Дәрес эшкәртмәсе. Тема: БСҮ “Кем булырга, нинди булырга”.
план-конспект урока (6 класс) на тему

Максатлар:

1)    укучыларга һөнәр сайлауда юнәлеш бирү.

2)    интерактив методлар ярдәмендә укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.

3)    хезмәттәшлек нигезендә, бер-берсенә ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_rayon.docx17.79 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: БСҮ “Кем булырга, нинди булырга”.

Максатлар:

  1. укучыларга һөнәр сайлауда юнәлеш бирү.
  2. интерактив методлар ярдәмендә укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.
  3. хезмәттәшлек нигезендә, бер-берсенә ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.
  1. Исәнләшү
  • Исәнмесез, хәерле көн! Әйдәгез танышып китик, мин Гаязова Э.Ф. кызы. Бүген сездә татар әдәбияты дәресен алып барачакмын.
  • Ә мин, ...  ...
  •  Шушы җылы мөгаләмәдә дәресне башлап җибәрик. Бер -беребезне елмаеп сәламлик.

Кәефегез яхшы булсын,

Гел елмаеп торыгыз.

Әгәр ярдәм кирәк икән,

Гел янәшә булыгыз.

  • Укучылар, бүген безнең дәресебез гадәти булмаган, бераз серле булыр. Дәрестә шушы сандыкларның серләрен ачарбыз. Сез әзерме?
  • Әйе.

  1. Актуальләштерү.

( 1 нче сандыкны алам, ике төркемгә дә күрсәтәм, бер укучы алып, кычкырып укый)

 Хатның ахыры :

Миңа нишләргә? Берәр киңәш бирегез әле? 

(төркемнәрдә эш үткәрелә, киңәшләрне укучылар укыйлар һәм конвертка сала баралар)

-  Әйдәгез, бу киңәшләрне Алиягә җибәрәбез.

  - Алия урынында сез булсагыз,  нишләр идегез?

Нәтиҗә: Олылар сүзен дә тыңларга, үзеңә ошаган һөнәрне сайлап ала белергә кирәк. Димәк, әти-әниләр белән уртак фикергә килер өчен шул һөнәрнең мөһимлеген аларга аңлата белергә кирәк.

- Сез аңлаганча, бүген без дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез?

- Һөнәрләр турында.

          - “Кем булырга, нинди булырга?”

Беренче сандыкның серен ачтык,  әйдәгез икенчесен  дә ачып карыйк. Әйдә, Ләйсән. (Ак чәчәкләр килеп чыга)

  •  Бу чәчәкләр сезгә нәрсәне хәтерләтә? (Балаларның җаваплары тыңланыла)
  • “Ак чәчәкләр” романы, ак халатлы табиблар...
  • Сезнеңчә, ак төс нәрсәне аңлата?
  • Аклык, пакьлык, чисталык, сафлык, тынычлык, изгелек, билгесе. Ак чәчәкләр романында нинди һөнәр ияләре белән таныштыгыз?
  • Табиблар.
  • Табибларга тагын нинди сыйфатлар хас булырга тиеш?
  • Җаваплы, белемле, тәвәккәл, игътибарлы һ.б.
  • Табиб һөнәре, чыннан да, бик җаваплы эш, чөнки алар кулында кеше язмышы. Ак чәчәкләр җирне бизи, ә ак халатлы табиблар кешеләр сау-сәламәт булсын өчен тырышалар. Бу һөнәр ияләре турында сез укыган “Ак чәчәкләр” әсәре буенча 1967 нче елда беренче татар сериалы күрсәтелгән, кызганычка каршы, ул язма сакланмаган. Узган ел сентябрь аенда яңадан фильм төшерелә башлады һәм ул быел эфирга чыгачак дип, көтеп калабыз.
  1. Төп өлеш.

  1. Һөнәрләр турында төрле әсәрләр иҗат ителеп тора, фильмнар да төшерелә. Һөнәрләр күп, ә менә үзеңә туры килерлек, син ярата алырлык һөнәрне сайлау, бер дә җиңел эш түгел. Шушы эштә безгә 3нче сандык ярдәм итәр, дип ышанам.

 (3нче сандыкны ачабыз, төркемнәрдә эш. Укучыларга текст тәкъдим ителә, бу текстта яшеренгән һөнәр ияләрен табалар. Икенче эш итеп балалар бер-берсенә шуңа охшаш текстлар тәкъдим итәләр)

  1. Укучылар, биремнәр сандыгыбыз әле бит бушамаган. Монда биремнәр калган. (Монда төрле һөнәр ияләренә хас булган сыйфатлар бирелгән, шулар буенча һөнәрләрне билгеләгез. Төркемнәрдә эшлибез, укып чыгыгыз, уйлагыз, языгыз, бер-берегез белән фикерләрегез белән уртаклашыгыз)  
  • Төрле һөнәрләрне карап чыктык, аларга хас сыйфатларны ачыкладык.
  • Укучылар, ә сез киләчәктә кем булырга телисез? Бу һөнәр ияләренә нинди сыйфатлар хас булырга тиеш?
  • Бу максатка ирешү өчен нишләргә кирәк?

( Тырышып укырга. Аерым фәннәрне ныклабрак өйрәнергә. Имтиханнарны уңышлы итеп тапшырырга)

Бу максатка ирешү өчен иң беренче теләк кирәк. Теләкне тормышка ашыру өчен катлаулы юллар үтәсе бар.  Шулай итеп, теләк һәм булдыра алу гына җитми, тагын эшкә урнашу мөмкинлеге дә булырга тиеш.

Бу җаваплы эштә сезгә аз гына ярдәм йөзеннән шушы буклетларны тәкъдим итәм. (Буклетларны таратам. Монда төрле уку йортлары турында мәгълүмат бирелә)

Дәрес турындагы фикерләрегезне  белү өчен 4нче сандыкны ачырга тәкъдим итәм.

  1. Татар халкында шундый әйтем бар: Алма агачы белән, кеше эше белән көчле.  Агачның җимеше булган кебек, эшнең дә нәтиҗәсе була. Нәтиҗә  ясар өчен өч төстә алмалар бирелә, аларны агачка урнаштырырга  кирәк : әгәр дәрес сезгә ошаса, сорауларыгыз калмаса – кызыл,  соравыгыз калса – сары, дәрес кызыклы булмаса – яшел.
  2. Бүгенге дәрестә актив фикер йөртүегез, тулы җавапларыгыз өчен : (          )
  • (          ) Сезнең дә фикерләрегез,  җавапларыгыз әйбәт, ләкин үзегезгә ышаныч җитеп бетми.

Балачакны ташлап китәр чаклар

Сизелми дә килеп җитәчәк.

Балачаклар кире кайтмас

Алда юллар сезне көтәчәк.

Алда юллар – кайсын сайларга?

Төрле уйлар баштан үтәчәк.

Дөрес юллар сайлаганда гына

Көтәр сезне матур киләчәк.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект интегрального урока по литературному чтению(тат) и английскому языку в 3 классе по теме: "Әдәпле булырга теләсәң... Good manners"

План-конспект интегрального урока по литературному чтению(тат) и английскому языку в 3 классе по теме: "Әдәпле булырга теләсәң... Good manners" составлен для урока с учащимися татарской группы в русск...

Мәкалә.Заман тәрбиячесе нинди булырга тиеш.

Бу мәкалә заман тәрбиячеләре ниниди булырга тиеш дигән максаттан язылды. Эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан төзелде....

Сочинение "Тамашачы нинди булырга тиеш?"

Сочинение " Тамашачы нинди булырга тиеш?"...

Авторская методическая разработка на тему "Кем булырга?"

Данная методическая разработка предназначена для работы в русских группах 9,11 классов....

Хәзерге заман укытучысы нинди булырга тиеш? (Эссе)

Хәзерге заман укытучылары нинди булырга тиеш? Алар алдында нинди таләпләр куелган?...