Тема : Г. Камал. «Бүләк өчен » комедиясе.
план-конспект урока на тему

Фархутдинова Разиля Яббаровна

Г. Камал. «Бүләк өчен » комедиясен анализлау.  Укучыларны мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү,  анализлап нәтиҗә чыгара белү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon g.kamal_.doc64.5 КБ

Предварительный просмотр:

 

Тема : Г. Камал. «Бүләк өчен » комедиясе.

Максат:  1. «Буләк өчен » комедиясен анализлау.

                 2. Укучыларны мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү,  

                    анализлап нәтиҗә чыгара белү.

                 3. а) Тәрбияви максат: Г.Камал иҗатына, шәхесенә хөрмәт,                                   ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләлщү.

                   б) Милли театрыбызга зәвыклы тамашачы тәрбияләү.

Җиһазлау: ноутбук, проектор, экран, күчмә такта, дәреслекләр,

                   драматургның рәсеме.

Тактада: - тема

           - мещан - максатсыз акча ,байлык җыю

           - бәддога

Дәрес барышы.

I.Оештыру.   Исәнләшү, кунаклар белән исәнләшү

II.Актуальләштерү.

У.-Алдагы дәрестә Г.Камалның биографиясен, иҗат узенчәлекләрен өйрәнгән идек.

С.1. Нинды кеше булып күз алдына килеп басты шагыйрь?(демократ әдип, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе)

С.2. Кайсы әсәрләрен беләсез?( “Беренче театр”, “Безнең шәһәрнең серләре”)

С.3. Бу әсәрләрнең урталыгы нәрсәдә? (комедия)

С.4. Нәрсә соң ул комедия? Драма жанрлары арасында комедия нинди үзенчәлекле яклары белән аерылып тора? (8 аерма)

III. Яңа тема.

У.- Максатны әйтү:  “Бүләк өчен” комедиясенә анализ. Кыскача гына эчтәлек сөйләү. Сүзлек өстендә  эш.

У.- Әдәбият нәрсә ул? (Әдәбият – ул язучының тормышка мөнәсәбәте, үзе яшәгән чорга карата позициясе)

А) Язылу тарихы белән таныштыру.

У.- 1909 елда языла, басылып чыга, шул ук елны “Сәйяр” труппасы сәхнәләштерә.

У.-1910 елның 5 ноябрендә Казанның “Шәрык” клубында татар зыялылары җыела. Алар Г.Камалның иҗат эшчәнлегенә 10 ел тулуны танталалы равештә билгеләп үтәләр. Кичәдә “Бәхетсез егет” һәм “Бүләк өчен” әсәрләре куела. Бу кичәдән соң чиксез дулкынланган Тукаебыз : “Татар  тормышының, Казан мещаннарының моңа кадәр мәгълүм булмаган якларын, яшерен  почмакларын якты кояш кебек күрсәткән Г.Камалны “Татар Островские” дип атарга була ди. Бу бәя без бүген өйрәнә торган авторга да, “Бүләк өчен ” комедиясенә дә зур, югары бәя булып тора.

Нәтиҗә.  

У. - “Бүләк өчен” комедиясе Г.Камал иҗатының кайсы чорында языла?  Нинди иҗат югарылыгында басып тора автор?

(Җитлеккән чор, аңа кадәр ул “Беренче театр” комедияләрен язган була)

У.Ә хәзер искә төшерик әле, тарихи күзлектән карыйк әле бу чорга.

С.- Әдәбиятны өйрәнүнең кайсы чоры? ( Тукай чоры)

- 1905 ел - буржуаз революция, татар ташламалар ала.

- 1907 ел - кара реакция еллары башлана.Революцияне канга батыралар. Зур өметләр җимерелә. Шомлы еллар башлана.

С.-  Ни өчен Г.Камал бу шомлы кара революция елларында комедия жанрына мөрәҗагать итә?

(Татар дөньясындагы негатив куренешләрне тәнкыйтьли. Чөнки бу революцион хәрәкәттә татар кешесе  бик әз катнаша. 2 профессиональ революционер: Г.Коләхмәтов һәм Х.Ямашев)

С.- Кемнән көлә? Нәрсәдән көлә? Юмор, сатира аша нәрсәне тәнкыйтьли?

Без бүген шушы сорауларга җавап бирәбез.

Б) Анализлау.

С.- Әсәрдә ничә төп образ бар?

(3 төп образ: Габдуллаҗан, Хәмидә, Мәхүпҗамал)

С.- Ни өчен автор Әхмәтҗанны  катнаштырмый? Әти кеше баш, акча табучы. Ә проблеманы хәл итүдән читтә кала?

(Г.Камал әти катнашмаган эшнең җимереләчәген (безперспективный) икәнен тамашачыга белдереп, кисәтеп куя)

Ата белән ана рольләрен алмашырга тиеш түгел! Гаиләдә һәр проблема, ә мондый зурысы – баланың киләчәген кору – уртага салып килешеп, бергәләп, уртак бер фикергә килеп эшләнергә тиеш.

Персонажларга характеристика

Хәмидә        

Ни теләсә шуны эшли өендә. Ә Хәмидә әни кеше үзе генә  хәл итмәкче.

Ана укыган, сәламәт, акыллы улын күз дә төшмәслек кызга, бай гайләгә бүләк итмәкче.

С.-Нәрсә өчен сатмакчы? Хәмидәнең төп максаты,хыялы нинди?

(Асыл күлмәк өчен. Асыл күлмәк киеп ибөтен тирә-юньдәгеләрне шаккаттыру хыялы белән яна)

Нәтиҗә: Буш хыял, буш максат, интереслары чикле. Шул чор татар дөньясына бик хас күренеш.

С.Комедия жанрының нигезендә нәрсә ята? (конфликтка)

С.Комедия нәрсәгә корылган? (Конфликт төп сатирик персонажга  бәйле)

Укучыларның тактада эше:

                Хәмидә  - Габдуллаҗан

                       ана  -  бала

                     акча  -  бәхет

С.Хәмидәнең тормыш девизы нинди?

Нәтиҗә: Акча булса, бәхет үзеннән үзе килә. Бу төр конфликт, проблема кешелек яшәгәндә яшәячәк.

Ә бит бу дөньяда акчага сатып алып булмый торган категорияләр дә бар.

С.- Нәрсәләрне акчага сатып алып булмый?

(Сәламәтлек, иман, мәхәббәт, дуслык, туганлык, әти-әни, иң изге хисләр)

У.-Алтын сарайда яшәп тә бәхетсез булучылар күп.Тиз туйдыра. Рухият кирәк, күңел дөньясы бушлыгын нәрсә белән булса да тутыру кирәк була башлый. Бу бүген дә актуаль проблема. Бүген дә төп критерий ялгыш ыйблага кереп китә. Кемнең акчасы күп – шул бәхетле, шул шәп яши дип уйлыйбыз.

-Г.Камал бөтен нәрсәне сатып алырга була ди. Ә акчага сатып алына торган бөтен нәрсә туза.

С.-Асыл күлмәк киеп йөрер өчен малаеның бәхете белән уйнаган Хәмидәнең шул көнгә кадәр асыл күлмәк кигәне булмаганмы?

С.- Кем авызыннан  әйттерә бу хакта автор?

С.- Сатираның төп алымы нинди каршылык була дидек?

Тактада эш:

                                Кире персонаж

                                    Хәмидә

дәрәҗәгә дәгъва белдерә                              эчке бушлык

башкалардан акыллырак                             акылсыз

     мин дип уйлый                                              комсыз

                                                                     ялганчы

С.- Хәмидә иренә дә, улына да нинди бәя бирә? (Акылсызлар)

С.- Иң якыннары турында әсәрдә берничә мәртәбә нәрсә ди автор?

(“Бу өйдә бер акыллы кеше юк”,- ди.)

С.- Нинди алым куллана Г.Камал? (Кабатлау)

С.- Кемгә охшаган? (“Беренче театр”дагы Хәмзә байга)

Нәтиҗә: Әхмәтҗан да, Габдуллаҗан да  ихтыярсыз кешеләр, буйсынганнар, төпле үз сүзләре юк. Бәхетне башкалдар китерер дип көтеп яталар, язмышларын хәл итүне Хәмидәгә тапшыралар.

  • С.Хәмидәнең комсызлык дәрәҗәсен автор ничек күрсәтә?
  • С.Нинди алым куллана? ( Әсәрнең буеннан буена арттыра бара)
  • С.Ниләр эшли ?

(1.Бирнәне үзе кат-кат барлый .

2.Ярлы карчыктан кат-кат әйттерә.

3. Өстәвенә асыл күлмәкнең йон булачагы беленә.

4. Җитмәсә бу күлмәгенең кирәк түгеллеге беленә, чөнки аның асыл күлмәкләре болай да күп икән.)

Әхмәтҗан

У.- Әхмәтҗан образына характеристика бирегез.

С.-Хәмидә образын ачуда катнашучы персонажлардан Әхмштҗанга нинди бәя бирер идегез?

( Һаман бер сүзне кабатлый. Аны да улының язмышы түгел, туй чыгымнары гына борчый. Җебегән  булганы өчен, киребеткән, надан, комсыз Хәмидәгә буйсынганы өчен акылсыз дип атый).

С.- Габдуллаҗан кем ул?  Нинди ул?

С.- Ул сезгә ошадымы?  Ни өчен?

(1.Алдынгы карашлы, русча укый, Гогольнең “Женитьба”сын укыган, өйләнү турында да үз фикере бар, китап сүзләре сөйли. Әсәрдә ул башкалардан алдынгырак фикерле кеше.

2.Әмма җебегән, үзен яклап рәтле сүз әйтә алмый. Бу сыйфатлары аны акылсызлар рәтенә кертә.

3.Әсәрдәге яшь буын вәкиле. Татар дөньясының киләчәге Габдуллаҗан җилкәсенә төшәчәк.)

С.- Ә ул нинди?

( Буйсынучы. Көрәшче түгел. Автор Габдуллаҗаннан риза түгел. Акчалы, укымышлы, ләкин кыл да кыймылдатмый. милләт өчен юк шәхес.)

С.- Төп гаебе?( Көтеп яши. Инициативалы түгел.)

У.Дөнья үзгәрергә тора. Чор өчен көрәшчеләр кирәк! Ә болар берсе күлмәк бүлә, берсе көтеп яши.

    С.-Дөнья шартларга тора, ә татар моңа әзерме?

(Әдипнең көче башкаларның төшләренә дә кермәгән, борынлап та өлгермәгән проблеманы укучысына, тамашачыга күрсәтә, ачып сала белү.)

У.- Ана һәм ул мөнәсәбәтенә тукталып үтик әле , укучылар.

Язмышы кыл өстендә торса да малай әнисенә каршы бармый, бәрелми, сугылмый, аяк терәп бәхәсләшми.

С.Ни өчен?

( Чөнки әти-әнинең  хәер-фатихасы иң зур, иң изге әйбер саналган. Җаны-тәне белән каршы, ләкин әйткәләшми, чөнки ата-ана бәддогасыннан курка.)

     С. - Әсәрдәге кайсы ситуация Хәмидәне тилертә?  Габдуллаҗанны                                          

      “Тилиграм баганасына” өйләнүдән коткара?

C.- Шушы урында комедияне бетереп булыр идеме? Бетергән очракта комедия жанр буларак сакланыр идеме? (Әлбәттә)

С.- Ә автор нишли?

(Хәмидәнең тискәре яклары өр-яңадан күперә-күпчи. Ялганына, комсызлык баткагына һаман бата. Үзен якыннары алдында һаман фаш итә.)

С.- Сезгә Хәмидә кызганычмы? Ни өчен?

С.- Ә кем кызганыч? ( берсе дә)

Мәхүпҗамал

С. – Тагын нинди образ бар? (Мәхүпҗамал )

(Яучы образы. Заманы өчен бу төшемле кәсеп. Мондый һөнәр иясе татарда һәрчак булган.

С.- Төп максаты нинди?(үгетләү, вәгъдә алу)

У.Социаль статусы, нәселе, җиде буынын белеп яучылаганнар, гадәттә. Татар әдәбиятында бу тип образлар күп. Мәхүпҗамал да комсыз, ялганчы, оятсыз хатын. Һөнәре  изге булса да (гаилә коруда ярдәм итә, нияте, масаты капма-каршы.

С. – Теле нинди дип бәяләр идегез?

(Гади, аңлаешлы. Чагыштырулар күп. Комедия жанрына хас тасвирламалар күп). Берничә мисал уку.

Исеме.

С.- Әсәр исеменә автор нинди мәгънә сала?

С. Ни өчен Г.Камал “Бүләк өчен” дигән исем биргән?

Әсәрнең исеме һәрвакыт тема белән бәйле икәнен беләбез, чөнки исеме реклама ролен үти, теманы алдан ук әйтеп куя.

(Персонажларның бүләккә карашын белдерә. Бүләк өчен кешенең нинди оятсызлыкларга баруын күрсәтә. Хәтта малаен бүләк итәргә әзер булуын да.)

Темасы.

С. - Темасы нинди? (Туй бүләге турында)

Идеясе.

С.- Идеясе нинди? (Бәхет акча белән бәяләнми. Бәхет акчага сатылмый.)

Проблемасы.

С.-Проблемасы нинди? (1909 елда татар дөньясының төп проблемасы – татарның мещанлык баткагында яшәве. Мещанлык – максатсыз акча, байлык җыю.

Актуальлеге, әһәмияте.

С. Әһәмияте, актуальлеге.

- Әсәр бүгенге көндә актуальме? Ни өчен? Әсәр бүгенге көн тамашачысына  кызыкмы?(Әйе, чөнки бүген дә театрлар репертуарында бар.

IV. Йомгаклау.

С.- Көлкеле жанр булса да, комедия тирән гомумиләштерүләр ясарга мөмкинлекләр бирә. Бу әсәрне укып анализлаганнан соң, сез нинди фикергә килдегез, нинди нәтиҗәләр ясадыгыз?

-Акчага бар нәрсәне дә сатып алып булмый.

- Комсызлык колы булу, акча колы булу кешене көлкегә калдыра, башкаларда чиркану-җирәнү хисе булдыра.

- Башкаларның хыял-теләкләрен чикләү, буып яшәү – аталар – балалар конфликтына китерә.

- Мин-минлек белән яшәү, башкаларны бәхетсез итә.

- Ата үз урынында, ана үз урынында булырга тиеш.

- Ата-ана бәддогасы куркыныч, фатихасы кыйммәт.

C. – Автор шушы кечкенә генә гаиләдәге, кыска гына вакыт эчендә булган вакыйга аша татар милләтенең кайсы ягын тәнкыйтьли? (Иницаиваның булуын, кемдер китереп бирәсе бәхетне көтеп ятуын, үз чорының төп прблемасын.)

Нәтиҗә чыгарыйк 

С.-Г.Камалга карата нинди хис туды? (Милләтпәрвәр, демократ, сәясәтче, милләт язмышын алдан күрүче)

С.-Бөек драматургның исемен халкыбыз ничек мәңгеләштергән? (Театрыбыз-исемен йөртә. Казанның бер урамы аның исемен йөртә)

V.Билгеләр кую.

VI.Өй эше бирү: 1) чагыштырулар табарга.

                             2)Интернеттан Г.Камал театры турында материал табып  

                                реферат язып килергә.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаяз Исхакый иҗаты "Алдым-бирдем" комедиясе

Творческая работа учащиегося по данной тематике....

Фразеологик әйтелмәләрнең Ш.Камал иҗатында кулланылышы

Ш.Камал иҗатына күзәтү.Аның иҗатында фразеологик әйтелмәләрнең төрләре....

Фразеологик әйтелмәләрнең Ш.Камал иҗатында кулланылышы

Ш.Камал иҗатына күзәтү.Аның иҗатында фразеологик әйтелмәләрнең төрләре....

Философия абсурдизма и экзистенциализма (на примере творчества Кафки и Камю))

Данный реферат отражает суть творческого метода обоих писателей. В работе полностью раскрыта специфика их литературных взглядов....

Камеи.

Презентация предназначена для урока изобразительно искусства и художественного труда по теме "Камеи"....

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык. Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе.

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык.Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе....

Г.Исхакыйның “Җан Баевич” комедиясе буенча дәрес планы.

Г.Исхакыйның "Җан Баевич" комедиясенә анализ...