Мероприятие " Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел"
материал на тему

Хуснутдинова Лейсан Шафкатовна

 Балаларда патриотик рух уяту,өлкәннәргә булган ихтирам һәм горурлык хисен тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isnnrnen_kaderen_bel_ulgnnrnen_kaberen_bel.docx27.6 КБ

Предварительный просмотр:

Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел.

Максат: балаларда патриотик рух уяту,өлкәннәргә булган ихтирам һәм горурлык хисен тәрбияләү.

1 укучы. Хәерле көн хөрмәтле ветераннарыбыз, тыл хезмәткәрләре, килгән кунаклар. Бүген без сезнең белән Бөек Җиңү көненә багышланган кичәгә җыелдык.(әкрен генә көй яңгырый, «Хәбәрсез югалганнар»).

     Матурлыгы өчен бу көннәрнең

     Кемнәр генә корбан булмаган!

     Исемнәрен тарих безгә үзе

     Саклап килә ерак еллардан!

     Туган ил хакына,

     Туган җир хакына

     Авылдашлар башын салдылар

     Безгә гомер өчен алар

     Мәңгегә чит илдә калдылар!

2 укучы.  Ул зур корбаннар аша килде. Һәм менә 69 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. 4 ел дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар 69 ел буена да, 100 ел буена да онытылырлык түгел.

 3 укучы. Күп илләрне кара күмер ясап,

                Үлек белән түшәп юлларны,

                Канга туймас Гитлер безгә табан

                Суза хәзер шакшы кулларын.

                Юк, бу илдә урын юлбасарга,

               Үз башына төшәр хәсрәте.

               Туплар булып ява явызларга

               Халкыбызның ачы хәсрәте.

               Тыныч иде әле таңнарыбыз,

               Аяз иде әле иртәләр

              Дошман басып керде илебезгә,

              Ир – егетләр  яуга китәләр.

4 укучы. 1941 ел 22 июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар йоклый. Шул вакытта фашист солдатлары безнең чикне бозып авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды. (Левитан тавышы сугыш башлануы  хәбәр ителә).

5 укучы. Берни белми йоклаган сабыйлар зәңгәр күккә карап хәрәкәтсез калды. Зәңгәр күкне кара корым каплады. Аяусыз сугыш башланды.(«Солдатлар» турында җыр).

6 укучы. Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан,

                Китсәләр дә алар кайтмады.

               Алар өчен бары җилләр генә

               Ачып – ябып йөрде капканы.

Бер кайтмасак, бер кайтырбыз диеп китсәләр дә, күпме кеше туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.

7 укучы. Иле исән калган батыр улың

               Яши халкы белән ул бергә.

               Тыныч тормыш өчен тырыша ул,

               Җырлап иген игә ул җирдә.

Туган җирләрдән еракта башларын салган  якташларыбыз истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Шәһәребез уртасындагы мәңгелек ут янындагы һәйкәл  моның ачык мисалы.(«Уйнагыз гармуннар» җыры башкарыла).

8 укучы. «Билгесез содат һәйкәле» шигырен укый.

Күренеш:( Кулына кылыч тоткан солдат һәйкәле. Таякка таянган, кулына чәчәкләр тоткан ана боек кына һәйкәл янына килә).

Ана: Исәнме, улым, менә мин яңадан синең яныңда. Салкын түгелме, балакаем?

Улы : ( һәйкәл). Юк, әнкәем, салкынның ни икәнен мин белмим.  Миңа беркайда да салкын булганы юк.

Ана: Нигә үзеңне сакламадың улым?  Хәтерлисеңме?  Әнкәем, Берлинны гына алыйк та, алтыбыз алты яктан кайтып керербез дигән идең. Әнкәй – син  беребездән – беребезгә кунакка гына йөрерсең, йөзгә кадәр яшәрбез дигән идең?

Улы: Әйткән сүзләрем һәрвакыт йөрәк түрендә, әнием.  Әмма башкача мөмкин булмады. Дошман белән көрәш аяусыз булды. Мин генә ме соң?  Меңнәр, миллионнар илебез өчен үз – үзләрен аямыйча көрәштә  батырларча башларын салды. Ә синең ике улың кайтты әле.

Ана: Калганнарыгыз да янымда булса, куанычымның чиге булмас иде. Сугышка киткәндәге кебек бер – бер  артлы тезелеп кайтып керерсез дә,  уен – көлке белән өебезне ямьләрсез кебек.

Улы: Картлык көнеңдә ничек яшисең соң, әнкәй?

Ана: Барысы да җитеш улым. Кунактан – кунакка гына йөрим. Оныкларым санап бетергесез.

Улы: Сине яраталармы соң, әнкәй?

Ана:  Яраталар, бик яраталар. Әбием генә дип өзелеп торалар. Бәлки, мине тиз генә танымагансыңдыр да, балам.

Улы: Таныдым, әллә кайлардан таныдым, әнкәем, күз нурым. Әгәр мөмкин булса, мин сине кочагыма алыр идем. Әмма минем кулларым, инде үзем дә – тимердән. Димәк, мәңгелек, әнием.

Ана: Йөрәк түрендә йөрткән, күкрәк сөтемне биреп үстергән баланы югалтуы ай – һай авыр ул, улым.

Улы: Шулайдыр, әнкәй! Ләкин сөен генә! Без бит Ватан өчен, бүгенге шушы тыныч көннәр өчен һәлак булдык. Тез чүгеп, кол булып яшәсәң, бу дөньяның ни рәхәте булыр иде.

Ана: Шулай, улым. Дөресен әйтәсең! (Ана чәчәкләр куя).                                                                1 укучы. Узган авыр юлларыңны

               Онытырга тырыш, ана….

               Яраларың да төзәлсен,

                Инде тынычлансана.

2 укучы. Авыр, бик авыр еллар иде.  Ләкин түзделәр, иреннәреннән кан саркыганчы түзделәр. Дошманны тизрәк туган җиребездән куып чыгару кебек олы максатка ирешүдә безнең халыкыбыз  йөрәкләреннән өзеп улларын, кызларын бирде.

3 укучы: Ирләре, уллары, туганнары зур батырлыклар күрсәткәндә, тылдагы хатын – кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләделәр. Тылдагы хатын – кызларның,  балаларның батырлыгы сугыш кырында туган батырлыкка тиң.

4 укучы. Ул елларны ничек онытасың.

               Ил язмышы кылыч йөзендә,

               Ир – егетләр китте яу кырына.

               Алып көче тоеп үзендә.

               Ирләр китте , кызлар елап калды,

               Шаулап калды иген өлгереп.

              Басу капкасына чаклы озата барды

              Яше – карты, барысы өзелеп.

              Ирләр китте, кызлар елап калды,

              Елап калды күпме хатыннар,

            Туйда кигән күлмәкләре калды,

            Күпме бала калды ятимнәр. («Әткәм моңы» җыры башкарыла).

5 укучы. Сугыш ятим иткән яшьләр, исән калган әтиләр кайтканда йөрәкләр сыкрап,  күзгә яшь кигәндер. Башкаларның әтиләрен күргәндә: « Их, минем дә әтием булса иде,» - дип авыр сулаганнардыр. Башкалар әти дип сөйләгәндә ятимнәрнең әти дип авыз тутырып әйтер көннәрен каһәр суккан сугыш мәңгелеккә алып калган. Үз тырышлыклары белән сугыш бетүен якынайткан үсмерләр гомергә ятим калганнар.

6 кучы.  Кырык бернең июнь иртәсендә

               Дошман кергән илем чигенә.

               Гөлчәчәкле кырлар тапталганнар,

               Кара болыт менгән күгенә.

              Ватан – Ана көрәшкә чакырган

              Каһармандай батыр улларын.

              Лачын уллар яуга күтәрелгән

             Саклап туган – үскән ил данын.                                                                                                            

            Җиңү яулаганнар бу батырлар,

             Безгә тыныч тормыш биргәннәр.

             Гел кояшлы, аяз булсын күкләр,

            Якты булсын көннәр, дигәннәр.

            Тик күпләре җиңү юлларында

            Башын салган чит – ят җирләрдә;

            Гәүдәләре анда, исемнәре

            Онытылмый безнең телләрдә.

            Исән картлар арабызда әле,

           Чәч кашларын көмеш бәс сырган.

           Авыр еллар горур йөзләрендә

           Тирән сырлар булып уелган

 Чистай шәһәре, 3 нче гимназиянең                                                                                                                                           татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

 Хөснетдинова Л.Ш.                                                                                                            

   

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

"Вакытның кадерен бел" темасы буенча тест - тренажёр. 5 нче сыйныф (рус төркеме).

Тест тренажёр, 5сыйныф. "Вакытның кадерен бел" темасы буенча....

"Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел!"

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына үткәрелгән мероприятие....

Исәннәрнең кадерен бел, Үлгәннәрнең каберен бел!

Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган сценарий...

Туган телләр була бер генә, туган телнең кадерен бел генә

Туган тел көненә багышланган әдәби - музыкаь кичә...

“Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел”

ldquo;Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” әдәби музыкаль кичә....