Г. Кутуйның "Сагыну" нәсеренә анализ
план-конспект урока (5 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы
Биектау муниципаль районы
МББУ “Дөбъяз урта гомуми белем бирү мәктәбе”
5 нче сыйныфта әдәбият дәресе
Автор: югары категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Вафина Гөлия Илдус кызы.
2015 нче ел.
Тема: Гадел Кутуйның "Сагыну" нәсере .
(1 нче слайд)
Максат:
1. . Фәнни максат : укучыларны «Сагыну» нәсеренең эчтәлеген төшендерү, әдип иҗатының үзенчәлеген , сәнгатъчә сурәтләү осталыгын күреп танырга өйрәтү; яңа төшенчәләр белән таныштыру.
2. Комуникатив максат: укучыларның сәнгатьле уку һәм сөйләм күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен үстерү.
3. Тәрбияви максат: Туган якка мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләү.
Бурычлар:
1) Г. Кутуйның “Сагыну” нәсеренең эчтәлеген искә төшерү;
2) нәсер жанры турында белемнәрне тулылындыру;
3) лирик геройның рухи халәтен ачып бирү;
4) нәсердәге сурәтләү чараларын ачыклау;
5) дөрес сөйләм күнекмәләре үстерү.
6) үз туган җиреңне башка бернинди дә ил алыштыра алмавын аңлатып бирү.
Дәрес тибы: йомгаклау дәресе
Эш формасы: аңлату- күрсәтү, анализлау.
Җиһазлау: компьютер, проектор, презентация, мәкаль-әйтемнәр.
Дәрес барышы.
- Оештыру эше. Максат кую.(2 нче слайд)
Бурычларны билгеләү – 3 слайд
- Укучылар, алдагы дәрестә сез язучы Гадел Кутуйның тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге һәм “Сагыну” нәсере белән таныштыгыз. Ә бүгенге дәрестә Г. Кутуйның Бөек Ватан сугышы елларында тудырган әсәрләренең йөзек кашы- " Сагыну" нәсерен анализларбыз, әдип иҗатының үзенчәлеген, сәнгатьчә сурәтләү осталыгын күреп танырга өйрәнербез.
2. Укучыларның алдагы дәрестә үзләштергән белемнәрен
актуальләштерү.
1 .Г.Кутуй кайчан һәм кайда туган?
2.Булачак язучыда әдәбиятка мәхәббәт кем тәрбияләгән?
3.Г.Кутуй кайларда һәм нинди уку йортларында белем алган?
4.Әдип Бөек Ватан сугышы вакытында нинди эшләрдә катнашкан?
(Укучыларның җаваплары.)
-Әйе, укучылар. Г.Кутуйның күп кенә хикәяләре, мәсәлән, "Вөҗдан газабы", "Солтанның бер көне", балалар арасында популяр булган "Рөстәм маҗаралары", "Тапшырылмаган хатлар" дигән повестьләрен укучылар яратып укый .
Бөек Ватан сугышы елларында Г.Кутуйның шигъри сәләте көчәеп китә. Аның лирик шигырьләре һәр солдатның уртак теләген, үзенә генә хас милли хисләрен ачып җибәрә. Г.Кутуй солдатның күңел юксынуларын туган иле белән бәйләп "Туган ил" шигырен яза. (4 нче слайд)
И туган ил, и матур ил,
Калдың бездән еракта,
Калсаң да бездән еракта,
Күңелдә син һәрчакта.
Суың тәмле, кырың ямьле,
Шифалы һаваларың,
Сугышларда дан казанды
Синең батыр улларың.
Искә төшә җәйге таңнар...
Рәхәт иде ул чаклар,
Бүген дәле янадыр күк
Без кабызган учаклар.
И туган ил, и матур ил,
Нур күмә калаларың,
Һәр иртә-кич сине, илем,
Сагына балаларың.
(5 нче слайд –таб. күренешләре)
-Укучылар, бу шигырь юллары белән әдип үзенең нинди хисләрен белдерә?
(Туган иленә булган мәхәббәтен, Туган илен бик нык сагынуын белдерә. Үзе еракта булса да Туган илен беркайчан да онытмый, һәрвакыт күңелендә тота.)
-Әйе, укучылар, шигырь бик матур эчтәлекле. Ләкин Г.Кутуй үзенең әйтергә теләгән фикерләрен,хисләрнең көчен һәм тирәнлеген ул бер шигырьгә генә сыйдыра алмаган,башка әсәрләрендә дә чагылдырган. Г.Кутуй “Сагыну” нәсерендә дошманны куып баручы солдатның эчке кичерешләрен, хисләрен аеруча осталык белән тасвирлый.
Нәсер жанры безнең әдәбиятта сирәк очрый. Г.Кутуй - нәсер остасы. Ул 1944 елда, фашистларга каршы канлы көрәш барганда, үзенең "Без - сталинградчылар" һәм "Сагыну " нәсерен яза.
"Сагыну" нәсерендә совет солдатының Туган илен сөю турындагы тирән кичерешләре һәм батыр көрәше сурәтләнә. Әсәрдә эчке дөнья кичерешләренең үсешен, үзгәрешләрен күрсәтә торган эпизодлар, аерым күренешләр бар.
Солдат озын юл үтә, аның юлы - Сталинградтан Берлинга кадәр... Европаны фашизм тырнагыннан азат итеп баручы солдатның — лирик уйланулары, сагыну тулы йөрәк хисләре укучыга яңа дөнья ача, солдат кичерешләренә күмелеп ул Туган иле белән чит илләр арасындагы аермалыкны тоя.
3. Яңа тема.Укучылар белән әсәр өстендә эшләү.
-Ә хәзер әсәрдәге кайбер сүзләргә аңлатма биреп китик.
(6 нче слайд)
1.Сүзлек эше.(дәфтәрләргә яза бару)
Мөкатдәс- изге, бөек, хөрмәтле.
Мәһабәт- сокландыргыч, матур, күркәм,
Ширбәт- баллы җимеш суы
Рухым- көчем.
Газиз- кадерле, изге, туган.
Илаһи-серле,тылсымлы,искиткеч
Шагыйранә-шагыйрь кебек
2. - Укучылар, әсәрне кабат үзем укып чыгам. Сез игътибар белән тыңлап, карап барыгыз. Әсәрнең укылышына, яңгырашына игътибар итегез.
-Нәсердә Г.Кутуй нәрсә турында яза?(сагыну хисе)
-Хис төшенчәсен сез ничек аңлыйсыз? (хис ул- кеше кичерешләре: шатлык,кайгы,мәхәббәт ачулану, сагыну,үкенү һ.б.)
-Сагыну нинди хис ул,укучылар? (ул иң татлы,иң ләззәтле һәм иң газаплы,авыр хис.)
-Әйе. Ана баласын сагына... Солдат туган җирен,әти-әнисен сагына...
-Ә сезнең сагыну хисләрен кичергәнегез бармы?(Укучыларның җаваплары тыңлана.)
-Әйе, сагыну хисен кичермәгән кеше юктыр. Ә олыгайган саен кеше нәрсәне, кемне сагына?(авылын,туган җирен,әти-әнисен,туганнарын)
-Нинди җирне туган җир дип атыйбыз соң? (Туган җир ул-безнең туган йортыбыз, туган авыл, район, республикабыз).(7 нче слайд)
-Әйе.Туган җир гомер-гомергә кешеләр өчен илһам чыганагы,яшәргә көч һәм дәрт бирүче,күңел маягы булган. Шуңа күрә әдипләр үзләренең иң яхшы шигырьләрен,хикәя-повестьләрен,композиторлар иң яхшы көйләрен туган якка багышлаганнар.
-Ә хәзер укучылар әсәрне тагын бер кат күздән кичерик: карандашлар белән солдатның хис-кичерешләрен билгеләп барыгыз.
-Әсәр кем исеменнән сөйләнә?(Лирик герой исеменнән.Лирик герой ул-солдат).
-Димәк, бу- лирик әсәр. Лирик әсәр булгач, геройның хис, кичерешләре бирелә.
-Укучылар әсәрдән солдатның хис-кичерешләрен табыйк әле.
Солдат Туган иленең җанга ягымлы елгаларын, хәтфә болынлыктагы салкын чишмәләрен сагына. Аның өчен борынгы
Идел(8 нче слайд), тын Дон, якты Арагва (9 нчы слайд, шигъри Дим буйлары чиксез кадерле, газиз урыннар. (10 нчы слайд) Эльбрус шикелле мәһабәт, Кавказ шикелле гүзәл таулар, Аккош күледәй сихри күлләр чит илдә юк, була да алмый. Туган илебез кешесе газиз иленең ямьле бәйрәмнәрен, аякларын биетә торган хәмерләрен, нечкә билләрен бергә сагына, шуларның барысы да солдатка Туган ил төшенчәсен белдерәләр. Лирик герой шушы хисләрне йөрәгенә туплап, өзелеп эндәшә:' (11 нче слайд -табигать)
Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил!"
-Нәсердән күренгәнчә, кабатлау солдатның сагыну хисләрен тасвирлаган эпизодларын төенләп куя,аңа тагын да тирән мәгънә сала, әсәргә моң өсти. .
-Сагыну хисе солдатны кая этәрә? ( Бу хис дошманнан үч алуга китерә, тизрәк Туган иленә кайту дәртен, кайту ышанычын арттыра.
-Ләкин укучылар, туган ил төшенчәсен ваклап, шагыйрь шушы хисне тудырган сәбәпләрне аерып-аерып бирә.
-Ә хәзер укучылар,әсәрне өлешләргә бүлик.
- Әсәрне ничә өлешкә бүлеп булыр иде? (5 өлешкә)
1нче өлештә лирик герой чит илдәге матур гөлләрне телгә ала, үз иленең энҗе чәчәкләрен, хәтта әрем исләрен сагынуын әйтә.Чит илдәге чәчәкләрне туган җир әреме белән чагыштыра.
2 нче өлештәлирик герой үз туган иленең борынгы Иделен,тын Донын, якты Арагвасын, шигъри Дим буйларын сагынуын белдерә,елга һәм чишмә суларын сагынуын сөйли.
-Әйе, укучылар монда чиксез арттыру алымы бар: сулар сусавымны баса алмый,үз чишмәбезнең бер йотым суын ширбәт итеп эчәр идем, ди лирик герой.
3 нче өлеш матурлык турында..Нинди генә матур җирләр булса да, лирик герой аларны үз илендәге гүзәллек белән чагыштыра алмый.Ул матурлыкны,табигать гүзәллеген сагына “Синдәгедәй илаһи матурлык, синдәгедәй шагыйранә мәһабәтлек бер җирдә юк, туган ил!” дип раслап куя.
4 нче өлештә үз халкын, туган ил кешеләрен сагыну тасвирлана. Автор чит ил кешеләрен, аларның кунакчыллыгын мактый, шушы чагыштыру аша сагыну хисен тагын да көчлерәк итеп бирә.
5 нче өлештә туган илне,ата-баба корган нигезне сагыну ярылып ята.Бу өлештә сагыну хисе иң биек ноктасына җитә, ул шулкадәр көчле,күңелдә сыеп кала алмый-җыр булып тышка атылып чыга.
12 нче слайд
“Сине сагынган саен, миндә көч-дәрт арта,рухым канатлана.Чит илдә йөреп мин ачык аңладым: ...кеше өчен үз иленнән дә изгерәк, үз иленнән дә кадерлерәк,үз иленнән дә гүзәлрәк ил дөньяда юк ул”.
-Укучылар һәрбер өлештә нәрсә турында сүз бара? (Туган ил)
-Димәк нәсернең темасы нинди?(туган илне сагыну).
-Әсәрдә каршылыклар бирелә.Шуларны бергәләп табыйк әле.
(укучылар әйтә бара ,чиратлашып аннимация белән сүзләр чыга бара)
13 нче слайд
Чит илнең матур гөлләре туган илнең әрем исе
Чит ил елгалары Идел,Дон,Арагва,Дим буелары
Карпат тавы Эльбрус,Кавказ таулары
Финляндия күле Аккош күле
Чит ил кызлары туган илнең нечкә билләре
Поляк җырлары татар халык җырлары
Лирик геройга үз туган җиренең гади чишмә суы шәрабтан да татлырак, үз иленең таулары да мәһабәтрәк тоела,чөнки болар барысы да аның туган илендә.
-Укучылар, Г.Кутуй бу әсәре белән безгә нәрсә әйтергә теләгән?(әсәрнең идеясе әйтелә. Чит илләр нинди генә булмасын-туган ил кадерле, якын.Солдат туган илен сагына, шуңа күрә ул сугышта,аңа сугыш кирәкми,тынычлык кирәк.)
-Ни өчен тынычлык кирәк? ?(Гаиләң,әти-әниең,балаларың белән яшәргә,матур-матур йортлар,шәһәрләр ,авыллар төзергә).
- Укучылар, Туган илдән дә кадерле, изге нәрсә юк ул. Халкыбыз туган илгә булган мәхәбәтен, аның ни дәрәҗәдә кадерле һәм алыштыргысыз икәнен мәкальләрдә аңлатып бирә. Хәзер шуларга игтибар итик.
(укучылар укыганнан соң мәкальләр - 14 нче слайд)
(Ватан, Туган җир – синонимик сүзләр икәнен билгеләү.)
Әсәр якты хисләр белән язылган. Г.Кутуй солдат кичерешләрен шул кадәр оста биргән.Ул - солдатның йөрәк хисе. Әсәрнең лирик герое белән автор шәхесе хисләре туры килә, чөнки ул да сугышның беренче көннәреннән соңгы көненә кадәр катнашкан. Бу солдат язмышы, Г.Кутуйның үз язмышы. Ләкин Туган иленә кайтырга Г.Кутуйга насыйп булмый. Ә безнең күпме якташларыбыз чит илләрдә калды.
Бу әсәрдә Туган илебезне, изге туфракны ярату, сагыну гына түгел, аны саклау турында да сүз бара. Елгаларны, күлләрне, урманнарны саклау- сезнең дә, безнең дә олы бурычыбыз.
4. Солдатның сагыну, юксыну хисләрен бирү өчен язучы нинди сурәтләү чараларын куллана?
- Өзек эпитетларга, чагыштыруларга бай.
- төркем нәсердә эпитетларны таба.(мөкатдәс елгалар, хәтфә болынлык, шигъри Дим буйлары,сихри күлләр,гүзәл таулар,илаһи матурлык,шагыйранә матурлык һ.б.)
- төркем чагыштыруларны таба(үз иленнән дә изгерәк, гүзәлрәк ил юк, Эльбрус шикелле, Казбек шикелле һ.б.).
- Әйе, укучылар, нәсердә эпитетлар, чагыштырулар нәфислек,
матурлык дөньясын барлыкка китерәләр, Туган илнең иң газиз
булуын күрсәтәләр.
5. - Әсәр үзенең укылышы белән нинди әсәрләргә охшаган?(Бу әсәр шигырь укыгандагы кебек үк хис- тойгы белән укыла.)
- Сагынуның никадәр көчле булуын белдерү өчен нинди җөмләләр кулланылган? (Әсәрдә кабатлау алымы кулланылган.Сагындым,бик сагындым сине, туган ил!дигән өндәү җөмләләр кулланылган .Алар көчле тойгы белән әйтелә.)
-Ни өчен берничә тапкыр кабатлана? (Бу лирик геройның сагыну хисен ачып бирә.)
"Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил !"җөмләсендә эндәшү
"Туган ил" сүзенә төшә.Ул- лирик геройның хисләрен аерып
тирәнтен күрсәтә торган сүз.)
-Укучылар әсәрдә сагыну хисенең көчле булуын күрсәтүче тагын бер чара бар.Бу татар халык җыры.
-Әйдәгез әле җырның сүзләрен укып китик.(1 укучы укый).
Г.Кутуй җырлар ярдәмендә солдат образының кичерешләрен, сагынуның тирәнлеген, Туган илнең иң газиз нәрсә икәнлеген ачып бирүгә ирешә.Димәк, халык җырлары геройның психологик дөньсын ачу чарасы булып торалар. Сагынуга түзә алмаган солдатның йөрәк хисе — җырда, җыр аша сагыну хисе көчәеп, безгә килеп керә.(җыр тыңлау).
5.Рефлексия.
-Укучылар, безнең дәресебез ахырына якынлашты.
- Балалар, сез бүген дәрестә ниләр белдегез?
-Без дәрестә нәрсәләр өйрәндек?
-Нинди нәтиҗәгә килдек?
- Нәсернең темасын ничек билгеләдек?
Әсәрнең идеясе нәрсәдә дигән сорауга дәрес ахырында нинди җавап бирербез?
(Укучыларның җаваплары.)
6. Билгеләр кую.
7. Өй эше бирү.
Әсәрдәге нәсернең баштагы өлешен "Мин Карпат тауларына мендем" дигән җөмләгә кадәр өзекне сәнгатьле итеп яттан сөйләргә әзерләнеп килергә.
Дәресебезне Р. Корбанның “Туган җирне ярату” шигыре белән тәмамлыйсым килә. 15 нче слайд
Туган җирне яратам, дип,
Вәгъдәләр биреп булмый.
Туган җирне яратуны
Сүздә белдереп булмый.
Яшәп була туган җиргә
Тугыры булып кына.
Яшәп була туган җирне
Кадерләп саклап кына,
Туган җирне сөюеңне
Эшеңдә аклап кына.
Туган җирне яратуны
Белдереп була тагы:
Туган җиреңнән китсәң дә
Сагынып кайтып аны.
-Дәрес тәмам, сау булыгыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Анализ 2-х эпизодов: 1. "Встреча Аксиньи с ландышем" по роману М. А. Шолохова "Тихий Дон" (Т.4, ч. 7, гл.1.) 2. Сочинение. Анализ эпизода "Изображение снежного заноса" по роману М.А. Шолохова "Тихий Дон" (Кн.3,ч.6,гл.50).
Раскрыть душевное состояние персонажа через описание картин природы ( по роману М.А.Шолохова "Тихий Дон"). 1. Урок анализа эпизода. 2. Сочинение - анализ эпизода....

Урок - практикум . Элективный курс «Занимательная жизнь русского слова». 9класс Тема урока: «Лингвистический анализ текста В.П.Астафьева «И прахом своим …»» Цель урока: Произвести лингвистический анализ текста на фонетическом, лексическом, морфоло
Цель урока:Произвести лингвистический анализ текста на фонетическом, лексическом, морфологическом и синтаксическом уровнях языка.Задачи урока:применить полученные теоретические знания о ли...

Анализ сказки-были А.Платонова «Неизвестный цветок». Анализ сказки-были А.Платонова «Неизвестный цветок».
Тип: урок- исследование Цели: 1) познакомить с фактами биографии А.Платонова; ...

ТЕКСТ ЛИРИЧЕСКОГО ПРОИЗВЕДЕНИЯ КАК ОБЪЕКТ ЛИНГВИСТИЧЕСКОГО АНАЛИЗА /из опыта работы: анализ стихотворения М.Ю.Лермонтов «Из-под таинственной, холодной полумаски»/.
В современном преподавании литературы в школе одной из самых важных является работа над анализом, изучением, исследованием художественного произведения.В связи с этим наиболее эффективной формой...
Статья по методике математики Анализ УМК: Мордкович А.Г. Алгебра и начала математического анализа 10-11 классы (базовый уровень)
Анализ УМК: Мордкович А.Г. Алгебра и начала математического анализа 10-11 классы (базовый уровень)...

Анализ стихотворения А.С. Пушкина "Зимняя дорога. Анализ стихотворения Есенина «Пороша».Сопоставительный анализ стихотворения С.А. Есенина «Пороша» с приведённым стихотворением А.С. Пушкина «Зимняя дорога».
Стихотворение А. С. Пушкина « Зимняя дорога» — одно из замечательных произведений русского поэта. Когда читаешь это стихотворение, невольно представляются унылые и в то же время таинственные рус...

