Яратуның серле дөньясы. Сыйныфтан тыш чара.
материал на тему

Юзмиева Сурия Габидулловна

Мәхәббәт – уңай хис, ә уңай хис кешене күркәм, матур итә. Ярату хисе балаларга, оныкларга күчә. Шул рәвешле, кеше гомере буе мәхәббәт белән бергә атлый. Аны картлык көннәренә кадәр саклаганнар гомерләрен мәгънәле үткәрдек дип әйтә алалар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gashyklarnyn_serlre.doc446 КБ

Предварительный просмотр:

      1. Кеше өчен иң затлы, бөек хис – яратуның серен әле тулысынча аңлата алучы булганы юк. Ләкин шунысы ачык : кешене кеше иткән нәрсә - мәхәббәт. Аннан башка чын мәгънәсендә кешелекле, игелекле, башкаларны хөрмәт итүче, күңел нечкәлекләренә ия, назлы шәхес була алмый. Мәхәббәт – уңай хис, ә уңай хис кешене күркәм, матур итә. Ярату хисе балаларга, оныкларга күчә. Шул рәвешле, кеше гомере буе мәхәббәт белән бергә атлый. Аны картлык көннәренә кадәр саклаганнар гомерләрен мәгънәле үткәрдек дип әйтә алалар.

“Мәхәббәт” дип әйтү белән,беләм:

Яңа җыр көтәсез җырчыдан...

Мәхәббәт ул – телдән тошми торган

Иң борынгы моңлы җыр сыман.

Уй – хисләрнең иң җылысын эзләп,

Саф дөньга карап юл чыгам.

Шатлыклар да очрар, кайгылар да,-

Һич куркытмый юллар газабы.

 Бармы җирдә мәхәббәтнең башы,

Бармы мәхәббәтнең азагы?

Иң беренче җиргә кемнәр туган,

Иң беренче кемнәр яраткан,

Таһир – Зөһрә, Ләйлә - Мәҗнүннәрнең

Сөю җырын кемнәр тараткан?

Кешелекнең сөю тарихына

Ничек, кай юллардан китәргә,

Мәхәббәтнең туган көне итеп

Кайсы көнне игълан итәргә.

Беренчеләр, башлап сөючеләр:

Адәм син әллә Һавамы?

Без бүгенге: “Сөям” диючеләр –

Сезнең мәхәббәтнең дәвамы

      2. Безнең бүгенге кичәбез мәңгелек темага – мәхәббәткә багышлана.

      1. Чөнки безнең мәхәббәт турында сөйләшү өчен искиткеч мөмкинлекләребез бар:  Беренчесе – сезнең яшьлек;

Икенчесе – мәхәббәт үзе.

 2. “Мәхәббәткә ничә яшь?” дисәгез,

Мәгарәдә ташлар дәшмәстер...

Мин җырларны тыңлыйм: ул, мөгаен,

Моңлы көйләр белән яшьтәштер.

“Мәхәббәткә ничә яшь?”- дисәгез,

Тынып калган вулкан дәшмәстер,

 Ул, мөгаен, мәңге тынмый торган

Күңел хисе белән яшьтәштер.

“Мәхәббәткә ничә яшь?”- дисәгез,

Иске каберлекләр дәшмәстер,

Ул,мөгаен, дошманлыкны җиңгән

Ике гашыйк белән яшьтәштер.

“Мәхәббәткә ничә яшь?”- дисәгез,

Дөнья тарихлары дәшмәстер,

Ул,мөгаен, үзенә сөю килгән

Һәрбер гашыйк белән яшьтәштер.Шигырьнең картаймас йөрәкле, яшьлек,мәхәббәт турында искиткеч шигырьләр иҗат итүче Илдар Юзиевныкы икәнен күбегез аңлагансыздыр.

       Шагыйрь һәм мәхәббәт...Бу ике сүз һәрчак бергә янәшә.Үз гомерендә гашыйк булмаган, сөю-ярату хакында шигырь язмаган шагыйрь юктыр. Бәхет ташып торган мәхәббәт бардырмы- юктырмы, әмма йөрәкләргә тирән җәрәхәт ясаган фаҗигале мәхәббәтләр бар.

Сәхифәбезнең тамгасы- пар аккош. Әмма, кайсыдыр җиргә җиткәч, аккошларның берсе томан эченә кереп югалгандай була,колакка икенчесенең ачыргаланып- ачыргаланып, кычкырган авазы килеп бәрелә. Ялгыз аккош бәргәләнә... И тормыш...

Синең шундый җылы күз карашың

Нурландырды боек җанымны.

Бөгелмәслек, иелмәслек итеп

Күтәрдем мин тагын башымны.

      Танылган шагыйребез Хәсән Туфанның 1937нче елда язган шигъри юллары бу. Шагыйрьнең матбугаттан бер-бер артлы урынсыз тәнкыйть сүзләре, яла ягулар ишетеп торган, хәтта Татарстан язучылар союзыннан да чыгарылган елы. Ә шулай да кем соң ул,”җылы күз карашы” белән аның күңелен нурландырган, аны кыенлыклар алдында бөгелмәслек, иелмәслк  иткән кеше? Әйе, ул- Луиза Салиәскарова, Туфанның хатыны.

      1934 нче елда гомерлеккә бәхетле булырбыз дип төзелгән гаиләдә бары 6 ел гына бергә яшәп калалар алар. Туфанның “Ант” исемле С.М.Киров истәлегенә багышланган поэмасында “җитди идеологик хаталар” җибәргән, “сәяси сукырлык күрсәткән, хәтта “халыклар атасы Сталинның үзенә дә яла яккан”,-дип, шуларны нигез итеп, Хәсән Туфанны Язучылар союзыннан чыгаралар. Соңрак , 1940 нчы елның 18 чне ноябрендә “халык дошманы”дигән пычрак исем тагып кулга алалар.

Ил өстенә  килгән сугыш афәте Туфан гаиләсенең хәлен тагын да авырлаштыра. Луизаны театрдан эштән чыгаралар. Эшсезлек аны сеңлесе белән бергә донарлыкка язылырга мәҗбүр итә. Алар тапшырган кан исәбенә 800 грамм ипи бирелә. Моннан балаларына, узенә, Хәсәненә өлеш чыгарасы.

Сандыгыңда ята синнән калган

Белешмәләр салган ридикюль:

Миннән сиңа – гомер юлдашыма

Иң беренче бүләк иде ул

Ридикюлҗда калган белешмәләр...

Алардагы кайбер билгеләр

Тормышыңның соңгы хәбәрләрен

Бүген миңа сөйләп бирделәр

Һәркайсында тамчы – тамчы эзләр, -

Алар нинди тамчылар икән?

Болыттанмы алар, әллә синең

Керфекләрдән тамдылар микән?

Тәрәзәңә “җилләр” бәрелгәннәр

“Сагынма!” – дип янап киткәннәр...

Күнмәгәнсең...Эштән сөрелгәнсең...

Еллар сине донор иткәннәр...

Посылкалар белән ярдәм иттең:

  • Без бит илдә,..өйдә бит... – дидең.

Ә ул ярдәм каныңа алыштырган

Паекларың икән бит синең...

Алдарсың дип уйлый идеммени?-

Ә син мине алдагансың ич:

Өзелер хәлгә җиткән гомеремне син

Җаның белән ялгагансың ич!

      Бернинди әкиятләрдә, риваятьләрдә сөйләнмәгән телгә кермәгән эш бит бу. Үз канын, җанын биреп сөйгәнен терелткән хатын турында язганнары да, сөйләгәннәре дә юк иде әле. Луизаның мәхәббәте, йөрәк җылысы кара урманнар, биек таулар аша үтеп, халкыбызның Хәсән Туфан дигән бөек шагыйрен милләтебезгә саклап калган.

Иң үкенечлесе шул:әлеге гыйбрәтле, олы мәхәббәт тарихиның ахыры кызганыч: Луиза, кызы Гөлгенәне һәм  яшьтән сөеп гомер иткән Хәсәнен ятим калдырып, 1955 елда вафат була. Хәзер инде шагыйрьгә бар юаныч - хәтер, шигърият, чәчәкләр.

Дөнья мине үзгәртте:

Еламаска өйрәтте.

Күлмәк җиңен ертасымы? —

Бәйлисе бар йөрәкне.

Сугышлардан замана

Туктап торган арада,

Яраларны ямаштырып

Ята идем далада:

— Кайт!.. — дип хатлар килделәр...

Юллар... озын иделәр...Кайттым.

—   Бусы алкалары,

Бусы — кабере... — диделәр.

Әгәр тагын килсәләр,

— Сау! — дип хәбәр бирсәләр,

Вулканнарга керер идем,

Шундадыр ул... дисәләр.

Бирде дөнья кирәкне,

Еламаска өйрәтте...

Кайсыгызның кулы җылы?

— Бәйлисе бар йөрәкне...

      Боларга өстәп, тагын ни әйтергә? Ирләренең илһамчысы, балаларының газиз әнкәсе булган,тормыш авырлыгыннан сыгылып төшмәгән батыр хатыннарыбыз – Туфанның Луизасы, Такташның Гөлчирәсе, Фатыйхның Кадриясе, Фәниснең Нурсөясе – шундый ук соклануга баш июгә лаек түгел мени?

      Ходайның рәхмәте, баксаң, мәхәббәт дигән әлеге могҗиза Фәниснең үз өендә дә яши, аның белән гел янәшә икән ләбаса! Ул – Нурсөя исемле кыз бала кыяфәтендә килеп кергән дә, бәхет дигән нур булып балкый башлаган.

      Башта ул нур Фәнис исемле егетнең йөрәген җылыткан; аннары, әкрен - әкрен генә кулларынакүчкән,хәлсез бармаклары эленеп,кшгазь битләренә тамган.

...Шуып төште еллар иңнәремнән,

Татлы сүзләр тамды телләремнән

Мең матурлык, мең гүзәллек таптым

Гади генә узган көннәремнән.

Карадым да кара күзләреңә

Диңгез күрдем мәңге йөзәремә.

Әбелхәят суы сиптеләр күк

Көзге яфрак төсле йөзләремә...

кебек,шигъриятнең асыл ташы булырдай юллар языла алыр идемени?!

      Әгәр ул нур булмаса...

     Муен һәм арка умырткалары сынып имгәнгән 20 яшьлек егетнең 60 яшькә җитүе дә бик шикле булыр иде. Димәк, Нурсөя - әҗәлдән дару, яшәү, мәхәббәт символы. Димәк, Нурсөя – чынбарлык, ул – мәхәббәтнең үзе, Фәнис өчен яшәү чыганагы.

     Фәнис Яруллин әсәрләренең күбесен Нурсөясенә багышлый. Иҗат итәр өчен дә, яшәү көчен дә Нурсөя бирә аңа. Иҗат чишмәсе гаҗәеп мул сулы; әйтергә генә ансат – 33 китап! Нурсөя белән яшәгән һәр елына берәр китап туры килә. Мең үлеп, мең терелеп дигәндәй гомеренең 60 елы узып та киткән. Фәнис үкенми, чөнки гомере заяга узмаган.

     - Көннәрем мәхәббәт белән, эш – хезмәт белән тулы. Яратып һәм яратылып яшим. Шулай да, тормышка ашмаган хыялларым бар. Нурсөямне кочагыма кысып йөгерәсем килгән чакларым, аның алдына тезләнеп,үзем өзгән чәчәкләр көлтәсен аның аяк астына җәясем килгән чакларым була, - дип сөйли Фәнис Яруллин.

Әлеге пар аккошларга сокланмый мөмкин түгел. Аларга карап, ярабби, мәхәббәтләрен таба алмаучыларга – мәхәббәт, көчсезләргә, күңеле сынык ярлыларга рухи азык өләшүче бу илаһи парга озын гомерләр бир, дип дога кыласы килә.  

Юзмиева С.Г.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныфтан тыш чара.

Сыйныфтан тыш чара. "Р.Фәхретдин сабаклары"....

Ике шагыйрь-ике йолдыз (Сыйныфтан тыш чара)

Г.Тукай һәм А. С.Пушкин иҗатларына нигезләнгән әдәби-музыкаль кичә. Чара хезмәттәшем Бламыкова Илфира Робертовна белән берлектә оештырылды.Кичәдә өлкән сыйныф укучылары катнашты....

Әкиятләрнең серле дөньясы

Минем бу Ф. Яруллин иҗатына багышланган әдәби кичә үрнәге башлангыч класслар каршында үткәрелде. Кичә укучыларга бик ошады. Тиздән Фәнис Яруллинның туган көне җитә. Шул уңайдан бу кичәне үткәрергә бик...

"Тәрбияле бала нинди була?" (Сыйныфтан тыш чара)

Ризаэтдин  Фәхретдиннең үгет- нәсихәтләренә  багышланган тәрбия сәгате  эшкәртмәсе 5-7-сыйныф укучылары белән эшләгән сыйныф җитәкчеләренә тәкъдим ителә.Әлеге материал Федера...

Дәрес-викторина "Әкиятнең серле дөньясы".

"Әкиятнең серле дөньясы" (5 сыйныф рус төркемнәре өчен дәрес-викторина)...

презентация "Әкиятнең серле дөньясы".

презентация к уроку  "Әкиятнең серле дөньясы"....

Сыйныфтан тыш чара. Нәүрүз - түрдән уз. Сыйныфтан тыш чара.

Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән ...