Атилла Расихның “Ямашев” романында Тукай образы
учебно-методический материал (11 класс) по теме

А. Расихның "Ямашев" романында Тукай образы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл a._rasikh_yamashev.docx17.44 КБ

Предварительный просмотр:

Башкарды: Галиәхмәтова Айгөл, Зур Кукмара урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Атилла Расихның “Ямашев” романында Тукай образы.

     Атилла Расихның “Ямашев” романы аның башка әсәрләреннән шактый аерылып тора. Биредә авторның бурычы авыррак – ул революционер Хөсәен Ямашевның, тарихи шәхеснең, образын бирергә омтыла. Х. Ямашевның биографиясе белән бәйләнгән фактларны дөрес һәм иңләп бирергә тырышу, ягъни тарихи дөреслек принцибы бу романның үзәгендә тора. Тарихи документальлеккә ирешү өчен язучыдан тарихи чорны да, тарихи образларны да бөтен тулылыгында һәм реальлегендә яктырту сорала [Сверигин 1972: 124]. Язучының Ямашев шәхесенә мөрәҗәгать  итүе бер дә очраклы хәл түгел. Эш шунда: беренче татар большевигы Ямашев – татар дөньясында массаларның марксистик-ленинчыл революцион хәрәкәте тудырган яңа тип геройның берсе.  Заманның героен актив эзләгән Тукай бу хакыйкатьне шул чорда ук сиземләгән иде. Һәм ул Ямашевны яңа герой буларак ничек аңлавын “Хөрмәтле Хөсәен ядкәре” шигырендә ачык чагылдырды. Тукайга Ямашев халыкка турылыклы хезмәт итүнең үрнәге, гражданин һәм көрәшче идеалы булып тора. Шагыйрьгә ул барлык кешеләрне тигез күрүе, үткен акыллы булуы, явызлыкка каршы аяусыз рәвештә көрәшүе белән кадерле. Менә шундый сыйфатлары аны шагыйрь өчен бик күпләрдән өстен итәләр, якты йолдызга әверелдерәләр [Мусин 1983: 238].

     А. Расих “Ямашев” романына татар интеллигенциясенең күп кенә вәкилләрен кертә. Алар арасында Тукай образы бик уңышлы гәүдәләндерелә. Тукайны сурәтләгәндә язучы халык шагыйренең Ямашевка мөнәсәбәтен, аның революцион эшчәнлеген ничек аңлавын күрсәтүгә басым ясый. Болар барысы Тукайның: “Кешелекне алга алып баручылар, тәрәкъкый иттерүчеләр шушы Хөсәеннәр бит инде”,- дигән сүзләрендә ачык чагыла.

      Романда Тукайның портреты болайрак бирелә: “Тукай хәзер кайчандыр Уральскида яшәгән кабарынкы битле Тукай түгел иде инде. Ул артык ябык, күзләре эчкә бата төшкән. Шагыйрьнең җилкәсенә төшеп торган коңгырт чәче аңа бөтенләй бер ят кыяфәт биргән иде. Шагыйрьнең балаларныкы кебек ябык, какчы гәүдәсе Хөсәен кочагында сеңеп беткәндәй тоелды.” Үпкә чире аны тәмам алҗыта, аяктан ега аны, ләкин ул бирешми, сыгылып төшми, дәртләнеп иҗат итүен, халыкка хезмәт итүен дәвам итә. Тукай, башка интеллигенция вәкилләре белән берлектә, еш кына әдәбият кичәсе мәҗлесләре җыя, анда җәмгыятьтә барган процесслар турында бәхәсләшәләр, көн кадагында торган проблемаларны чишәргә омтылалар. Тукайның һәрвакыт үзенең төпле фикере бар, ул киңәш-табыш итәргә бик җайлы кеше булган. Ул Шәрык клубында халык әдәбияты турында лекция укый. Сөйләнәчәк лекциясенә ул бик ныклап әзерләнә, фикерләре, материалы бик күп, тулып, ташып тора аның.  Тукай “җыр капчыгы” дигән кушамат йөрткән. Ул татарның җырын да, такмагын да, әкият-табышмакларын да күп белә, мәҗлесләрдә аннан да күп җыр, такмак, әкиятләр белгән берәү дә булмый. Тукайның хәтере бик яхшы булган.

     “Ямашев” романында Габдулланың мәхәббәт тарихы бик тәфсилләп язылган. Тукай “Болгар” номерларыннан китеп, Яңа бистәгә күчә. Габдулла бер Чистай кызына гашыйк була, аңа багышлап шигырьләр яза, бик еш төшләрендә күреп саташа. Зәйтүнә белән  беренче очрашулары “Әл-Ислах” идарәсендә була. Габдулла бу минутларны энәсеннән җебенә хәтле хәтерендә саклый. Гел күрешеп торырга, бергәләп ял итәргә, күңел ачарга вәгъдәләшсәләр дә, сүзендә тормый Тукай. Әлеге дә баягы тартынучанлыгы аркасында танцыларга да, клубларга йөрми ул. Ул Чистайга барып килергә омтыла, ләкин моңа батырлыгы җитми, табигатендәге хатын-кыздан оялу гадәте комачаулый аңа. Хыялында ул һәрвакыт Зәйтүнә белән янәшә яши. Сердәше, дусты Фатих Әмирхан аша ул Зәйтүнәгә хат җибәрә, ләкин көтелгән җавап ала алмый. Хатны кыз исеменнән башка берәү язган, Зәйтүнәнең Курсада укуда икәнлеген язган һәм күңелендә бары уку гына икәнлеген искәрткән. Г. Кариев, гастрольләргә баргач, Тукайга яңалыклар алып кайта: Зәйтүнә Фатих хаты турында берни белми икән. Бу хәбәрне ишеткәч, Тукай бик сөенә. “Миңа башка берни кирәкми, мине яратуын белеп яшәү җитә миңа”,-ди ул.

     Галиәсгәр Камал, Сәгыйть Сүнчәләй, Фатих Әмирхан һ.б. күп кенә язучылар, әдипләр Тукайның иҗатын  югары бәялиләр, аны һәрчак мактап торалар. Шул чорның танылган шагыйре, алтын приискалары хуҗасы Дәрдмәнд тә Тукайның шигырьләренә югары бәя бирә. Хәтта Оренбугта чакта үзенә чакырып, шигырьләренең һәр юлына биш тиен түгел, ә илле тиен түләрмен дигән булган!

     Тукайның дуслары бик күп булса да, дошманнары да аз булмый. Сәгыйть Рәмиев “Казан мөхбире”нең көлке-һөҗү бүлегендә Тукай һич аңламаган ниндидер “музей сторожы” дигән исем астында Габдулланың яратып, бирелеп чыгара торган “Ялт-йолт” журналына һөҗүм ясый. Янәсе, журналда бер дә көлке әйбер күренми. Сәгыйтьнең мондый гамәле Тукайны бик рәнҗетә. Галимҗан Ибраһимовның кайбер чыгышларыннан аңлашылганча, ул да Тукайны кимсетергә тырыша, аны хәтта такмакчы, чын шагыйрь түгел, димәкче була. Зариф Бәшири Тукай ул шагыйрь түгел, ә тәрҗемәче генә, рус шигырьләрен башканы булдыра алмый, дип язып чыга. Дошманнарының арта баруына Тукай үзе дә гаепле. Ул артык туры сүзле, кешенең хәтерен калдырырдай дорфа сүзләрне бик еш әйтеп ташлый. “Тормыш мине артык кырыс, йөзгә бәреп әйтә торган кеше итеп тәрбияләде. Үксезлек, бәхетсезлек, сәламәтсезлек мине сындырмады, мәгәр кешегә карата туры сүзле, ачы телле булырга, гаделсезлекне ерткыч нәфрәте белән сөймәскә өйрәтте”,- ди Тукай үзе турында.

     

     Тукай кешеләргә бик тиз ышанучан, беркатлырак булган. Аның мондый характер сыйфатлары романда да ачык күренә.   Ул үзенә киңәшләр бирүен үтенеп кунакка килгән “яшь шагыйрь” Исхак Байчуринны ачык йөз белән каршы ала. Ул аның шигырьләренә бәя бирә, шигырь төзелешен өйрәтә,. Сизгер күңелле Хөсәен Тукайны кисәтә, Исхакны җыелышларга башка алып килмәвен үтенә, егетнең Тукай артыннан куелган күрәзәтче булуы ихтималлыгын әйтә. Нәтиҗәдә шулай булып чыга да. Хөсәен әйткән сүзләрне кире кагып, ул Җәгъфәргә карата да ялгыш фикердә тора. Күп уйлана торгач, Тукай үзенең беркатлы булуын, тышкы беренче күренешкә карап кына кеше турында хөкем чыгаруын һәм ялгышуын аңлый.

     Исхакның үз-үзенә кул салу хәбәрен ишеткәч, Тукай аптырашта кала. “Ничек кеше ирекле рәвештә, үзе теләп үлә ала? Мондый эш Тукай күзлегеннән мөмкин түгел. Ул күп кайгы, хәсрәтләр кичерде, ятимлектә күп рәнҗешләр, кыерсытулар күрде, инде  шагыйрь булып ирешкәч тә аны рәнҗетүчеләрнең саны кимемәде, уңышы арткан саен дошманнары күбәя торды. Ул гына җитмәгән, сәламәтлеге начарайды, ул шагыйрьгә әйтеп бетергесез күп газаплар китерде. Ләкин Тукай беркайчан да бу газаплардан үлеп котылу турында уйламады. Күп вакыт күңелсез иде аңа, ләкин ул үзе өчен күңелсезләнми, ә ил өчен сыкрана, халык өчен аһ ора иде.” 

     Хөсәеннең үлгән хәбәрен ишетү Тукай өчен гаять авыр була. Авыру сәбәпле, Тукай аның җеназасына бара алмый кала. Хөсәенгә рухына багышлап, аңа карата олы хөрмәт хисе белдереп,  ул шигырь иҗат итә. “Ул үзенең дә бер елдан соң үләчәген, Хөсәен белән янәшә күмеләчәген, җеназасында халык бөтен бистәне тутырачагын бели иде... Ул өзелеп яраткан Зәйтүнәсенең каберен кочып елаячагын, моннан соң канатлары сынган кош хәлендә яшәячәген белми иде.”

          “Ямашев” романында Тукай киң күңелле, кунакчыл, юмарт, җор телле, шаян, тирән фикерле, милләте өчен янып-көеп яшәүче, шул ук вакытта туры сүзле, ышанучан герой буларак тасвирлана. Тукайның әлеге сыйфатлары әсәрдәге башка геройлар белән мөнәсәбәтләренә нисбәтле ачыла. Роман Тукай образын төрле яклап ачып бирүе, шулай ук бөек шагыйребезнең тормыш юлын тасвирлаган тарихи фактларга бай булуы ягыннан бик тә әһәмиятле.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Нурихан Фәттахның “Ител суы ака торур” романында бу тарихи вакыйгалар чагылыш таба

“Тарихлардан килгән  хакыйкать” (Н.Фәттахның “Итил суы ака торур” романы буенча йомгаклау дәресе )...

Нурихан Фәттахның “Ител суы ака торур” романында бу тарихи вакыйгалар чагылыш таба

“Тарихлардан килгән  хакыйкать” (Н.Фәттахның “Итил суы ака торур” романы буенча йомгаклау дәресе )...

Г.Тукай иҗатында хатын-кыз образы

Татар әдәбиятының һәр чорында хатын-кызлар турында сөйләүче әсәрләрне  очратырга мөмкин. XIX гасырда сәяси-иҗтимагый үзгәрешләр нәтиҗәсендә ...

Риза Фәхретдиновның “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемалары чишелеше. (Сингапур методикасы буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)

Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру, “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемаларын билгеләү, образларга бәя бирү, әсәрнең теленә игътибар...

Г.Ибраһимовның “Тирән тамырлар” романында фразеологизмнар.

Г. Ибраһимовның “Тирән тамырлар” романы аеруча игътибарга лаек. Бу әсәр тел күрке булган мәкаль - әйтемнәргә, фразеологик берәмлекләргә бик бай һәм аның һәр бите диярлек әсәргә милли төс, милли үзенчә...

Олег Саган-оолдун "Доспестер"деп романында аныяктарнын овур-хевири.

Ук чогаалда аныяктарнын ажыл-ишче, чаартылгаларже дидим базымын, оларнын чаныш-сыныш чогун билип алыр бис....

Атилла Расих иҗаты буенча презентация

Атилла Расих иҗаты буенча презентация...