Сыйфат дәрәҗәләре, дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (6 класс) на тему

Гарипова Айзира Шамилевна

6  нчы сыйныфларда "Сыйфат дәрәҗәләре" темасына дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syyfat_drzhlre.docx18.89 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Сыйфат дәрәҗәләре (степень прилагательных)

Автор: Гариова Айзирә Шамил кызы,

Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре

 13 енче урта гомуми белем бирү мәктәбе

Тема. Сыйфат дәрәҗәләре.

Максат. 1. Сыйфат дәрәҗәләре турында төшенчә бирү.

               2. Сыйфат дәрәҗәләрен аера белергә өйрәтү.

               3. Сыйфат сүз төркемен өйрәнүгә зур кызыксыну уяту.

Материал һәм җиһазлау .”Сыйфат”, “Сыйфат дәрәҗәләре” таблицалары, туп, алма предметлары,рәсемнәр, слайдлар.

Дәрес тибы. Яңа материалны аңлату.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру
  1. Исәнләшү.
  2. Кизү укучы рапорты.

  1. Кабатлау
  • Узган дәрестә нинди тема белән таныштык?
  • Сыйфат дип нинди сүз төркеменә әйтәләр?
  • Өй эшен тикшерик...

  1. Яңа материалны аңлату.
  • Бүген без сыйфат дәрәҗәләре темасын үтәбез.

(слайдлар белән презентация үткәрәм)

С  ы й ф а т

Предметның билгесен белдереп,нинди? кайсы? кайдагы? сорауларына җавап бирүче мөстәкыйль сүз төркеме .

Тышта ак кар ява.

Бу җөмләдә карның ак төстә булуы әйтелә. Бу җөмләдә без карның тик ак икәнен генә беләбез. Һәм бу сыйфатның гади дәрәҗәсе була.

Ак, зәңгәр, матур, яшел, сары, чибәр, зур, кечкенә.

Беренче шар икенчесеннән кызылрак.

Бу җөмләдә сыйфат шарның кызылрак икәнен хәбәр итә, ягъни аны икенче шар белән чагыштыра.

Гади дәрәҗә+ рак, - рәк кушымчасы= чагыштыру дәрәҗәсе.

Кызылрак, зәңгәррәк, олырак, кечкенәрәк, матуррак, озынрак.

Бу алма кып – кызыл булып пешкән.

Бу җөмләдә сыйфат алманың нык кызыл булуын, артыгыннан бигрәк кызаруын күрсәтә.

1.Көчәйткеч кисәкчә(кып-,кап-зәп-, сап-,ямь-)+ гади дәрәҗә=
артыклык дәрәҗәсе
2. Иң, үтә, дөм, җете кисәкчәләре + гади дәрәҗә =
артыклык дәрәҗәсе
3. Сыйфатларның кабатлануы = артыклык дәрәҗәсе.

Сап-сары,кап-кара, зәп-зәңгәр, ямь-яшел.
Иң матур, үтә чибәр, җете кызыл, дөм сукыр.
Кызылның кызылы, матурның матуры, сарының сарысы.

Күлнең суы зәңгәрсу
 төстә иде.

Бу җөмләдә сыйфат күлнең зәңгәрдән ачыграк булуын күрсәтә, кимлек билгесен өсти.

Гади дәрәҗә+ -су, -гылт,
-кылт, -келт,
-кылтым, - келтем, -елҗем, -сыл кушымчалары =
 кимлек дәрәҗәсе.

Зәңгәрсу, кызгылт, ачкылт, яшькелт, ачкылтым, төчкелтем, күгелҗем, аксыл.

  1. Ныгыту
  • Күнегүләр эшләү;
  • Кагыйдәләрне кабатлау;
  • Тактада эшләү.

  1. Өй эше бирү
  • Ак, яшел, соры сыйфатларын дәрәҗәләргә куеп язарга.

  1. Йомгаклау.
  • Бүген дәрестә нинди яңа тема белән таныштык?
  • Нәрсә ул сыйфат?
  • Нәрсә ул сыйфат дәрәҗәләре?
  • Нинди сыйфат дәрәҗәләре була?
  • Мисаллар китерегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

сыйфат

сыйфат турында төшенчә...

Сыйфат темасы буенча контроль дәрес.

Рус мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен....

сыйфат

татар теле дәресләрендә  БДИга әзерлек рәвешендә үткәрелгән дәрес...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау. Презентация

Рус мәктәпләренең татар төркемендә татар теле дәресенә презентация...

6нчы сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

6нчы сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре....

: Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

Сыйфат.Сыйфат дәрәҗәләре....