мәкаләләр
статья на тему

Багавиева Рямзия Габдуллазановна

Газетага язган мәкаләләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon untitled_1bez_yashlekk_kayttyk.doc33.5 КБ

Предварительный просмотр:

                      Без  яшьлеккә кайткан кебек булдык

  23 нче апрель көнне Олы Битаман урта мәктәбендә зур бәйрәм- очрашу кичәсе булды. Бәйрәмгә моннан кырык, утыз биш, утыз, егерме биш, егерме ел элек тәмамлаган укучылар чакырылган иде.

  Менә кичәнең көне килеп җитте. Кунакларны якты чырай белән каршы алдылар. Зал  чыгарылыш класс укучылары белән тулы иде. Кыңгырау чылтырады. Бу тавыш кичәгә килгән кунакларның да, ветеран укытучыларның да күңелен кузгатты.  Мәктәп директоры- Мөхәрләмов Фәрит Габделхәй улы җылы сүзләр белән кичәне башлап җибәрде.  

  Иң беренче сүз мәктәпне моннан кырык ел элек тәмамлаган укучылар арасыннан, хәзерге вакытта Кече Битаман башлангыч мәктәбендә белем биргән Гөлфия Мубаракшевнага бирелде.Ул: «Менә без мәктәпне тәмамлаганга 40 ел вакыт үтеп тә киткән  . Инде гомер көзенә кереп барсак та , йөрәкләр бүген унҗиде яшькә төште. Без яшьлегебезгә кире кайткан кебек булдык . Өлкән укытучыларыбыз  ,биргән ныклы белем, тәрбия безнең тормышыбызны   гомер буе алга алып барды. Без аларга чиксез рәхмәтле», - дип , кичәне оештырырга   уйлаган мәктәп директоры рәхмәтен белдерде.

   Дәвам итеп, сүзне 50 ел педагогик стажы булган,  Татарстанның атказанган укытучысы, «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнгән Дания Әминовна алды. Ул чыгарылыш укучыларын бәйрәм белән котлады. «Мин әле дә булса  , шушы мәктәптә эшлим. Эшләгән дәвердә чыгарылыш сыйныф укучылары арасында  тормышта үз юллары тапмаган кешеләр кәрмәдем. Һәрберегезнең матур гаиләле , үз хезмәтегезне оста итеп башкаруыгызга, туган нигезегезгә кайтып, әти- әниләрегезне тәрбияләвегезгә бик куанам»,- диде.

  Бәйрәмгә иң өлкән укытучы Зөлхәбирә апа да килде. Ул: «Хәзерге вакытта мәктәптә эшләгән кешегә эшләү шартлары бик яхшы. Мин иске мәктәптә эшләдем. Пенсияга чыккач, балаларым  мәктәптә эшләвемә каршы килделәр , ә үзем эшләп туя алмадым. Балаларны бик яраттым. Әле дә булса , Даниянең эшләп йөргәненә кызыгам,»- дип сөйләде.

   Кичәгә Маликов Нияз абый, Рәхилә апа, Заһидуллина Рәмзия апа, Сафин Рөстәм абый, Карнаева Гөлфия апалар да килде.Алар да укучыларның иң яраткан укытучылары һәм тәрбиячеләре. Барысының да чыгышларында мәктәпне, укыткан укучыларын сагыну турында иде.

  Чыгарылыш классукучылары арасында да сөйләүчеләр күп булды: Хәлиуллина Гөлсинә, Ахметгалиев Зиннур, Кәлимуллин Ришат, Фәйзрахманова Люция,Галимова Гөлнар, Гарифуллина Зөһрә. Алар да яраткан укытучыларын, мәктәпне сагынып искә алдылар. Үзләрен олы юлга бастырган укытучыларга рәхмәтләрен белдереп, укытучыларга һәм мәктәпкә бүләкләрен тапшырдылар.

 Кичәдә уеннар  белән бергә концерт номерлары аралаштырылды. Йолдызлык - 2013 фестивалендә  катнашкан һәм 1 нче урынны алган Гөлинә Шәйхетдинова һәм фестивальдә катнашучы   Энҗе Багавиева, Зөлфия Замалиева  һәм  татар икызлары биюен кунаклар бик яратып карадылар. Ә менә Олы Битаман мәдәният йорты  сәнгать җитәкчесе Фирдинә Шәйхетдинова  бәйрәмгә «Кыр казлары» җырын махсус өйрәнгән. Өстәвенә бик яхшы итеп диджей  эшен башкарды. Ишетмәгән кешеләр аның матур җырлаганына таң калдылар .

  Килгән кунаклар канәгать булып кайтып киттеләр.