Сыйфат.
план-конспект урока по теме

Ситдикова Айгуль  Азатовна

Ачык дәрес конспекты.Яңа материалны өйрәнү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon otkrytyy_urok.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

Метод тема: Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уен алымнарын куллану

Тема: Сыйфат

Дәрес тибы: Яңа материал өйрәнү

Максатлар: Сыйфат сүз төркеме белән таныштыру. Хезмәткә карата уңай мөгаммәләне формалаштыруны дәвам итү. Г. Тукай иҗатына кызыксыну уяту.

Җиһазлау: дәреслек, презентация, карточкалар, Г. Тукай портреты.

Дәрес барышы:

  1. Оргмомент

  1. Исәнмесез. Исәнмесез кадерле кунаклар. Утырыгыз балалар.
  2. Кәефегез әйбәтме? Әйдәгез алайса дәресебезне башлыйк.

3. Дәресне фонетик тренировкадан башлыйбыз.

Фонетик тренировка ә,ү,ө.

Без сезнең белән әле генә нәрсәләр әйтеп чыктык. ( исемнәр, предметларны белдергән сүзләр)

Әйдәгез тагын бер кабатлыйк әле.

Бу нәрсә?         ( бу сәгать)

Сәгать нинди? ( зур, матур, түгәрәк)

Ә хәзер без предметның нәрсәләрен әйтеп киттек. ( формасын, төсен,билгесен)?

Билге ул бер предметны икенче предметтан аерып тора торган сүз.

Признак предмета это свойство которое помогает нам отличить один предмет от другого. Например этот круг желтый , а этот красный.

Укучылар, предметның билгесен белдергән сүзләр ничек диеп атала микән. Тактадагы түгәрәкләрне  бер бер артлы тезеп чыксак белербез. Иң зурысыннан башлагыз. Давайте начнем с самого большого кружочка.

2. Подача нового материала.

Сыйфат.

Димәк , предметның билгесен белдергән сүзләр ничек дип аталалар инде? ( сыйфат). Дөрес.

Сейчас я вам буду задавать вопрос обратите внимание что это будет за вопрос.

Бу түгәрәк нинди төстә?

Сары түгәрәктән соң нинди түгәрәк килә?

Какой вопрос вы слышали?  Дөрес Нинди? На доску листочек.

Хәзер мин сезгә икенче төрле сорау бирәм. Игътибар белән тыңлагыз.

 А теперь я вам буду задавать другой вопрос. Слушайте внимательно.

Кайсы түгәрәк иң зур?

Кайсы түгәрәк иң кечкенә?

Какой вопрос вы слышали?  Дөрес Кайсы?  На доску листочек.

Предметны белдергән сүзләр нинди сорауларга җавап булып киләләр? ( Нинди? Кайсы?)

Яхшы.

3. Закрепление нового материала.

Хәзер китапларны 81 биттә  ачабыз. Кагыйдәне укыйбыз. Башта мин укыйм. Карап  барыгыз. Аннары 2-3 укучы укый.

Димәк предметның билгесен белдергән сүзләр нинди сорауларга җавап булып киләләр? ( нинди? Кайсы?)

Ничек дип аталалар? ( сыйфат)

Хәзер дәфтәрләрне ачабыз. Число һәм сыйныф эше дип язып куябыз.

 Бүген без сезнең белән Ә хәрефен матур итеп язарга, бутамаска өйрәнәбез.

 Ә хәрефе кергән нинди сыйфатлар беләсез? Молодцы

Ә ( 2 слайд)

Ә хәзер Ә авазы кергән сыйфатларга игътибар итәбез.

Зәңгәр,  кечкенә, түгәрәк, тәмле, әйбәт. (заранее написать)

Әйдәгез тәрҗемәсен дә әйтеп карыйк.

Укучылар, зәңгәр нәрсә булырга мөмкин?

Сүзтезмәләрне язып куябыз.

Ә хәзер сүзтезмәләр кертеп җөмләләр уйлыйбыз.( устно)

Давайте составим предложение с этими словосочетаниями.

Руслан әйбәт малай. Әни миңа зәңгәр күлмәк алды.

4.Закрепление материала

 №195  81 бит. 

Бу күнегүне ярыш формасында уздырабыз. 1 рәт 1 баганадагы сыйфатларны язып бетерә, 2 рәт – 2 баганадагы, 3 рәт – 3 баганадагы. Кайсы рәт тизрәк язып бетерер. Язып бетергән укучы матур иттереп утыра, каләмен күтәрә. Урын биргәндә тәртибегезгә дә карыйм.

-Укучылар аргансыздыр инде. Әйдәгез басып ял итеп алыйк.

Физминутка - цвета с мячом

Красный, белый, фиолетовый,коричневый,черный, серый,синий, розовый, оранжевый,зеленый.

Хәзер игътибар белән тактага карыйбыз. Укыйбыз.

Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый
Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый.

Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен;
Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен. ( Г. Тукай)

(Мин укыйм. 1 укучы укый, бөтенесе укый.)

Бу өзек нәрсә турында?  ( бала укый, дәресен әзерли). Дөрес укучылар. Шигырҗнең исемен берәрегез әйтә алыр микән? ( Эш беткәч уйнарга ярый)

Әйтегез әле ә сезнең төп эшегез нәрсә? ( тырышып уку). Сез хәзер тырышып укысагыз, әти-әниләрегез бик сөенәчәк.

Әйдәгез сыйфатларны табыйк әле.

Повторение

Әйдәгез кабатлап китик

3 слайд.

Предметның билгесен белдергән сүзләр ничек дип атала?

Исем

Сыйфат

Фигыль

4 слайд

Җөмләләрне укыгыз. Кайсы җөмләдә сыйфат кулланылган?

1. И сабыйлар! Эшләгез сез.....

2. Ялкау маэмай! Ул аларны тормый куып.

3. Кәҗә рәхмәт укый — сакалын селкетә.

5 слайд

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!  Җөмләдә кара төс белән бирелгән сүзләргә нинди сорау куеп була?

1. Кем? Нәрсә?

2. Нинди? Кайсы?

3. Нишли?

Дөрес!

Көндәлекләрне алып өй эшеп язып куябыз!  81 бит 196 күнегү.

 Дәрестә актив катнашкан өчен, дөрес җавап биргән өчен Камиләгә, Булатка, Алсуга, Ильяска – 5 билгесе куям.

Сабина, Данис, Мурад – Җавапларыгыз бик ук төгәл булмады  шуңа күрә - 4.

Агалатифка куймый торам. Дәрестә әз катнашты.

Укучылар тагын бер сору гына калды.  Бүген кулланылган җөмләләр, сез белгән нинди шагыйрьнең әсәрләреннән алынды? ( Г. Тукай)

  • Ни өчен мин аларны алдым микән? ( чөнки апрелҗ аенда  аның туган көне)
  •  Бик дөрес. Г. Тукай турында тулырак итеп уку дәресендә сөйләшербез.

Шуның белән дәрес тәмам. Сау булыгыз..


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

сыйфат

сыйфат турында төшенчә...

Сыйфат темасы буенча контроль дәрес.

Рус мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен....

сыйфат

татар теле дәресләрендә  БДИга әзерлек рәвешендә үткәрелгән дәрес...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау. Презентация

Рус мәктәпләренең татар төркемендә татар теле дәресенә презентация...

6нчы сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

6нчы сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре....

: Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

Сыйфат.Сыйфат дәрәҗәләре....