Национальные блюда татарского народа.
план-конспект урока (5 класс) на тему

Салахова Эльмира Сабирзяновна

Урок повторение  по теме «Национальные блюда татарского народа» в 5  классе (русская подгруппа) с использованием обучающих структур сингапурского  метода обучения.

Скачать:


Предварительный просмотр:

ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ МИЛЛИ РИЗЫКЛАРЫ.

(Урок повторение  по теме «Национальные блюда татарского народа» в 5  классе (русская подгруппа)

 с использованием обучающих структур сингапурского  метода обучения)

Тема: Татар халкының милли ризыклары.

Максат:   татар  халкының  милли  ризыклары  турында сөйләшү;

татар милли ризыкларның исемнәрен ныгыту, исемнәрен көндәлек сөйләмдә кулланышка кертү, сүзлек запасын үстерү, үзара дустанә мөнәсәбәт урнаштыру; татар халкының милли ризыкларына кызыксыну уяту; укучыланың игътибарын коррекцияләү; командада һәм парлашып эшләү күнекмәләрен тәрбияләү.

Җиһазлау:  экран, ноутбук,  презентация, татар  халык  ашлары  күргәзмәсе.

Дәрес барышы.

  1. Кереш өлеш. (1 слайд)

Оештыру моменты. (2 слайд)

Уятыйм әле кояшны-

Көннәрем якты булсын!

Уятыйм әле кошларны

Көнем җырлы булсын!

Уятыйм әле дусларны-

Көннәрем ямьле булсын!

Уятыйм әле Җир шарын-

Көннәрем гөрләп торсын! (Р. Миңнуллин“Иртән иртүк”)

Хәерле иртә, укучылар!

Хәерле иртә, миңа,

Хәерле иртә, сиңа,

Хәерле иртә, безгә,

Хәерле иртә, сезгә!

Мин сезне күрүемә шат, утырыгыз.

  1. Актуальләштерү. Темага кереш.

Структура  РЕЛЛИ РОБИН (два ученика поочередно обмениваются короткими ответами).

-Укучылар ,без сезнең белән кайсы республикада яшибез?

-Без Татарстанда яшибез.(хор белән)

Работаете  с партнером по плечу.

Спросите у друга:

  • в какой республике он живет? (Обсудите 10 секунд)

Начинает тот, у кого волосы светлее.  Незабудьте поблагодарить своего друга. Кто готов?(Кем әзер?)

-Син кайсы республикада яшисең?

- Мин Татарстанда яшим.

(3 слайд)

Әйе,  укучылар без Татарстанда яшибез.

- Татарстанда нинди милләт халыклары яши? (татарлар, руслар, чувашлар, үзбәкләр,башкортлар, грузиннар, казахлар.) 

- Татарстанда  татарлар яши.

Димәк, Татарстанда кемнәр яши?(Экраннан күрсәтә бара)

-Укучылар, сезнең сыйныфта нинди милләт балалары укый? (татарлар, руслар, чувашлар)

Сейчас вы работаете с партнером по лицу.

Спросите у друга:

-он из какой национальности? (Обсудите 10 секунд)

Начинает тот, кто у кого волосы длиннее

Незабудьте поблагодарить своего друга. Кто готов?(Кем әзер?)

-Син нинди милләттән?

Мин- чуваш. Минем туган телем – чуваш теле. Мин чувашча сөйләшәм.

Ә менә без укучылар, татар теле дәресендә барыбыз да татарча өйрәнәбез.

Менә бу җөмләне дәвам итик әле.  Я хочу послушать   стол №2. Начинает  тот, кто выше ростом.

Мин татар телен өйрәнәм, чөнки ...(татар теле дәүләт теле).

Әйе, укучылар, татар теле рус теле кебек үк Татарстанда дәүләт теле санала. Без татарча да сөйләшә белергә тиешбез.

(4 слайд)

Укучылар, һәрбер милләт халкы үзләренә генә хас булган милли бәйрәмнәре, дини йолалары, киемнәре, милли ашлары белән аерылып тора. 

Да ребята, в Татарстане живут очень много национальностей: татары, русские, чуваши, башкиры, казахи и другие. У каждого народа есть свои праздники, обычаи и каждый народ  готовит свои национальные блюда.

Укучылар,  без бүген сезнең белән татар халкына гына хас булган  милли ашлары турында сөйләшербез. Татар халкы элек –электән аш-су әзерләргә бик оста булган. Алар бодай, арыш, солы оннарыннан төрле камыр ризыклары әзерләгәннәр.

  1. Төп өлеш. Ныгыту.

Балалар, бүген безне бик җаваплы эшкә чакырдылар.  Чәйханәдә бүген камырдан пешкән милли ризыклар күргәзмәсе оештырыла. Менә безгә шуларны кабып карап , алар турында алган белемнәребезне күрсәтергә кирәк булачак, әйдәгез киттек.

Басабыз- встаем, задвигаем стульчики.

Өчпочмаклар, кыстыбыйлар,

Барыбыз да сөябез.

Тәмле ашлар ашар өчен

Чәйханәгә барабыз.

(5 слайд)

  Менә килеп тә җиттек. (исәнләшәләр)

Укучылар, чәйханәгә рәхим итегез. Ләкин монда  керүнең бер шарты бар, килгән кеше  бер татар ашы исемен әйтә. Шул сүз монда керергә билет урынына булачак.  Сез нинди милли татар ашлары беләсез?  (балалар коймак, бавырсак, өчпочмак, кыстыбый, чәкчәк, гөбәдия, бәлеш һ.б. шундый исемнәр әйтәләр.)

Балалар, экранга карагыз әле. Чәйханәдә нәрсәләр бар?

(хор белән әйтеп чыгалар)

Рәхмәт, балалар.

(6 слайд)

Менә  татар  халык  ашларының  иң  татлы  ризыкларыннан  берсе - чәкчәк . Әйдәгез әле, чәкчәктән авыз итеп (7 слайд)

“Таркалган сүзләр” уенын уйнап алыйк. (Сүзләрне укыйлар, тәрҗемә итәләр) Бу –нинди сүз? Я хочу послушать   стол №1. Начинает  тот, у кого имя начинается на С.

(8 слайд)

Укучылар, бу – нәрсә?

  • Бу – бавырсак.

(9 слайд)

РАУНД  ТЭЙБЛ (“по очереди выполняй письменную работу”) (“чиратлашып язмача эшлә”) структурасын кулланып, бавырсактан да авыз итеп алыйк әле.

     Слушайте  внимательно, объясняю задание.

  1. Җөмләне укыйбыз.(Прочитаем предложение)
  2. Төшеп калган кушымчаларны куябыз.(Записываем  вместо точек пропущенное окончание). Работаем  по кругу на одном листе бумаги.

(Пишем по очереди) Начинает ученик 3.  Экранга карап тикшерәләр. Билге куялар.

Соңыннан хор белән укыйлар, тәрҗемә итәләр. (10 слайд)

  • Ә менә монысы, укучылар нәрсә?
  • Коймак.

(11 слайд)

Хәзер бераз ял  итеп “Коймаклар” уенын уйнап алабыз.

                       Физкультминутка.

                            Безнең бүген бәйрәм көн

        Без чакырдык кунаклар

        Кунакларның килүенә

        Без пешердек коймаклар.

        Коймакларга карасаң

        Менә шулай кабарган,

        Менә шулай җәелгән,

        Менә шулай кысылган

                            Коймакларны майлап ал,

                            Теләгәнеңне сайлап ал.

Рәхмәт укучыар. Утырыгыз. (урыннарын алыштырып утыралар)

-Менә монысы нәрсә булыр икән? Игътибар белән табышмакны тыңлагыз әле.

Бу ризыкны пешерергә бәрәңге, ит, суган кирәк. Ул түгәрәк була. Бу – нәрсә? (бәлеш) (12 слайд)

(13 слайд) Әйдәгез әле , укучылар   бәлештән дә авыз итеп китик әле. Моның өчен без сезнең белән МИКС-ПЭА-ШЭА (“смешивайся-образуй пару-обсуди в парах”)(“бутал-парлаш-фикер алыш”) структурасын (төзелешен) кулланабыз.

 Слушайте  внимательно, объясняю задание.

  1. Басабыз- встаем, задвигаем стульчики.
  2. Молча смешиваемся под музыку и двигаемся по классу.
  3. Учитель  объявляет: «Встаньте в пары!» «Парлашабыз!»
  4. Когда музыка остановится, вы должны образовать пару ближайшим к вам учеником и «дают пять», ученики, которые не нашли партнера, поднимают руки, чтобы найти друг друга.
  5. Затем я задаю вопрос и даю 3-5 секунд на размышление. (работаем  в парах)

1-й вопрос. Спроси у друга:

-любит ли он бэлэш

 (Обсудите 3 секунды) Начинает тот, кто ниже ростом.  Незабудьте поблагодарить своего друга. Кто готов?(Кем әзер?).

Рәхмәт , укучылар эшебезне дәвам итәбез.

 (Музыка останавливается, ученики находят другую пару.)

2-й вопрос. Спроси у друга:

  • любит ли он треугольник.

(Обсудите 3 секунды) Начинает тот, кто выше ростом.  Незабудьте поблагодарить своего друга.

Рәхмәт, укучылар, молодцы! Пройдите на свои места.

Әйдәгез әле хәзер өй эшен тикшереп алабыз. Өй эше. Диалог ятлап килергә иде.

-Сез өчпочмак пешерәсезме?

-Әйе.

-Ничек ясыйсыз?

-Камыр басабыз. (замешиваем тесто)

-Кабыр баскач, нәрсә эшлисез?( когда замешиваете  тесто, что делаете?)

- Бәрәңге, ит, суган турыйбыз, тоз салабыз. (Чистим...

-Борыч саласызмы?

-Әлбәттә, борыч салгач, өчпочмак тәмлерәк була.

Дәфтәрләрне ачабыз. Бүгенге числоны язып куябыз.

  • Бүген ничәнче декабрь?
  • Атнаның кайсы көне? (тема, матур язу күнегүләре языла)

Матур язу күнегүләре.

Әә бәлеш  чәкчәк

Өө гөбәдия  өчпочмак

(14 слайд)Укучылар, тагын бер милли ризыкларның берсе – өчпочмак. Хәзер

(15 слайд) ФИНК-РАЙТ-РАУНД –РОБИН (“подумай-запиши-обсуди в команде”) (“уйла-яз-командада  фикер алыш”) структурасын кулланып өчпочмактан авыз итеп  алабыз. Работаем в команде.

 Слушайте  внимательно, объясняю задание.

  1. Җөмләне укыйбыз.(Прочитаем предложение)
  2. Төшеп калган сүзләрне куябыз.(Записываем  вместо точек пропущенное слово).
  3. Җөмләне тәрҗемә итәбез. (Переведем  предложение.) (Подумайте, запишите, обсудите в команде  10 секунд)

Начинает  ученик 2.(Укый , төшеп калган сүзне әйтә). Продолжает ученик 4. (Укый , тәрҗемә итә).

Җөмләләрнең дөреслеген тикшергәч,  дәфтәрләргә күчереп язалар.

(16 слайд) Ял минуты. Бармакларны уйнатабыз.

        Без әзерлибез табын

        Китереп бөтен ягын:

        Уртага куйдык чәчәк

        Чәчәк янына чәкчәк.

Сорауларга җавап бирергә.

-Менә укучылар, бүген без сезнең белән җаваплы эшне башкарып чыктык. Аларның һәрберсен кабып карап, алар турында алган белемнәребезне күрсәттек.

Юля, сиңа татар халкының милли ризыклары ошадымы?

-Әйе, бик тәмле пешергәннәр.

-Сезнең өйдә нинди милли ризыклар яраталар?

Менә шулар турында сөйләп мәктәбебезгә кире әйләнеп кайтырбыз. Моның өчен без сезнең белән

КОНЭРС(“углы”)(“почмаклар”) структурасын кулланабыз.

1.Каждый из вас должен выбрать для себя угол класса. Если хотите  рассказать о маме, выбираете угол- әнием. Если хотите рассказать о папе, выбираете угол – әтием. т т.д.

2.Подойдите к выбранному углу

3.Встаньте в пару с учеником не со своего стола

4.Обсудите в парах, почему вы выбрали данный угол (по 5 секунд)

-Почему ты выбрал этот угол?

-Я хочу рассказать о маме.

Начинает тот, кто выше ростом.

5.Поблагодарите своего собеседника. Вернитесь на место.

Бу – минем әтием. Әтием бәлеш ярата. (берничә укучы сөйли)

-Бәлешне кем пешерә?

Әнием.

-Син әниеңә булышасыңмы?

- Әйе, мин әниемә булышам.

 (17 слайд) Бик  әйбәт әби-бабайларга, әти-әниләргә, , олыларга да, кечеләргә дә  һәрвакыт булышырга кирәк. “Эшләгәнең кешегә булса, өйрәнгәнең үзең өчен”-“Помогая другим , ты помогаешь себе” дигән мәкаль дә бар бит әле татар халкында. Значит ты учишься для себя. Мы всегда должны помогать друг другу.

  1. Йомгаклау. Тест. (18-20 слайд)

- Укучылар, бүген без сезнең белән турында сөйләштек? (О чём мы сегодня говорили?)

- Милли ризыклар турында.

- Кая бардык?

-Чәйханәгә.

-Анда нинди җаваплы эш башкардык?

-Милли ризыклар турында алган белемнәребезне күрсәттек.

Өйгә эш бирү. (21 слайд)

1 нче вариант. Мәкальне яттан өйрәнергә.(выучить пословицу)

2 нче вариант. Берәр татар халык ашын рәсемгә төшереп килергә. (нарисовать нац. блюда тат. народа)

Билгеләр кую. ПАРКОВКА

Ребята, вы довольны  своей работой на уроке. Как ваше настроение?

-Нарисуйте свои впечатления об уроке на стикерах и приклейте к парковке.

(22 слайд)

Саубулыгыз. Дәрес өчен зур рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок СБО "Приготовление татарского национального блюда кыстыбый"

Урок из раздела «Питание» по предмету СБО (программа специального коррекционного общеобразовательного учреждения 8 вида  по СБО под редакцией В.В. Воронковой, 9 класс) с использованием ИКТ....

Презентация к уроку СБО в 9 классе "Приготовление татарского национального блюда кыстыбый"

На  всех этапах урока была использована презентация.  Применение информационных технологий на уроке активно вовлекает  обучающихся в учебный процесс, способствуя наиболее широкому раскр...

конспект урока на тему : "Сабантуй- национальный праздник татарского народа"

План-конспект урока предназначен для русскоязычных детей.Цели урока:1.Совершенствовать знания по теме "Глаголы изъявительного наклонения"2.Развивать диалогическую,монологическую речь учащихся3.Воспита...

Проектная работа “Национальный праздник татарского народа “Сабантуй”

1. Татар халкы эштә дә, ял иткәндә дә — бердәм. Татар халкы — бик борынгы халык. Ул элек-электән терлек асраган, җир сөргән, иген иккән. Безнең халык — искиткеч тырыш, эшчән халык. Б...

Классный час на тему «Национальные блюда русского и татарского народов»

Цель: познакомить детей с национальными блюдами русского и татарского народов....

Проектная работа: Национальные узоры в быту. Мастер-класс по созданию посуды с национальными рисунками татарского народа из папье-маше.

На сегодняшний день особенно актуальна морально-этическая проблема средиподрастающего поколения. Одним из важных факторов, влияющих на формирование личности,  является духовное наследие наших баб...