Ачык чара эшкәртмәсе"Клара Булатованың юбилей кичәсе".
методическая разработка (8 класс) по теме

Татар теле укытучылары өчен.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_chara_eshkrtmse.docx19.76 КБ

Предварительный просмотр:

Сценарий “К. Булатованың юбилей кичәсе”

Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән.Өстәлдә чәчәкләр бәйләме.

“Шушы яктан, шушы туфрактан без” җырының көе яңгырый-ансамбль чыгышы.

1 нче укучы.

Шушы яктан, шушы туфрактан без,

Китә калсак, үзгә бер якка,

Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап

Өянкеләр елап озата.

2 нче укучы.

Шушы яктан,шушы туфрактан без,

Читтә йөрсәк,шуңа күрәдер,

Чишмә чыңлап,өянкеләр елап,

Таллар җырлап төшкә керәдер.

1 нче укучы.

Шушы яктан, шушы туфрактан без,

Шушы җиргә дәшеп кайтырга.

Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап,

Өянкеләр зурлап чакыра.

2 нче укучы.

Шушы якта безнең  хезмәт калсын

Мирас булып килер яшьләргә.

Шушы яктан, шушы туфрактан без,

Шул туфракта язсын яшәргә.

(Сәхнәгә алып баручылар чыга.)

1 алып баручы.

Исәнмесез кадерле кунаклар, хөрмәтле укытучылар һәм сабакташ дусларыбыз! Без чыннан да шушы яктан,Әлмәт җирлегеннән.

2 алып баручы.

2014 ел-сәнгать елы итеп игълан ителде. Ә 2014 нче ел юбилейларга бай.

1 алып баручы.

Бүгенге кичәбезгә  якташыбыз,яраткан шагыйрәбез Клара ханым Булатованы чакырдык.

(Көй яңгырый,сәхнәгә Клара Булатова чыга).

3 укучы.

Кара карга төшкән карга Ак сызыктан

Кыш ягыннан яз ягына сикереп чыккан.

Чыбыкларда чыпчыклар да сикерәләр,

Яз килде дип чыркылдап,сөенешәләр.

4 укучы.

Күгәрченнәр гөлдер-гөлдер !

Март башланды,карлар эрер,карлар эрер.

Ә урманда бар да яңа кызык тапкан,

Өнеңдәге аю сыңар күзен ачкан.

5 укучы.

Бер ботактан бер ботакка күчә-күчә,

Тиен бии,тукран,җырлап кайры тишә.

Куяннар да бәйрәм ясап алмакчылар,

Кышын кигән ак туннарын салмакчылар.

Март башланды.Җир уяна,көн яңара,

Кыш ягыннан яз ягына кереп бара.

1 алып баручы.

(Бишек җыры  көе яңгырый,бәләкәй бала тавышы ишетелә).

Табигать кышкы йокысыннан уянган вакытта,Татарстанның Сарман районы Татар Карамалысы авылында Булатовлар гаиләсендә икенче бала булып Клара исемле кыз дөньяга аваз сала.

2 алып баручы.

Күпне белергә,күпне күрергә теләгән бу бәләкәй кызчык  беркемгә дә тынгылык бирми.Укытучылар гаиләсендә үскәнгәме, һәр сорауга төгәл җавап таләп  итә. Әдәбиятка,сәнгатькә гашыйк булып үсә.

1944 нче елда Сарман районы Югары Чыршылы җидееллык мәктәбенә укырга керә.Ә 1951 нче елда Ләке мәктәбендә белем аала.Сарман урта мәктәбендә укыганда  исә,күп кенә шигырьләре район газеталарында  гына түгел,үзәк матбугатта да басылып чыга. “Чаян” журналы-“әдәбият” дигән олы тормыш юлына беренче сукмак  була.

1 алып баручы.

1965-1970 нче еллар-иң бәхетле студент еллары. Яңа  дуслар, яңа эзләнүләр, очрашулар, беренче мәхәббәт. Әмма кайда гына булса да, Әлмәт яклары Клараны үзенә чакыра.

1 укучы. Язлар гына бүләк итәдер ул

Бу дөньяга сездәй затларны.

Рәхмәтләргә кушылып кабул итегез

Чын йөрәктән чыккан бу җырны.

Җыр.”Чайпалыр да,түгелер дә”.

Шигырь”Әлмәтем”.

2 алып баручы.

Клара Гариф кызы ярты гасыр буе Әлмәттә яшәгән гомеренең кыл яртысын, ягъни 25 елын, шәһәрдән авылга йөреп балалар укыта. Колшәрип, Яңа Кәшер, Түбән Мактама мәктәпләрендә тел һәм әдәбият дәресләре бирә.

2 алып баручы.

Мәктәп –үзе бер шигъри дөнья. Балаларга карап укытучының күңеле яшәргәннән –яшәрә бара. Мәктәп турында  сүз башлаганбыз икән, әйдәгез, сәхнәбез түренә яраткан шагыйрәбез ,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе, укытучы-методист Клара Гариф кызы Булатованы сәхнәгә чакырыйк.(музыка яңгырый)

1 алып баручы.

Клара апа,без сезнең балалар яратуыгызны беләбез. Без дә сезне  бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез.Сезнең шигырьләрегезне нәниләр дә,өлкән сыйныф укучылары да яратып укыйлар. Күрәсезме,бүген сезне котларга дип күпме бәләкәч килгән.Сезгә бүләккә дип шигырьләреезне алып килгәннәр.

(Музыка яңгырый.1 нче сыйныф укучылары шарлар һәм чәчәкләр күтәреп сәхнәгә чыгалар.Тезелешен басалар һәм Клара Блатованың  шигырьләрен сөйлиләр.Шигырьләр сөйләнеп беткәч, 1 укучы чәчәкләр бүлләк итә)

1 беренче сыйныф укучысы, Клара Гарифовна! Туган көнегез белән котлыйбыз сезне. Сәламәтлек,уңышлар телибез.Ә хәзер бүләк итеп чын егетләр кулыннан шушы чәчәкләрне алыгыз.(Бер аягы белән тезлләнеп чәчәклләр бүләк итә.Башка балалар”Котлыйбыз” дип 3 кат кабатлыйлар,шарлар бүләк итәр.)

Музыка яңгырый.

1 укучы.

Улкаем,улкаем,

Минем матур улкаем,

Әйдә чибәр улкаем

Биеп җибәр,улкаем.

Тыпыр –тыпыр басасың,

Күңелләрне ачасың.

Көч кунсын беләгеңә,

Дәрт тулсын йөрәгеңә.

Сәхнәдә мәктәбебезнең нәни кызлары һәм уллары.”Татар биюе”.

2 алып баручы.Үзенең укытучылык эшчәнлеген Клара Гарифовна Әлмәт шәһәренең татар гимназиясендә дәвам итә.10 ел буена серле әдәбият дөньясына  сукмак сала.1991 нче елдан “Нур” телекомпаниясендә эшли башлый.10 ел сизелми дә үтеп китә. Ул алып барган “Җомга” тапшыруы  һәркемнең күңеленә якын. Озак еллар Әлмәт муниципаль институтында  әдәбият фәнен укыта.Кайда гына эшләсә дә,татар теле һәм әдәбиятына мәхәббәт уяткан әнисенә гомере буе рәхмәт укый ул.

Җыр.”Әниемә”.

1 алып баручы.Ә хәзер сүзне мәктәбебезне хуҗасына,......... бирик.

3 укучы.

Карашларың җылы яңгыр кебек,

Елмаюың айдай сөйкемле.

Шәфкатеңнең иге-чиге юк бит,

Кояш чәчкән нурлар шикелле.

4 укучы.Шигырь.”Синең өчен”.

2 алып баручы. Безнең мәктәптә яшь талантлар түгәрәге эшләп килә -”Чулпан” әдәби түгәрәге. Бу ....җитәкләгән  түгәрәккә күңелләре җырга,моңга  тулы кызлар һәм егетләр йөри.Күпләренең шигырьләре матбугат битләрендә дә дөнья күрделәр. “Чулпан”, сәхнәгә рәхим ит!

(Укучылар үзләренең шигырьләрен сөйлиләр,чәчәкләр бүләк итәләр).

1 укучы. Сез җирдәге һәрнәрсәгә гашыйк

Гашыйк таңга,зәңгәр  кичләргә.

Сез яшисез шундый матурлыкка

Тагын матур бер яшь өстәргә.

2 укучы.Сез булганга без дә бик бәхетле

Сезнең белән якты көнебез.

Безнең белән сез дә бәхетледер,

Сезнең белән без дә бәхетле.

Җыр.”Туган көн”.

1 алып баручы. Бүгенге көндә Клара апаның 40 якын китабы дөнья күрде. Алар арасында шигырьләр җыентыклары да, проза әсәрләре дә бар. Шагыйрәбезнең җан җылысы, шатлыгы шушы китапларында чагылган.

2 алып баручы.

Йөзләрегез чәчкә алсулыгы

Күзләрегездә йолдыз балкышы.

Бу бәйрәмнең ямен күтәрсен лә

Биючеләребезнең чыгышы.

Бию.”Чабата”.

1 алып баручы. Клара Гарифовна! Сезнең кебек талантлы,шигъри җанлы шәхесләрнең укучылары да шигырьләр язадыр.Үзегезнең киләчәктәге  планнарыгыз ,талантлы укучыларыгыз турында  сөйләп китмәссезме икән.Үзегез укучы булган вакытларны,сезне укыткан укытучыларны  ничек итеп искә аласыз?(Клара Булатова чыгыш ясый).

2 алып баручы.

Рәхмәт сезгә, Клара апа!

Тәбриклибез Сезне чын күңелдән,

Котлы булсын туган көнегез.

Кайгы, хәсрәт Сезне читләп үтсен

Шау бәхеткә тулсын өегез!

Бүлешәбез барлык шатлыкларны,

Бөтенебез бергә җыелып.

Гомерегез олы вакыйгасы

Күңелләрдә калсын уелып!

Туган көнегез белән Клара апа! Ә хәзер сүзне Әлмәт шәһәре мәгариф идарәсенең “Китапханә” бүлеге җитәкчесе ............. бирәбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык чара "Ярат математиканы"

Төрле класс укучылары җыелма командасы өчен математик ярыш...

Тамчы- шоу. Ачык чара.

Укучыларның әдәбият фәненнән алган белемнәрен ныгыту, Бөек Җиңү һәм сугыш турында белемнәрне арттыру....

Сыйныфтан тыш ачык чара "Боз озату" кичәсе.

Исәнмесез, хөрмәтле туганнар! Без  бүген төрки бабаларыбыздан калган, ләкин ниндидер сәбәпле юкка чыгып баручы йола бәйрәменә җыелдык. Элек елга-инешләрдә боз кузгалган көн бер олы бәйрәмгә әйлә ...

Ачык чара рус телле укчыларга

Татар телен аңлавын күрсәтү.Татар теленә кызыксыну тәрбияләү...

Ачык чара Бәйрәм бүген

Тукай иҗаты белəн тагын да тулырак таныштыру һəм шигырьлəренең идея-эстетик югарылыгын күрсəтү максатында һəр класска алдан ук ятлыйсы шигырьлəр, сəхнəлəштерəсе əсəрлəр бүлеп бирелə. Сəнгатьле уку һəм...

Ачык чара (квн) "Тел бәйгесе"

7 нче сыйныф татар төркемнәре арасында тел бәйгесе....