План-конспект открытого урока на тему "Без шәһәрдә яшибез" (для 3 классов).
план-конспект урока по теме

3нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе (Р.З.Хәйдәрованың "Татар теле" дәреслеге буенча). Дәрескә түбәндәге максатлар куелды: 1) "Безнең шәһәр" темасын өйрәтүне дәвам итү, "кайда?","кая?", "кайдан?" сорауларын кабатлау, ныгыту, диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү, туган шәһәребезнең матурлыгын күрә белү, аның белән горурлану хисе тәрбияләү. Дәрестә мультимедиа проекторы кулланыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres_2.doc31.5 КБ
Файл prezentatsiya1.pptx2.93 МБ

Предварительный просмотр:

Сыйныф: 3

Төркем: рус төркеме

Дәреслек: Р.З.Хайдарова .Уку

Тема: Без шәһәрдә яшибез.                                                                  Максат:

1.«Безнең шәһәр» темасын өйрәтүне дәвам итү. Кайда? кая? кайдан? сорауларын кабатлау, ныгыту.

2.Диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү.

       3.Туган шәһәребезнең матурлыгын күрә белү, аның белән горурлану хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедия проекторы, презентация, дәреслек.

                                   

Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты.

а)  Уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез,укучылар!

-Исәнмесез-саумысыз.

-Хәерле иртә,балалар!

-Имин үтсен көнегез.

-Кәефләрегез ничек соң?

-Иртәнге кояш кебек,татар телен ,Тукай телен өйрәнергә дип килдек.

б) Дежур укучы белән әңгәмә.

-Дәресебезне башлыйбыз.

-Бүген сыйныфта кем дежур?

-Сыйныфта мин дежур.Бүген ...нчы  февраль, пәнҗешәмбе көн.

Дәрестә  ... юк.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

1.Аудирование күнегүләре. 

1 нче слайд

   - Прослушайте и укажите слова, в которых есть звук (и).


Шәһәр, яши, киң, озын ,биек, аз, чөнки, чиста, күп,

трамвай, автобус, йорт, кибет.

2. Алдагы дәрестә өйрәнгән сүзләрне кабатлау. Тест эшләү.

     

 -Без үткән дәрестә сүзләр өйрәндек.Әйдәгез, аларны  тест ярдәмендә искә төшерик.

 2 нче слайд   Тестлар белән эш. (бер-береңне тикшерү)

3нче слайд     Дөрес вариант

4нче слайд    Текст буенча рәсем  (Дима)

3)Текст өстендә кабатлау күнегүләре.

-Укучылар, үткән дәрестә без кем турында текст укыдык?

 (Дима турында) 

а) аудио текст тыңлау.

  -Әйдәгез әле  текстны тыңлыйк, Дима нәрсәләр сөйли?

  • Ә кем текстны рус телендә сөйләргә тели?

б) ( 1-2 укучыдан сөйләтү)

5нче слайд   

в)Сорауларга җавап бирү..

-Ә хәзер, укучылар, сорауларга җавап бирегез.

-Дима кайда яши? (Дима шәһәрдә яши)

-Шәһәрдә ничә катлы йортлар бар? (Шәһәрдә 5,9,12,16 катлы йортлар бар)

-Шәһәрдә нинди транспортлар йөри?

(Шәһәрдә автобуслар,троллейбуслар,трамвайлар,таксилар йөри)

-Дима мәктәпкә нәрсә белән йөри? (Дима мәктәпкә автобус белән йөри)

 

 III.Өй эшен тикшерү.

-Яхшы, балалар, молодцы! Әйдәгез өй эшен тикшерик. Бер-берегезгә  үзегезнең сорауларыгызны бирегез.

 (бала-бала сорау-җавап,чылбыр рәвешендә)

-Бик яхшы, укучылар. Өй эшләрен дөрес эшләгәнсез.

 

IV. Яңа тема.

  - Без бүген «Безнең шәһәр» темасын өйрәнүне дәвам итәбез.

Димага безнең шәһәр турында сөйлибез.

А для этого нам нужно вспомнить правило.-

6 нчы слайд   Кая? Кайда? Кайдан? сорулары

Кагыйдәне искә төшерү.

7 – 9 нчы слайдлар.

-А сейчас, опираясь на это правило, поставим в словах окончания.

Тактада эш: 

Кая ?        Алабуга...        

Кайда ?    Алабуга...        

Кайдан?   Алабуга...       

(Сүзләргә кушымчалар куеп бару,русчага тәрҗемә. Җөмләләр төзү.)

-Бик күп эшләдегез. Әйдәгез ял итеп алыйк.

10 нчы слайд   Физминут.

V. Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

   Ситуатив күнегүләр  эшләү.

-Бездә кунак бар. Аның исеме-Фәридә. Фәридә Казан шәһәреннән  килгән. Әйдәгез аның белән танышабыз. Кем Фәридә белән танышырга тели?

11 нче слайд

(Укучылар Фәридә белән сөйләшәләр.)

-Исәнме, Фәридә.

-Исәнме, Кирилл.

-Син кайда яшисең?

-Мин Казанда яшим. Ә син кайда?

-Мин Алабугада яшим.

-Ә син кайсы урамда яшисең?

-Мин Мәрҗани урамында яшим.

-Ә син кайсы урамда торасың?

-Мин Г.Тукай урамында торам.

VI. Белемнәрне ныгыту.   

- Балалар,Фәридә сезгә сораулар  әзерләп килгән. Аның Алабуга турында беләсе килә.Ул Казанга кайткач, Димага Алабуга турында сөйләр.

 

 12 нче слайд

(Укучылар  Фәридәнең сорауларына җавап бирәләр.)

 VII. Монологик сөйләмне үстерү. 

-Ә  Кем Алабуга турында сөйләргә тели?

(Алабуга турында сөйләү.)

VIII. Йомгаклау.

Без бүген дәрестә нинди шәһәрләр  турында сөйләштек?

  • Казан шәһәре турында сөйләштек.
  • Алабуга шәһәре турында сөйләштек.
  • Димәк, балалар, Алабуга нинди шәһәр?
  • Алабуга тарихи шәһәр. Алабуга чиста шәһәр.

  • Казан зур шәһәр,ә Алабуга кечкенә шәһәр.
  • Шәһәрдә музейлар, кибетләр бар.
  • Шәһәрдә автобуслар, таксилар йөри.
  • Алабугада 5, 9 катлы йортлар күп.
  • Урамнар киң, озын.
  • Алабуга матур шәһәр.
  • Сез Алабуганы яратасызмы?
  • Әйе, без Алабуганы яратабыз!

   

  13 нче слайд

Өй эше: 39нчы бит, 10 нчы күнегү.

“Минем шәһәрем ” темасына хикәя языгыз.

Билге кую.  

                 

 14 нче слайд


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Хәерле көн

Слайд 3

Тест А1.Найди слово, которое произносится мягко. 1) йорт 2) урам 3) кат 4) шәһәр А2.Найди противоположное по значению слово аз. 1 ) киң 2 ) күп 3 ) биек 4) кечкенә А3.Найди правильный перевод Детский мир 1 ) балалар дөн ь ясы 2) ашамлыклар кибете 3 ) кибет 4) киемнәр кибете А4.На какой вопрос отвечают эти слова? а вылдан, шәһәрдән . 1) кайда ? 2) кайдан? 3) кемнән? 4) нәрсәдән ? А5.Найди слово отвечающее на вопрос к ем? 1 ) мин 2) авыл 3) башкала 4)шәһәр А6.Найди правильный ответ: Син кайда яшисең? 1) шәһәрдә 2) шәһәр 3 ) шәһәргә 4) шәһәрдән А7.Найди слово отвечаю щ ий на вопрос н ичә ? 1) йорт 2)бүлмә 3) фатир 4)биш А8.Подберите окончание мно жественного числа к слову: шәһәр 1)-ләр 2)-нар 3) –ны 4)-тан

Слайд 4

Тест җаваплары А1-4 А2-2 А3-1 А4-2 А5-1 А6-1 А7-4 А8-1

Слайд 7

Кая? - Куда? -га/-гә -ка/-кә Кайда? - Где? -да/-дә -та/-тә Кайдан? - Откуда ? -дан/-дән -тан/-тән -нан/-нән

Слайд 8

Кая ? Алабуга га Кайда ? Алабуга... Кайдан? Алабуга...

Слайд 9

Кая ? Алабуга га Кайда ? Алабуга да Кайдан? Алабуга...

Слайд 10

Кая ? Алабуга га Кайда ? Алабуга да Кайдан? Алабуга дан

Слайд 11

Җил исә, исә-исә, Агачларны селкетә Җил тына-тына, тына Ә агачлар үсә дә үсә, Үсә дә үсә.

Слайд 14

Өй эше: 39 нчы бит, 10 нчы күнегү. “Минем шәһәрем ” темасына хикәя языгыз.

Слайд 15

Игътибарыгыз өчен рәхмәт .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект к открытому уроку

В данном конспекте препоставлен подробный план провердения открытого урока в 5х классах...

План-конспект к открытому уроку "Графики функций,содержащих модуль"

Факультативное занятие для 9 класса с использованим персонального компьютера и интерактивной доски...

План конспект проведение открытого урока В 11 классе. «Отработка приёмов игры в волейбол»

Волейбол (англ. volleyball от volley — «удар с лёта» и ball — «мяч») — вид спорта, командная спортивная игра, в процессе которой две команды соревнуются на специальн...

План-конспект интегрированного открытого урока по английскому языку и информатике в 5 классе

План-конспект интегрированного открытого урока по английскому языку и информатике по теме "Праздики в Великобритании и США".На уроке учащимися была создана интерактивная презентация Powerpoint...

План - конспект к открытому уроку : «Моя семья»

Форма открытого урока направлена на развитие навыков монологической и диалогической речи учащихся 2 классов....

План –конспект конкурсного открытого урока

laquo;Постановка дыхания – как основа формирования техники спортивного плавания...