Авторская методическая разработка на тему "Кем булырга?"
методическая разработка на тему

Сабирова Галиябану Мирзовна

Данная методическая разработка предназначена для работы в русских группах 9,11 классов.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tema_sabirovoy_kem_bulyrga.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Кем булырга?

(йомгаклау дәресе)

                                                        УКЫТУЧЫ-МЕТОДИСТ:

                                                               САБИРОВА Г.М.

ДӘРЕС ПЛАНЫ

Кем булырга? (Һөнәр сайлау циклыннан)

        Дәреснең максаты: Укучыларның диалогик сөйләм күнекмәләрен активлаштыруны дәвам итү; мөстәкыйль фикер йөртү сәләтләрен камилләштерү; һөнәр исемнәрен һәм аларның ясалу ысулларын кабатлау; бәйләнешле сөйләм үстерүгә игътибарны арттыру.

        Дәресне җиһазлау. Дәреслек. Ф.С.Сафиуллина. Рәсемнәр, карточкалар, таблицалар.

ДӘРЕСНЕҢ БАРЫШЫ.

        Тактада дәрес өчен алынган эпиграф эленеп тора:

Кошның матурлыгы төсе белән,

Кешенең матурлыгы эше белән.

Мәкаль.

        I.Оештыру. Исәнләшү. Хәерле көн. Кәефләрегез ничек? Авырмыйсызмы. Һава торышы нинди?

        Укучылар җавабы.

        II.Актуальләштерү. Укучылар! Тактага язылган мәкальне ничек аңлыйсыз.

        -Укучылар фикере тыңлана.

        Укытучы. Әйе, кешене хезмәт бизи, кеше эштән башка беркем түгел. Ә, һәр кеше үзенә һөнәр сайларга тиеш. Һөнәрләр бик күп төрле алар, күңелеңә ошаганын сайлап алырга гына кирәк. В.Маяковский “Кем быть?” поэмасында ничек әйтә әле:

Все работы хороши,

Выбирай на вкус.

        Әйе, Кем булырга? Бу сорау сезне нык кызыксындыра, әлбәттә. Шуңа күрә без һөнәр сайлауга җитди карарга тиешбез.

        Укучылар!

  • Ә сез нинди һөнәрләр беләсез?
  • Сез кем булырга хыялланасыз?
  • Хәзер нинди һөнәрләр бик популяр?
  • Татарстанда нинди югары уку йортлары бар?
  • Хәрби хезмәткәр булу өчен кайда белем алалар?
  • Һөнәр училищалары кемнәрне әзерли?
  • Кайсы һөнәр сезгә бигрәк тә ошый?

Укучылар сорауларга җавап бирәләр. Укытучы бер укучыга

сорау бирә, диалог төзиләр.

        Аня! Син кайсы мәктәптә укыйсың?

        -143 нче мәктәптә.

        Ул нинди мәктәп?

        -Бу гомуми белем бирү мәктәбе.

        -Бу мәктәптә уку ошыймы?

        -Әйе, бик ошый.

        -Нинди фәннәрне аеруча яратасың?

        -Татар телен, тарихны, географияне.

        -Мәктәпне тәмамлагач, син кая барырга уйлыйсың? Кем булырга уйлыйсың?

        -Психолог буласым килә. Казан дәүләт педагогия университетында. Ярый, Аня, хыялларың тормышка ашсын!

        Ә хәзер актив кулланыштагы һөнәр исемнәрен укып барам, тәрҗемә итегез, сез әйтмәгән һөнәрләр дә бардыр.

Эшче, колхозчы, тәрбияче, укытучы, сыер савучы, терлекче, тегүче, игенче, тарихчы, тимерче, очучы, язучы, нефтьче, җырчы, тәрҗемәче, пешекче, сатучы, хезмәткәр, балыкчы, җитәкче, рәссам, тел белгече, көтүче, урманчы, гармунчы, тракторчы, комбайнчы, төзүче, артист, сәгатьче, табиб, ташчы, архитектор, умартачы, бакчачы, фән кешесе, журналист, аучы, агроном, адвокат, психолог, дирижёр, китапханәче, диңгезче, программист, экономист, менеджмент, инженер, биюче, сәяхәтче, корректор.

        Төрле төркемнәргә бүләргә була:

        I.Сәүдә һәм икътисадка бәйле һөнәрләр;

        II.Транспортка бәйле һөнәрләр;

        III.Авыл хуҗалыгына бәйле һөнәрләр;

        IV.Мәгърифәткә бәйле һөнәрләр;

        V.Сәнгатькә бәйле һөнәрләр.

        132 бит №2

        Укучылар һөнәр исемнәрен төркемнәргә бүләләр.

        Тест эшләү. (Бу эш алдагы биремне эшләргә ярдәм итәчәк. Һәр балага аерым биттә тестлар таратыла).

        1.Бирелгән фигыльләр кайсы һөнәр ияләренә туры килә?

        Дәваларга

        Тегәргә

        Үлчәргә

        Пешерергә

        Тыңларга

        Тәрбияләргә

        Җырларга

        2.Изучите два списка слов и скажите, какой предмет использует каждый персонаж?

        Дәреслек                                       Җырчы

        Кәгазь                                           Рәссам

        Акча                                              Умартачы

        Дару                                             Тегүче

        Тукыма                                          Спортчы

        Чаңгы                                            Тәрҗемәче

        Бал                                               Язучы

        Көй                                               Табиб

        Рәсем                                            Укучы

        Сүзлек                                          Сатучы

        Дәреслек белән эш. Мәкальләр уку, аңлау. Элек – электән эш кешесе һәрвакыт мактаулы, хөрмәтле, кирәкле саналган, кешегә хас ул сыйфатлар әле дә саклана. Мәкальләргә рус эквивалентларын табыйк. Дәреслек, 132 нче бит, №3.

        Рәсем белән эш. (Бәйләнешле сөйләм телен үстерү максатыннан монолог төзү). Дәрескә бер зур рәсем “Катапханәдә” һәм 5-6 кечкенә рәсем бирелә. Укучылар бу төр эш белән уңышлы гына эшләп чыктылар. Хәзер ситуацияләр бирелә, диалоглар төзисез:

        1.Сез Төзелеш академиясенә укырга керергә телисез. Шул турыда дустыгыз белән сөйләшегез.

        2.Сезнең абыегыз геология факультетына укырга керде, ди. Аның белән шул  турыда сөйләшегез.

        3.Сезгә кунакка әтиегезнең дусты – банкир килде. Аңа нинди сораулар бирер идегез?

        Ял итеп алу өчен кроссворд төзеп алабыз. Һөнәр темасы.

        Дәреслектә бирелгән “Яшьләр, ишетәсезме?” тексты белән эш.

        -Укучылар, мин сезгә бер сөрау бирсәм, сез ничек җавап бирерсез икән. Нәрсә ул бәхет? Русча әйтсәгез дә ярый. Фикерләр. Укучылар белән бәхет турында әңгәмә корыла. Ә хәзер дәреслектә бирелгән текстны укып, аңлап, чагыштырып карыйбыз. Теманы ача торган җөмләне төгәл итеп тәрҗемә итәбез: Кызганыч, кызларның берсе дә бәхет ул шәхеснең үз сәләтләрен ачып, кешеләргә хезмәт итүдән килгән шатлыкны тоеп яшәү дип әйтмәде. – К сожалению, ни одна из девушек не сказала, что счастье – это значит жить проявляя свои таланты и при этом получать удовольствие от принесённой людям пользы.

        Дәрес текстның соңгы җөмләсе белән тәмамлана:

        Көчегезне, белемегезне, сәләтегезне, тырышлыгыгызны олы максатларга юнәлтегез.

        Өй эше. “Кем булырга?” дигән хикәя язып килергә, яки “Минем хыялым”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авторская методическая разработка для 6 класса татарский язык в русских группах "Моя семья"

В разработке предоставлен материал для комплекса уроков для русских групп по татарскому языку по теме "Минем гаиләм - минем горурлыгым". Дана презентация, дидактические материалы....

Авторская методическая разработка урока по обществознанию в 9 классе на тему: « Права и свободы человека и гражданина в России, их гарантии».

Урок в 9 классе по обществознанию на тему "Права и свободы человека и гражданина в России, их гарантии".Цель урока: сформировать знания учащихся о правах и свободах человека и гражданина, раскрыть зна...

Авторская методическая разработка внеклассного мероприятия "Мы юные Архимеды"

Данная разработка предназначается для учащихся 8 класса, с целью развития математических способностей. Показывает интересные стороны математике, рассказывает об Архимеде. Приводятся интересные задания...

авторская методическая разработка урока МИР ЗАНИМАТЕЛЬНОЙ ФИЗИКИ

урок посвящен обзору интересных физических явлений и позволяет ввести 7-классников в увлекательный мир физики. Разработка содержит подробный рассказ о подготовке и проведении такого урока....

Авторская методическая разработка элективного курса "Основы подготовки к ГИА"

Авторская методическая разработка элективного курса. Целью которого является подготовка учащихся к государственной итоговой аттестации....

Авторская методическая разработка урока информатики и ИКТ по теме "Количество информации. Единицы измерения информации" для 8 класса

Предлагаю Вашему вниманию материалы к уроку по теме "Количество информации. Единицы измерения информацмм" для 8 класса. Это 2-ой из чеырех уроков раздела "Информация и информационные процессы" Образов...