сыйфат
план-конспект урока (6 класс) по теме

Хәйруллина Гөлнар Илдар кызы

йомгаклау

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syyfatlarny_kabatlau_test.docx23.77 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйфатларны кабатлау

1 вариант

1. Сыйфат ...

а) предметны белдерә;

ә)  предметның хәрәкәтен белдерә;

б)  предметның микъдарын белдерә.

2.Сыйфатлардан торган рәтне тап:

а) бәйсез, фәнни, җәяү;  ә) еллык, ачык, шатлык;  б) мөстәкыйль, иҗади, айлык.

3.Сыйфат морфологик яктан ...

а) зат-сан белән төрләнә;

ә) төрләнми, асыл сыйфатлар гына дәрәҗә белән төрләнә;

б) килеш, тартым белән төрләнә.

4. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә:

а) кайсы? нишли?  ә) нинди? кайсы? б)  нинди? ничә? ничәнче?

5. Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар:

а) өч; ә) дүрт; б) биш;

6. Җөмләдә калын хәрефләр белән бирелгән сыйфатларның дәрәҗәсен билгеләгез.

Кайсы ягына карама, ямь-яшел йомры түбәле биек-биек таулар.(Ә. Еники)

а) гади дәрәҗәдә;

ә) чагыштыру дәрәҗәсендә  һәм кимлек дәрәҗәсендә;

б) артыклык дәрәҗәсендә.

7. Кайсы җөмләдә чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфат бар?

а) Чыгыш тирәсендә елга төбе ап-ак ташлы.( Ә. Гаффардан)

ә) Чыгышка җитәрәк, инеш текәрәк борылыш ясый. ( Ә. Гаффардан)

б) Балыклар төннәрен җылы инеш суына күчеп беткәннәр икән. ( Ә. Гаффардан)

8. Кайсы төркемдәге сыйфатлар асыл сыйфатлар?

а) караңгы, язгы, шигъри, көзге;

ә) матур, кызыл, йомшак, озын;

б) әдәби, кышкы, фәнни.

9.Бу сыйфатлар кайсы төркемчәгә керә?Кышкы көн, әдәби әсәр, сөтле аш, тарихи урыннар.

а) нисби сыйфатлар; ә) тартым сыйфатлары; б) асыл сыйфатлар.

10. Әйтте кызыл ромашка ...Бу җөмләдә сыйфат ...

а) аергыч; ә) хәбәр; б) тәмамлык функциясен үти.

11. Бу сыйфатлар ничек ясалган?Нурлы иртә, ямьсез тавыш, җәйге кич, кунакчыл кеше, аваздаш әсәр.

а) ике сүзкушылып;

 ә) берничә сүз тезелеп;

б) тамырга кушымча ялганып.

12. Кайчан сыйфат җөмләнең теләсә кайсы кисәге була ала?

а) дәрәҗә кушымчалары алганда;

ә) исемләшкәндә;

б) сыйфатланмыш белән бергә килгәндә.

13. Предметның билгесен белдергән мөстәкыйль сүз төркеме:

а) исем; ә) фигыль; б) сыйфат.

14.Бирелгән җөмләдә сыйфатны табыгыз:

Көзге җилгә яфракларын йолкытып өлгергән карт юкә төбендә сәрдәләр үсеп утыра.(М. Рафиков)

а) өлгергән; ә) көзге, карт; б) үсеп утыра.

15.Сыйфат лексик-грамматик яктан нәрсәне белдерә? а) предметны белдерә;  ә)эшне, хәрәкәтне; б) предметның билгесен белдерә.

16.Түбәндәге җөмләләрдәге сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгән?
Агач яфраклары сап-сары. Көн кояшлы. Күңел шат. а) хәбәр;  ә) аергыч; б) хәл.

17.Сыйфат кайсы очракта исемләшә?

а)сыйфатланмыш белән килгәндә;

ә) сыйфатланмыштан башка килгәндә;

б) дөрес җавап бирелмәгән.

18. Сыйфат кайчан килеш, тартым, сан белән төрләнергә мөмкин?

а)дәрәҗә белән төрләнгәндә;

ә) исемләшмәгәндә;

б) исемләшкәндә.

19. Бу сыйфатларның дәрәҗәсен билгеләгез: саргылт яулык, әчкелтем җимеш, күгелҗем офык, зәңгәрсу чәчәк, аксыл болыт, озынча кыяр, җылымса су.

а) гади ( төп) дәрәҗәдә;

ә) чагыштыру дәрәҗәсендә;

б)кимлек дәрәҗәсендә.

Текстны укы һәм 11–16 нче биремнәрне үтә.

1) Басуның калку урыннары кардан әрчелеп, кара балчык күренде.

2) Урамнардан, тыкрыклардан, чылтырап, саргылт сулы гөрләвекләр акты. 3) Зур үзәннәргә җыелган язгы кар суы, зур көмеш җәймә булып, кояш астында ерактан ук ялтырап күренә.

4) Сыерчыклар оялары алдындагы кечкенә баскычларда, үзләренең зур куанычлары бөтен дөньяга ишетелсен өчен, язның аксыл күгенә таба сары томшыкларын сузып, көннәр буе сайрый.

5) Агач башларында тынгысыз песнәкләр чыркылдый.6) Кызылтүшләр, матур йоннарын борыннары белән төзәткәләп, миләш ботагында көязләнеп утыра.7) Саесканнар,  эләктереп китәр өчен җайлы-җайсыз яткан нәрсәләр юкмы икән дип чамалый.8)  Кардан арынып кибә башлаган киң чирәмлектә, койрык чәнчеп, яшь тайлар чабып йөри. 9) Башка вакытта иренен бияләй шикелле салындырып, онытылганда бер генә атлый торган ялкау алашаларга хәтле дәртләнә. 10)  Алар да, бөтен урамны бер итеп, ял-койрыгын туздырып, пошкыра-пошкыра чабарга тотына.

11) Бар җиһанда яз сулышы сизелә... (Г. Бәшировтан)

20. Текстның төп фикере кайсы җөмләдә ачык чагыла? Җөмләнең номерын яз.

1) Агач башларында тынгысыз песнәкләр чыркылдый.

2Бар җиһанда яз сулышы сизелә...

3)Җәйге каникуллар башланды.

4) Басуның калку урыннары кардан әрчелде.

21. 1- 4нче җөмләләрдән  кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатларны табып яз:

22. 4- 6 нчыҗөмләләр арасыннан антоним сыйфатлар булган җөмләне табып, номерын яз:

23. 7-9 нчы  җөмләләрдән  тамыр сыйфатларны табып яз:

24. 3 нче җөмләдән сыйфат белән бирелгән аергычларны табып яз:

25. 5 нче җөмләдә сыйфат кайсы сүзгә ияреп килгән?

Сыйфатларны кабатлау

2 вариант

1. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә:

а) кайсы? нишли?  ә) ничә? ничәнче?  б) нинди? кайсы?

2.Сыйфатлардан торган рәтне тап:

а) көндез, кышкы, матур  ә) урмандагы, аксыл, язгы  б) фәнни, тозсыз, кичә

3.Сыйфат морфологик яктан ...

а) килеш, тартым белән төрләнә  ә) төрләнми, асыл сыйфатлар гына дәрәҗә белән төрләнә;

б)  зат-сан белән төрләнә

4. Сыйфат ...

а) предметның хәрәкәтен белдерә;   ә)  предметны белдерә;  б)  предметның микъдарын белдерә

5. Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар:

а) өч;  ә) биш;  б) дүрт;

6. Җөмләдә калын хәрефләр белән бирелгән сыйфатларның дәрәҗәсен билгеләгез.

Бер атнадан матур сабаклар чыкты,кып-кызыл чәчәкләр күренде. (Г.И.)

а) гади дәрәҗәдә;

ә) гади дәрәҗәдә һәм артыклык  дәрәҗәсендә;

б) артыклык дәрәҗәсендә.

7. Кайсы җөмләдә чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфат бар?

а) Тиеннәр генә түгел, кешеләр дә бик ярата ул татлы чикләвекләрне.

ә) Улым бакча түтәлендәге кып-кызыл җиләкләр белән сыйланып йөрде.

б) Безнең авыл башындагы Хуҗалар тавында үскән җиләкләр эрерәк иде.

8. Кайсы төркемдәге сыйфатлар асыл сыйфатлар?

а) әдәби, кышкы, фәнни. ә) яшел, саргылт, өйдәге б) караңгы, язгы, көзге;

9. Бу сыйфатлар кайсы төркемчәгә керә?Җәйге яңгыр,  әдәби әсәр, токмачлы аш, истәлекле  урыннар.

а) асыл сыйфатлар ә) нисби сыйфатлар; б) тартым сыйфатлары;

10. Давылларда очты ал яулыгым... Бу җөмләдә сыйфат ...

а) аергыч; ә) хәбәр; б) тәмамлык функциясен үти.

11. Бу сыйфатлар ничек ясалган? Тозлы аш, күңелле китап, көзге яңгыр, фәнни эш-

а) ике сүз кушылып;   ә) тамырга кушымча ялганып   б)  берничә сүз тезелеп;

12. Кайчан сыйфат җөмләнең теләсә кайсы кисәге була ала?

а) исемләшкәндә;

ә) дәрәҗә кушымчалары алганда;

б) сыйфатланмыш белән бергә килгәндә.

13. Предметның билгесен белдергән мөстәкыйль сүз төркеме:

а) сыйфат  ә) фигыль;  б) исем;

14.Бирелгән җөмләдә сыйфатны табыгыз:

Көзге җилгә яфракларын йолкытып өлгергән карт юкә төбендә сәрдәләр үсеп утыра.(М. Рафиков)

а) өлгергән;  ә) көзге, карт;  б) үсеп утыра.

15.Сыйфат лексик-грамматик яктан нәрсәне белдерә?
а) предметны белдерә;

ә)эшне, хәрәкәтне;

б) предметның билгесен белдерә.

16.Түбәндәге җөмләләрдәге сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгән?
Агач яфраклары сап-сары. Көн кояшлы. Күңел шат. а) хәбәр; ә) аергыч; б) хәл.

17.Сыйфат кайсы очракта исемләшә?

а) сыйфатланмыштан башка килгәндә;

ә) сыйфатланмыш белән килгәндә;

б) дөрес җавап бирелмәгән.

18. Сыйфат кайчан килеш, тартым, сан белән төрләнергә мөмкин?

а)дәрәҗә белән төрләнгәндә; ә) исемләшмәгәндә; б) исемләшкәндә.

19. Бу сыйфатларның дәрәҗәсен билгеләгез: саргылт яулык, әчкелтем җимеш, күгелҗем офык, зәңгәрсу чәчәк, аксыл болыт, озынча кыяр, җылымса су.

а) чагыштыру дәрәҗәсендә;гади ( төп) дәрәҗәдә;

ә) кимлек дәрәҗәсендә.

б) гади ( төп) дәрәҗәдә;

Текстны укы һәм 11–16 нче биремнәрне үтә.

1) Басуның калку урыннары кардан әрчелеп, кара балчык күренде.

2) Урамнардан, тыкрыклардан, чылтырап, саргылт сулы гөрләвекләр акты. 3) Зур үзәннәргә җыелган язгы кар суы, көмеш җәймә булып, кояш астында ерактан ук ялтырап күренә.

4) Сыерчыклар оялары алдындагы кечкенә баскычларда, үзләренең зур куанычлары бөтен дөньяга ишетелсен өчен, язның аксыл күгенә таба сары томшыкларын сузып, көннәр буе сайрый.

5) Агач башларында тынгысыз песнәкләр чыркылдый.6) Кызылтүшләр, матур йоннарын борыннары белән төзәткәләп, миләш ботагында көязләнеп утыра.7) Саесканнар,  эләктереп китәр өчен җайлы-җайсыз яткан нәрсәләр юкмы икән дип чамалый.8)  Кардан арынып кибә башлаган киң чирәмлектә, койрык чәнчеп, яшь тайлар чабып йөри. 9) Башка вакытта иренен бияләй шикелле салындырып, онытылганда бер генә атлый торган ялкау алашаларга хәтле дәртләнә. 10)  Алар да, бөтен урамны бер итеп, ял-койрыгын туздырып, пошкыра-пошкыра чабарга тотына.

11) Бар җиһанда яз сулышы сизелә... (Г. Бәшировтан)

20. Текстның төп фикере кайсы җөмләдә ачык чагыла? Җөмләнең номерын яз.

1) Агач башларында тынгысыз песнәкләр чыркылдый.

2Бар җиһанда яз сулышы сизелә...

3)Җәйге каникуллар башланды.

4) Басуның калку урыннары кардан әрчелде.

21. 1- 4нче җөмләләрдән  ясалма сыйфатларны табып яз:

22.5- 6 нчы җөмләләр арасыннан гади дәрәҗәдәге сыйфатларны яз

23. 7-9 нчы  җөмләләрдән  тамыр сыйфатларны табып яз:

24. 3 нче җөмләдән сыйфат белән бирелгән аергычларны табып яз:

25. 5 нче җөмләдә сыйфат кайсы сүзгә ияреп килгән?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

сыйфат

сыйфат турында төшенчә...

Сыйфат темасы буенча контроль дәрес.

Рус мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен....

сыйфат

татар теле дәресләрендә  БДИга әзерлек рәвешендә үткәрелгән дәрес...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау. Презентация

Рус мәктәпләренең татар төркемендә татар теле дәресенә презентация...

6нчы сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

6нчы сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре....

: Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

Сыйфат.Сыйфат дәрәҗәләре....