Фонетика тест
тест (5 класс) на тему

Гарипова  Гузалия  Хабибрахмановна

Фонетика тест

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Фонетика тест31 КБ

Предварительный просмотр:

Фонетика буенча тест

I вариант

1. Татар алфавитында ничә хәреф бар?

а) 33;

ә) 39;

б) 40.

2. Алфавит нәрсә ул?

а) авазлар һәм хәрефләр;

ә) язудагы барлык хәрефләр;

б) хәрефләрнең кабул ителгән тәртиптә бер – бер артлы урнашуы.

3. Сузык авазлар ничә хәреф белән белдерелә?

а) 9;

ә) 12;

б) 13.

4. ь  хәрефе кайсы очракта аеару билгесе булып килә?

а) рус теленнән крегән сүзләрдә;

ә) алдагы иҗекләрнең нечкәлеген белдергәндә;

б) кушма сүзләрдә тамыр я, ю, е хәрефләренә башланса.

5. Күп нокталар урынына нинди хәрефләр язарга кирәк?

Ма... май, тә...мин, тә...сир.

а) өчесендә дә к хәрефе;

ә) к, э, ә хәрефләре;

б) өчесендә дә э хәрефе.

6. Сүзләрдә ни өчен ь  хәрефе языла?

Кәгазь, шагыйрь, канәгать.

а) иҗекнең нечкәлеген күрсәтү өчен;

ә) алдагы тратыкның нечкәлеген белдерү өчен;

б) сүзләрне аеру өчен.

II вариант

1. Сүз басымы кайсы очракта беренче иҗеккә төшә?

а) кайта,  эшлибез, русча, матур, килермен, баргач;

ә) эшләгез, утырыгыз, атла, байтак, һаман;

б) барсыннар, алдылармы, көчлесең, татарча;

в) кайсы, барлык, никадәр, барча, ләкин, бары, чөнки, гаять.

2. Аваз саны белән хәреф саны кайсы очракта туры килә?

а) дикъкать, гыйльми, гыйшык, гыйбрәтле, гыйззәтле;

ә) җиләк, яшьлек, күзлек, тәрәзә, кулъяулык;

б) дию, егерме, яңалык, юрган, елмаю, яктылык.

3. Телнең вертикаль юнәлештә хәрәкәт итүеннән чыгып, сузыклар

а) ике төркемгә бүленә;

ә) өч төркемгә бүленә;

б) дүрт төркемгә бүленә;

4. Ясалышында иреннәр катнашу – катнашмаудан чыгып, сузыкларны

а) өч төркемгә бүләләр;

ә) дүрт төркемгә бүләләр;

б) ике төркемгә бүләләр.

5.  Сингармонизм законына буйсынган сүзләрне күрсәтегез.

а) бодай, әни, ата- ана, гөлҗимеш, Мәрьям, үзсүзле, берөзлексез;

ә) Миңсылу, бераздан, дөнья, төнозын, һәрвакыт, ир – ат.

6.  Протеза күренеше дип

а) алынма сүзләр алдына сузык аваз өстәп сөйләү яки язу атала;

ә) тартык авазга беткән татар сүзләренә сузык аваздан башланган кушымча ялгану уүренеше атала.

7. Сорау  һәм юклык  кисәкчәләре

а) басымны һәрвакыт үзләренә алалар;

ә) бу кушымчаларга басым бервакытта да төшми.

8. Сингармонизм законы нәрсәгә карап билгеләнә?

а) язылышка карап;

ә) әйтелешкә карап;

б) язылышка һәм әйтелешкә карап.

9. Хәреф саны аваз саныннан кимрәк булган сүзләрне күрсәтегез.

а) төньяк, маэмай, ниһаять, ягъни, берьюлы;

ә) микдаръ, вәгъдә, мәгълүмат, табигать;

б) куышлык, яфрак, ерак, яьгыр, юка, буа, юкә.

Сүз ясалышы буенча тест

1. Сүз ясалашы нәрсәне өйрәнә?

а) сүзләрнең ясалу ысулларын;

ә) сүзләрнеҗ төзелешен;

б) сүзләрнеҗ төзелешен һәм ясалу ысулларын.

2. Лексик – семантик юл белән яңа сүз болай ясала:

а) сүзгә кушымчалар ялганып;

ә) аерым сүзләрнең бәйләнешкә керүе нигезендә;

б) сүзләрнең күчерелмә мәгънәсенә нигезләнеп.

3. Тамыр дип нәрсә атала?

а) сүзнең төп кисәге;

ә) лексик мәгънәне бедлерә торган кисәк;

б) сүзнең төп  мәгънәле кисәге.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Диагностический тест по разделу "Фонетика" для 5 класса

Тест рассчитан на проверку знаний учащихся по разделу "Фонетика".Форма данной контрольной работы по своей форме приближает детей к ГИА и ЕГЭ.Даны задания А1-А15.Задания охватывают весь раздел, составл...

Тест. Фонетика.

Рус мәктәбенең 5 сыйныфның татар төркеменә тест....

Контрольный тест по теме "Фонетика"

Дорогие учащиеся, сдающие зачет по фонетике!Перед вами тест, помогающий подготовиться к работе. Проверьте себя!....

Тест по фонетике и орфоэпии

Проверочный тест для 5 класса по родному языку и литературе для 5 класса на тему "Фонетика"и "Орфоэпия"...

Тренировочный тест по теме ФОНЕТИКА

Тренировочный тест по русскому языку по теме Фонетика (в формате ЕГЭ)...

Тест по фонетике (задание ГИА - 2012 года)

Задание по фонетике введены в экзамен по русскому языку, в старыхсборниках нет фонетики, поэтому материал будет в этом году интересен и учителям,  и выпускникам. В тесте 4 варианта....

Презентация "ГИА: тесты по фонетике"

Презентация содержит 20 слайдов-заданий по фонетике различного уровня. По этому материалу можно дать проверочную работу, а также просто отработать фонетические навыки на уроке....