаска кирәк.Этешә-төртешә гардеробка йөгерү,бәлки,өс киемеңне берничә минутка иртәрәк алырга мөмкинлек бирер,ләкин бу тамашачыны бер дә бизәмәс.

        2012 нче елның 15 нче сентябрендә бөек драматург Кәрим Тинчуринга  125 яшь тулган.Сезне  бәйрәмегез белән котлыйм!

          Театр коллективы , алга таба да шулай  иҗат итегез,

          Саекмасын күңел байлыгыгыз .    

         Бәхет касәсегез тулып торсын,

         Аншлаглар бик еш булсын!

          Матур спектакльләр куеп,

          Татар милләте танылсын!

          Яшә,Театр,бик озак еллар,

          Бирсен сиңа Ходай гомерне.

Чиксез ихтирам белән, Тинчурин,театрны яратучы тамашачыгыз  Клабукова    Юлия.