Муса Джалил игра
учебно-методический материал (10 класс) на тему

Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән күп шагыйрьләр бар. Ләкин, шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек, әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр аз. Менә алар: инглиз шагыйре Байрон. венгр шагыйре Петефи, чех язучысы Юлиус Фучик һәм, ниһаять, Җәлил. Быел без  М. Җәлилнең тууына 107 ел тулуны билгеләп үтәбез. Бүгенге кичәбез патриот -  шагыйрь М. Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышлана.  Бу уен – тамашада шагыйрь турында күбрәк белүче ачыкланыр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл musa_dzhalil_igra.docx26.61 КБ
Файл prezentatsiya_m._dzhalil.pptx636.63 КБ

Предварительный просмотр:

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә...”

(М. Җәлилнең туган көненә багышланган  уен – тамаша)

Алып баручы. Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән күп шагыйрьләр бар. Ләкин, шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек, әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр аз. Менә алар: инглиз шагыйре Байрон. венгр шагыйре Петефи, чех язучысы Юлиус Фучик һәм, ниһаять, Җәлил. Быел без  М. Җәлилнең тууына 107 ел тулуны билгеләп үтәбез. Бүгенге кичәбез патриот -  шагыйрь М. Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышлана.  Бу уен – тамашада шагыйрь турында күбрәк белүче ачыкланыр.

Уен тәртибе белән таныштырам. Аның сайлап алу турында сыйныфның һәр укучысы катнаша. Сорауга иң беренче җавап бирүче әлеге уенда катнашу хокукы ала. Һәр сорауга җавап 3 вариантта бирелә, алардан 1 генә дөрес җавапны сайлар алырга кирәк. Һәр дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә. 13 сорауга җавап биргән укучы җиңүче була. Уенда катнашучы белмәгән соравына “залдан ярдәм”гә дә исәп тота ала, үзе белән иптәшен дә алып чыгарга мөмкин.

Беренче сайлап алу туры.

Бирем. Бу шагыйрьләрне яшәү чорлары буенча урнаштыр.

А)Ренат Харис    ә) Г. Тукай           б) М. Җәлил     Җавап:     Ә) б) а)  

Беренче уен

1. Муса Җәлил туган ел –                            А) 1905     б) 1906     в) 1907

2. М. Җәлилнең әтисенең исеме -               А) Ибраһим    ә)Мостафа     б) Мөхәммәт

3. М. Җәлил укыган мәдрәсә -       а) “Галия”     ә) “Хөсәения”      б) “Мөхәммәдия”    

4. М. Җәлил ныклап иҗат итә башлаган шәһәр –

А) Оренбург    ә) Казан             б) Мәскәү

5. М. Җәлилнең беренче басылып чыккан шигырь җыентыгы –

А) “Барабыз”      ә) “М. Җәлил шигырьләре”                 б) “Орденлы миллионнар”

6. М. Җәлил югары белем алган уку йорты –

А) КДПИ    ә) Казан дәүләт университеты   б) Мәскәү дәүләт университеты  

7. 1941 нче елда М. Җәлил политҗитәкчеләр курсында укыган шәһәр -

А) Казан    ә) Минзәлә      б) Мәскәү

 (1941 елны Минзәлә шәһәренең педагогик көллиятендә политҗитәкчеләр курсында укый.)

8. М. Җәлил кулга алынган ел –

А)1941 нче ел ахыры      ә) 1942 нче ел башы        б) 1942 нче ел ахыры 

 (1942 ел азагында кулга алынгач та, аны Холм янындагы лагерьга алып киләләр. Аннан соң Прибалтикадагы Дамблин крепосте төрмәсенә ябалар.)

9. М. Җәлилнең тоткынлыктан ничә китабы кайта?

А) 1     ә) 2     б)3

 (1946 елның язында илгә ике дәфтәр кайта. (Берсе - кулдан ясалган, 5 яшьлек баланың кул яссуы кадәрлек дәфтәр. Анда гарәп хәрефләре белән язылган 60 шигырь була.)

10. Сугыштан соң М. Җәлилнең шигырьләре беренче тапкыр кайсы газетада басыла?

А) “Ватаным Татарстан ”да;    ә) “Литературная газета”да;    б) Советский писатель” дә;

(1953 елның 25 апрелендә «Литературная газета битләрендә Моабит циклыннан 6 шигыре басылып чыга, аны И. Френкель тәрҗемә итә. 1954 елны Мәскәүдә «Советский писатель»дә рус телендә «Моабит дәфтәре « басыла. Бу вакытта К. Симонов язучылар союзы председателе була hәм ул М. Җәлилнең исемен аклау өчен зур тырышлык куя.)

11. Хәзер яңгыраячак шигырьнең исеме -

а) “Җилләр”         ә) “Җырларым”                б) “Кичер, илем!”.

12. Шигырьдәге кайсы сүзләр төшеп калган?

......     түгел  моңаеп

....      ромашка кызы.

А) якын, йөри;    ә) ерак, йөри;     б) ерак, утыра      

13. Хәзер яңгыраячак шигырьнең исеме -

А) “Чәчәкләр”;       ә) “Имән”;            б) “Юллар” 

Икенче сайлап алу туры.

Бирем. Шагыйрьләрне яшәү чорлары буенча урнаштыр.

А)Муса Җәлил    ә) Кол Гали           б) Әхмәт Рәшит     Җавап:     Ә) а) б)  

Икенче уен

1. Муса Җәлил туган урын –

А) Оренбург губернасы Җиргән авылы     б) Оренбург губернасы Акман авылы   

 в) Оренбург губернасы Мостафа авылы

2. М. Җәлилнең әнисенең исеме –         А) Рәхилә    б) Рокыя     в) Рәхимә

 3. М. Җәлил эшләгән газета -    

  а) “Татарстан яшьләре”     ә) “Кызыл Татарстан”      б) “Татарстан”    

4. М. Җәлил Казан шәһәрендә кайда укый?

А) “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә     ә) Татрабфакта      б) Казан университетында

5. М. Җәлил татар опера студиясендә кем булып эшли?

А) әдәби бүлек җитәкчесе;     ә)журналист;        б) опералар иҗат итүче;

6. Н. Җиһанов көй язган М. Җәлил поэмасы –

А) “Башмагым ”операсы;     ә) “Алтынчәч” операсы;     б) “Йосыф - Зөләйха” операсы 

7. Сугышта М. Җәлил көрәшкән фронт –

А) Сталинград фронты      ә) Волхов фронты       б) Украина фронты

(М. Җәлил 1942 елның январенда Волхов фронтының икенче удар армиясенә эләгә. «Отвага» газетасының корреспонденты була ).

8. М. Җәлил Берлинда иң беренче кайсы төрмәдә утыра?

А) Моабит төрмәсе    ә) Тегель төрмәсе        б) Плетцензее төрмәсе  

(1943 нче елның җәендә Тегель төрмәсенә (Берлин) күчерәләр. 1943 елның декабреннән алып Лертерштрасседагы хәрби төрмәдә утыра. Җәлилчеләр анда Дерздендагы судка кадәр булалар.Аннан Моабит төрмәсенә күчерәләр. М. Җәлил бу төрмәдә 1944 елның 5 июненә кадәр утыра. Шуннан соң җәлилчеләрне Берлиндагы Плетцензее төрмәсенә күчерәләр.)

9. М. Җәлилнең тоткынлыктан кайткан шигырьләр җыентыгы  нинди исем белән атала?

А) “Окоптан хат”         ә)“Моабит дәфтәрләре”      б) “Тупчы анты”

10. М. Җәлилне батырлыгы өчен ничек зурлыйлар?

А) Г. Тукай исемендәге премия бирелә;     ә) Советлар Союзы Герое исеме бирелә; 

   б) Кызыл Йолдыз ордены  бирелә;       (1956  елны аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.)  

11. Түбәндәге шигырь юллары кайсы шигырьдән алынган?

 “Ул кояш белән бергә кузгала, Көрәген ала, җиңен сызгана...”

а) “Бакчачы”           ә) “Дулкыннар”          б) “Чәчәкләр”.

12. Түбәндәге шигырь юллары кайсы шигырьдән алынган?

Җир йөзендә шундый тук,

Шундый иркен тормышлы,

Шундый киң һәм шундый нык,

Шундый матур күренешле

Тагын берәр ил бармы?

А) “Җилләр”    ә) “Тик булса иде ирек”     б) “Төрмәдә төш”

13. Шигырьдәге кайсы сүзләр төшеп калган?

...., сез шытып ....

Ил кырында .....   атыгыз!

Күпме булса .... көч һәм .....,

Шулкадәрле ..... хаккыгыз!   (Җырларым, йөрәгемдә, чәчәк, ялкын, җирдә).

Өченче сайлап алу туры.

Бирем. Бу шагыйрьләрне яшәү чорлары буенча урнаштыр.

А) Мөхәммәдъяр    ә) Рүзәл Мөхәммәтшин           б) М. Җәлил     Җавап:     А) б) ә)  

Өченче уен

1. Муса Җәлил туган көн –          А) 15 нче февраль     б)18 нче февраль      в) 21нче февраль 

2. М. Җәлилнең сеңлесенең исеме –                        А) Зәйтүнә    ә) Зәйнәп     б) Зөләйха

3. М. Җәлил эшләгән журнал -    

  а) “Сабыйга”     ә) “Кечкенә иптәшләр”      б) “Ялкын”    

4. М. Җәлилнең беренче басылып чыккан шигыре–

А) “Сагыну”      ә) “Бәхет”                 б) “Җир җиләгем”

5. М. Җәлилнең драматик поэмаларына опера язучы композитор –

А) С. Сәйдәшев    ә) Н. Җиһанов     б) З. Яруллин

6. М. Җәлилнең сугышка кадәр язылган лиро – эпик поэмасы –

А) “Ана бәйрәме”     ә) “Хат ташучы”     б) “Тимер һәм тимерче”

7. М. Җәлилнең сугыш елларында чыккан җыентыгы –

А) “Җырларым”    ә) “М. Җәлил шигырьләре”      б) “Тупчы анты”

(1942 елда Казанда «Тупчы анты», 1944 елны «Окоптан хат» җыентыгы чыга.)

8. М. Җәлил тоткынлыкта ничә шигырь язган?

А) 121    ә) 123    б) 125

 (Муса Җәлилнең тоткынлыкта язган 125 әсәренең безгә  93 шигыре һәм ике өзеге килеп иреште.)

9. Плетцензее төрмәсендә М. Җәлил белән ничә җәлилче җәзалап үтерелә?

А) 10    ә)11   б) 12 

(Җәлилчеләр:  1. Гайнан Кормаш   2. Фоат Сәйфелмөлеков   3. Абдулла Алиш    4. Фоат Булатов

5. Муса Җәлил    6. Гариф Шабаев    7. Әхмәт Симай     8. Абдулла Баттал   9. Зиннәт Хәсәнов (Хөснуллин)    10. Әхмәт Атнашев   11. Галләнур Бохаров (Сәлим Бохаров)

10. М. Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” нинди бүләк белән бүләкләнә?

А) Г. Тукай премиясе бирелә.     ә) Ленин премиясе бирелә.                   б) Бүләкләнми.

(1957 елны Моабит дәфтәрләре өчен Ленин премиясе лауреаты исеме бирелә.)

11. Түбәндәге шигырь юллары кайсы шигырьдән алынган?

 “Иртә белән майга дип, Керсәм, күзем акайды: ”

а) “Бүреләр”        ә) “Карак песи”          б) “Куык”.

12. Түбәндәге шигырь юллары кайсы шигырьдән алынган?

Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр

Шигъремдәге изге антына.

Бар җырымны илгә багышладым,

Гомеремне дә бирәм халкыма.

А) “Серле йомгак”       ә) “Җырларым”        б) “Соңгы җыр”

13. Шигырьдәге кайсы сүзләр төшеп калган?

Җир ...   шундый  ...,

Күңелле һәм ....

Тик  ....  караңгы,

.....    йозаклы. (“Соңгы җыр”)         (Йөзе, киң, якты, төрмәм, ишеге)

Кроссворд чишү.

МОСТАФА

ОРЕНБУРГ

АВГУСТ

АЛИШ

ҖЫРЛАРЫМ

ӘМИНӘ

ФЕВРАЛЬ

МОАБИТ

ЧУЛПАН

  1. М. Җәлил туган авыл.
  2. М. Җәлилтуган өлкә.
  3. М. Җәлил кайсы айда хөкем ителә.
  4. М. Җәлилнең якын дусты, көрәштәше.

5. Бу юллар нинди шигырьдән? “Сез үлсәгез мин дә онытылырмын,

Яшәсәгез мин дә яшәрмен”.

6. М. Җәлилнең тормыш иптәше.

7. М. Җәлил туган ай?

8. Үзнең үлемсез шигырьләрен ул кайсы төрмәдә иҗат итә?

9. М. Җәлилнең кызының исеме.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә … (М. Җәлилнең 107 еллыгына багышланган уен – тамаша) Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән күп шагыйрьләр бар. Ләкин, шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек, әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр аз.

Слайд 2

Уенның тәртибе Уенның сайлап алу турында сыйныфның һәр укучысы катнаша. Сорауга иң беренче җавап бирүче уенда катнашу хокукы ала. Һәр сорауга җавап 3 вариантта бирелә, алардан 1 генә дөрес җавапны сайлар алырга кирәк. Һәр дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә. 13 сорауга җавап биргән укучы җиңүче була. Уенда катнашучы белмәгән соравына “залдан ярдәм”гә дә исәп тота ала, үзе белән иптәшен дә алып чыгарга мөмкин .

Слайд 3

Беренче сайлап алу туры Бирем. Бу шагыйрьләрне яшәү чорлары буенча урнаштырыгыз. А) Ренат Харис Ә) Габдулла Тукай Б) Муса Җәлил

Слайд 4

Беренче тур 1 нче сорау Муса Җәлил туган ел А ) 1905 Ә) 1906 Б) 1907

Слайд 5

2 нче сорау Муса Җәлилнең әтисенең исеме - А) Ибраһим Ә) Мостафа Б) Мөхәммәт

Слайд 6

3 нче сорау Муса Җәлил укыган мәдрәсә А) “Галия” Ә) “Хөсәения” Б)”Мәхәммәдия”

Слайд 7

4 нче сорау Муса Җәлил ныклап иҗат итә башлаган шәһәр - А) Оренбург Ә) Казан Б) Мәскәү

Слайд 8

А) ”Барабыз” Ә)”М. Җәлил шигырьләре” Б) “Орденлы миллионнар” 5 нче сорау Муса Җәлилнең беренче басылып чыккан шигырь җыентыгы -

Слайд 9

6 нчы сорау Муса Җәлил югары белем алган уку йорты - А) Петербург Дәүләт университеты Ә) Казан Дәүләт университеты Б) Мәскәү Дәүләт университеты

Слайд 10

А) Казан Ә) Минзәлә Б) Мәскәү 7 нче сорау 1941 нче елда Муса Җәлил политҗитәкчеләр курсында укыган шәһәр -

Слайд 11

8 нче сорау Муса Җәлил кулга алынган ел - А) 1941 нче елның ахыры Ә) 1942 нче елның башы Б) 1942 нче елның ахыры

Слайд 12

9 нчы сорау Муса Җәлилнең тоткынлыктан ничә китабы кайта ? А) бер Ә) ике Б) өч

Слайд 13

10 нчы сорау Сугыштан соң Муса Җәлилнең шигырьләре беренче тапкыр кайсы газетада басыла ? А) ”Социалистик Татарстан” Ә)”Литературная газета” Б) “Советский писатель”

Слайд 14

11 нче сорау Хәзер яңгыраячак шигырьнең исеме - А) “Җилләр” Ә) “Кичер, илем!” Б)”Җырларым”

Слайд 15

12 нче сорау Шигырьдә нинди сүзләр төшеп калган? ....... түгел моңаеп ....... ромашка кызы. А) якын, йөри Ә)ерак, йөри Б)ерак, утыра

Слайд 16

13 нче сорау Хәзер яңгыраячак шигырьнең исеме - А) “Чәчәкләр” Ә) “Имән” Б)”Юллар”

Слайд 17

икенче сайлап алу туры Бирем. Бу шагыйрьләрне яшәү чорлары буенча урнаштырыгыз. А) Муса Җәлил Ә) Кол Гали Б) Әхмәт Рәшит

Слайд 18

А)Оренбург губернасы Җиргән авылы Ә ) Оренбург губернасы Акман авылы Б) Оренбург губернасы Мостафа авылы икенче тур 1 нче сорау Муса Җәлил туган урын

Слайд 19

2 нче сорау Муса Җәлилнең әнисенең исеме - А)Рәхилә Ә) Рокыя Б) Рәхимә

Слайд 20

3 нче сорау Муса Җәлил эшләгән газета - А) “Татарстан яшьләре” Ә) “Кызыл Татарстан” Б )”Татарстан”

Слайд 21

4 нче сорау Муса Җәлил Казан шәһәрендә укыган уку йорты -- А ) “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе Ә) Татрабфак Б)Казан университеты

Слайд 22

5 нче сорау Муса Җәлил татар опера студиясендә башкарган хезмәт -- А)әдәби бүлек җитәкчесе Ә) журналист Б) опералар иҗат итүче


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Муса Җәлил - герой-шагыйрь (6 сыйныф)

Презентация Муса Җәлилнең иҗатын үткәндә кулланыла....

Муса Җәлил.Хәтер кичәсе

Муса Җәлилгә багышлана...

Муса Җәлил.Хәтер кичәсе

Муса Җәлилгә багышлана...

«Читаем играя. Сборник игровых упражнений для обучения чтению» Татьяна Джало

Данное пособие использовалось на родительском собрании по теме "Чтение – залог успешности обучения" и послужило толчком для создания "Читалки"   вернуться на главную...

Муса Джалил

Муса Джалил -герой-поэт. Классный часТатар халкының бөек улы, герой шагыйрьМуса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы Мостафа авылында(хәзерге Оренбу...

Муса Джалил

Муса Джалил Классный час...