Тема: « Хайваннар дөньясы”
план-конспект урока по теме

Хусаинова Гульназ Ильясовна

4 нче сыйныф өчен татар теле дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hayvannar_donyasynda.docx31.59 КБ
Файл hayvannar_donyasynda.pptx2.77 МБ

Предварительный просмотр:

Тема: « Хайваннар дөньясы”    

 (Кабатлау дәресе)

(Укытучы: Хөсәенова Г.И.)

4 нче сыйныф (рус мәктәпләрендә укучы рус телле укучылар өчен)

Р.З. Хәйдәрова дәреслеге буенча

I. Максатлар:

1) Фәнни максат: укучыларда татар телен өйрәнүгә ихтыяж тудыру, тормышта рус телле балаларның татарча сөйләшә белүенә ирешү, кошлар турында алдагы дәресләрдә алган белемнәрне ныгыту;

2) Коммуникатив максат: укучыларга хайваннар исемнәре  ярдәмендә җөмләләр төзеп, сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү, кыргый хайваннар һәм йорт хайваннарны танырга өйрәнү,  бәйләнешле сөйләм һәм язма телне, мөстәкыйльлекне, иҗади активлыгын үстерү; кызыксынучанлык, коллективта эшли белүне арттыру;

3) тәрбияви максат: хайваннарга карата кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек, сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес методлары : Фонетик күнегүләр, сүзлек белән эш, җөмлә төзү һәм язу, тәрҗемә эше, әңгәмә, рәсем буенча хикәя төзү, сәнгатле сөйләм  (шигырь уку ), монологик һәм диалогик сөйләм карточкалар белән эш.

II.Бурычлар: 1) хайваннар турында алган белемнәрне ныгыту, кабатлау;

2) күнегүләрне эшләү, сөйләм күнекмәләре формалаштыруга игътибарны юнәлтү, проблемалы сорауларга җавап бирү;

3) укучыларның фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын үстерүгә күнекмәләр формалаштыруга әңгәмәләр үткәрү;

III. Укыту ысуллары:

  1. Аңлату-күрсәтү ысулы;
  2. Өлешчә эзләнү ысулы.

IV. Укыту алымнары: карточкалар белән эшләү, дәреслек белән эшләү, күнегүләр эшләү, фонетик күнегүләр белән эшләү.

V. Дәреснең төре: ныгыту дәрес.

VI. Җиһазлау: компьютер, мультимедиа экран, рәсемнәр, карточкалар, дәреслек.

VII. Әдәбият исемлеге:

Хәйдәрова Р.З. Татар теле: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Дәреслек Е.И.Пассовның коммуникатив технология концепциясенә нигезләнә. Ике кисәктә. 1 нче кисәк / Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2014. – 98 бит.

Дәрес планы.

  1. Ориетнтлашу һәм уку максатын кую этабы.
  2. Уку максатын чишү .      

  1. Хайваннар исемнәрен искә төшерү.
  2. Кыргый хайваннарны йорт хайваннардан  аера белү.
  3. Физкультминутка.
  4. Ныгытуга күнегүләр.

      III. Рефлексия һәм өй эше.    

  1. 1.Уку эшчәнлегенә мотивлаштыру -ориентлаштыру:

Максат: эмоциональ һаләт тудырып, укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлаштыру.

а) - Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез!

- Хәерле көн, балалар!

- Хәерле көн!

- Кәефләрегез ничек соң?

- Кояшлы иртә кебек.

Гадәттәгечә без дәресебезне девизыбыздан башлыйбыз (бергә кабатлау):

Слайд №1

Без русча да укыйбыз,
Татарча да укыйбыз.
Ике телне өйрәнгәнгә
Шатланып һич туймыйбыз!

- Рәхмәт. Утырыгыз.

б) Кизү чыгышы (кизү укучы белән бүгенге число , атнадагы көн , һава торышы турында сөйләшү).

  1. Аудирование. Фонетик зарядка:

(Слайд №1)

Песи, песи, пескәем,

Соры синең төскәең.

Йомшак синең йоннарың,

Җылы синең туннарың.

3. Актуальләштерү һәм проблема тудыру.

Максат: - яңа белемнәр алу өчен белемнәрне актуальләштерү;

              - фикер йөртү сәләтен, анализ, гомумиләштерү күнекмәләрен үстерү;

              - бүгенге теманы ачыклау.

  • Балалар, безнең бүгенге дәресебез гади генә түгел.
  • Сегодняшний наш урок несовсем обычный.
  • Внимание на экран!

(Идет видеоролик.)

 (Слайд №2)

- Сез нәрсәләр күрәсез? Алар сезгә танышмы?

- Кайсыгыз әйтә ала, нигә мин бүгенге дәресемне шундый видеоязмадан башладым? - Дөрес укучылар, чөнки үткән дәресләрдә без сезнең белән хайваннарны өйрәнгән идек. Өй эшенә мин сезгә йорт хайваннарын исемнәрен өйрәнергә , сүзлек диктантына әзерләнергә кушкан идем . Беренче итеп без сүзлек диктанты язарбыз.

4.  Өй эшен тикшерү. Сүзлек диктант

Йорт хайваннары – домашние животные

Сыер – корова

Бозау – теленок

Ат – лошадь

Колын – жеребенок

Сарык – овца

Бәрән – ягненок

Кәҗә – коза

Кәҗә бәтие – козленок

Дуңгыз – свинья

Дуңгыз баласы – поросенок

Песи – кошка

Песи баласы – котенок

Эт – собака

Көчек - ок

(Слайд №3)

  1. Сингапур структурасы: СИМАНЛТИНИУС РАУНД ТЕЙБЛ эшләп алыйк. Кара- каршы утыручылар дәфтәрләрегез белән алмашыныгыз, бер-берегезнекен тикшерегез.

Дежур укучы җыеп ала.

Тикшерәбез.  (Слайд №3)

  1. Уку максатын чишү.  

1.Проблеманы чишү.

Максат: - Кыргый хайваннарны йорт хайваннардан  аера белү;

                 -дәреснең темасын Һәм максатын билгеләү.

а) Проблема тудыру.   Слайд №3 

  1. Дәреснең темасы ,максаты белән таныштыру.
  • Укучылар без хайваннар турында әле күп беләбезме соң?
  •  Күбрәк беләсегез киләме соң?

Димәк бүгенге темабыз: “Хайваннар дөньясы”(кабатлау , йомгаклау дәресе.)

(Слайд №4)

Дәреснең максаты:

  • Хайваннар турындагы белемнәребезне тирәнәйтербез.
  • Йорт хайваннар исемнәрен кыргый хайваннардан аерырга өйрәнербез .
  • Сөйләм телебезне һәм иҗади фикерләү сәләтләребезне үстерербез.
  • Хайваннарга ихтирамлы булырга, табигатьнең матурлыгын күрә белергә аны сакларга кирәклегенә төшенербез.

(Слайд №5)

Проблема тудыру.   Хәзер игътибар белән тактага карагыз әле .Сез монда нинди хайваннарны күрәсез ?

(Төлке, сыер, аю, тиен, ат,  бүре, сарык, эт, куян.) Аларны ничә төркемгә бүлеп була? (ике)

  • Кайсылары йорт хайваннары ?

(сыер, ат, сарык, эт)

-Молодцы! Ә безнең калган хайваннарыбыз кыргый хайваннар (төлке, аю, тиен, бүре, куян)

  1. Дәреслек белән эш. (98 бит, 2 күнегү, язмача)

Сыйныф эше дәфтәрләрен алабыз. Дәфтәрләргә число язып куябыз. Күнегүдә бирелгән сүзләрдне ике баганага бүлеп язабыз.

 Тикшерәбез. (Слайд №6)

  1. Физкультминут.  

(Слайд №7)

МИКС-ФРИЗ-ГРУП куллану (Буталабыз- туктап калабыз- төркемгә җыелабыз).

  •  Укучылар, без хәзер барыбыз да басабыз. Музыка кушыла, сез бию хәрәкәтләре ясагыз. Музыка туктагач, сез бер урында басып каласыз. Шуннан соң мин сезгә сорау бирәм, сез шул сорауның җавабын миңа укучылар саны ярдәмендә күрсәтергә тиеш буласыз.

Көй яңгырый. Музыка туктый. Сорау бирелә. Сораудагы җавап санына карап берләшәләр:

- Хайваннарны ничә төркемгә бүлдек? (2 төркемгә.  Музыка туктауга парлашалар)

- Фил сүзендә ничә хәреф бар? (3  хәреф.  Музыка туктауга өчәрләп берләшәләр.)

- Куян сүзендә ничә хәреф бар? (4  хәреф.  Музыка туктауга дүртәүрләп берләшәләр.)

IV.  Белем-күнекмәләрне ныгыту.

Сингапур структурасы: СОРТ КАРДС (классификация идей) эшләп алыйк. 

       Максат: - группалы эшкә өйрәтү;

               - өйрәнгәннәрне практикада кулланырга өйрәтү,сөйләм телен үстерү.

Рәсемнәр белән эш .

- Беренче номерлы укучы А4 форматындагы битне ала, икегә бүлә, җилкәгә-җилкә укучыга яртысын бирә, алар таган икегә бүләләр, кара-каршы утыручыга бер кисәген бирәләр, тагын икегә бүләләр.

- Шул кисәкләргә хайваннарга характеристика биреп була торган сүзләр языгыз, сүзләр кабатланмасын.

- Хәзер карагыз сезнең өстәлләрегездә хайваннар рәсемнәре бар, шул рәсемнәр астына сүзләрне багана буенча төзеп чыгыгыз. ; 1нче№ укчы бер хайванга характеристика бирә, 2 нче № укучы икенче хайванга характеристика бирә.

  1. Сингапур структурасы: РАУНД ТЭЙБЛ эшләп алыйк . Группалы эш.

Максат: - группалы эшкә өйрәтү;

               - өйрәнгәннәрне практикада кулланырга өйрәтү,сөйләм телен үстерү.

1 нче группа

Бу сүзләрдә хәрефләр төшеп калган , шуларны куеп, күчереп язарга кирәк.

Ар...сл...н, ду...гыз, б...р..., ф...л, д...я, п...си, кә...ә, т...лке.

Тикшерәбез. (Слайд №9)

2 нче группа

Нокталар урынына сыйфатлар өстәп яз:

Арыслан ....   , фил ...  , куян ... , төлке .... , песи .... , ат .... ,

Тикшерәбез. (Слайд №10)

3  нче группа

Кошлар исемнәрен күплек санда яз:

Керпе –

Эт –

Поши –

Сарык –

Куян –

Кәҗә –

 Тиен -

Тикшерәбез. (Слайд №11)

4  нче группа

Нәрсәне? соравына җавап яз:

Колын  – колынны,  төлке- ..., сыер - ..., бозау - ...., куян - ..., бүре - ...., аю - ... .

Тикшерәбез. (Слайд №12)

  • “Сүзләрне тап” уенын уйнап алыйк. Өстәлләрегездә кроссворд, аларда хайваннар исемнәрен тап. Кайсы өстәл күбрәк һәм тизрәк таба.
  • Тикшерәбез. (Слайд №13)

(Слайд №14)

  1. Ситуатив күнегүләр:

Спроси у друга :

  • какие звери живут в лесу;
  • какие звери живут дома?

Скажи что :

  • ты любишь зверей;
  • в лесу многозверей.
  1. Тәрбияви момент.
  • Укучылар сез барыгызда хайваннарны яратасызмы? Аларга ничек ярдәм итеп була соң
  • Киңәшләр бирү.

-  Хәзер хәрбер өстәлдән киңәшләр ишетәсе килә. Хайваннарга карата нинди киңәшләр бирер идегез?

   Исеңдә тот! Хайваннарны рәнҗетмә! Кечкенә хайван балаларына  тимә.

Хайваннар безгә ни өчен кирәк?

   Балалар: алар кешеләргә файда китерәләр.

V.  Рефлексия.

Максат: - Дәрескә нәтиҗә ясау;

              - Сингапур структурасы буенча дәрескә бәя бирү;

              - Өй эшен аңлату.

1. Рефлексия. -Бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләштек?

- Хайваннарны  нинди ике төркемгә бүлдек?

2.Өй эше: (Слайд №16)

  1. Ошаган хайван турында кечкенә хикәя яз;
  2. Корреспондент булырга әзерлән, кызыклы сорау уйлап кил;

3. Үзбәя.

-  Укучылар,сезгә дәрес ошадымы? Бүгенге дәресне “5” легә кемнәр үзләштерде? Шул укучылар кулларына кояшлар алап күрсәтәләр. Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, шулар болытлы кояшны күтәрәләр, кемнәргә иптәшләреннән ярдәм кирәк, шулар болытлар күтәрәләр.

4.ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН –  (“бас - утыр”) (Слайд №17)«встать – сесть» (обучающая структура для получения информации о классе) :                                                                     

•        Кемгә дәрес ошады торып басыгыз;

•        Кемгә дәрес ошамады торып басыгыз;

•        Кем хайваннарны ярата торып басыгыз;

-3. Үзбәя.

-  Укучылар,сезгә дәрес ошадымы?  2нче укучылар ак битләрне таратыгыз. Хәзер без сезнең белән “Уңыш баскычы”н тутырабыз. Сезгә туры килгән смайлны маркер белән билгеләгез.

“Лестница успеха” – “Уңыш баскычы”

Фамилия____________________

Исем_______________________

Сыйныф____________________

4. Трудности преодолены

3.Многое понял, но были ошибки

2.Во время работы было

много трудностей

1.Многое не понял и

остались вопросы

  • Укучылар, “уңыш баскычларын” өстәл уртасына куегыз. Шуның белән дәресебез тәмам. Сау булыгыз. (Укучылар саубуллашалар).
  • (Слайд №18)Тырышлык булса, уңышлар да булыр! Сау булыгыз, укучылар!

        


Сыер – корова

Бозау – теленок

Ат – лошадь

Колын – жеребенок

Сарык – овца

Бәрән – ягненок

Кәҗә – коза

Кәҗә бәтие – козленок

Дуңгыз – свинья

Дуңгыз баласы – поросенок

Песи – кошка

Песи баласы – котенок

Эт – собака

Көчек - щенок

Арыслан – лев

Юлбарыс - тигр

Фил – слон

Дөя – верблюд

Көчле – сильный

Хәйләкәр – хитрая

Усал- злой

Куркак- трусливый

Кыш көне йоклый – зимой спит

Йон бирә – дает шерсть

Сөт бирә – дает молоко

Йөк ташый – возит груз

Өй саклый – охраняет дом

Тычкан тота – ловит мышей

Ит бирә – дает мясо

                   Кроссворд

                 СҮЗЛӘРНЕ ТАБАРГА.(НАЙДИ СЛОВА.)

    Ү

    Р

    Д

    Ә

    К

    Т

   Ө

    Л

    К

    Е

    В

   Ы

    К

    У

    Р

    А

   Э

    Т

    Я

    П

    Т

   И

    Е

     Н

    Е

                   Кроссворд

                 СҮЗЛӘРНЕ ТАБАРГА.(НАЙДИ СЛОВА.)

    Ү

    Р

    Д

    Ә

    К

    Т

   Ө

    Л

    К

    Е

    В

   Ы

    К

    У

    Р

    А

   Э

    Т

    Я

    П

    Т

   И

    Е

     Н

    Е


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

- Хәерле көн миңа. - Хәерле көн сиңа. - Хәерле көн сезгә. - Хәерле көн барыбызга!

Слайд 3

Н әрсә күрәсез?

Слайд 4

Нинди хайваннар ?

Слайд 5

СОРТ КАРДС Хайваннарга характеристика бир .

Слайд 6

РАУНД ТЭЙБЛ Тиешле хәрефләрне куеп яз. Ар ... слан Ду...гыз Б...ре Ф ...л Д ...я П ...си Кә ... ә Т ...лке ы ң ү и ө е җ ө

Слайд 7

РАУНД ТЭЙБЛ Нокталар урынына сыйфатлар өстәп яз Арыслан .... Фил ... , Куян ... , Т өлке .... , П еси .... , Бүре .... .

Слайд 8

РАУНД ТЭЙБЛ Күплек санда әйт. Керпе ләр Эт ләр Поши лар Сарык лар Куян нар Кәҗә ләр Тиен нәр

Слайд 9

РАУНД ТЭЙБЛ Нәрсәне? соравына җавап бир. Колын ны Төлке не Сыер ны Бозау ны Куян ны Бүре не Аю ны

Слайд 10

ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН • Кемгә дәрес ошады торып басыгыз ; • Кемгә дәрес ошамады торып басыгыз ; • Кем хайваннарны ярата торып басыгыз ;

Слайд 11

“Уңыш баскычы” – “Лестни ца успеха ” 4. Трудности преодолены 3.Многое понял, но были ошибки 2.Во время работы было много трудностей 1.Многое не понял и осталис ь вопросы

Слайд 12

Ял итәбез МИКС-ФРИЗ-ГРУП

Слайд 13

Барыгызга да зур рәхмәт! Сау булыгыз !

Слайд 14

Өй эше: Ошаган хайван турында кечкенә хикәя яз ; 2)Корреспондент булырга әзерлән, кызыклы сорау уйлап кил ;


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Р.Фәхреддин һәм ислам дөньясы

Р.Фәхреддиннең тормыш юлы һәм күпкырлы хезмәте турындагы конференция материалы.Дин галиме, ислам белгече Р.Фәхреддингә имам, казый, мөхәррир, мөфти вазифалары дин гыйлемен Рәсәй мөселманнары арасында ...

Әкиятләрнең серле дөньясы

Минем бу Ф. Яруллин иҗатына багышланган әдәби кичә үрнәге башлангыч класслар каршында үткәрелде. Кичә укучыларга бик ошады. Тиздән Фәнис Яруллинның туган көне җитә. Шул уңайдан бу кичәне үткәрергә бик...

Презентация по теме "Кыргый хайваннар".

Презентация для изучения названий диких животных на татарском языке....

Дәрес конспекты Тема: Хайваннар дөньясында (4 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).

Дәрес конспекты Тема: Хайваннар дөньясында  (4 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).Хәйдәрова дәреслеге буенча...