Кичә сценарие "Тукай дөньясына сәяхәт"
методическая разработка на тему

Канзибаева Люция Наилевна

Сценарийда Г. Тукай әсәрләреннән төрле геройлар очраша.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Муниципаль автоном белем бирү учреждениясе

“21нче гомуми белем бирү мәктәбе”

Татар теле укытучысы

Канзибаева Люция Наил кызы

Яр Чаллы шәһәре

2013нче ел.

Тукай дөньясында

Максатлар:  - Балаларны Г. Тукай тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру

  • Балаларны бер-берсенә карата ярдәмчел булырга, битараф булмаска өйрәтү;
  • Хайваннарга ярату хисен тәрбияләү;
  • Балаларны төркемдә, күмәкләшеп эшләргә өйрәтү.

Җиһазлау: Костюмнар, урман декорацияләре, проектор, микрофон.

Катнашалар:

  • ике малай (урам киеменнән);(Булат, Илгиз)
  • Акбай – эт; (Илмир)
  • Су анасы; (Су анасы)
  • Шүрәле; (Эмил)
  • Кәҗә; (Алина Я.)
  • Сарык; (Кәҗә)
  • Малай. (Айгиз)

Сәхнәдә агачлар. Арткы планда урман, бер ягында елга.

Ике малай урамга уйнарга чыкканар. Алар үзара сөйләшеп, уйнап йөргәндә, кинәт, ерак түгел елеган тавыш ишетәләр.

1 нче малай: Син ишеттеңме?

2 нче малай: Әйе, кем икән ул?

1 нче малай: Әйдә эзләп карыйк!

2 нче малай: Әйдә!

Эзләп йөри торгач, малайлар агач төбендә бәләкәй генә эт баласын күрәләр. Аптырап бер-берсенә карыйлар.

1 нче малай: Нигә елый икән бу кәчек?

Акбай: Мин көчек түгел! Минем исемем Акбай!

2 нче малай (аптырап): Сөйләшә?! Менә сиңа мәәә...

1 нче малай: Син дә ишеттеңме?

Акбай: Мин бит гади эт баласы түгел. Мин Габдулла Тукай әсәреннән! Ә сез Г. Тукайның кем икәнен беләсезме?

2 нче малай: Әлбәттә беләбез! Безнең заманда аның турында ишетмәгән, аның әсәрләрен укымаган кеше юктыр!

1 нче малай: Г. Тукай 1886 нчы елның, 26 нчы апрелендә Кушлавыч авылында туа. Бәләкәйдән  үк әти-ңнисез калып, кулдан кулга йөри.

2 нче малай: Аның тормышы бик авыр була. Ләкин, шуңа да карамастан, ул бик күп шигырьләр, мәсәлләр, әкиятләр иҗат итә.Һәм зур уңышка казана. Кызганычка каршы, аның гомере кыска була, ул 1913 елның 15 нче апрелендә вафат була.

1 нче малай: Быел Бөек шагыйрь Г. Тукайның безнең арадан киткәненә 100 ел тулды. (Экранда Г. Тукай тормыш юлына һәм иҗатына багышланган слайдлар күрсәтелә).

Акбай: Вав! Бик дөрес!

2 нче малай: Ә син нишләп йөрисең монда?

Акбай: Минме? Мин адаштым(елый).

1 нче малай: Ничек инде адаштың?

Акбай: Мин күбәләк артыннан йөгреп киттем һәм монда килеп чыктым! Ә кире юлны белмим.

2 нче малай: Син кайсы әсәрдән соң?

Акбай: Мин белмим(елый). Мин бит әле бик кечкенә, мин туганга ике айлап, булыр я өч кенә.

1 нче малай: Кайгырма, Акбай! Без сиңа ярдәм итәрбез.

2 нче малай: Әйе! Без бергәләшеп  Габдулла Тукай әсәрләре буенча сәяхәт ясарбыз!

1 һәм 2 нче малай бергәләшеп: Әйдәгез әкиятләрдән башлыйк!

Акбай: Вав! Әйдәгез!

1 нче малай: Кайсы якка барабыз?

Акбай: Тегендә!

Сәхнәдән чыгып китәләр. Экранда Кәҗә белән Сарык рәсеме чыга. Бер яктан Кәҗә белән Сарык чыга. Икенче яктан малайлар һәм Акбай як-якларыны каранып чыгалар.

2 нче малай: (пышылдап) Ну нәрсә, Акбай, дөрес эләктекме?

Акбай: (куркып) Юк! Минем монда булганым юк!

2 нче малай: Бу бит “Кәҗә белән сары” әкияте! Әнә Кәҗә Белән Сарык утыра!

Кәҗә: Ми-ки-ки, ми-ки-ки! Әйе, әйе, мин Кәҗә!

Сарык: Бә-ә-ә, ә мин Сарык. Ни йомыш берлән килдегез!

Кәҗә: Ми-ки-ки! Кеше түгел, бүре дә курка бездән! Ничек курыкмыйча монда килдегез?!

Акбай: (малайлар артына качып) Без бик куркабыз!

1 нче малай: Без Акбайга өенә кайтырга ярдәм итәбез!

2 нче малай: Ләкин без инде дөрес эләкмәвебезне күрәбез! Киттек без!

Сарык: Бә-ә-ә! Юк инде, дуслар! Без сезне болай гына җибәрмәбез!

Кәҗә: Әйе, ми-ки-ки! Безгә бик күңелсез!

1 нче малай: Ә без сезгә бүләк әзерләдек!

Малайлар сәхнәгә кем чыкканын әйтәләр һәм чыгып китәләр.

Чыгыш №1: Г. Тукай шигыре сөйләнә.

Кәҗә белән Сарык рәхмәтләрен өйтеп чыгып китәләр.

Экранда Шүрәле рәсеме чыга. Сәхнәгә Шүрәле йөгереп чыга, кешеләр керү белән, аларны кытыклый башлый.

Шүрәле: Хи-хи-хи! Ха-ха-ха! Менә сиңа мә! Кешеләр! Карагыз әле, эт баласы да бар!(Аларны кытыклый)

1 нче малай:Туктагыз әле! Нишлисез сез? Сез кем?

2 нче малай: Без Шүрәле әкиятенә эләктек, ахырысы.

Акбай: Ахырысы түгел! Бу, чыннан да, Шүрәле! Китик моннан тизрәк!

Шүрәле: Юк инде!  Болай гына китә алмассыз!

1 нче малай: Ә без болай гына китәргә җыенмыйбыз да әле!

2 нче малай: Бездән бүләк!

Чыгыш №2: 3 “а” сыйныфы укучысы Гыйлҗфанова Азалия скрипкада Г. Тукай шигыренә язылган “Әллүки” көен уйный.

Шүрәле: (күз яшьләрен сөртеп) Күңелем нечкәреп китте, картаям бугай... “Чын безнеңчә, моңлы көй...” Барыгыз инде, бар. Шүрәле чыгып китә.

Экранда “Су анасы” рәсеме чыга. Су анасы сәхнәдә чәчен тарап утыра.

Акбай: (як-ягына кранып керә)Юк, бу да минем өем түгел.

Су анасы: Кем йөри монда минем тынычлыгымны бозып?! Тагын миннем алтын тарагымны урламакчы буласызмы?

2 нче малай: Су анасы... Юк, юк, без синең тарагыңны урларга килмәдек!

Су анасы: Ә нишлисез сез монда?

1 нче малай: Без Акбайның өен эзлибез!

Су анасы: Ә-ә-ә, син мени әле бу? Мин карак малай артыннан чапканда, мине куркыткан идең! (йодрык белән янап) Менә хәзер мин сиңа...

Акбай: (малайлар артына кача)  Китик моннан тизрәк!

Су анасы: Юк инде! Җибәрмим! Миңа берүземә күңелсез бит!

1 нче малай: Без сиңа бүләк алып килдек!

Су анасы: Кызык! Нишләп торасыз алайсаң!?

Чыгыш №3: 4 нче сыйныф укучысы Корнеева Таисья шәрыкъ биюе бии.

Су анасы чыгып китә.

Тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рәссам Фәридә Хәсьянова иҗаты. Әкият – милләтнең рухи дөньясына капка

Разработка урока по татарской литературе для татарских групп русских школ. После изучения татарских народных сказок из цикла устного народного творчества эта разработка урока поможет закрепить пройден...

Антонимнар дөньясына сәяхәт

Бу дәресемнең максатлары:1)Антонимнарны искә төшерү,белемнәребезне тирәнәйтү2)Ел фасыллары,атнадагы көн исемнәрен,саннарны искә төшерү,сорауларга җавап формасында яз турында сөйләшү3)Бөек язучыбыз-Габ...

Ташлар дөньясына кечкенә сәяхәт

Табигать белеменнән 5 класста ачык дәрес...