Риза Фәхреддиннең "Әсма, яки гамәл вә җәза" әсәре.
учебно-методический материал (9 класс) на тему

Татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә 9 сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе. Риза Фәхреддиннең "Әсма, яки гамәл вә җәза" әсәрен  йомгаклау дәрес. 

 Дәрестә татар халкының күренекле фикер иясе, бөек мәгърифәтче, мәһшүр тарихчы һәм педагог, язучы һәм журналист, бөтен мөселман дөньясына танылган рухани Р. Фәхреддинең  татар гаиләләре, татар кызлары өчен язылган нәсыйхәтләре белән танышабыз. Гаиләдә балага тәрбияне кече яшьтән үк бирергә, белемгә омтылыш тәрбияләү. "Бала чактан алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмавын" әсәрдән дәлилләр китереп раслыйбыз. Яшь кызларны, егетләрне тормышка әзерләү күздә тотыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_r.fakhreddin.docx25.47 КБ

Предварительный просмотр:

           9 нчы сыйныфта Р.Фәхреддин иҗатын йомгаклау дәрес.

Тема: Риза Фәхреддиннең  “Әсма яки гамәл вә җәза” әсәре.

Максат: 1. Әдипнең иҗатын һәм әсәрен анализлау.

            2.  Әсәрләрендә хатын-кыз образларына бәя бирү; Сыйныфтагы кызларда чын

                 матурлыкка омтылыш тәрбияләү.

            3.Яшь буынны эш сөючән, горур татар кызлары үрнәгендә тәрбияләү.

Җиһазлау:Р. Фәхреддинең портреты, тактада берничә плакат, нәсихәтләр язып куела.

         “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас,”

                                                                             (Р.Фәхреддин)

        “Киләчәк буын яшьләребез өчен авыру килеш көн-төн сәгатьләр үткәреп язып утырдым, өметләнәм: хезмәтем сынык күңелләргә шифа һәм якты нур булыр,”

                                                                            (Р. Фәхреддин)

                                       Дәрес барышы.

          Укытучы укучыларны дәреснең максаты белән таныштыра.

Укытучы.  –Укучылар, бүгенге дәресебездә татар халкының күренекле мәгърифәтчесе, галим, дин белгече һәм язучы Риза Фәхреддин турында әңгәмә дәрес уздырырга җыелдык. Ул бүген безнең алдыбызда талантлы язучы һәм журналист буларак гәүдәләнә. Шулай ук аның хезмәтләрендә халкыбызның борынгы заманнардан алып XX йөзнең беренче яртысына кадәр булган тарихы, мәдәниятебез тарихында тирән эз калдырган шәхесләр тормышы һәм иҗаты, мәгърифәт, дин, әдәп, әхлак мәсьәләләре тирән чагылыш таба.

  Р.Фәхреддин кечкенәдән һәрнәрсә белән кызыксынган, сәләтле, эш сөючән, тырыш була. Шәкерт елларында ук Ш. Мәрҗәни йогынтысында була, китаплар күчереп язу белән шөгыльләнә. Мәдрәсәнең өлкән сыйныфында укыганда ук башлангыч сыйныф балаларын укыта.

 - Укучылар, без сезнең белән олуг әдибебез тормышын һәм иҗатын өйрәндек. Бүген кабатлау нигезеннән аның эшчәнлегенә, әсәрләренә анализ ясарбыз.

                            Укучыларга сүз бирелә:

 1 укучы:  XIX йөз татар әдәбияты һәм мәдәнияте иҗтимагый фикер үсешендә борылыш чоры булып тора. Бу чорда Г.Курсави, Ш. Мәрҗәни, Х.Фәезханов, К. Насыйри кебек фи-кер ияләре, халкыбызны гомумкешелек мәдәнияте белән таныштыру өчен бөтен гомер-ләрен багышлаган мәгърифәтчеләр яшәгән. Алар һәртөрле эзәрлекләүләргә карамас-тан , халыкка тугрылыклы булып калганар. XIX гасыр азагында остазларының гаять авыр, әмма мактаулы, күркәм эшен дәвам иттереп, Р.Фәхреддин мәйданга килә.

 2 укучы:  1887 елда Р. Фәхреддин иманлыкка имтихан бирә һәм бу вазифасын намус белән башкара. Ә 1891 елда, Диния нәзарәтенә эшкә билгеләнгәч, фән белән ныклап шөгыльләнә башлый. Диния нәзарәте архивындагы материалларны өйрәнә, аларның күчерелмәсен ала. Үзе дә әдәби әсәрләр иҗат итә.

 Укытучы:  - Укучылар, Р. Фәхреддин  адәм баласының иң зур байлыгы аның тәне һәм җаны сәламәт булырга тиеш икәнлеген күрсәтеп, бик күп хезмәтләр иҗат итә. Әлеге хезмәтләрендә тәрбия эшендә вак мәсьәлә юк ди. Балар өчен язылган “Әхлак гыйлеменнән” серияседә “Нәсыйхәт I” китабын 33 бүлеккә бүлә, шуның 8 ен кеше әгъзаларына багышлый: йөз, күз, колак, борын һ.б. Кызларга багышланган “Нәсыйхәт II”  китабын яза, анда ул киңәшләрне физиологик үзенчәлекләрдән чыгып бирә. Шул ук хезмәтендә өйләнешү, никахлашуга да киңәшләрен бирә.

 Җыйнап әйткәндә, тәрбия өлкәсендә проблемасыз заман булмаган. Р. Фәхреддин заманының кире якларын күреп, бозыклыктан, балаларны саклап калу өчен зур тырышлык куйган галим. Чисталык, пакълек, сәламәтлеккә кечкенәдән үк гадәтләндерергә кирәклек хакында педагогик-дидактик хезмәтләрендә ата-анага, тәрбиячегә, укытучыга һәрдаим әйтеп торган.

                            Слайдлар күрсәтелә 

                                     1 нче слайд:

                                  Мәктәп укучысы:

“Холкы гүзәл булган бала – бөтен гаиләсе өчен олуг байлык вә бәхеттер, ... укыган вә холкын тәрбияләгән бала – алтыннан да кыйммәтле вә энҗедән дә кадерле байлыктыр, ... мондый балалар – кардәш-кабилә өчен генә түгел, бәлки бөтен милләт өчен вә бөтен халкы өчен мактаныч булыр”. (Нәсыйхәт II)

                                     2 нче слайд:

                                       Ата-ана:

 “Бала тәрбияләүне бишектән башларга кирәк. Бала тәрбияләү ата-ананың гаиләдәге генә түгел, ә бөтен җәмгыять алдындагы изге һәм җаваплы бурычы булып тора. Тәрбияле аналар үз балаларына гына улмай, бәлки мөселманнарның барчасына хөрмәтле ана улмаклардадыр”. (Тәрбияле ана”).

                                      3 нче слайд:                  

                                Мөгаллим, педагог:

“Хозурында саф-саф булып тезелгән шәкертләргә мактаулы холыклардан дәрес бирүдән элек, мөгаллим булган кеше үз холкын яхшыртырга вә үз холкы, вә үз фигыле белән шәкертләргә күчергеч булырга тиештер. Болай булмаганда, шәкертләргә бирелгән нәсыйхәтләр – файдасыз, укытылган дәресләр дә нәтиҗәсез калыр. Мөгаллимнең гүзәл холык иясе булуы никадәр тиеш булса – мөгаллимнәргә тиеш булачак мәгълүматны белүе, мөгаллимлек итүгә кодрәтле-куәте булуы тагын да артыграк тиештер”. (Адәбе тәгълим”)..                                      

                                         4 нче слайд

 Гаилә – кечкенә бер дәүләт. Гаилә эчендә булган тәртипләрне һәм күрше-кардәшләр белән мөнәсәбәтләрне саклау, кирәк-ярак һәм аларның чыгымнарын исәптә тоту, балаларны тәрбияләү, аларның әхлакларын төзәтү, гаилә әгъзаларына мөнәсәбәтле эшләрне башкару, арада каршылыклар чыкканда аларны низагка үстермичә, ике якны ризалаштыру – болар барысы да хатыннар вазифасы.

                                 

  Укытучы:  - Укучылар, галимебез 1903 нче елда язган “Әсма, яки гамәл вә җәза” әсәрендә хатын-кызның гаиләдә тоткан урыны нинди  алымнар белән, нинди күренешләр аша, хатын-кыз образларын нинди тормыш вакыйгалары аша сурәтләп бирде икән? Шуны ачыклап узарбыз.

                                   

                                   Укучыларга сүз бирелә.

 3 нче укучы:  Тарихи, әдәби, педагогик хезмәтләр авторы Р. Фәхреддин катлаулы тормыш юлы уза. Үзенең хезмәтләрендә татар халкының мәдәнияте мәсьәләсен күтәрә. Татар мәктәп-мәдрәсәләрендә реформа кертү турында уйлана. Беренче адымнарында ук яшь буынны тәрбияләүгә, яңа тәртиптәге мәктәпләр булдыруга игътибар итә, башка милләтләрдән үрнәк алырга чакыра. Аның мәгърифәтчелек карашлары проза әсәрләрендә киң чагыла. “Әсма, яки гамәл вә җәза” романында автор, ни чәчсәң – шуны урырсың дигән карашта тора, һәр эшнең җимеше яки җәзасы булмый калмый дигән идеяне яклый. Шуңа туры китереп, әсәрнең тулы исемен “Әсма, яки гамәл вә җәза” дип атый.

  4 нче укучы:  Әсәрдә яхшылык бүләге – бәхет, начар эшләрнең җәзасы – түбәнлек, хурлык дигән идеяне автор күз алдына китереп булган тормыш вакыйгалары аша сурәтли. Романда капитализм чорында татар тормышының иң авыр, иң караңгы һәм һәлакәтле якларын чагылдырган бүлекләрнең исемнәреннән үк күренеп тора: “Шайтан ялчысы  Хәмидә”, “Вокзал вә мосафирлар”, “Теләнче кыз”, “Зәйнүш абыстай яки теләнчеләр”, “Бичара Әсма” һ.б.

 5 нче укучы: “Габбас мулла” бүлегендә түбәндәге юллар хатын-кызның гаиләдә тоткан урынын күрсәтә. Габбас мулла, әгәр үзе шикелле җиңел холыклы бер хатынга туры килгән булса, гомерен ахмаклар гадәте белән бушка уздырган булыр иде. Ә аңа акыллы, диндар, кайгыртучан, мәрхәмәтле хатын насыйп була. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә, Габбас мулла начар гадәтләрне берәм-берәм югалта.

  Укытучы:  - Тәҗрибәдән күренгәнчә, укучылар, дөньяның бөек кешеләреннән күбесенең беренче сафта торуларының сәбәбе, хатыннары. Берәр бөек кешенең биографиясен укысагыз, һәрвакытта аның янында бөеклеккә юл әзерләп, күңелен шатлык һәм гайрәт белән тутырып торган хатынын күрерсез. Мәсәлән: Минтимер Шәймиев, Михаил Горбачев һ.б. Гайшә абыстай да үзенең иренә һәр эшендә ярдәмче, булышчы була. Укучылар, Гайшә абыстай холкы белән нинди кеше була? Шуны ачыклап китик әле. Татар хатыннары нинди булырга тиешлекне аның образы аша тасвирлыйк.

 6 нчы укучы: Гайшә абыстай чыгышы белән шөһрәтле бер мөдәрис кызы була, гыйлемнең кадерен белә, укый һәм яза, иркәлектә булмый, тәкәбберлекне күңеленә дә кертми, кешедән көлми. Башка хатыннарда күргән алтын-көмешләргә кызыкмый. Иренең холкын яхшы якка үзгәртү тәрбиясен башлый һәм уңышлы нәтиҗәгә ирешә.

 7 нче укучы:  Романның “Әсма” бүлегендә кыз баланы ничек тәрбияләргә кирәклеге турында сөйләнә. Әсмага сигез яшь тулгач, аны әнисе әкренләп сабак укыта башлый. Ул кызының ничә минут дәвамында шатланып укуын тәҗрибә аша өйрәнеп, дәресләрен шул күләмдә генә бирә. Әсманың зирәклеге көннән-көн үсә баруын күреп, ата-анасы бик шатланалар. Р. Фәхреддиннең “Сәлимә, яки гыйффәт” романында да Сәлимә яхшы тәрбия алып үсә, ул үзенең фарсы теле кебек үк гарәп, инглиз, француз телләрендә аралаша. Бу ике әсәрендәге хатын-кыз образы аша әдип хатын-кызның белемлелеген кешелек җәмгыяте өчен зарури булуын төшендерә. Белем һәм мәгърифәтнең хатын-кыз тормышын, үзаңын, дөньяны һәм кешеләрне кабул итү, аңлау дәрәҗәсен үзгәртә һәм үстерә алуына инандыра.

 8 нче укучы: Гыйлемле булу идеясе әсәрнең үзәгендә ята. Әдип кешегә үз туган теленнән тыш, башка халыкларның телен белүне гыйлемле кешегә хас төп сыйфатларның берсе итеп саный. Аеруча рус телен өйрәнүне калкуландыра. Сәлимәдә дә, Әсмада да яшьли белемгә  мәхәббәт тәрбияләнә, шуның нәтиҗәсендә Әсма яшьли ятим калса да, һаман белемгә омтыла. Тормышында авырлыкларга карамастан (аны фәхишәлек юлына бастырмакчы булалар), ул игелекле кешеләр ярдәмендә, гыйлем туплап укытучы мөгаллимә булып җитешә.

 Укытучы: - Әсәрдә әдип үзенең геройларын уңай сыйфатларга бай итеп бирә: Гайшә абыстай да, Әсма да белемле, чибәр булулары өстенә – ачык күңеллеләр, әдәпле, итәгатьле һәм ягымлылар. Аларга хас иң мөһим сыйфат – тугрылык. Гайшә абыстай ире Габбас мулла хаҗда  үлеп калгач, үз язмышын башка кеше белән бәйләми, гомер ахырына ялгыз барып җитә, ул гына да түгел, ире исән вакыттагы шикелле элеккеге эшләрен һәм кәсепләрен дәвам итә, кызын матур тәрбиядә тота. Кызы Әсма да, әнисе кебек үк, тугры һәм ышанычлы булып үсә. Яшьлегендә вәгъдәләшкән егетенә тугры калып, ахырда аңа кияүгә чыга. Шул рәвешле автор хатын-кыз тугрылыгын мөһим сыйфатлардан икәнлеген күрсәтә, биргән вәгъдәне бозу – имансызлык, биргән вәгъдә иман дигән идея үткәрә. Р.Фәхреддин хатын-кызларда әхлакый сыйфатларның уңайларын гына күрергә тели, шуңа әдәпле героиняларына контраст итеп, ятим кызларны алдап, сатып йөрүче Хәмидә һәм Зәйнүш образларын сурәтли. Бу образларга фәкать начар сыйфатлар гына хас. Алар ике йөзле, ялганчы. Акча өчен теләсә нинди кәбахәтлеккә баралар. Әдип, казый һәм мөфти буларак, шәригать кануннары нигезендә Хәмидә белән Зәйнүшкә җәзаны бу дөньяда ук бирә һәм шул рәвешле бу мәсьәләгә карашын катгый булуын дәлилли. Әсәрдә тагын бер тема – никах иреге күтәрелә. Әсма да, Сәлимә дә үзләре ошаткан ирләргә кияүгә чыгалар. Гаилә мәхәббәткә нигезләнергә тиеш ди әдип.

  Укытучы: Бүгенге дәресне йомгаклап, татар  хатын-кызы һәрвакыт сабыр, әхлаклы һәм горур булып калырга тиеш. Шул вакытта гына милләт яши, алга китәчәк. Әдип тә:”Адәм балаларының дөньяга килүләренә сәбәп булганлыклары өчен, хатыннарның кешеләр җәмгыятендәге урыны бик хөрмәтледер, - дип әйтеп калдырган.

   Шуның белән бүгенге дәресебезне тәмамлар вакыт җитте, киләсе әдәбият дәресләрендә дә бу темага без тагын сөйләшербез. Өй эшенә “Кош – канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле” дигән темага инша язып килерсез.

  Р. Фәхреддинең хикмәтле сүзләре белән дәресне тәмамлыйм:

1. Әти-әниеңнең хакын хакла.

2. Олыларны хөрмәт ит, кечеләргә ярдәм ит. Туганчыл бул.

3. Юмарт бул.

4. Балаларыгыз өчен үзегез үрнәк булыгыз.

5. Балаларыгызны ислам холыклары белән холыкландырыгыз, әдәпле, инсафлы, зиннәтле итеп үстерергә тырышыгыз.

  Дәрес өчен барыгызга да рәхмәтемне белдерәм.

Аксубай муниципаль районы Иске Ибрай урта мәктәбе

Риза  Фәхреддиннең “Әсма, яки гамәл вә

                                җәза” әсәре.

                              Укытучы: Зөфәрова Р. З.            


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балаларга әхлакый тәрбия бирүдә Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга к...

“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...

Риза Фәхреддин иҗаты буенча әдәби-музыкаль кичә

Әдәби-музыкаль кичә.Риза Фәхреддин иҗаты буенча....

Риза Фәхреддин һәм Ислам дөньясы

Җәмгыятьтә тәртип һәм рухи үсешне тәэмин итүче чыганакларның иң мөһиме  - әдәп-әхлак, ә күркәм әхлакның нигезе – дин, иман. Аллаһы Тәгалә кешеләргә туры юлны күрсәткән, хәләлне хәрамнан аер...

Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.

Балаларыгызны үзегез яшәгән заманга һәм башка заман өчен дәяраклы итеп укытыгыз.Ризаэддин Фәхреддин....

Сыйныф сәгате: “Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбия тәгълиматы. Р. ФӘХРЕДДИН НӘСЫЙХӘТЛӘРЕ”

ldquo;Бала ак кәгазь кебек, аңа төрле нәрсә язарга мөмкин. Шуңа күрә яхшы тәрбияне дә, яман юлга бара торган бозык тәрбияне дә кабул итәргә мөмкин”  (Р.Фәхреддин).      ...