Татар теленнән эш программалары
рабочая программа (5 класс) на тему

Камалова Милауша Гудаеровна

Татар гимназиясендә эшләүче укытучылар өчен кулланма

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5kl_tatar_tele.docx61.76 КБ

Предварительный просмотр:

Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең

5 нче сыйныфы өчен

 татар теле буенча белем бирү  программасына

аңлатма язуы

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. 1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
  2. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
  3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
  4. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.
  5. “Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар”/[басма өчен Г.Р.Галиуллина, Д.Ф.Заһидуллина җаваплы]. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2011.

5 нче сыйныфта татар теленнән белем бирү максатлары

  1. Укучыларның башлангыч мәктәптә фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү.
  2. Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү.
  3. Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү.
  4. Татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү, сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлату, орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.
  5. Укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү.

Төп бурычлар

  1. Татар теленең барлык тармаклары, бигрәк тә фонетика буенча эзлекле белем бирү: сузыкларны һәм тартыкларны дөрес әйтү, сузык һәм тартык аваз хәрефләрен дөрес яза белү күнекмәләрен үстерү; сөйләмдә сүзләрне дөрес басым һәм тиешле интонация белән әйтә белү осталыгын һәм күнекмәләрен камилләштерү; сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, юлдан юлга дөрес күчерү кагыйдәләрен аңлап куллану күнекмәләре булдыру.
  2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру.
  3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү.

Укучылар үзләштерергә тиешле осталык һәм күнекмәләр  (уку елы ахырына)

  • сузык һәм тартык авазлар арасындагы аерманы аңлату; о, ы, ә, я, ю, е, ё, в, к, г хәрефләре белдергән авазларга аңлатма бирү; ул хәрефләрне һәм ь, ъ хәрефләренең язылышын аңлату; сузык һәм тартык авазларга хас булган фонетик законнар күзәтелгән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу;
  • өйрәнелгән темаларга бәйле рәвештә сүзләргә фонетик һәм лексик анализ ясау, аларга төзелеше һәм ясалышы ягыннан характеристика бирү; гади җөмләләргә синтаксик анализ ясау; бирелгән үрнәкләргә нигезләнеп, гади һәм кушма җөмләләр төзи белү;
  • бирелгән таныш сүзләрнең мәгънәләрен аңлату; башлангыч сыйныфта өйрәнгәннәрне истә тотып, өйрәнелгән орфограммаларны табу; җөмләдәге сүзләрнең язылышын аңлату, җөмлә ахырында һәм кушма җөмләдә тиешле тыныш билгеләрен кую;
  • татар теленең үз сүзләрен һәм алынма сүзләрне аеру, мәгънәләрен аңлау; төрле сүзлекләрдән файдалана белү; фрезеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен аңлау;
  • сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен табу һәм аларга аңлатма бирү, аларны шартлы билгеләр белән күрсәтү; ясалышы ягыннан төрләрен билгеләү;
  • текстның темасын һәм төп фикерен аңлау, гади план төзеп, эчтәлеген сөйләү; сочинение һәм изложение язу; телдән һәм язма сөйләмдә фикерләрне тәэсирлерәк итеп белдерү өчен, синонимнарны файдалана белү;
  • эш кәгазьләре төрләреннән хат, мәкалә, белешмә яза белү.

Программаның эчтәлеге

2011 нче елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән программада (“Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар”/[басма өчен Г.Р.Галиуллина, Д.Ф.Заһидуллина җаваплы]. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2011.-279б.) татар теленә 102 дәрес каралган, Әлеге программа федераль дәүләт белем стандартларына нигезләнеп төзелгән. Мәктәпнең базис укыту планы буенча уку елы дәвамында 105 дәрес үткәрү планлаштырыла.Һәр тема программада каралган сәгать санынча өйрәнелә. Аерма бары тик түбәндәге бүлекләрдә күзәтелә: “Морфология”, “Синтаксис һәм пунктуация” бүлекләре берәр сәгатькә киметелде, “Фонетика, орфоэпия һәм орфография” бүлекләрен өйрәнүгә 21 сәгать вакыт бирелде, бу 5 нче сыйныфларда тел белеменең фонетика  бүлеге буенча эзлекле белем бирү максатыннан чыгып аңлатыла. Уку елы дәвамында тулы күләмле 8(4) диктант (шуңа өстәп, кыска күләмле 3 сүзлек диктанты)  4(2) изложение  4(2) инша яздыру күздә тотыла. Бәйләнешле сөйләм үстерүгә, әдәбият белән бергә, 19сәгать бирелә.Иҗади һәм ярымиҗади өй эшләре дә бәйләнешле сөйләм үстерергә ярдәм итүне күздә тота.

Эш программасын төзүдә кулланылган дәреслек:

Татар теле: Татар телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең  5 нче сыйныфлары өчен дәреслек /  Р.Г.Хәсәншина. – Казан: Мәгариф, 2012.

(Кайбер темаларны үткәндә түбәндәге методик кулланмадан файдаланырга мөмкин: Татар теле дәресләре. Методик кулланма./  Р.Г.Хәсәншина. – Казан: Мәгариф, 2007).

Дәрес темасы

Сәг.

саны

Дәрес тибы

Материалны үзләштерүнең көтелгән  нәтиҗәләре

Укучылар эшчәнлеге

яки

укыту эшчәнлеге төрләре

Контроль төре

Өй эше

(сайлап алу шарты белән)

Дата

якынча    дата

фактик дата

1

Тел – аралашу чарасы

1

Катнаш дәрес.

Телнең аралашу чарасы булуын аңлата алу, тел гыйлеменең тармакларын белү.

Кереш сүз, әңгәмә. Сораулар буенча төркемнәрдә эш.   Терәк схема ясау.

Мәҗбүри -6 нчы күнегү,

ярым иҗади -7нче күнегү,

иҗади өй - 8нче күнегү

1.09

3.09

1.09

3.09

2

Фонетика бүлеген кабатлау

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Баашлангыч сыйныфларда үзләштергән белемнәрне искә төшерү, аңлату,

күнегүләр эшләү

Татар телендәге сузык һәм тартык авазларга өлешчә характеристика бирә белү.

Сүзлек диктанты

 иҗади  - 14 нче күнегү

4.09

4.09

4.09

4.09

3

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышын кабатлау

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Сүзләрнең төзелеш һәм ясалышы ягыннан төрләрен белү

белемне истә калдыру, мәгълүматны  төрле калыпларда -   таблица, схема, план, кыска текст бирә белү;

Күнегүләр эшләү, аңлату

Мәҗбүри -19 нчы күнегү,

ярым иҗади-  20 нче күнегү,

иҗади - 21 нче күнегү

6.09

5.09

6.09

5.09

4

Лексика бүлеген кабатлау

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

антоним, синоним, искергән сүзләрне аера һәм тексттан таба белү

таблица, схема, план, кыска текст бирә белү;

Лексика бүлеген искә төшерү: антоним, синоним, искергән сүзләр буенча күнегүләр эшләү

Мәҗбүри - 26 нчыкүнегү,

ярым иҗади - 27 нче күнегү,

иҗади - 28 нче күнегү

8.09

10.09

8.09

10.09

5

Кереш  контроль эш. Диктант

Контроль дәрес.

Дөрес язу күнекмәләрен камилләштерә алу

Уку  эшчәнлеге мотивациясе.

Нәтиҗәле уку эшчәнлегенә үзбәя.

Диктант язу. Грамматик бирем эшләү.

Диктант

 Өй эше бирелми.

11.09

11.09

11.09

11.09

6

Морфология.

Сүз төркемнәре

1

Катнаш дәрес

Сүз төркемнәрен танып белү, морфологик билгеләрен һәм җөмләдәге рольләрен билгеләү,дөрес язу,сөйләмдә дөрес куллану. Сүз төркемнәрен чагылдырган модель төзү

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү. Аңлату.

“Сүз төркемнәре” таблицасы буенча эш. Тактада эшләү.

Мәҗбүри -40 нчы күнегү,

ярым иҗади -  41 нче күнегү,

иҗади - 42 нче күнегү

13.09

12.09

13.09

12.09

7

Исемнәр.Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

1

Белемнәрне гомумиләште-

рү һәм систе-малаштыру дәресе.

Уртаклык һәм ялгызлык исемнәрне тексттан таба белү.

Исемнең терәк схемасын ясау. Күнегүләр эшләү.

Күрмә диктантка әзерләнергә.

Мәҗбүри- 47 нчекүнегү,

ярым иҗади - 48 нче күнегү,

иҗади - 49 нчы күнегү

15.09

17.09

15.09

17.09

8

Конкрет һәм абстракт мәгънәле исемнәр

1

Катнаш дәрес

Конкрет һәм абстракт мәгънәләргә аера һәм  мисаллар китерә белү

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү

Сүзлек диктанты

Мәҗбүри-54 нче  күнегү,

ярым иҗади -  55 нче күнегү,

иҗади –56 нчы күнегү

18.09

18.09

18.09

18.09

9

Исемнәрнең берлек һәм күплек төрләре

1

Белемнәрне гомумиләште-

рү һәм систе-малаштыру дәресе.

Берлек һәм күплек сандагы исемнәрне тексттан таба белү.

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү.Аңлату.

Күнегүләр эшләү.

Мәҗбүри -61 нче күнегү,

ярым иҗади- 62 нче күнегү,

иҗади -63 нче күнегү

20.09

19.09

20.09

19.09

10

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

Белемнәрне гомумиләште-

рү һәм систе-малаштыру дәресе.

Исемнәрнең килешләр белән төрләнешен, җөмләдә кулланылышын аңлау. Килеш кушымчаларын дөрес язу һәм аларны җөмләдә дөрес куллана белү

Исемнәрнең килешләр белән төрләнешен, җөмләдә кулланылышын аңлату.  Күнегүләр эшләү.

Килешләр буенча карточкалар белән эш

Мәҗбүри -67 нче күнегү,

ярым иҗади- 68 нче күнегү,

иҗади –69 нчыкүнегү

22.09

24.09

22.09

24.09

11

                Инша.

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Сөйләм үстерү дәресе

Бирелгән темага һәм куелган максатка яраклы рәвештә хикәяләү характерындагы инша язу

Бирелгән тема буенча мөстәкыйль рәвештә  инша язу тәртибе,

план төзү, әңгәмә

Инша

.

25.09

25.09

25.09

25.09

12

Алмашлык.

Исем алмашлыклары

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе

Алмашлыкларны тексттан таба белү. Аларның нинди сүз төркемен алмаштырып килүдән чыгып, төркемчәләргә бүленешен белү.

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү.

Алмашлык турында аңлату, нинди сүз төркемен алмаштырып килүдән чыгып, төркемчәләргә бүлү.

Күнегүләр эшләү.

Тест

Мәҗбүри -73 нче күнегү,

ярым иҗади- 74 нче күнегү,

иҗади –75 нчекүнегү

27.09

26.09

27.09

26.09

13

Исем алмашлыкларының килеш белән төрләнеше

1

Белемнәрне гомумиләште-

рү һәм систе-малаштыру дәресе.

Исемне алмаштырып килә торган алмашлыкларның исем алмашлыгы булуын,  килеш белән төрләнешен белү.

Исем алмашлыкларының килеш белән төрләнешен  аңлату,

күнегүләр эшләү

Мәҗбүри –79 нчы күнегү,

ярым иҗади-  80 нче күнегү,

иҗади -81 нче күнегү

29.09

1.10

29.09

1.10

14-15

Изложение. Бәйләнешле сөйләм үстерү

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Сөйләм үстерү дәресе

Сәнгатьле итеп укылган текстның төп фикерен аңлап,  эчтәлеге буенча гади план төзү, эзлекле сөйләү, план буенча язу

Текстны уку,

гади план төзү, эзлекле сөйләү,

план буенча язу.

Изложение

2.10

2.10

2.10

искәрмә

17.10

16

Сан. Саннарның төзелеш ягыннан төрләре

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Сан алмашлыкларының предмет һәм затларның микъдарына, тәртип ягыннан санына ишарә итүен аңлау.

Тексттан таба белү.

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү.

Күнегүләр эшләү.

Сан турында гомуми мәгълүмат бирү. Күнегүләр эшләү

Мәҗбүри –86 нчы күнегү,

ярым иҗади- 87 нче  күнегү,

иҗади -88 нче  күнегү

7.10

3.10

7.10

3.10

17

Сыйфат һәм сыйфат алмашлыклары

1

Катнаш дәрес

Сыйфат ачыклаган сүз. Сыйфат алмашлыкларын таба белү

Сыйфатның  төрләнми торган с.төркеме булуын, сыйфат алмашлыкларын аңлат. Күнегүләр эшләү.

Тест

Мәҗбүри –100 нче күнегү,

ярым иҗади-  101 нче күнегү,

иҗади -102 нче күнегү

9.10

9.10

9.10

9.10

18

Синоним һәм антоним алмашлыклары

1

Катнаш дәрес

Синоним һәм антоним алмашлыкларны таба һәм аера белү

Мәҗбүри –107 нче күнегү,

ярым иҗади- 108 нче  күнегү,

иҗади –109 нчы күнегү

11.10

10.10

11.10

10.10

19

Контроль диктант

Контроль дәрес

Дөрес язу күнекмәләрен камилләштерә алу

Диктант язу

Диктант

Кабатларга

14.10

16.10

14.10

16.10

20

Фигыль һәм аның мәгънәләре

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Фигыль төркемнәре(физик эшне,акыл эшчәнлеген,

сөйләм,хәрәкәтне,хәл-торышны белд.фиг.)турында мәгълүматлы булу

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү.

Фигыльнең терәк схемасын ясау. Күнегүләр эшләү. Фигыльгә морфологик анализ ясау элементлары белән таныштыру: берничә сүзгә телдән анализ ясау.

Мәҗбүри –115 нче күнегү,

ярым иҗади- 116 нчы  күнегү,

иҗади –117 нче күнегү

16.10

16.10

16.10

16.10

21

Фигыльнең

барлык – юклык төрләре

1

Катнаш дәрес

Фигыль формалары турында төшенчә,сүз басымының юклык кушымчасы алдындагы иҗеккә төшүен аңлату

Эшнең башкарылу-башкарылмавыннан чыгып, барлык-юклык төрен аңлату, телдән күнегүләр эшләү.

Тест.Карточкалар буенча индивидуаль эш.

Мәҗбүри -122 нче  күнегү,

ярым иҗади-  123 нче күнегү,

иҗади –124 нче күнегү

18.10

17.10

18.10

искәрмә

2.10

22

Кереш контроль эш

.Боерык фигыль.

1

Катнаш дәрес

Боерык фигыльнең  фигыльнең башлангыч формасы(нигезе белән охшаш булуын дәлилләү,барлык-юклык формаларын белү

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү

Мәҗбүри – 129 нчы күнегү,

ярым иҗади- 130 нчы күнегү,

иҗади –131 нче күнегү

21.10

20.10

21.10

20.10

23

Шарт фигыль

1

Катнаш дәрес

Шарт фигыльне таба, күрсәтә белү.

Шар фигыльнең ясалышын, барлык-юклык төрен аңлату.Күнегүләр эшләү.

Мәҗбүри – 137нче күнегү,

ярым иҗади-  138 нче күнегү,

иҗади –139 нчы  күнегү

23.10

23.10

23.10

23.10

24

Хикәя фигыль, аның заман формалары

1

Катнаш дәрес

Хикәя фигыльнең заманнары булуын (хәз..үткән,кил.зам.)

истә калдыру, бер-берсеннән аера белү

Аңлату. Күнегүләр эшләү.Тест.

Тест

Мәҗбүри –  144нче  күнегү,

ярым иҗади-  145 нче  күнегү,

иҗади – 146 нчы күнегү

25.10

24.10

25.10

24.10

25

Фигыльләрдә басым

1

Белемнәрне гомумиләште-

рү һәм систе-малаштыру дәресе.

Боерык фигыльләрдә сүз басымы куелышын белү

Фигыльләрдә басым куелыш аңлату, телдән күнегүләр эшләү

Мәҗбүри –  151 нче күнегү,

ярым иҗади-  152 нче  күнегү,

иҗади – 153 нче күнегү

28.10

27.10

28.10

27.10

26-27

Миниатюр изложение

Сөйләм үстерү дәресе

Сәнгатьле итеп укылган текстның төп фикерен аңлап,  эчтәлеге буенча гади план төзү, эзлекле сөйләү, план буенча язу

Текстны уку, гади план төзү, эзлекле сөйләү, план буенча язу.

Изложение

30.10

30.10

30.10

30.10

28

Рәвеш

1

Катнаш дәрес

Эш-хәлнең үтәлү вакытын,урынын,сәбәбен, максатын белд.төрләнми торган сүз төркеме –рәвеш турында белү

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү. Рәвеш турында аңлату. Күнегүләр эшләү.

Мәҗбүри –  157 нче  күнегү,

ярым иҗади-   158 нче күнегү,

иҗади – 159 нчы күнегү

31.10

31.10

31.10

29

Антоним рәвешләр

1

Катнаш дәрес

Антоним рәвешләр таба белү

Аңлату, әңгәмә,  күнегүләр эшләү

Мөстәкыйль эш.

Мәҗбүри –  164 нче күнегү,

ярым иҗади-   165 нче күнегү,

иҗади – 166 нчы күнегү

11чирек

10.11

11.11

10.11

11.11

30

Рәвеш алмашлыклары

1

Катнаш дәрес

Рәвеш сүз төркемен алмаштырып килгән алмашлыкларны таба

һәм аера белү.

Мөстәкыйль эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү.Эш-хәлнең билгесенә, үтәлү  вакытына, урынына, сәбәбенә, максатына ишарә итүче рәвеш алмашлыклары турында аңлату, күнегүләр эшләү.

Мәҗбүри –  170 нче  күнегү,

ярым иҗади-   171 нче күнегү,

иҗади – 172 нче күнегү

13.11

13.11

13.11

31

Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау

1

Белемнәрне гомумиләште-

рү һәм систе-малаштыру дәресе.

Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерә алу

Күнегүләр эшләү. Авыр очракларны аңлату.

Тест

Мәҗбүри –  177 нче күнегү,

ярым иҗади-   178 нче күнегү,

иҗади – 179 нчы күнегү

14.11

15.11

14.11

32

Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау. Күнегүләр эшләү.

1

Белемнәрне гомумиләште-

рү һәм систе-малаштыру дәресе.

Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерә алу

Мөстәкыйль эш.

Мөстәкыйль эш.

Мәҗбүри –  184 нче  күнегү,

ярым иҗади-   185 нче күнегү,

иҗади – 186 нчы күнегү

17.11

18.11

33

Диктант

1

Контроль дәрес

Дөрес язу күнекмәләрен камилләштерә алу

Кагыйдәләр  кулланып,  бирем эшләү алымнарын планлаштыру.    Үзэшчәнлекне бәяләү һәм контрольдә тоту.

Диктант

20.11

34

Синтаксис һәм пунктуация.

Синтаксис һәм пунктуация турында

төшенчә. Җөмлә

1

Катнаш дәрес

Синтаксис һәм пунктуация турында башлангыч

күнекмәләрен алу

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү.

Мәҗбүри –  192 нче күнегү,

ярым иҗади-   193 нче күнегү,

иҗади – 194 нче күнегү

22.11

21.11

35

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре.Хикәя җөмлә

1

Катнаш дәрес

Җөмлә төрен аера белү һәм дөрес интонация белән әйтә белү.

Аңлату, әңгәмә,  күнегүләр эшләү

Кечкенә күләмле диктант язу.

Мәҗбүри –  199 нчы күнегү,

ярым иҗади-   200 нче күнегү,

иҗади – 201 нче күнегү

25.11

24.11

36

Сорау җөмлә

1

Катнаш дәрес

Сорау җөмләләрнең сорау алмашлыклары сорау кисәкчәләре, сорау интонациясе чаралары белән белдерелүен аңлату

Аңлату, әңгәмә,  күнегүләр эшләү.Диалог төзетү.

Мәҗбүри –  205 нче күнегү,

ярым иҗади-   206 нчы күнегү,

иҗади – 207 нче күнегү

27.11

27.11

37

Боерык  җөмләләр

1

Катнаш дәрес

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен билгели белү.көчле  интонация белән әйтелүче җөмләләрне таба, аера, төзи белү

Аңлату, әңгәмә,  күнегүләр эшләү.Диалог төзетү

Мәҗбүри –  212 нче күнегү,

ярым иҗади-   213 нче күнегү,

иҗади – 214 нче күнегү

29.11

28.11

38

Тойгылы җөмләләр

1

Аңлату, әңгәмә,  күнегүләр эшләү.

Карточкалар буенча мөстәкыйль эш

Мәҗбүри –  219 нчы күнегү,

ярым иҗади-   220 нче күнегү,

иҗади – 221 нче күнегү

39

Инша

1

Сөйләм үстерү дәресе

Бирелгән темага һәм куелган максатка яраклы рәвештә  инша язу

Бирелгән тема буенча әңгәмә, план төзү,  план буенча сөйләшү

Инша

40

Интонация һәм тыныш билгеләре

1

Текстны тиешле интонация белән дөрес итеп укый белү.

Бәйләнешле сөйләм үстерү: төрле жанрдагы текстларны сәнгатьле итеп уку күнекмәләрен үстерү.

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү.

Мәҗбүри –  226 нчы күнегү,

ярым иҗади-   227 нче күнегү,

иҗади – 228 нче күнегү

41

Җөмлә кисәкләре. Баш кисәкләре. Җыйнак җөмлә.

1

Катнаш дәрес

Җөмләнең грамматик нигезен табып, баш кисәкләрен билгели алу.

Җөмләләргә синтаксик анализ ясау элементлары белән таныштыру: җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү.  Күнегүләр эшләү.

Мәҗбүри –  234 нче күнегү,

ярым иҗади-   235 нче күнегү,

иҗади – 236 нчы күнегү

42

Җөмлә кисәкләре. Баш кисәкләре. Җыйнак җөмләләрне кабатлау

1

Белемнәрне гомумиләште-

рү һәм систе-малаштыру дәресе.

Җөмләнең грамматик нигезен табып, баш кисәкләрен билгели алу.

Җыйнак җөмләләр, җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү.  Аңлату, әңгәмә,  күнегүләр эшләү

Мөстәкыйль эш.

Мәҗбүри –  241 нче күнегү,

ярым иҗади-   242 нче күнегү,

иҗади – 243 нче күнегү

43

Диктант

1

Контроль дәрес

Дөрес язу күнекмәләрен камилләштерә алу

Диктант

44

Гади һәм кушма җөмләләр.

1

Катнаш дәрес

Гади һәм куш ма җөмләләрне аера, төзи белү

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү.

Мәҗбүри –  248 нче күнегү,

ярым иҗади-   249 нчы күнегү,

иҗади – 250 нче күнегү

45

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Җәенке җөмлә.

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе

Җөмлә кисәкләренең гомуми моделен һәм иярчен кисәкләрнең аерым моделен төзү, белдерелү үзенчәлекләрен ачыклау

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү

Мәҗбүри –  255 нче күнегү,

ярым иҗади-   256 нчы күнегү,

иҗади – 257 нче күнегү

46

Аергыч

1

Белемнәрне гомумиләште-

рү һәм систе-малаштыру дәресе.

Аергычның сорауларын,

нинди сүз төркемен ачыклавын белү

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү

Тест

Мәҗбүри –  262 нче  күнегү,

ярым иҗади-   263 нче күнегү,

иҗади – 264 нче күнегү

47

Тәмамлык

1

Белемнәрне гомумиләште-

рү һәм систе-малаштыру дәресе.

Тәмамлыкның сорауларын,

нинди сүз төркемен ачыклавын белү

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү

Тест

Мәҗбүри –  269 нчы күнегү,

ярым иҗади-   270 нче күнегү,

иҗади – 271 нче күнегү

48

Хәл

1

Белемнәрне гомумиләште-

рү һәм систе-малаштыру дәресе.

Хәлнең сорауларын,

нинди сүз төркемен ачыклавын белү

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү

Тест.Карточкалар буенча индивидуаль эш

Мәҗбүри –  276 нчы күнегү,

ярым иҗади-   277 нче күнегү,

иҗади – 278 нче күнегү

49

Сүзтезмә

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе

Җөмләдәге үзара бәйләнешкә кергән сүзләрне таба, сүзтезмәләрне аера белү. Сүзтезмәдәге ияртүче һәм иярүче сүзләрне билгели, алардагы бәйләүче чараларны күрсәтә алу.

Тексттан сүзтезмәләрне аерып чыгару күнегүләре.

Сүзтезмәләрне өлешчә анализлау күнекмәләре бирү: берничә сүзтезмәгә язмача анализ ясау.

Мәҗбүри –  282 нче күнегү,

ярым иҗади-   283 нче күнегү,

иҗади – 284 нче күнегү

50

Сүзтезмәләрне кабатлау

1

Белемнәрне гомумиләште-

рү һәм систе-малаштыру дәресе.

Мәҗбүри –  289 нчы күнегү,

ярым иҗади-   290 нчы күнегү,

иҗади – 291 нче күнегү

51

Диктант

1

Контроль дәрес

Дөрес язу күнекмәләрен камилләштерә алу

Диктант язу

Диктант

52

Тиңдәш кисәкләр.

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе

Тиңдәш кисәкләрнең тезүче кисәкләр,тезү интонациясе ярдәмендә бәйләнеп килүен белү. Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләренең куелышын аңлату

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү. Карточкалар белән эш.

Мәҗбүри –  296 нчы күнегү,

ярым иҗади-   297 нче күнегү,

иҗади – 298 нче күнегү

53

Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре

1

Белемнәрне гомумиләште-

рү һәм систе-малаштыру дәресе.

Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләрен аңлату, күнегүләр эшләү. Тактада эш.

Карточкалар буенча мөстәкыйль эш

Мәҗбүри –  302 нче күнегү,

ярым иҗади-   303 нче күнегү,

иҗади – 304 нче  күнегү

54

Инша

1

Сөйләм үстерү дәресе

Тирә-юньдә күргәннәрне тасвирлау характерындагы текстларны язмача әзерли белү.

Тасвирлау характерындагы сочинение язу.

Инша

55

Фонетика һәм орфоэпия

турында төшенчә. Сөйләм органнары

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе

Фонетика һәм орфоэпия төшенчәләрен, сөйләм органнарын белү. Авазларны ишетә һәм аера  белү

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү.  Фонетик күнегүләр.

Мәҗбүри –  309 нчы күнегү,

ярым иҗади-   310 нчы күнегү,

иҗади – 311 нче күнегү

56

Сузык һәм тартык авазлар

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе

Татар телендәге сузык авазларга характеристика бирә белү.

Сузык авазларга характеристика (терәк схема ясау).  Күнегүләр эшләү.

Телдән белемнәрне тикшерү

Мәҗбүри –  317 нче күнегү,

ярым иҗади-   318 нче күнегү,

иҗади – 319 нчы күнегү

57

Сузык һәм тартык авазларның таблицалары

1

Катнаш дәрес

Татар телендәге сузык һәм тартык авазларга характеристика бирә белү.

Сузык авазларга характеристика (терәк схема ясау).  Күнегүләр эшләү. Тартык авазлар турында катлаулы таблица бенча эшләү, шуңа нигезләнеп, гади таблица ясау.

Телдән белемнәрне тикшерү

 Сузык һәм тартык авазларның классификациясен ятларга

58

Иҗек һәм басым

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе

Ачык һәм ябык иҗекләр, татар телендә иҗек калыплары турында аңлата белү. Сүзләрне иҗекләргә бүлү принципларын аңлап, дөрес итеп бүлә белү.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү.  Иҗек калыпларына туры килерлек мисаллар уйлап язу

Авазлар, аларның төрләре,    характеристика бирү, контроль тест.

Мәҗбүри –  332 нче күнегү,

ярым иҗади-   333 нче күнегү,

иҗади – 334 нче күнегү

59

Дифтонглар.

1

Дифтонглар кергән сүзләрне транскрипция-ли, кушымчалар өстәл-гәндә, дөрес яза белү.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү

Карточкалар буенча индивидуаль эш

Мәҗбүри –  338 нче күнегү,

ярым иҗади-   339 нчы күнегү,

иҗади – 340 нчы күнегү

60

Сингармонизм законы.

1

Сингармонизм төшенчәсе. Аның ике төре: рәт һәм ирен гармониясе.  Синг.-ның сакланмаган очракларын тану һәм аңлатма  бирә белү . Синг.- ның 2 төрен танып белү,аерып күрсәтү

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү. Сүзләргә өлешчә фонетик анализ.

Сингорманизм законын ятларга

61

Рәт гармониясе

1

Катнаш дәрес

Татар телендәге сингармонизм күренешенең асылына төшенү: рәт гармониясе   турында мәгълүматлы булу.

Аңлату, әңгәмә,     мөстәкыйль эш башкару

Мөстәкыйль эш

Мәҗбүри –   346 нчы күнегү,

ярым иҗади-    347 нче күнегү,

иҗади –  348 нче күнегү

62

Ирен гармониясе

1

Катнаш дәрес

Татар телендәге сингармонизм күренешенең асылына төшенү:  ирен гармониясе турында мәгълүматлы булу.   Язуда чагылыш тапмавын белү

Аңлату, әңгәмә,     мөстәкыйль эш башкару

Мөстәкыйль эш

Мәҗбүри –   358 нче күнегү,

ярым иҗади-    359 нчы күнегү,

иҗади –  360 нчы күнегү

63

К,къ ,г,гъ тартыклары

1

Катнаш дәрес

[к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары кергән сүзләрне дөрес әйтү, транскрипциядә күрсәтә белү.

Аңлату, әңгәмә. [к], [г] һәм [қъ], [гъ] тартыклары кергән сүзләрне дөрес әйтү күнегүләре, транскрипцияләү; күнегүләр эшләү.

Сүзлек диктанты

Мәҗбүри –   365 нче күнегү,

ярым иҗади-    366 нчы күнегү,

иҗади –  367 нче күнегү

64

К,къ ,г,гъ авазларының язуда бирелеше.

Сүзлек диктанты

1

Белемнәрне гомумиләште-

рү һәм систе-малаштыру дәресе.

К, къ, г, гъ авазларын аеру белү

Сүзлек диктанты

Мәҗбүри –   372 нче күнегү,

ярым иҗади-    373 нче күнегү,

иҗади –  374 нче күнегү

65

Һ,х тартыклары

1

Катнаш дәрес

[һ] һәм [х] тартыклары кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм дөрес язу.

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү; күнегүләр эшләү.

Карточкалар буенча мөстәкыйль эш

Мәҗбүри –   378 нче күнегү,

ярым иҗади-    379 нчы күнегү,

иҗади –  380 нче күнегү

66

Н,ң тартыклары . Сүзлек диктанты

1

Катнаш дәрес

[н] һәм [ң] тартыклары  кергән сүзләрне дөрес әйтә һәм дөрес яза белү

Н,ң  авазларын аеру күнекмәсе формалаштыру;  күнегүләр эшләү.

Сүзлек диктанты

Мәҗбүри –   385 нче күнегү,

ярым иҗади-    386 нче күнегү,

иҗади –  387 нче күнегү

67

В ,w  тартыклары

1

[w] һәм [в] тартыклары кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм дөрес язу,  транскрипциядә күрсәтә белү.

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү.

Бу авазларның охшаш һәм аермалы якларын мисаллар буенча аңлата  белү

Дөрес язу күнекмәләрен камилләштерә алу

Мәҗбүри –   392 нче күнегү,

ярым иҗади-    393 нче күнегү,

иҗади –  394 нче күнегү

68

БСҮ. Эш кәгазьләре:мәкалә язу

1

Сөйләм үстерү дәресе

Мәктәптә күргәннәрне, бирелгән темага, куелган максатка яраклы рәвештә, төрле ситуацияләрдән чыгып, язмача әзерләү күнекмәсенә ия булу.

Мәктәп тормышы турында мәкалә язу күнегүләре, вакытлы матбугат белән эш

Мәкалә язу

Мәҗбүри –   396 нчы күнегү,

ярым иҗади-    397 нче күнегү,

иҗади –  398 нче күнегү

69

Сөйләмдә авазлар үзгәрешләре

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе

Тартыкларга хас фонетик закончалыкларны белү:  җайлашу, охшашлану, охшашсызлану, чиратлашу күренешләре турында аңлата,  транскрипция-дә күрсәтә белү.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү.

Мәҗбүри –   403 нче күнегү,

ярым иҗади-    404 нче күнегү,

иҗади –  405 нче күнегү

70

Сөйләмдә авазлар үзгәрешләрен кабатлау

1

Белемнәрне гомумиләште-

рү һәм систе-малаштыру дәресе.

Тарт.үзгәреше: охшашлану, охшашсызлану-җайлашу тур. төшенчә.

Дәреслектәге сорауларга җавап бирү

Мәҗбүри –   410 нчы күнегү,

ярым иҗади-    411 нче күнегү,

иҗади –  412 нче күнегү

71

Берничә авазга билге белдерүче хәрефләр(е,ё,ю,я)

1

Катнаш дәрес

Е, ё, ю, я хәрефләрен куллануның ике очрагын: сүз башында, сузыклардан соң һәм аеру билгеләре – ъ һәм ь нән соң ике аваз кушылмасын белдерүләрен; татарның үз сүзләрендә [й] һәм тар әйтелешле [о] һәм [ө] кушылмаларының сүз башында ике хәреф белән белдерелүен аңлау. Сузыклардан соң [йо], [йө] авазлары бер хәреф – е белән белдерелүен практикада куллана алу.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү.Сүзлек диктанты

Сүзлек диктанты

Мәҗбүри –   417 нче күнегү,

ярым иҗади-    418 нче күнегү,

иҗади –  419 нчы күнегү

72

Калынлык һәм аеру билгесе.

Сүзлек диктанты

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе

Татар телендә ъ һәм ь хәрефләренең функцияләрен аңлау, аңлата белү, әлеге хәрефләр кергән сүзләрне дөрес язу.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү. Сүзлек диктанты

Диктант

Мәҗбүри –   423 нче күнегү,

ярым иҗади-    424 нче күнегү,

иҗади –  425 нче күнегү

73

Фонетика, орфоэпия, орфография бүлекләрен кабатлау

1

Белемнәрне гомумиләште-

рү һәм систе-малаштыру дәресе.

“Фонетика һәм орфоэпия”, “Графика һәм орфография” бүлекләре буенча алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерә алу.

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү. Күнегүләр эшләү.

Тест эшләү Карточкалар буенча мөстәкыйль эш.

Мәҗбүри –   431 нче күнегү,

ярым иҗади-    432 нче күнегү,

иҗади –  433 нче күнегү

74

Фонетик анализ ясау.

1

Белемнәрне гомумиләште-

рү һәм систе-малаштыру дәресе.

Сүзләргә фонетик анализ ясау.

Күнегүләр эшләү.

Биремле карточкалар буенча эш.

Карточкалар буенча мөстәкыйль эш

Мәҗбүри –   437 нче күнегү,

ярым иҗади-    438 нче күнегү,

иҗади –  439 нчы күнегү

75

Диктант

1

Контроль дәрес

Дөрес язу күнекмәләрен камилләштерә алу

Тикшерү диктанты язу.

Диктант

76

Хаталар өстендә эш.  Фонетика буенча зачет

1

Контроль дәрес

“Фонетика һәм орфоэпия”, “Графика һәм орфография” бүлекләре буенча алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерә алу.

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү.

Зачет

77

Хаталар өстендә эш.  Фонетиканы гомумиләштереп кабатлау

1

Белемнәрне гомумиләште-

рү һәм систе-малаштыру дәресе.

“Фонетика һәм орфоэпия”, “Графика һәм орфография” бүлекләре буенча алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерә алу.

Күнегүләр эшләү.

Биремле карточкалар буенча контроль эш.

Дәреслектәге сорауларга җавап бирү

78

Лексикология.

Сөйләм культурасы

Сүзнең лексик мәгънәсе

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе

Билгеле бер телдәге сүзләр һәм әйтелмәләр җыелмасының шул телнең лексикасы дип, телнең лексикасын өйрәнүче фәннең лексикология дип аталуын белү. Сүзнең лексик мәгънәсен ачыклау юлларын белү.

Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән таныш булмаган сүзләрнең лексик мәгънәсен ачыклау.

Карточкалар буенча мөстәкыйль эш

Мәҗбүри –   444 нче күнегү,

ярым иҗади-    445 нче күнегү,

иҗади –  446 нчы күнегү

79

Бер һәм күпьмәгънәле сүзләр

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе

Сүзләрнең туры һәм күч.мәгънәләрен аера белү. Сүзләрне лексик яктан тикшерә белү.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү

Мәҗбүри –   450 нче күнегү,

ярым иҗади-    451 нче күнегү,

иҗади –  452 нче күнегү

80

Сүзләрнең туры һәм  күчерелмә мәгънәсе

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе

Сүзнең предметны, күренешне, аларның үзенчәлекләрен турыдан-туры атаган вакытта белдерә торган мәгънәсе сүзнең туры мәгънәсе булуын; бер предметны яки күренешне ачыклап бирү өчен, аңа охшаган икенче предмет яки күренешнең билгеләрен күчереп куллану нәтиҗәсендә күчерелмә мәгънә барлыкка килүне белү, аңлата алу. Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен аера белү.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү

Тест

Мәҗбүри –   456 нчы күнегү,

ярым иҗади-    457 нче күнегү,

иҗади –  458 нче күнегү

81

Омонимнар

1

Катнаш дәрес

Әйтелешләре һәм язылышлары бер үк, ләкин мәгънәләре бөтенләй башка булган сүзләрнең омоним (аваздаш сүзләр) дип аталуын, аларның төрләрен белү.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү

Тест.Карточкалар буенча индивидуаль эш

Мәҗбүри –   462 нче күнегү,

ярым иҗади-    463 нче күнегү,

иҗади –  464 нче күнегү

82

Синонимнар

1

Катнаш дәрес

Уртак мәгънәле, бер-берсеннән мәгънә төсмерләре, язылышлары, стилистик бизәкләре белән генә аерылып торучы сүзләрнең синоним дип аталуын аңлау. Синонимнарның мәгънәви һәм стилистик яктан аермаларын таба белү. Төрле сүз төркеменә караган сүзләрнең үзара синонимлаша алмавын мисаллар ярдәмендә дәлилли алу.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү

Тест

Мәҗбүри –   468 нче күнегү,

ярым иҗади-    469 нчы күнегү,

иҗади –  470 нче күнегү

83

Антонимнар

1

Катнаш дәрес

Капма-каршы мәгънәле сүзләрнең антоним дип аталуын, сөйләмдә аларның контраст картиналар бирү өчен кулланылуын белү. Грамматик яктан антонимнарның бер сүз төркеменә керүләрен аңлау.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү

Карточкалар буенча мөстәкыйль эш

Мәҗбүри –   475 нче күнегү,

ярым иҗади-    476 нче күнегү,

иҗади –  477 нче күнегү

84

Фразеологик әйтелмәләр тур төшенчә

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе

Үзара тыгыз бәйләнешле берничә сүздән төзелгән, бербөтен мәгънә аңлата торган күчерелмә мәгънәле төзелмә фразеологик әйтелмә дип аталуын, фразеологик бөтеннәрнең (күпчелеге) башка телләргә сүзгә-сүз тәрҗемә ителмичә, шуларга тиң параллель тәгъбирләр ярдәмендә белдерелүен аңлау.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү. Тәрҗемә эше.

Карточкалар буенча индивидуаль эш

Мәҗбүри –   481 нче күнегү,

ярым иҗади-    482 нче күнегү,

иҗади –  483 нче күнегү

85-86

Иҗади биремле изложение.

Сөйләм үстерү дәресе

Укытучы укыганны тыңлау, план төзү һәм язу күнекмәләренә ия булу

Иҗади биремле изложение язу

Изложение

87

Фразеологик әйтелмәләрнең мәгънәсе

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе

Фразеологик әйтелмәләрнең мәгънәсен ачыклау, дөрес итеп куллану

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү. Тәрҗемә эше.

Мәҗбүри –   487 нче күнегү,

ярым иҗади-    488 нче күнегү,

иҗади –  489 нчы күнегү

88

Татар теленең сүзлек составы

Яңа материалны өйрәтү дәресе

Кулланылыш өлкәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы төркемнәре: гомумхалык сүзләр, диалекталь сүзләр, профессиональ сүзләр һәм атамаларны аера белү.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү

Сүзлек диктанты

Мәҗбүри –   494 нче күнегү,

ярым иҗади-    495 нче күнегү,

иҗади –  496 нчы күнегү

89

Алынмалар

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе

Гарәп,фарсы, рус телләреннән кергән сүзләрне дөрес әйтү,язу һәм мәгънәләрен аңлату

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү, вакытлы матбугат белән эш.

Күрмә диктант

Мәҗбүри –   500 нче күнегү,

ярым иҗади-    501 нче күнегү,

иҗади –  502 нче күнегү

90

Татар теленең кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составы

1

Катнаш дәрес

Профессиональ, гомумхалык сүзләре,атамалар,диалекталь сүзләр таба, аера, куллана белү

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү

Мәҗбүри –   506 нчы күнегү,

ярым иҗади-    507 нче күнегү,

иҗади –  508 нче күнегү

91

Сайланма диктант.

Татар теленең кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составын кабатлау

1

Контроль дәрес

Дөрес язу күнекмәләрен камилләштерә алу

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү. Сайланма диктант язу.

Диктант

92

Сүзләрнең кулланылыш  дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе

Сүзләрнең кулланылыш ягыннан төрләрен тарихи сүзләр һәм архаизмнар, неологизмнарга аера  белү

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү

Дәреслектәге сорауларга җавап бирү.

Мәҗбүри –   519 нчы күнегү,

ярым иҗади-    520 нче күнегү,

иҗади –  521 нче күнегү

93

Сүзләрнең кулланылыш  дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составын кабатлау

1

Белемнәрне гомумиләште-

рү һәм систе-малаштыру дәресе.

Архаизм, неологизм   төшенчәләре. Архаизмнарны тарихи сүзлзрдән аеру

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү

Мөстәкыйль эш.

Тестлар эшләү

Мәҗбүри –   525 нче күнегү,

ярым иҗади-    526 нчы күнегү,

иҗади –  527 нче күнегү

94

Миниатюр изложение

1

Сөйләм үстерү дәресе

Укытучы укыганны тыңлау, план төзү һәм язу күнекмәләренә ия булу. Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү

Изложение язу

изложение

95

Эш кәгазьләре:

хат язу

1

Сөйләм үстерү дәресе

Туганнарга һәм дус-ишләргә хат яза алу. Электрон хатлар турында белү.

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү.

Туганнарга һәм дус-ишләргә хат язу тәртибе.   Билгеле шәхесләрнең хатларын уку.

Инд.биремле карточкалар буенча эш:

хат язу

иҗади –  531 нче күнегү

96

Сүзлекләр

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе

Аңлатмалы һәм орфографик сүзлекләр турында һәм алардан файдалана белү

Аңлатмалы һәм орфографик сүзлекләр турында һәм алардан файдалана белергә өйрәтү

.

Мәҗбүри –   536 нчы күнегү,

ярым иҗади-    537 нче күнегү,

иҗади –  538 нче күнегү

97

Сүзлекләрдән файдалану күнегүләре

1

Белемнәрне гомумиләште-

рү һәм систе-малаштыру дәресе.

Сүзләрне җыю, тәртипкә салу һәм сүзлекләр төзү турындагы фәннең лексикография дип аталуын, сүзлекләрнең аңлатмалы һәм телара төрләргә бүленүен аңлау. Орфографик, орфоэпик, синонимнар, фразеологик, диалектологик, әдәбият белеме, ике телле һәм күп телле тәрҗемәле сүзлекләрне аера белү. Сүзлекләр белән иркен эш итә белү. Электрон сүзлекләр турында мәгълүматка ия  булу.

Интернет аша турыдан-туры эшләүче (онлайн) һәм цифрлаштырылган сүзлекләр белән таныштыру.

Карточкалардагы биремнәр буенча сүзлекләр белән эш

Мәҗбүри –   543 нче күнегү,

ярым иҗади-    544 нче күнегү,

иҗади –  545 нче күнегү

98

Эш кәгазьләре:

белешмә язу

Лексикология бүлеген кабатлау

1

Сөйләм үстерү дәресе

Мөстәкыйль рәвештә белешмә кәгазе язу.

Белешмә турында төшенчә бирү. Аны язу үзенчәлекләре турында сөйләшү, берничә белешмәне бергәләп тикшерү.

. Инд.биремле карточкалар буенча эш:

белешмә язу

Мәҗбүри –   548 нче күнегү,

ярым иҗади-    549 нчы күнегү,

иҗади –  550 нче күнегү

99

Мин.инша.

Сүзләргә лексик анализ

1

Сөйләм үстерү дәресе

Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеге буенча алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләре булу. Бирелгән темага һәм куелган максатка яраклы рәвештә хикәяләү характерындагы текстларны язмача әзерләү

Бирелгән тема буенча мөстәкыйль рәвештә сочинение язу

Инша

100-101

Ел буе үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

Белемнәрне гомумиләште-

рү һәм систе-малаштыру дәресе.

Ел буена алган белемнәрне гамәлдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерә алу.

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү.

Контроль тестлар

102

Контроль диктант

Контроль дәрес

Дөрес язу күнекмәләрен камилләштерә алу

Диктант

103-105

Хаталар өстендә эш.

Ел буе үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

Белемнәрне гомумиләште-

рү һәм систе-малаштыру дәресе.

Ел буена алган белемнәрне гамәлдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерә алу.

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән эш программалары (1,3,4- сыйныфлар өчен, рус төркеме)

Здесь можно познакомиться с рабочей программой для детей русскояз.обучением. По учебникам Р..З.Хайдаровой и Ф.Сафиуллиной...

Татар теленнән эш программалары.

Рус телле балаларда татар теленнән татар төркемнәрендә татар теленнән эш программасы....

Татар теленнән эш программалары

Татар теленнән Р.З.Хәйдарова дәреслеге буенча эш программалары...

Татар теленнән эш программалары

Татар гимназиясендә эшләүче укытучылар өчен кулланма...

Татар теленнән эш программалары

6АБ сыйныфлары (рус төркеме) өчен татар теленнән эш программасына аннотацияУкытучы: Гайсина А.Р.Эш программасында бирелгән сәгатьләр саны: елга 105, атнага 3 сәгать.  УМК:. . Рус телле балал...

Татар теленнән эш программалары

Татар теле дәресләренә эш программалары.  Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен....

Татар теленнән эш программалары

Татар теле дәресләренә эш программалары.  Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен....