Дәрес-викторина "Әкиятнең серле дөньясы".
план-конспект занятия (5 класс) на тему

Мисалова Гөлия Наилевна

 "Әкиятнең серле дөньясы" (5 сыйныф рус төркемнәре өчен дәрес-викторина)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kiyatnen_serle_donyasy.docx25.01 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Әкиятнең серле дөньясы.

 (5 сыйныф рус төркемнәре өчен дәрес-викторина)

Дәреснең тибы: белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Җиһазлау: Әкиятләргә иллюстрацияләр, әкият китаплары, уенчык әкият геройлары, проигрыватель аудиокассета “Әкият сөйлим сезгә”, төсле жетоннар, әкият рәсемнәре.

Максат: 1) Әкият жанрын кабатлау, төрләргә бүленешенең принципларын истә калдыру.        

2) Халык иҗатының бай мирасын өйрәнү, әхлак һәм эстетик тәрбия бирү.        

3) Укучыларның татар халык әкиятләре турында белемнәрен өйрәнү. Балаларны әкиятләрне анализларга  һәм аларның мәгънәләрен ачарга, әкият турында үз фикереңне әйтә белергә өйрәтүне дәвам итү. Укучыларда татар халык әкиятләре аша әдәп-әхлак, туганлык һәм дуслык сыйфатлары тәрбияләү.

Дәреснең барышы:

Исәнләшү.

Укытучы: Укучылар, бүген без сезнең белән әкиятләр иленә сәяхәткә чыгарбыз. Без  сәяхәткә чыгарга әзерме, сынап карыйк. Ә хәзер мин сезгә Э.Шәрифуллинаның шигырен укып үтәм.

(музыкалы презентация) әкиятләрдән слайдлар

Әкиятләр нинди була?

Әкиятләр батырлар.

Бар бит анда ак аюлар,

Көчле Камыр Батырлар

Әкиятләр нинди була?

Әкиятләр шаяннар:

Йөгерештә җилаяклар,

Чакмый торган Чаяннар.

Әкиятләр нинди була?

Әкиятләр хәйләле:

Чөнки анда зирәк Былтыр,

Тагын елак Шүрәле...

Серле, кызык әкиятләрне

Тыңларга бик яратам.

Әкият сөйләгәннәрен

Көн саен көтеп алам.

- Укучылар, сез шагыйрә сүзләре белән килешәсезме?

- Әйе.

- Әкиятләр-тылсымлы көчләр, сихерчеләр катнашында барган уйдырма вакыйгалар турында мавыктыргыч әсәр. Аның нигезендә нинди дә булса гаҗәеп,гадәти булмаган нәрсә, халыкның тормыш тәҗрибәсеннән туган вакыйгалар ята. Әкиятләрдә халкыбызның зирәклеге,тапкырлыгы,киләчәккә өмет һәм хыяллары чагыла. Безнең халыкның әкият каһарманнары зирәклек,      хезмәт сөючәнлек үрнәге күрсәтәләр,ата-анага хөрмәт хисе,бер-береңә булышу, башкалар турында кайгырту, дуслык хисләре тәрбиялиләр.

Бүген без сезнең белән татар халык һәм автор әкиятләрен искә төшерербез, аларның бездә нинди хисләр уятуын, нәрсәгә, нинди булырга өйрәтүләрен ачыкларбыз.

1 тур “Танышу” -  Командалар үзләре белән таныштыралар һәм бер-берсен сәламлиләр:

     1 команда – Тылсымчылар

Девиз: Килдек без бу кичәгә

            Түгел ялкауланырга

            Күңел ачып сорауларга

           Җавапларын табарга.

           Без – уңганнар, без – булганнар,

           Без – тылсымчылар.

           Әкият укучылар!

     2 команда – Фантазерлар

  Девиз:   Бүген бәйге, менә без дә

               Килдек көч сынашырга.

              Кызармас өчен йөзебез

              Кирәк нык тырышырга.

             Тылсымчылар командасына

              Кайнар сәлам юллыйбыз.

             Фантазерлар командасы

           Алга таба атлыйбыз.

Укытучы: Үзегезгә ошаган әкият буенча проект эшләре биргән идек, сез әкиятләргә рәсемнәр ясап килдегез, әйдәгез, тикшерәбез.

(җавапларны тыңлау).

Укытучы: Ә бүген без сезнең белән әкиятләр темасын йомгаклыйбыз һәм серле урманга, әкият дөньясына чумарбыз

Ә хәзер командалар белән беренче бәйгебезне башлап җибәрик.

2 тур “Тәрҗемәчеләр” Сүзләрнең тәрҗемәсен табарга:

Устное народное творчество –

Сказки о животных  -

Бытовые сказки –

Приключения –

Сказочник –

Царь, король -

Золотой гребень –

Лев –

Старик –

Лягушка –

Младший сын –

Горох –

Тамашачылар белән уен.

Ә хәзер тамашачылар белән уйнап алабыз.

Бирем: коробкадан әкият геройлары язылган карточкалар аласыз, шуны пантомима рәвешендә уйнап күрсәтәсез. Карап утыручы укучылар танырга тиеш.

3 тур “Рәсемнәр нинди әкияттән?”

Командалар слайдта бирелгән рәсемнәрне кайсы  әкияттән икәнен атарга тиеш.

“Ак бүре”

“Су анасы”

“Шүрәле”

“Өч кыз”

“Абзар ясаучы Төлке”

“Карга ни өчен исемен әйтеп бетерми?”

“Башмак”

“Чукмар белән Тукмар”

Музыкаль тәнәфес ( җыр)

4 тур “Кроссворд чишү” + тамашачылар белән уен

Укытучы: Укучылар, хәзер сез кроссворд чишәсез.

Укытучы: Балалар, әйдәгез искә төшерик. Әкиятләр нинди төркемнәргә бүленә?

Укучылар: Тылсымлы, тормыш-көнкүреш, хайваннар турында.

Укытучы: Бик яхшы. Ә әкиятләрне кем иҗат итә?

Укучылар: халык, автор

КРОССВОРД чишү.

  1. Өзек нинди әкияттән: “....үзе бара, үзе музыка уйный. Егетнең күңеле күтәрелә.”?
  2. “Ак Бүре” әкиятендә патшаның хатынын кем урлаган?
  3. Туфан Миңнуллин кем турында әкият язган?
  4. Әкиятләрдә тавыкларны кайсы хайван урлый?
  5.  “Су анасы” әкиятен язучы авторның исеме?
  6.  “Өч кыз” әкиятендә тиен уртанчы кызны нәрсәгә әйләндерә?
  7.  “Ак Бүре” әкиятендә патшаның ничә улы була?

Ә

1.

К

2.

И

3.

Я

4.        Т

5.

Л

6.

Ә

7.

Р

5 тур “Капитаннар ярышы”

Укытучы: Бик дөрес! Хәзер капитаннар ярышы вакыты җитте! Алар бирелгән биографияне кайсы язучыныкы икәнен билгеләргә тиеш: Каюм  Насыйри, Габдулла Тукай, Туфан Миңнуллин.

Капитаннар эшләгән арада командада калган укучылар әкиятләрне тиешле конвертларга урнаштырырга тиеш булалар.

Автор әкиятләре: “Патша белән карт”, “Гафият турында әкият”, “Су анасы”, “Шүрәле”

Халык әкиятләре: “Өч кыз”, “Башмак”, “Ак бүре”, “Абзар ясаучы Төлке”, “Куркак юлдаш”

Укытучы: Шул вакытта командалар тексттан төшеп калган сүзләрне язалар (дәреслекне кулланырга ярый).

6 тур “Аудирование”

Укытучы: Ә хәзер, укучылар, тыңлап аңлау буенча бирем эшлибез. Без сезгә әкиятләрдән өзек тәкъдим итәбез. Сез, тыңлап, нинди әкият икәнен кәгазь битләренә язып куярга тиеш.

(мультфильмнарны тыңлау)

 Нәтиҗә ясау.  

1)  Җиңүче команда билгеләнә.

2) Иң күп жетон җыйган укучылар укучылар-әкиятләрне иң күп белгән укучылар ачыклана.

3) Әкиятләрнең кыскача эчтәлеген сөйләү,анализлауда актив катнашкан укучылар билгеләнә.                  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Р.Фәхреддин һәм ислам дөньясы

Р.Фәхреддиннең тормыш юлы һәм күпкырлы хезмәте турындагы конференция материалы.Дин галиме, ислам белгече Р.Фәхреддингә имам, казый, мөхәррир, мөфти вазифалары дин гыйлемен Рәсәй мөселманнары арасында ...

Әкиятләрнең серле дөньясы

Минем бу Ф. Яруллин иҗатына багышланган әдәби кичә үрнәге башлангыч класслар каршында үткәрелде. Кичә укучыларга бик ошады. Тиздән Фәнис Яруллинның туган көне җитә. Шул уңайдан бу кичәне үткәрергә бик...

Яратуның серле дөньясы. Сыйныфтан тыш чара.

Мәхәббәт – уңай хис, ә уңай хис кешене күркәм, матур итә. Ярату хисе балаларга, оныкларга күчә. Шул рәвешле, кеше гомере буе мәхәббәт белән бергә атлый. Аны картлык көннәренә кадәр саклаганнар гомерлә...

“Шигърият дөньясы”на сәяхәт.

Ш. Галиевның иҗатына карата әдәби-музыкаль кичә....

Дәрдмәнд һәм балалар дөньясы

Дәрдмәнд... Әдәбиятыбызга, мәдәниятыбызга бәрәкәтле Оренбург җире бүләк иткән иң зур шәхесләрдән ул....

презентация "Әкиятнең серле дөньясы".

презентация к уроку  "Әкиятнең серле дөньясы"....