Р. Фәхреддиннең бай мирасы
методическая разработка по теме

Шамсутдинова Гульнара Ясавиевна

“Татар мәгърифәтчесе Ризаэтдин Фәхреддиннең бай мирасы” исеме астында язылган хезмәтемдә Раиф Мәрдановның “Мөфти Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтләре”  һәм “Ризаэтдин Фәхретдин: Фәнни-биографик җыентык”ларына таяндым.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_office_word.docx14.76 КБ

Предварительный просмотр:

Язмыш безгә 19 нчы гасырда берничә бөек шәхесләрне бирде. Алар милли тормышыбызда яңа бер дәвер ачарга ирештеләр. Караңгылыкка баткан, инкыйразга-бетүгә юл тоткан халыкка милли минлеген, барлыгын күрсәттеләр. Тарихыбызның авыр караңгы сәхифәләренә яңа, якты бер сәхифә куштылар. Болар аркасында милләтебез чагыштырмача кыска бер вакыт аралыгында үзенең үзлеген тапты һәм үз язмышына үзе ия булыр өчен тарихи вазифасын үтәр, бабаларының иске кодрәтен, шанын кайтарыр өчен тырышты. Бу чакта юлбашчыларыбыз сафында иң алдынгысы Ризаэддин хәзрәт була. Бары үзенең тырышлыгы һәм гайрәте белән мөселман галимнәренең бик күп әсәрләрен укып, дин һәм милләтебезгә бөек хезмәтләр кылып һәм файдалы китаплар язып, төньяк төркиләре –татарлар эчендә инкыйлабка кадәр һәр мәйданда хөрмәт казанган олуг галимнәребезнең берсе иде ул. Ул үзенең остазы дип санаган Шихабеддин Мәрҗани хәзрәтләре юлыннан барды. “Мәрҗани хәзрәтләренең иҗтиһад ишеге һәркемгә ачык, элгәреләр фикеренә сукырларча иярүчелек, һичшиксез, бетәргә тиеш, мәдрәсәләрдән схоластика китапларын чыгарырга, мәдрәсәләргә тәсфир, хәдис, тарих, география сабаклары кертергә тиеш, фән укылырга кирәк. Мөселманнарны Мөхәммәт галәйһиссәлам өйрәткән ислам нигезендәге инануга утыртырга, аларны борынгы ислам мәдәнияте нигезендә яңадан мәдәниләштерергә кирәк” шигарьләре белән эш кылды. Мәрҗани хәзрәтләренең “Рихләт” дигән, төрки телендә язылган китабын нәшер итте. Шуңа да аның турында Мәрҗаниның дәвамчысы дип әйтеп була. Ул Мәрҗани кебек идеалист, аның хәтле үк эшкә бирелеп тырышкан бер зат. Нәкъ Мәрҗани шикелле бер мәктәпче һәм педагог булудан бигрәк, бер мөхәррир һәм әдип. Фикер һәм каләменең җимешләре Мәрҗанинеке дәрәҗәсендә үк мул. Икенче яктан ул Баруди кебек, эшләрендә Идел буе төркиләрен генә күз алдында тоткан һәм тынмас каләме белән аларны “адәм итәргә” тырышкан. Шул нисбәттән үзенең “Игътибар” исемле әсәрен язган. Бу шактый авыр стиль белән язылган әсәрендә төрле дини һәм иҗтимагый мәсьәләләрне, ул заман өчен яңа һәм ят күренгән кайбер фикерләрне дә яктырткан, Мәрҗанине яклап та сөйләгән. Бу хакта мәшһүр шагыйрь Акмулла Казанда басылган “Шиһаб хәзрәт мәрсиясе”ндә:

“Игътибар” да игътибарга алган икән,

Хөрмәтле Ризаэтдин бер камил зат,-   дип, моңа ишарә итә.

Ризаэддин Фәхреддин “казый” булып Уфага килгәч тә өзлексез уку һәм фәнни тикшеренү белән мәшгуль булган. Гарәпчә һәм фарсыча язылган иске әсәрләрдән ул башлыча тарихи, географик, фәлсәфи һәм әхлакый әсәрләргә әһәмият биргән. Ул бу әсәрләрдән төркиләр тарихына һәм бигрәк тә татарларның үткән көннәренә бәйле материалларны эзләп аерып чыгарырга тырышкан.

Әгәр Ризаэддин бары тик иске авторларны өйрәнеп кенә калган булса, бәлки, Мәрҗани һәм Барудилардан бик ерак китмәгән булыр иде. Иске мөселман гыйльми әсәрләренең мөһимнәрен бик җентекләп тикшергән Фәхреддин угылы Көнбатышның яңа фикерләреннән һәм методларыннан, азмы-күпме алга киткән мөселман өлкәләрендә уртага чыккан фикер хәрәкәтләреннән хәбәрдар булырга теләгән. Көнбатышның яңа фикер һәм методларын иң якын чыганак булган оригиналь һәм тәрҗемә русча әсәрләреннән өйрәнү өчен, остазның русчасы җитәрлек булмаганлыктан, ул, бу максатына ирешер өчен, артык әйләнгеч юллардан йөргән, ягъни Төркия белән Мисырда чыккан замана матбугатын күзәтеп барган. Истанбулда чыккан төрекчә, Каһирәдә һәм Бәйрутта басылган гарәпчә иҗтимагый, тарихи һәм фәлсәфи әсәрләрне өйрәнгән.

Ризаэддин хәзрәт ислам реформаторларының берсе дә була. Аңа бу эшендә дә Мәрҗани белән Җәмалетдин әл-Әфганинең зур тәэсире булгандыр дип уйланыла. Хәзрәт үзе Мәрҗанинең “Назурә” исемендәге китабын укып чыккач, китапның ни дәрәҗәдә фикри инкыйлаб ясаганын болай дип тасвир кыла: “Бу вакытта басылган китапларыбыздан, аларның тиңдәшләреннән тупланган фикер һәм идеалыбыз тәмам зилзиләгә очрады. Янган шәһәр урынына икенче план белән бөтенләй яңа шәһәр бина кылынган кебек, әүвәлге хәлләргә аз гына да мөнәсәбәте калмаган яңа инану һәм яңа идеаллар бина кылынды. Хәтта бу эштә үземнең ихтыярым да калмады, фәкать мәгънәви бер көчнең ничек үзгәрүен күреп тордым. Бер нәрсә эшли алмадым. Мәрҗанигә ачуларым урынына мәхәббәт, читләшү урынына ихлас һәм гүзәл ышаныч урнашты”.

Ризаэддин Фәхреддин – безнең Идел буе төркиләренең фикри хәрәкәтен бер тарафтан Курсавилар, Мәрҗаниләр, Габделкаюм Насыйрилар белән, икенче яктан Идел-Урал бәйсезлеге агымы белән бәйләүче бер тарихи шәхес. Аның кыйммәте безнең үткәннәребезне белер өчен генә түгел, киләчәгебездәге барачак юлыбызны, кыйблабызны билгеләр өчен дә бик зур. Аның хөрлек тарафдары булуы шәхесен хөрмәтләндерә торган бер эш булса, аның шул сәяси бәйсезлеге таяндыра торган мәдәни мөстәкыйльлегебез өчен гомерен сарыф итүе, милли мәдәниятебезне ныгыту, тазарту өчен илле бер ел эшләве, шул бәйсезлекнең яшәве өчен кирәкле җирлекне әзерләве – һич язып бетермәслек бер милли хезмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Нәсыйхәтләр – иң кадерле мирас.

Ризаэддин Фәхреддин гыйлемне  дөнья һәм ахирәттә үзенә файдасы яки зарары булачак нәрсәләрне белү дип атый һәм гыйлемнең кешеләргә генә хас олуг бер сыйфат һәм гыйлем өйрәнүнең бәндәләр өстендәге...

Научное общество учащихся "Мирас"

Положение о НОУ "Мирас", устав, план работы, отчеты за 2008-2009уч.г,2010-2011уч.г....

“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...

Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасы

Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасын рус телле балаларны татар теленә өйрәтүдә куллану...

Авторлык программасы. Электив курс: “Ризаэддин Фәхреддин мирасы һәм татар дөньясы”

     “Ризаэддин Фәхреддин мирасы һәм татар дөньясы” дип аталган электив курс программасы гуманитар профильгә юнәлеш тоткан гомумбелем бирү уку йортлары өчен тәкъдим ителә. Бу про...

Сыйныф сәгате: “Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбия тәгълиматы. Р. ФӘХРЕДДИН НӘСЫЙХӘТЛӘРЕ”

ldquo;Бала ак кәгазь кебек, аңа төрле нәрсә язарга мөмкин. Шуңа күрә яхшы тәрбияне дә, яман юлга бара торган бозык тәрбияне дә кабул итәргә мөмкин”  (Р.Фәхреддин).      ...