Рәвеш
презентация урока для интерактивной доски (7 класс) на тему

Рәвеш турында белешмә:

Рәвеш- төрләнми торган сүз төркеме.  Рәвешләрнең бер өлеше генә чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәсендә килә алалар.

Рәвеш, нигездә, җөмләдә хәл функциясен үти.
Мәсәлән: Бүген бар, иртәгә юк. (мәкаль).

Рәвеш аергыч һәм хәбәр функцияләрен дә үти ала: Әниемнең көмештәй чәчләрен сагындым. (М.Хәсәнов).
Аның юлы ерак түгел иде. (К.Нәҗми). Рәвешләрдә басымның куелышы:

А тибы 1. акрын, югары, көндез

                   2. ераграк, тизрәк, югарыга

 

В тибы 1. тәмам, гаять, һаман

                  2. көнозын, аз-маз, өр-яңадан

 

С тибы 1.  -

                   2. яланаяк, иртә белән, татарча

 

Д тибы 1. –

                   2. көпә-көндез, үтә кызу, тип-тиз

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon reveshler.ppt313 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Рәвеш- эш, хәл, билгеләрнең, сирәгрәк затларның һәм предметларның процесска бәйле булмаган билгеләрен белдерүче сүз төркеме .

Слайд 2

Рәвеш- төрләнми торган сүз төркеме. Рәвешләрнең бер өлеше генә чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәсендә килә алалар.

Слайд 3

Рәвеш, нигездә, җөмләдә хәл функциясен үти. Мәсәлән: Бүген бар, иртәгә юк. (мәкаль).Рәвеш аергыч һәм хәбәр функцияләрен дә үти ала: Әниемнең көмештәй чәчләрен сагындым . (М.Хәсәнов ). Аның юлы ерак түгел иде. (К.Нәҗми).

Слайд 4

Рәвешләрдә сүз басымы А тибы 1. акрын, югары, көндез 2. ераграк, тизрәк, югарыга В тибы 1. тәмам, гаят ь, һаман 2. көнозын, аз-маз, өр-яңадан С тибы 1. - 2. яланаяк, иртә белән, татарча Д тибы 1. – 2. көпә-көндез, үтә кызу, тип-тиз

Слайд 5

Рәвешләр Билге рәвешләре Хәл рәвешләре

Слайд 6

Билге рәвешләре Сыйфатлау рәвешләре Күләм-чама рәвешләре Охшату- чагыштыру рәвешләре

Слайд 7

Хәл рәвеш ләре Вакыт Урын Максат Сәбәп Шарт Тикше ренү

Слайд 8

ясалма кушма тамыр Рәвеш

Слайд 9

Кушма рәвешләр Саф кушма П арлы Тезмә

Слайд 10

Рәвешләрнең ясалышы Фонетик ысул (хәрәм-әрәм, җәһәт-җәт) Кушымчалау (көмештәй, татарча, акчалата) Нигезләр кушылу (йөзтүбән, көнозын, яланөс) Тезмә рәвешләр (башы белән, көч-хәл белән, чамадан тыш) Конверсия (югары, азат, начар)

Слайд 11

1. Әгәр баш хәрефтән язсак, Г.Тукайның “Шүрәле” әсәрендәге егет кушаматы, юл хәрефеннән язсаң-рәвеш. 2. Исем булганда - су ташу өчен савыт,-ләп кушымчасы ялгагач-рәвеш. 3. Беренче өлеше - сан, икенче өлеше – секундлар, минутлар, сәгатьләр, еллар, гасырлар белән исәпләнә торган яшәеш арасы. Икесен бергә кушсаң – рәвеш. 4. Иртә белән кич арасындагы вакыт. 5. Алмаш - ... парлы рәвешенең икенче компоненты. 1 Р 2 Ә 3 В 4 Е 5 Ш



 

Комментарии

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Үземнең дәресләремдә кулланам.Файдалы материаллар күп

Хәкимова Мәдинә Сәгыйдулла кызы

дәрестә куллану өчен файдалы материал.Рәхмәт

Бай,укытучылар һәм укучылар өчен файдалы материалларыгыз өчен рәхмәт Сезгә! Уңышлар телим.