Рәнҗетмәгез әнкәйләрне
материал (5 класс) на тему

Шарипова Раиса Васильевна

Әнкәй-иң газиз җан иясе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon renzhetmegez_enkeylerne.doc11 КБ

Предварительный просмотр:

Рәнҗетмәгез әнкәйләрне.

Рәнҗетмәгез, берүк, әнкәйләрне,

Күз яшьләре тама күрмәсен.

Җыерчыклы, назлы йөзләренә

Кара кайгы, берүк, килмәсен.

Рәнҗетмәгез, зинһар, әнкәйләрне,

Мәңге рәхәт күрә алмассыз.

“Оҗмахка юл-аналардан”,-диләр,

Анысына да ирешә алмассыз.

Рәнҗетмәгез һич тә әнкәйләрне,

Авыр сүзләр берүк әйтмәгез.

Аткан укны кире алып булмый,

Әйткәнгәчә йөз кат үлчәгез.

Рәнҗетмәгез, дуслар, әнкәйләрне,

Ана булсын биек тәхеттә.

Хөрмәт һәм тынычлык хөкем итсен,

Шул вакытта килер бәхет тә.

Шәрипова Рәисә