мәкаләләр
статья на тему

Багавиева Рямзия Габдуллазановна

"Яраткан эш куаныч китерә"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mkal_gazeta.doc16 КБ

Предварительный просмотр:

Мәкалә

        Яраткан эш кенә куаныч китерә.

        16 нчы май көнне безнең мәктәптә «Яраткан эш кенә куаныч китерә» дигән темага тәрбия сәгате узды. Бу тәрбия сәгате 11 нче сыйныф укучылары өчен бик кирәкле иде. Аларның  алларында төрле юллар, күңелләрендә төрле уйлар. Кайсын гына сайласалар да, үкенерлек булмасын иде инде. Андый  вакытларда  олы кешеләрнең киңәшләре ярап куя. Безнең мәктәпкә дә нәкъ менә шундый,  яхшы киңәш бирә торган кешеләр килгән иде.

        Басуларда кайнап торган эш вакыты. Бер сәгать вакытны сатып та алып булмый торган чак. ООО «Битаман» ширкәте  директоры  Шәүкәт Җәүдәт улы ширкәтнең төрле тармакларында эшләгән эшчеләрен алып   килгән: баш хисапчы Мәрьям  Мәннаф кызы,  баш инженер Марат Харис улы, баш мал врачы  Азат Җамали улы, баш зоотехник Фәнис Җантаһир улы. Бу тәрбия сәгатенә Җирле үзидарә рәисе Рушания Абдулла кызы да килде.

        «Без бәхетебезне авыл җирендә таптык. Тормыш итү бер җирдә дә ансат түгел . Укырга керсәгез дә, һөнәр алсагыз да, кирәклесен сайлагыз. Шул эштә эшләрлек булсагыз гына укыгыз. Югары уку йортын тәмамласалар да ,үз һөнәрләре буенча эшләмәгән кешеләр бик күп хәзер . Менә безгә  токарьлар , слесарьлар , трактористлар, шоферлар кирәк. Авыл җирендә калучыларга өстәмә түләү дә булачак. Сезне шәһәрдә бер кем дә көтеп тормый.     Сулар һавасы саф, эчәр сулары чиста авылның. Мин шәһәр җиренә китсәм дә, начар яшәмәгән  булыр идем. Шулай да авылда яшәүне өстенрәк күрәм, үземне бәхетле дип саныйм.  Минем мондый очрашуларга күптән киләсем килә иде, чакыруыгызга бик зур рәхмәт», дип чыгыш  ясады безгә Шәүкәт Җәүдәт улы.

        Мәрьям Маннаф кызы да бик кирәкле һөнәр иясе икән . Ул Лаеш районы авыл хуҗалыгы техникумын тәмамалап , туган авылында эшли. Укуын да безнең мәктәптә укыган. «Бу һөнәргә ия булган кеше, бөтен җирдә дә хисапчы булып эшли ала», диде ул.

        Азат Җамали улы да авылыбызда бөтен кеше хөрмәт итә. Ул- мал врачы. Искиткеч оста , белемле  , тәҗрибәле. «Мин шушы авылда тудым, Битаман мәктәбен бик яхшы билгеләренә тәмамладым, һәм туган авылыма эшкә кайттым. Бер дә үкенмим, эшемне яратып башкарам. Минем һөнәрем бик кирәкле һөнәр. Менә картаеп барам, миңа алмаш кирәк хәзер»,- дип шаяртып та  алды әле ул.

        Фәнис Җантаһир улы да Ветеринария институтын тәмамлап , туган авылына эшкә кайткан зоотехник. «Тормышымнан бик канәгать,    яраткан һөнәрем бар.  Авыл җирендә яшәгәнемә үкенмим. Кайда эшләсәгез дә , тырыш булыгыз, хезмәтне сөегез, чын кешеләр булыгыз», - дип теләкләр теләде.

        Марат Харис уклы  Әтнә техникумын тәмамлаган. «Техникумда алган белемемә таянып, менә дигән итеп эшлим. Һөнәр сайлаганда ялгышмагыз. …..»,  -диде.

        Җирле үзидарә рәисе Рушания Абдулловна да укучылар  өчен бик мәгънәле чыгыш ясады. «Соңгы кыңгырау» бәйрәменә килгәч тә ,    бик матур теләкләрен теләп , үзенең яхшы киңәшләрен бирде.

        Килгән кунаклар сөйләгән сүзләрнең барысын да язып бетереп булмый. Гомумән, бик яраттык без аларның чыгышларын. Аларны тыңлаган укучылар беркайчан да ялгыш адым атламас.  Алар барысы  авыл җирендә матур гаилә корып, тәртипле балалар үстергән хезмәт ияләре. Вакытларын кызганмыйча килгәннәре өчен бик зур рәхмәт аларга. Шул матур гаиләләре белән  исән- сау яшәсеннәр.

 

Баһавиева Рәмзия Габдуллаҗан кызы, Олы Битаман урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы