“Минем өчен Сибгат Хәким иҗаты – ул...”
классный час (6 класс) по теме

Садриева Алия Габдулловна

“С.Хәким иҗатында әниләргә мәхәббәт хисләренең чагылышы”

темасына С.Хәкимнең тууына 100 ел һәм Әниләр көне уңаеннан 6  сыйныфта уздырылган

 тәрбия сәгате  эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sibgat_khkim_izhatynda_nilr_temasy_sadrieva_a.g.doc63 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

Күәм урта  гомуми белем бирү мәктәбе

“Минем өчен Сибгат Хәким иҗаты – ул...”

иҗади эшләр бәйгесенә

“С.Хәким иҗатында әниләргә мәхәббәт хисләренең чагылышы”

темасына С.Хәкимнең тууына 100 ел һәм Әниләр көне уңаеннан 6  сыйныфта уздырылган

 тәрбия сәгате  эшкәртмәсе

                Укытучы : I кв.категорияле педагог-

организатор , татар теле һәм әдә-

                   бияты укытучысы Садриева А.Г.

                                     2011

Максат:           1.Сибгат Хәкимнең  “Әнкәй”, “Клиндерләр эзлим” шигырьләрен анализлау аша шагыйрьнең әнисенә булган мәхәббәтен укучыларга җиткерү.

                          2.Укучыларның сөйләм телен үстерү һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.

        3.Әниләргә карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү, иҗатка омтылыш булдыру.

Җиһазлау:        шагыйрь портреты, компьютер, ЖК телевизор,тәрбия сәгатенә презентация, укучыларның “Кадерле Әнием! ” презентацияләре, видеоматериал, китап күргәзмәсе,  тактада эпиграф.

Дәрес барышы

I. Оештыру. Уңай психологик халәт булдыру.

-Исәнмесез, укучылар. Ягез әле , бер-беребезгә карап елмайыйк. Сез бик ягымлы, матур. Шушы җылы мөгамәләдә тәрбия сәгатен  башлап җибәрик.

II.Төп өлеш

  Укучылар, сез бу әдипне таныйсызмы?

                                (1 слайд , язулар соңрак чыга).

                               

  • Аның турында нәрсә әйтә аласыз?
  • Шагыйрь ничәнче елда һәм кайда туган?
  • Әти-әнисе турында нәрсәләр беләсез? Балачагы нинди шартларда үтә? ( Ганиева Г. – балачак истәлекләре)

  “Тәбикмәк” шигырен тыңлау (Хисмәтуллина Зөһрә. 2,3 слайдлар).

           

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

        “Сусау” җырын тыңлау. (3 слайд)

  • Җыр нәрсә турында?  Ни  өчен “Сусау ” дип атала?  
  • Нинди хисләр чагыла?

Талгын гына көй фонында “Бу кырлар, бу үзәннәрдә” шигырен тыңлау.(Сибагатова Лилия башкара, 4,5 слайдлар).

-Шагыйрь кая кайта һәм ни өчен кайта?

-Лирик герой туган ягына сагынып кайта.Ул анда калган эзләрен, талларын сагына.

-Нинди “эзләр” турында сүз бара?

-Аның туган ягында йөргән җирләре.Балачак эзләре.

-Димәк, лирик герой туган ягын, балачак истәлекләрен сагына.

-Шигырьдә кайсы юллар кабатлана?

- “Кайтам, кайтам туган якларыма”...

-Автор ни өчен кабатлау алымын куллана?        

-Лирик герой туган ягын сагынып кайта һәм ул  сагыну хисе көчәя бара. Яшьлек елларын искә төшерә, мәхәббәтен эзли.

-Соңгы куплетта “үзем генә белгән җырлар” дигән юллар бар. Нинди җырлар турында сүз бара?

- “ ... белгән җырлар”- лирик геройның туган җирендә үткән тормышы, хатирәләре, истәлекләре.

- Ул тагын ни өчен туган ягына  кайта, үзенең туган җирендә аны кем көтә? (Иң кадерле кеше!)

-Әнисе, әтисе.

Укучылар, сагыну, ярату төрле-төрле була бит: дусларны, туганнарны, әти-әниләрне ярату. Ә әниләргә булган мәхәббәт хисен С.Хәким  “Әнкәй”, “Клиндерләр эзлим” шигырьләрендә сурәтли. Безнең бүгенге тәрбия сәгатендә  максатыбыз: әлеге ике шигырьне укып фикер алышу, авторның әнисенә булган мөнәсәбәтен күрсәтү һәм шундый тойгыларны үзебездә дә булдыру.

  “Әнкәй” шигыренә мөрәҗәгать итик.

 (Хәнәфиеф Ильмир башкара, 6 слайд).

  • Шигырь кемгә багышланган?
  • Әниләргә хас сыйфатларны әйтегез әле.
  • Шигырьдә әни кайсы урында, кайда сурәтләнә?
  • Кое янында.
  • Укучылар, ни өчен?
  • Чөнки кое янына кеше җыела, анда төрле хәбәрләр ишетергә мөмкин.
  • Коеларга  яки чишмәгә суга йөрүчеләрне еш очратасызмы? Юктыр, чөнки һәрберегезнең дә өйләренә су кертелгән.
  • Укучылар, слайдта бирелгән рәсемгә карагыз әле. Сездә нинди фикерләр туды? Бала чагында һәрберебезгә әти-әниләр, һичсүзсез,  бик кирәк. Ни өчен?
  • Ә үскәч, әниләр яныннан читкә киткәч?  Шагыйрь  бу фикерне кайсы юлларда әйтә?
  •  Үзебез дә зурлар булгач, безгә әниләребезнең  акыллы киңәшләре бигрәк тә кирәк. 
  • Әйе, “Шул сүзләрең синең искә төшә,

          Юнәлсәм дә менә кай якка”, - ди шагыйрь.

“Бала күңеле далада” дип үпкәли әни. Нигә үпкәләргә мөмкин соң ул?

  •  Әнисе көткән чакларда бала кайтмаса, әнисенең хәлен белмәсә.
  • Бик дөрес, укучылар. Ә менә шушы фикерне халык ничек әйтә? Әлеге әйтемнең беренче өлеше ничек ?
  •  “Ана күңеле балада”.
  • Дөрес. Соңгы ике юлга кабат мөрәҗәгать итик :

Син һәркөнне очрыйсыңдыр, әнкәй,

Мөлдерәмә килеш чиләгең.

Бу юллар белән шагыйрь нәрсә әйтергә тели?

 - Тулы чиләк белән очрау - яхшы фал. Димәк, башкаларның юлы уңа. Изге күңелле кеше генә шулай эшли ала.

  • Сез шагыйрьнең фикерләре белән килешәсезме? Шагыйрь әнисенең күңелен әнә ничек сурәтләгән. Ә сезнең әниләрегезгә карата нинди әйтер сүзләрегез бар микән ?
  • -Укучылар, ел әйләнәсендә әниләргә багышланган нинди бәйрәмнәрне беләсез?
  • Бу көнгә ничек хәзерләнәсез?
  • Нинди теләкләр телисез?
  • Аларга ниләр бүләк итәсез?
  • Әниләрне бары шушы көннәрдә генә котласак та җитеп торамы соң? (Укучыларның фикерләрен тыңлау).
  • Юк, һәр көн әнинең ризалыгын, ягъни хәер-фатыйхасын, алып яшәргә кирәк. Мәшһүр шагыйребез кечкенәдән үк әнисенә рәхмәтле булып үсә. Ачлык елларында мәктәптә бирелә торган бушлай ашны да әнисе һәм туганнары белән бүлешеп ашый торган була.

(Видеоязма тыңлау. С.Хәким музее җитәкчесе Шәмсиева Луиза апаның Сибгат аганың әнисенә карата мөнәсәбәте турында фикерләре.  )

   Фронттан да әнисенә җылы хатлар яза. Әнисенең рухи таянычы да була. Бигрәк тә гомеренең соңгы ун елында әнисе сукыр калгач, аңа чиксез рәхим-шәфкатен күрсәтә. Һәр сүзен, һәр теләген үтәргә тырыша. Әнисенең хәер-фатыйхасын ала.

  Ә менә Сибгат ага Хәким әнисенә күчтәнәчкә нәрсәләр җибәрә торган булган икән соң? Моны без  Шәһидуллин Фәнил башкаруында “Клиндерләр эзлим”  шигыреннән белербез.(7 слайд)

               -       Укучылар, нәрсә соң ул клиндер?

Сүзлек эше.12 слайд

 

       

Клиндер – төче камырдан боҗра формасында ясап пешерелгән күмәч.

  • Лирик герой әнисенә күчтәнәчкә дип нәрсә эзли?
  • Ни өчен нәкъ менә клиндерләр икән соң?
  • Шигырьдә әни сүзләрен табып укып күрсәтегез.
  • Лирик герой әнисенең клиндерләр соравын дөрес аңлаганмы?
  • Нәрсә дип? Укып күрсәтегезче?
  •  Ә нәрсә алып кайтасы килә?
  • Ни өчен ул буранда да, яңгырда да клиндерләр эзләгән?
  • Әйе, укучылар, әнинең теләген тормышка ашыру – изге эш.
  • Кайвакытта үзе кайта алмаса, яки башкача, клиндерләрне җибәрергә дә туры килгәндер. Лирик герой бу хәлне ничек кабул итә?
  • Димәк, шагыйрь әнисен бик ярата.
  • Луиза Шәмсиеваның фикерләрен тыңлап үтик.(Видеоязма карау).
  • Ә сез әниләрегезне яратасызмы? Ни өчен ?
  • Укучылар, ноябрь ахырында нинди бәйрәмне билгеләп үттек?
  • Әниләрегезне бәйрәм белән котладыгызмы?                

               

  • Әниләр, аларның изгелеге турында сез нинди мәкальләр беләсез?
  • Нинди шигырьләр, җырлар ишеткәнегез бар?

(Илһам Шакиров  башкаруында “Әнкәй, синең куллар” җырын тыңлау).

  • Әниләр турында үз сүзләрегез белән нәрсәләр сөйләр идегез?

“ Минем кадерле Әнием” дип аталган укучыларның  презентация- чыгышын тыңлау. 15,16 слайдлар

  • Дөрес, укучылар, әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул безне

тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп, бишектә тирбәткән, беренче елмаюыбызны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелгә сеңдергән... Әниләрнең безгә кылган изгелеген санап бетерергә мөмкинме соң?

  Олуг пәйгамбәребез Мөхәммәд Галәйхис-Сәламнең берничә хәдисе әниләрнең дөньяда иң олы кеше икәнлеген раслап тора.

Җәннәт - аналарның аяк астында.

 Шагыйрьләр, язучылар, композиторлар, рәссамнар үз иҗатларында әниләр темасын үзәккә алалар. Мәсәлән, Фәрит Якуповның ,,Әниләр җәе”, Илдар Зариповның ,,Өйдә” дигән рәсемнәре.

Рәхмәт яусын  безнең  әнкәйләргә

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әнкәйләргә якты йолдызлардан,

Я кояштан һәйкәл салырлык.

  • Укучылар, чынлап та әнкәйләргә һәйкәл бар микән?
  • Бар, укучылар. Әлеге слайдка карагыз әле. Менә бу һәйкәл 1997 елның 22 июнендә Мамадыш шәһәре үзәгендә Фатыйха апа Әхмәдиева истәлегенә куелган.   18 слайд
  • Кем соң ул Фатыйха Әхмәдиева?        

     Фатыйха Әхмәдиева – 9 бала анасы. Ул 8 ир бала, бер кыз табып үстергән. Олы улы Исмәгыйль гражданнар сугышында һәлак була. Бөек Ватан сугышы башланганда, ике улы – Ибраһим һәм Мөгьтәсим генә гаилә корган була.

   Сугыш башлануга, бертуган Фәттаховлар, үзләре теләп, яу кырына китәләр. Мисбахетдин исемлесе капитан Гастелло батырлыгын кабатлый: дошман снаряды тиеп, самолетына ут капкач, хәрби очкычын фашистларның җанлы көчләре, техникасы өстенә юнәлтә. Бер-бер артлы килгән кара хәбәрне күтәрә алмыйча, әтиләре дөнья  куя. Кызы  да авырып үлә. Ә Фатыйма апа, зур сабырлык белән, улларымның кайсы да булса исән кайтыр дип көтә, өмет утын сүндерми. Төпчек улы Әгьләметдине кулына чәчәк тотып төшкән фоторәсем артына:

                               Иделләрне йөзәмен дә буйлымын.

                               Киткән кошлар да бер кайта,

                               Кайтырмын дип уйлыймын, −

дигән шигьри юллар язган. Тик ул да кайта алмый – япон самурайларына каршы көрәшнең соңгы көннәрендә, күкрәге белән дошманның ут ноктасын томалап, сугышчан иптәшләренә юл ача. Шушы хәлдән соң, Ана урын өстенә егыла һәм сабыр савытлары тәмам тулышып аккан Фатыйма апа 1945 елның декабрендә вафат була. Аны соңгы юлга бөтен авыл озата.

   1997 елның 22 июне Фатыйма апаның икенче туган көне (хәзер аңа 129 яшь булыр иде). Ак мәрмәрдән һәйкәл.  Ананың  карашы  еракка  төбәлгән. Бер кулында   –   кече  улы Әгьләметдиннең  пилоткасы, икенче кулында – кыр чәчәкләре. Гүя Ана еракта калган улларын, алар тәгәрәп-уйнап үскән болыннарда шытып чыккан чәчәкләр белән каршы алырга чыккан.

  Кешегә гомер буена әти-әнисе кирәк. Аларның кайгыртучан карашы,

җылы сүзләре, акыллы киңәшләре җанга рәхәтлек бирә. Сибгат ага Хәким дә әти-әнисенә гомере буе рәхмәтле булып яшәгән һәм аның әнисенә багышланган шигырьләре генә дә уннан артык. Аларда күпме ихласлылык, рәхмәт хисе!

    Кеше китә, җыры кала, диләр. Шагыйрь мәңгегә китте, җыры калды, шигырьләре калды.

III.Йомгаклау.

  • Укучылар,  ә сезнең күңелегездә С.Хәкимнең нинди шигырьләре урын алды?
  • Автор бу шигырьләре белән нәрсә әйтергә тели?

IV. Өй эше бирү.

- Инде сез дә үзегезне сынап карагыз. Өйдә әниләр турында яки туган як, авыл хакында шигырь язарга омтылыгыз.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган як- мәңгелек моңым (Сибгат Хәкимнең тууына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән класс сәгате)

Әлеге тәрбия сәгате эшкәртмәсе  сыйныф җитәкчеләренә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына Сибгат Хәким иҗатын өйрәнгәндә ярдәм буларак тәкъдим ителә....

Туган як җырчысы (Сибгат Хәким иҗаты). Презентация.

7 нче сыйныфта Сибгат Хәким иҗатын өйрәнгәндә ярдәм итәрлек презентация...

Сибгат Хаким. Родной край

Аннотация открытого урока  на   тему:  «  Образ родного края  в поэзии Сибгата  Хакима» .   План открытого урока предназначается для учителей татарско...

Презентация на тему: "Минем төбәгем, минем мәктәбем, минем казанышларым"

Туган оясыннан аерылган кошКанатына мәңге ял тапмый.Туган телен яратмаган кеше,Башкаларның телен яратмый.Үзеңнең телеңне белгәндә һәм яратканда гына, башкаларның телен аңларга һәм хөрмәтләргә була....

Сибгат Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗаты

Сибгат Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗаты...

Поэтический синтаксис в поэзии Сибгата Хакима.

laquo;Поэтический синтаксис в поэзии Сибгата Хакима» исследуются cпособы подбора синтаксических конструкций  в стихотворных текстах. В этом отношении особо выделяются инверсия и синт...

Сибгат Хәкимнең “Бакчачылар” поэмасын анализлау

Сибгат Хәкимнең “Бакчачылар” поэмасын анализлау...