Дәрдмәнд һәм балалар дөньясы
статья на тему

Валиулинна Альфинур Факиловна

Дәрдмәнд... Әдәбиятыбызга, мәдәниятыбызга бәрәкәтле Оренбург җире бүләк иткән иң зур шәхесләрдән ул.                                                                                                      Дәрдмәнд- үзенең иҗат юнәлешләре белән дә , иҗтимагый хәле белән дә бик үзенчәлекле шагыйрьләрнең берсе. Г.Тукай , М.Гафури , Н.Думавилар кебек , яңа гасыр башында азатлык өчен барган көрәшләргә таң калып һәм шуңа булган шатлыклардан шау-гөр килеп җырларга ашкынган әдипләрдән ул нык аерылып тора. Аның үз шигъри кушаматын Дәрдмәнд-“хәсрәт чигеп яшәүче “ дип алуы ук шундый давыллы чорда шактый сәер.

   Дәрдмәнднең чын исеме – Закир Садыйк  улы Рәмиев . 1859 елның 23 ноябрендә Башкортстанның хәзерге Эстәрлетамак районында Җиргән исемле татар авылында туган. Ата-аналары 1862 нче елда Орск якларына ,Юлык авылына күчеп килгән . Бөтен гомерен  Урал шахталарында үткәргән шагыйрь Дәрдмәнд поэзиясендә бу  якларның табигате дә гаять  нечкә ,гүзәл чагылыш таба.

    Дәрдмәнд-алтынчы, шагыйрь һәм “Вакыт”, “Шура” нашире . Бер кеше  йөзе ндә татар буржуазиясенең  өч сыйфаты берләшкән. Теле, стиле фикерне үзенчә әйтү ягыннан татар поэзиясендә аерым тора.

     Алтынчы Дәрдмәнд онытыла бара, шагыйрь Дәрдмәнд телдә яши.

  Шагыйрь үзенә Дәрдмәнд исемен белеп сайлаган , язганнарының рухына туры килә. Бөтен дөнья әдәбияты китапханәсе сериясенә Дәрдмәнднең 13 шигыре кергән. Бар язганнарыннан чыгып карасаң Дәрдмәнд өчен күп.

  Дәрдмәнд шигырьләренең көче- философик гомумиләштерүдә. Шулай да Дәрдмәнд поэзиясенең “серләре” тулысынча ачылган дип әйтеп булмый әле.

Минем кулда Дәрдмәнднең “Исә җилләр” исемле китабы. Барлык шигырьләренә тукталып тормастан балалар өчен язган хикәяләр мине гадилеге , төгәллеге белән җәлеп итте. Фәлсәфи шагыйрьнең  нәниләр өчен язган хикәяләрендәге фикер байлыгы ,эчтәлек тирәнлеге  кызыксындырды. Дәрдмәнднең башлап язган хикәяләре икәнен дә белгәч, минем аларны өйрәнәсе килү теләге тагын да артты.

  Дәрдмәнднең тел осталыгы, әсәрне кечкенә балаларга да хикәянең төшен , авторның әйтергә теләгән фикерен , түкми-чәчми илтеп җиткерә.

“Кояш нурлары” хикәясен генә алыйк. Ул үзенең балаларча гади итеп , әмма  һәр деталь истә калырлык итеп яңа иртә тууын кояш нурларының беренче булып сабан тургаен уятуын , ә икенче нурның куянкайга төшеп аны яшел тугайга дәшүен , ә өченче нурның әтәчне уятуын һәм тагын бер нурның бал кортларын бал җыярга чакырып алуын бу нәни хикәя , баланы  матурлыкны күрергә , табигатьне яратырга өйрәтә .Бала йокыдан торганчы сабан тургае сайрап , куянкай , яшел тугайда сикергәләп , тавыклар мәш килеп җим чүпләп йөргәндә, бал кортлары хуш исле чәчәкләрдән татлы бал җыярга керешкәндә, ялкауны  кояш нурларының уята алмавы хикәяне укыган балада ялкау кешегә тискәрә караш тәрбияли.
             Шагыйрьнең “Ике туган” хикәясе бик кызыклы. Әсәр сабыр булырга, яхшы киңәшкә колак салырга өйрәтә. Тискәре, кире булырга ярамаганын бик матур итеп дәлилли.
             “Богьдай” хикәясен укып тәкәберлекнең начар гадәт икәнләген төшендерә. Текә башлы, буш кешеләрне автор богьдай башаклары белән чагыштыра, башлары иелгән тук башакларны мактый: “...Болары бер тиен дә тормый”. Моннан гыйбрәт ал, угьлым: текә башлы булу гакылсызлыктан килә»,-дип яза автор. Берничә юлдан гына торган бу хикәяне укыгында фикер тирәнлегенә язучының каләм тибрәтә башлагандагы хикәяләре димәссең. Кечкенә балага ялган сөйләүнең бик начар икәнен кечкенә хикәядә гаять дәрәҗәдә матур итеп аңлаткан.  Дөнья  булгач бәгьзе вакыт кеше кулыннан каза чыга, хаталык белән бер эшне бозасың икән, аны кеше өстенә ябу бер дә ярамый. Үз гөнаһын башкалар өстенә аудару-иңмордар, иң әшәке кешеләрнең эше. “Басуда үскән күлмәк” хикәясе дә дәреслекнең түрендә урын алып, балаларда хезмәткә хөрмәт, сабырлык дигән матур гадәтләр тәрбияләүдә үтемле әсәр булыр иде. Тырышып эшләүнең төкәнмәс бер хәзинә икәнлеген язучы балаларга киная белән аңлата.
               Дәрдмәнднең Хуҗаи Сыйбианнан тәрҗемә иткән “Гали” һәм “Сукачы белән падишаһ” хикәяләре тәрбияви яктан әһәмиятле. “Гали” хикәясен укыган бала юмарт булыр, иптәшләренә авыр чакта ярдәмгә ашыгыр, әти-әнисенә хөрмәт белән карар. “Сукач белән падишаһ”та да игелекле, күркәм холыклы кеше мактала.
                 Гомумән,  Дәрдмәнд үзенең балалар өчен язган кыска хикәяләрен күп еллар элек язса да, алар бүген дә актуаль, әйтерсең лә менә кичә генә табадан төшкәннәр.
                   Саф күңелле, балаларны яраткан, югары әхлаклы, әдәпле культурага ия булган әдипнең хикәяләрен  укыгында үзеңне дә самими бала кебек тоеп, бирелеп укыйсың. Укып кына калмыйсың, ә күңелдән аның матур фикерләрен ятлап сокланп йөрисең.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_word1.docx18.07 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Р.Фәхреддин һәм ислам дөньясы

Р.Фәхреддиннең тормыш юлы һәм күпкырлы хезмәте турындагы конференция материалы.Дин галиме, ислам белгече Р.Фәхреддингә имам, казый, мөхәррир, мөфти вазифалары дин гыйлемен Рәсәй мөселманнары арасында ...

Әкиятләрнең серле дөньясы

Минем бу Ф. Яруллин иҗатына багышланган әдәби кичә үрнәге башлангыч класслар каршында үткәрелде. Кичә укучыларга бик ошады. Тиздән Фәнис Яруллинның туган көне җитә. Шул уңайдан бу кичәне үткәрергә бик...

Яратуның серле дөньясы. Сыйныфтан тыш чара.

Мәхәббәт – уңай хис, ә уңай хис кешене күркәм, матур итә. Ярату хисе балаларга, оныкларга күчә. Шул рәвешле, кеше гомере буе мәхәббәт белән бергә атлый. Аны картлык көннәренә кадәр саклаганнар гомерлә...

“Шигърият дөньясы”на сәяхәт.

Ш. Галиевның иҗатына карата әдәби-музыкаль кичә....

Тема: « Хайваннар дөньясы”

4 нче сыйныф өчен татар теле дәресе...