Ачык чара Бәйрәм бүген
классный час на тему

Сабирзянова Зямиля Фаткелгаеновна

Тукай иҗаты белəн тагын да тулырак таныштыру һəм шигырьлəренең идея-эстетик югарылыгын күрсəтү максатында һəр класска алдан ук ятлыйсы шигырьлəр, сəхнəлəштерəсе əсəрлəр бүлеп бирелə. Сəнгатьле уку һəм драма түгəрəклəре əдəбият укытучысы җитəкчелегендə кичəне əзерлəү эшен һəм алып баруны оештыра.

Кичə барасы залга балаларның Тукайга багышлап язган шигырьлəре, рəсемнəре, стена газеталары эленə.

Мəктəп китапханəсе Тукай китапларының күргəзмəсен əзерли. Тукайның тормыш юлын сурəтлəүче рəсемнəр, фотолар куела.

Сəхнə элеккеге авыл өе итеп җиһазланган. Кичəдə катнашучылар утыру өчен эскəмиялəр куелган.

Сəхнə алды стенасының уң ягына компьютер экраны эленгəн. Сулда Тукайның зур портреты. Аңа тере чəчəклəр куелган. Экранда «Туган көнең белəн, Тукай! 1886 ел, 26 апрель» дигəн сүзлəр.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_chara_byrm_bugen.doc69.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әлмәт  шәһәре

Бәйрәм бүген

(Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулу көнен билгеләп үтү программасы)

Татар теле һәм әдәбияты

укытучысы

Сабирҗанова Җәмилә

Фаткелгаеновнаның

эш тәҗрибәсеннән

2012 – 2013 уку елы

Бәйрәм бүген!

                                                  ( Г. Тукайның туган көненə багышланган əдəби - музыкаль кичə.)

Тукай иҗаты белəн тагын да тулырак таныштыру һəм шигырьлəренең идея-эстетик югарылыгын күрсəтү максатында һəр класска алдан ук ятлыйсы шигырьлəр, сəхнəлəштерəсе əсəрлəр бүлеп бирелə. Сəнгатьле уку һəм драма түгəрəклəре əдəбият укытучысы җитəкчелегендə кичəне əзерлəү эшен һəм алып баруны оештыра.

Кичə барасы залга балаларның Тукайга багышлап язган шигырьлəре, рəсемнəре, стена газеталары эленə.

Мəктəп китапханəсе Тукай китапларының күргəзмəсен əзерли. Тукайның тормыш юлын сурəтлəүче рəсемнəр, фотолар куела.

Сəхнə элеккеге авыл өе итеп җиһазланган. Кичəдə катнашучылар утыру өчен эскəмиялəр куелган.

Сəхнə алды стенасының уң ягына компьютер экраны эленгəн. Сулда Тукайның зур портреты. Аңа тере чəчəклəр куелган. Экранда «Туган көнең белəн, Тукай! 1886 ел, 26 апрель» дигəн сүзлəр.

Ерактан акрын гына «Тəфтилəү» көе ишетелə. Сəхнə алдына кичəне алып баручылар чыгып баса. Алар татар милли киемнəрендə.

       1 алып баручы:

                  Əйлəнəңдə - гөллəр…

        Сүзен, гүя,

        Шулар аша əйтə күңеллəр:

                   - Туган көнең белəн! - дигəн сыман

Елмаялар кебек бу гөллəр.

2 алып баручы:  

                            Килə, Килə… Язлар саен сиңа

                                Илең килə туган көнеңдə,

                                Бетми торган гомрен кушкан сыман

                                Синең бөек, кыска гомергə.

                                

                                   Бəйрəмнəрең алда икəн əле,

                                Кара, шагыйрь, бүген текəлеп –

                                Халкың килде сиңа, мəхəббəтен

                                Ал чəчəклəр белəн күтəреп.

1 алып баручы:    

                            Син күрмəгəн яңа буын килде,

                                 Котлап бүген туган көнеңне:

                                 Килəчəккə барган улларыңнан

                 Ишетəсең «Туган тел»еңне.

                

«Туган тел» көе ишетелə. Акрын гына җырлап сəхнəгə укучылар чыга. Җыр көчəя. Аларга залдагылар кушыла.

Җыр тəмамлангач, укучылар урындыкларга  утыралар.

2 алып баручы   Ул ятим дə, ул мескен дə диеп,

                          Сөйлəнелгəн элек-электəн,

1 алып баручы:

                          Күз алдына аны бөек итеп

                         Китерергə күплəр күнеккəн.

                        

          2 алып баручы:

 Зур булмаган Кушлавыч авылында Мөхəммəтгариф мулла гаилəсендə дөньяга килə ул.

Салмак кына «Бишек җыруы»ның көе ишетелə. Ана бишек янына килеп утыра. Тирбəтə-тирбəтə җырлый.

Əлли-бəлли итəр бу,

Мəдрəсəгə китəр бу,

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып җитəр бу.

Йокла, улым, йом күзең,

Йом, йом күзең, йолдызым;

Кичтəн йокың кала да,

Егълап үтə көндезең.

Əлли-бəлли көйлəрем,

Хикəятлəр сөйлəрем;

Сиңа телəк телəрем,

Бəхетле бул, диярем.

                (Г. Тукай «Бишек җыруы».  Халык кɵе)

1 алып баручы:  

Сабыйга ата-ана мəхəббəте бик кыска гына вакыт эчендə тəтеп кала: ул дɵньяга килүгə биш ай да үтми, əтисе вафат була.

2 алып баручы:

 Габдуллага ике яшь тулганда, аны ярлы карчык Шəрифə тəрбиясенə калдырып, əнисе Мəмдүдə Сасна авылы мулласына кияүгə китеп бара.

1 алып баручы:  Бераздан ул Габдулланы үз янына алдыра. Əмма бер елдан, 1890 елда, Мəмдүдə ханым үлеп китə.

2 алып баручы:

 Əнисе үлгəч, Габдулла Сасна мулла өенə сыймый башлый. Һəм аны Өчиле авылындагы бабасына кайтарып бирəлəр.

Менə шул фəкыйрь вə шуның өстенə əллə ничə авызлы булган семья эченə ул  ятим бала булып килеп кергəн.

Үги əбисенең алты күгəрченнəре эчендə ул  бер чəүкə булганга, җыласа – юатучы, иркəлəним дисə – сөюче, ашыйсы-эчəсе килсə - кызганучы бер дə булмаган, аны  эткəннəр дə төрткəннəр.

Ни күрсə дə - күргəн, ни булса да - булган, һəрничек ул  бу семьяга сыймаган. Бер көнне бабасы, үги əбисенең  киңəше илə булырга кирəк, авылларыннан  Казанга бара торган бер ямщикка Тукайны  утыртып, Казанга озаткан.

(Экранда «Асрарга бала бирəм, кем ала?» рəсеме проекциясе). Җәмилә Сабирҗанова башкаруында С.Сөләйманованың “Сатылмаска” шигыре

1 алып баручы:

Алдыбызда рәсем, Тукай  уйга чумган,

Әрнеп уйлый үткән көннәрен,

Ятимлектә, типкеллектә үткән,

Кулдан-кулга киткән көннәрен.

 Кечкенə Габдулланың сабыйлык еллары менə шулай ятимлектə, кимсетелү, кагылу-сугылуларда үткəн. Сабый балага бик күп гаилəлəрдə булырга, авылдан – авылга, кулдан – кулга күчеп йөрергə туры килгəн.

2 алып баручы:

 Казан арты авылларының җанга рəхəт бай табигате, тəмле сулы чишмəлəре бəлəкəй Тукай күңелендə онытылмас тирəн эз калдыра һəм шагыйрь якты бу хатирəлəрне үзенең үлемсез шигырьлəренə сала.

7 сыйныф укучылары башкаруында “ Туган авылым” җыры

1 алып баручы:

Кайларда гына йөрсə дə, шагыйрьнең хəтереннəн, күз алдыннан туган як китми. Егет булып, танылган шагыйрьгə əверелгəч тə ул уйлары белəн гел шул якларга əйлəнеп кайта, Казан урамнарына да пар атларга утырып килеп керə.

Латыпов Артур башкаруында  «Пар ат» шигыре  укыла.

2 алып баручы:

                 Син ерактан күргəн кырларның

                Ал гөллəрен сибеп юлыңа,

                Баш ия ил, - ятимгə түгел,

                Сиңа үзенең бөек улына.

                                

1 алып баручы:

                 Якты йолдыз булып атылган ул,

                Зəгыйфь чəчəк булып сулмаган.

                Туры Тукай, моңлы Тукай булган

                Бөек булган, боек булмаган.

                                

      2 алып баручы:

 Безнең көннəрдə Габдулла Тукайның аеруча балаларга багышлап язылган əсəрлəре күп һəм еш басылып тора. Аның бөеклеге, аның даһилыгы бигрəк тə əнə шул балалар өчен язган шигырьлəрендə, əкиятлəрендə ачык күренə.

9 сыйныф укучылары Романова Таня һәм Кузнецова Милана башкаруында “Фатима белән Сандугач” шигыре

1 алып баручы:

Тукайның шигырьлəре, əкиятлəре кечкенəдəн белем алырга, эш сөяргə, табигатьне яратырга, сакларга өнди. Тырышып эшлəргə, белемле булырга чакыра.

4а сыйныф укучылары башкаруында “Бала белән күбәләк” җыры

2 алып баручы:

                Яз, газиз угълым: кара тактаны

                                Сыз акбур белəн!

                Һəм кара күңлеңне ялт иттер

                                Сызып ак нур белəн!

                Өч казанга алмашынмас –

                                Бер язу белгəн кеше;

                Мəгърифəт эстəр, иренмəс һич –

                                Кеше булган кеше.

                                        (Г. Тукай «Ата илə бала»)

1 алып баручы:

Тукай шигырьлəренең кыйммəте – туган авылыңның кадерен белергə, туган табигатеңнең гүзəллеген күрə белергə өйрəтүдə

“Гали белән Кәҗә” шигыре

Укый 3б сыйныф укучысы Минахметов Илназ

2 алып баручы:

 Тукай үзен табигать баласы дип саный. Тукай тасвирлаган табигать күренешлəре яшь буында туган якка ихтирам хисе уята, халык əкиятлəре белəн таныштыра.

       1 алып баручы:

      Җәе җылы, кышы кырыс –

      Туган якның табигате.

      Урман тулы әкияте,

      Кырлай юлы шигъриятле

      2 алып баручы:

       Туган тавылы тау башында

       Шүрәлесе чыккан каршына.

       Кәҗә белән сарык асып,

       Китеп бара урман ягына.

   

Шүрәлене каршы алу, уеннар уйнау

       1 алып баручы:

                         Моңлы җырың балачактан истә;

                  “Туган телең” аша таныштык.

                    Һәйкәлеңә гел чәчәкләр куеп,

                    Син - Тукайны без белеп үстек”

2 алып баручы:  

Язмыш сине ач-ялангач йөрткән,

Йөрәгеннән саркып кан тамган.

Шул чагында, газиз халкым диеп,

Ак өметләр алга атлаткан.        

                     

       1 алып баручы:

       Кырлай якларыннан  җилләр иссә,

Син Тукайдан сәлам шикелле,

Гомерләрең, дустым, кыска булган,

       Шигырьләрең булсын гомерле.

3а  сыйныф укучысы Эркаев Ришат башкаруында    “                 “ шигыре

2 алып баручы:

                           Син бер гөлме? Миллəт бакчасының

                        Гөллəренə баскан былбылмы?

                        Син сайрыймсың хисле шигырьлəрне

                        Гөллəреңə баскан былбылмы?

1 алып баручы:

           Тукай исəн.

                Җыры күңеллəрдə,

                Яшəсəк тə үзен күрмичə.

                Тукай килə моңлы сазын уйнап,

                Шагыйрьлəргə тынгы бирмичə.

2 сыйныф укучылары башкаруында “Бәйрәм бүген” җыры.

                        

                         

2 алып баручы:       

            Заман таный аны:

                Кəлəпүштəн

                Килə иде Кырлай юлыннан…

                Сизмəгəндер үзе дə

                Зур Апушка

                Əверелгəнен авыл улыннан.

“Су анасы” шигыре. Укый 4 сыйныф укучысы Шарипов Нияз

        

       1 алып баручы:

                           Без укыдык.

                        Укый яңа буын,

                        Укыр аны туар кешелəр, -

                        Кешелəр бит

                        Пушкиннары белəн,

                        Тукайлары белəн көчлелəр…

2 алып баручы:

                           Туган көнең бəйрəм итəр вакыт,

                        Уйна, əйдə «Тукай маршы»н.

                        Ишетсен ул

                        Үзенең алгы сафта

                        Безнең белəн атлап барышын.

                                

«Тукай маршы» (З.Хəбибуллин музыкасы) яңгырый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык чара "Ярат математиканы"

Төрле класс укучылары җыелма командасы өчен математик ярыш...

Тамчы- шоу. Ачык чара.

Укучыларның әдәбият фәненнән алган белемнәрен ныгыту, Бөек Җиңү һәм сугыш турында белемнәрне арттыру....

Сыйныфтан тыш ачык чара "Боз озату" кичәсе.

Исәнмесез, хөрмәтле туганнар! Без  бүген төрки бабаларыбыздан калган, ләкин ниндидер сәбәпле юкка чыгып баручы йола бәйрәменә җыелдык. Элек елга-инешләрдә боз кузгалган көн бер олы бәйрәмгә әйлә ...

Ачык чара рус телле укчыларга

Татар телен аңлавын күрсәтү.Татар теленә кызыксыну тәрбияләү...

Ачык чара (квн) "Тел бәйгесе"

7 нче сыйныф татар төркемнәре арасында тел бәйгесе....

"Әлифба бәйрәме" 1 сыйныф татар төркемемендә ачык чара.

Разработка открытого внеклассного мероприятия "Әлифба бәйрәме"...