Сравнительный анализ ФГОС по татарской литературе (стандарт первого поколения) и примерной программы (стандарт второго поколения)
учебно-методический материал на тему

Лутфуллина Гульнира Талгатовна

Сравнительный анализ ФГОС по татарской литературе (стандарт первого поколения) и примерной программы (стандарт второго поколения)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon aliz_uku_fgos.doc158 КБ

Предварительный просмотр:

Сравнительный анализ ФГОС по татарской литературе (стандарт первого поколения) и примерной программы (стандарт второго поколения)

Стандарт  первого поколения

Стандарт  второго поколения

Цели

Әдәбияттан гомуми төп белем бирү (5-9 сыйныфлар) баскычының максатлары:

  • матур әдәбият әсәрләрен форма һәм эчтәлек берлегендә аңларга һәм анализларга өйрәтү;
  • төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне җиткерү һәм кулланырга күнектерү;
  • дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, әдәбиятка һәм халыкның мәдәни кыйммәтләренә ярату һәм хөрмәт тәрбияләү;

-матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру;

-укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

Урта сыйныфларда әдәбиятны укытуның төп максаты булып матур әдәбият әсәрләрен форма һәм эчтәлек берлегендә аңларга һәм   анализларга өйрәтү, логик фикерләү сәләтен үстерү һәм камилләштерү, балаларның рухи дөньяларын баету тора. Бу процесс өч – гамәли, гомуми белем бирү, тәрбияви - яссылыкларны берләштереп алып барылырга тиеш. Әлеге максат түбәндәге бурычларны алга куя:

  • укучының төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белүенә ирешү һәм анализ барышында кулланырга күнектерү;
  • укучыда матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру;
  • укучының телдән һәм язма сөйләмен үстерү;
  • укучыда үз милләтенә, аның әдәбиятына, мәдәниятенә карата хөрмәт, дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, үз милләтенең, шушы төбәктә яшәүче башка халыкларның мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт  хисләре тәрбияләү.

Әдәбияттан гомуми урта (тулы) белем бирү (9-11 сыйныфлар) баскычының максатлары:

  • татар әдәбиятының тарихи барышы турында гомуми караш булдыру;
  • татар әдәбиятының барышын, аның аерым чорлардагы торышын, чор әдәбиятының йөзен билгеләүче язучылар иҗатын анализларга һәм бәяләргә өйрәтү;
  • әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрнең, язучы иҗатының, чор әдәбиятының, гомумән татар әдәбиятының үзенчәлекләрен табарга күнектерү;
  • иҗади фикерләүдәге уртак һәм милли үзенчәлекләрне танырга өйрәтү.

Югары сыйныфларда әдәбият укытуның төп максатын исә татар әдәбиятының барышын, аның аерым чорлардагы торышын, чор әдәбиятының йөзен билгеләүче язучылар иҗатын анализларга һәм бәяләргә өйрәтү тәшкил итә. Әлеге максатка түбәндәге бурычлар аша  ирешелә:

  • укучыларда татар әдәбиятының тарихи барышы турында гомуми караш булдыру;
  • әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрнең, язучы иҗатының, чор әдәбиятының, гомумән татар әдәбиятының үзенчәлекләрен табарга, аңларга, бәяләргә күнектерү;
  • иҗади фикерләүдәге уртак һәм милли үзенчәлекләрне танырга өйрәтү;
  • матур әдәбиятта халык тарихы, милләт язмышы гәүдәләнешенә  укучыларның игътибарын туплау, укучыларда кешелеклелек, горурлык, үз кадереңне белү хисләрен тәрбияләү;
  • заман таләпләренә җавап бирүче, үз-үзен камилләштерү өстендә даими эшләүче, татар әдәбиятын, мәдәниятен, традицияләрен хөрмәт итүче, татар дөньясына, әдәбиятына кагылышлы бәхәсләрдә катнашып, үз фикерен дәлилли алучы, гуманлы, рухи, әхлакый бай шәхес тәрбияләү.

Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү баскычында белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы

Әдәбияттан гомуми төп белем бирү (5-9 сыйныфлар) баскычында белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы

Бу баскычта укыту предметы буларак матур әдәбиятның төп эчтәлеге - күпгасырлык әдәби мирасның иң камил әсәрләре, аерым язучылар иҗаты. Белем алу — аларны уку һәм өйрәнү, тикшерү-анализлау һәм нәтиҗәләр ясый, бәяли алу дигән сүз.

Уку-укыту процессында өйрәнү өчен әдәби әсәрләрне сайлап алуда төп таләп (критерий) булып аларның сәнгати кыйммәте, гуманистик эчтәлеге, укучы шәхесенә уңай йогынты ясавы, аның үсеш бурычлары һәм яшь үзенчәлекләренә туры килүе, милли рух белән сугарылуы, шулай ук мәдәни- тарихи традицияләргә һәм белем бирү тәҗрибәсенә нигезләнүе тора.

Тәкъдим ителә торган материал татар әдәбиятының үсеш-үзгәреш этапларына бәйле рәвештә бүлеп бирелә. Әдәби әсәрләр хронологик тәртиптә урнаштырыла, ә инде программа авторлары, билгеле бер максаттан чыгып, аларның урынын үзгәртә ала. Укучыларның белем һәм яшь үзенчәлекләренә бәйле әсәрләрнең күләме арту һәм әдәби процесс үзенчәлекләре белән бәйләнештә бирелүе әдәби материалның катлаулана баруына китерә1 *.

1 *Укучыларның рус телендә белем бирүче мәктәптә укулары түбәндәге үзенчәлекләргә китерә: а) зур күләмле әсәрләрне кыскартып бирү;

б) татар халкының милли үзенчәлекләре, традицияләре, гореф-гадәтләре киңрәк урын алган, милләтнең рухи-мәдәни асылы тулырак чагылган

Программаларда укучыларның түбәндәге мәсьәләләрне белүе чагылыш табарга тиеш: сүз сәнгатенең образлы табигате; тәкъдим ителгән әдәби әсәрнең эчтәлеге; классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактлары; стандартта билгеләнгән һәм программада күрсәтелгән әдәби- теоретик төшенчәләр; әдәби текстны кабул итү һәм анализлау; әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план төзү; әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау; укыган әсәрнең темасын, проблемасын, идеясен билгеләү; геройларга характеристика бирү; сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу; әдәби әсәрдәге вакыйгаларны һәм геройларны чагыштыру; автор позициясен ачыклау; укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү; әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку; кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану; өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерләрне белдерү; укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерләреңне дәлилли белү; укыган әсәрләргә бәяләмә язу; татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү; эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү; аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, Интернет чаралары һ.б. аша эзләү.

Әдәбияттан гомуми урта (тулы) белем бирү (9-11 сыйныфлар) баскычында белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы

Тәкъдим ителә торган әдәби әсәрләр хронологик тәртиптә урнаштырыла. Укыту укучыларның гомуми төп белемнәренә нигезләнә. Өлкән сыйныфлардагы әдәбият курсы сүз сәнгатенең тарихи үсешен системалы күзаллау булдыруга һәм шуның аша классик һәм бүгенге әдәбиятның үзара бәйләнешен тулырак аңлауга юнәлтелә. Күрсәтелгән язучылар һәм әсәрләр исемлеген программа авторлары, тирәнтен өйрәнү максатыннан чыгып, киңәйтә ала.

Программаларда укучыларның түбәндәге мәсьәләләрне белүе чагылыш табарга тиеш: сүз сәнгатенең образлы табигате; тәкъдим ителгән әдәби әсәрнең эчтәлеге; классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактлары; стандартта билгеләнгән һәм программада күрсәтелгән әдәби- теоретик төшенчәләр; әдәби текстны кабул итү һәм анализлау; әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план төзү; әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау; укыган әсәрнең темасын, проблемасын, идеясен билгеләү; геройларга характеристика бирү; сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу; әдәби әсәрдәге вакыйгаларны һәм геройларны чагыштыру; автор позициясен ачыклау; укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү; әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку; кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану; өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерләрне белдерү; укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерләреңне дәлилли белү; укыган әсәрләргә бәяләмә язу; татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү; эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү; аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, Интернет чаралары һ.б. аша эзләү.

Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү баскычында укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

5-9 сыйныфлар:

  1. татар әдәбиятындагы аерым язучылар иҗаты, әсәрләр хакында гомуми күзаллау булырга;
  2. текстларны әрле яклап (тулысынча, сюжет -композиция бирелеше ягыннан, тематика-проблематика һәм образлар бирелеше аспектында, тел-стиль ноктасыннан) анализлый һәм шәрехли алырга;
  3. әдәби төрләр һәм жанрлар, шигырь төзелеше, тезмә һәм чәчмә сөйләм үзенчәлекләре хакында белергә;
  4. әдәби әсәр теориясен: әдәби образ, аның төрләре; әдәби әсәр, аның эчтәлеге һәм формасы; тема, проблема, идея; сюжет, композиция;
  5. конфликт, аның төрләре, сәбәпләре; махсус тел - сурәтләү чаралары турында

белергә;

  1. язучы иҗатын гомумиләштереп анализларга, бәяләргә;
  2. әдәбиятның тарихи барыш булуы хакында гомуми күзаллау булырга;
  3. әдәби әсәрнең әһәмиятен, кыйммәтен, үзенчәлекләрен аңлый һәм дәлилле итеп аңлата, исбатлый белергә тиеш.

Урта сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның  предмет нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

Танып-белү өлкәсендә:

  • аерым төр һәм жанрга караган әсәрләрне аңлап укый һәм кабул итә, эчтәлеген кабатлап (аерым очракларда текстны яттан) сөйли, кирәк чакта тексттан өзекләр китерә алуга ирешү;
  • укыган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен билгели, геройларын һәм әдәби дөньясын бәяли алуына, аның нинди төр һәм жанрга каравын аеруына ирешү;
  •  укучының классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белүе;
  • әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгарып, укыган буенча тезислар һәм план төзү, геройларга характеристика бирү, сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен билгеләү күнекмәсе булдыру;
  • укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашырга, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларын расларга һәм дәлилләргә, әдәбият белеме төшенчәләренә мөрәҗәгать итәргә өйрәтү.

бәяләү өлкәсендә:

  • милли әдәбияттагы рухи-әхлакый кыйммәтләрне күңелдән уздырып кабул итәргә өйрәтү;
  • әдәби әсәрләргә шәхси мөнәсәбәт һәм бәя булдыру;
  • өйрәнелгән әсәрләрне шәрехли белүенә ирешү;
  • автор позициясен ачыклый алу һәм аңа үз мөнәсәбәтеңне булдыру күнекмәсен формалаштыру.

эстетик яктан:

  • әдәби әсәрнең образлы табигате хакында гомуми мәгълүматый күзаллау булдыру, аның эстетик кыйммәтен тою хисе тәрбияләү;
  • баланың әдәби текстны эстетик бөтенлекле, шул ук вакытта әдәби һәм тел-сурәтләү алымнарының, образлылыкның үзенчәлекләрен һәм әһәмиятен аңлап бәяли белүенә ирешү;
  • рус һәм татар телендәге әдәби әсәрләрне чагыштырып бәяләргә, геройларның, әхлакый идеалларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләргә өйрәтү.

9-11 сыйныфлар

  1. әдәби-тарихи процессның төп закончалыкларын, этапларын, чор әдәбиятына зур өлеш керткән әдипләр иҗатын белергә;
  2. мәктәп курсында өйрәнелгән әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә өзлексез барыш итеп күзалларга;
  3. әдәбият тарихы һәм теориясе буенча белемнәргә (тема, проблема, идея, пафос, образлар системасы, сюжет-композиция, телнең сәнгати сурәтләү чаралары, әдәби деталь) нигезләнеп, әдәби әсәрне анализларга һәм шәрехләргә;
  4. әсәрне чорга хас әдәби юнәлеш белән бәйлелектә тикшерергә, аңлатырга;
  5. классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белергә;
  6. әдәбият теориясенә караган иң әһәмиятле төшенчәләрне, аларның билгеләмәләрен белергә (әдәби процесс, иҗат методы, сәнгатьчә алымнар - чаралар, анализ төрләре, язучының стиле, әдәбият һәм чор, шәхес һәм җәмгыять бәйләнешләре);

татар әдәбиятында традицияләр һәм яңару процессы, жанрлар үсеше турында гомуми күзаллау булырга тиеш.

Югары сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның  предмет нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

Танып-белү өлкәсендә:

  • аерым чорларда иҗат ителгән әсәрләрне форма һәм эчтәлек берлеге төсендә кабул итәргә өйрәтү, сайлап уку ихтыяҗы булдыру һәм әсәргә салынган мәңгелек кыйммәтләрне билгеләргә күнектерү;
  • укыган әдәби әсәрнең үзе иҗат ителгән чор белән тарихи-мәдәни бәйләнешләрен аңлавына ирешү;
  •  укучының классик әдипләр тормыш һәм иҗат юлын, милли әдәби барышның төп этапларына хас үзенчәлекләрне һәм билгеләрне белүе;
  • рефератлар, докладлар  әзерләргә, әдәби әсәрләр һәм ирекле темалар буенча сочинениеләр язарга, иҗади эшләр башкарырга өйрәтү;
  • әдәбият тарихын тикшергән вакытта әдәбият белеме төшенчәләренә мөрәҗәгать итәргә өйрәтү.

бәяләү өлкәсендә:

  • милли әдәбияттагы рухи-әхлакый кыйммәтләрне күңелдән уздырып кабул итәргә өйрәтү;
  • милли әдәбиятка, андагы күренешләргә шәхси мөнәсәбәт һәм бәя формалаштыру, әсәргә, язучы иҗатына, чор әдәбиятына бәйле телдән һәм язмача фикерләрне белдерергә өйрәтү;
  • өйрәнелгән әсәрләрне чор әдәбияты фонында шәрехли белүенә ирешү;
  • автор осталыгын бәяли алу һәм аңа карата мөнәсәбәт формалаштыру.

 эстетик яктан:

  • сүз сәнгатенең образлы табигате хакында гомуми мәгълүматый күзаллау булдыру, эстетик зәвык формалаштыру;
  • төрле мәдәни дөньяларның, милли әдәбиятларның казанышларына игътибарлы һәм ихтирамлы караш тәрбияләү.

Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү баскычында формалаштырылырга тиешле күнекмәләр

УКЫТУНЫҢ ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ

5-9 сыйныфлар

  1. төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади, сәнгатьле уку, аларга карата укучыларда мөстәкыйль мөнәсәбәт булдыру;
  2. әдәби әсәрне сюжет-композиция, образлар бирелеше, тел-стиль ягыннан анализлау;
  3. шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;
  4. план төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә, сочинение элементлары белән изложение язу;
  5. сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлын, иҗатын сөйләү;
  6. фольклор әсәрләренең жанрын һәм аларга хас үзенчәлекләрне

тану;

  1. әдәби әсәрнең төрен, жанрын билгеләү һәм фикерне исбатлау;
  2. төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү;
  3. әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язарга;
  4. татар, рус (яки башка халыкларның) әдәбиятларында бер төрдәге темага язылган әсәрләрне чагыштыру, милли үзенчәлекләрен ачыклау;
  5. рус телендәге әдәби текстларны татарчага һәм киресенчә тәрҗемә итү.

5-9 сыйныфлар

Гомуми төп белем бирүче мәктәпләрдә татар әдәбияты предметын үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда әдәби әсәрне аңлау-бәяләү күнекмәсе булдырыла, әхлакый позиция һәм эстетик зәвык тәрбияләнә, иҗади фикерләү үстерелә, һәм болар дөньяга карашны, тормышны бәяләү чарасына әверелергә тиеш.

Урта сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның  гомуми (метапредмет) нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

  • укучыда әдәби әсәрне аңлап укырлык, мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү;
  •  сүз сәнгатен халыкның яшәү рәвешен, рухи кыйммәтләрен саклап калган һәм беркетә килгән хәзинә буларак кабул итәргә өйрәтү;
  • язу һәм сөйләм осталыгын үстерү, мәсьәләне аңлый, гипотеза куя, материалны төркемли, үз фикерен дәлилли, кирәк икән – үзгәртә-төгәлләштерә, нәтиҗәләр чыгара, материалны гомумиләштерә белергә, үз хисләреңне сүзләр ярдәмендә аңлата алырга һәм бер үк вакытта  башкалар белән бергәләп эшләргә күнектерү;
  • баланың үз эшчәнлеген һәм әйләнә-тирәдәге тормышны мөстәкыйль бәяли белүенә, мөстәкыйль карарлар кабул итә һәм аларны җиренә җиткереп үти алуына ирешү;
  • төрле чыганаклар белән эшләргә, аларны табарга, мөстәкыйль рәвештә кулланырга, төркемләргә, чагыштырырга, анализларга һәм бәяләргә өйрәтү.

9-11 сыйныфлар

  1. әдәби әсәрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау;
  2. изложение һәм өйрәнелгән әсәрләр буенча яки бирелгән темага сочинение язу;
  3. тәкъдим ителгән яки укучы үзе сайлаган әсәрләрне (шигырь, проза) яттан сөйләү;
  4. язучыларның иҗатларын, әсәрләрен чагыштырып уртак һәм аермалы якларын аңлата, бәяли белү;
  5. әдәби сурәт чараларын тиешенчә кулланып, татар әдәби текстларын рус теленә һәм киресенчә тәрҗемә итү;
  6. татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерү, аларга бәя бирү.

Урта белем бирүче мәктәпләрдә татар әдәбияты предметын үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда әдәбиятны аңлау күнекмәсе булдырыла, әхлакый позиция һәм эстетик зәвык тәрбияләнә, иҗади фикерләү үстерелә, һәм болар дөньяга карашны, тормышны бәяләү чарасына әверелергә тиеш.

Югары сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның  гомуми (метапредмет) нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

  • укучыда әдәбиятны үзе иҗат ителгән чор контекстында аңлап укырлык, мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру, әдәбият–сәнгать белән даими кызыксыну ихтыяҗы тәрбияләү;
  •  сүз сәнгатен халыкның мәдәни үсеш билгесе буларак кабул итәргә өйрәтү, аның шәхесне рухи баету мөмкинлекләрен төшендерү;
  • укучының язу һәм сөйләм, мөстәкыйль иҗади фикерләү һәм бәяләү осталыгын үстерү;
  • укучыны үз холык-фигылен, эш-гамәлләрен контрольдә тотарга, үз рухи дөньясын баету өстендә эшләргә өйрәтү;
  • әдәби-мәдәни мәгълүматлар алу өчен төрле чыганаклардан файдаланырга күнектерү.

Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү баскычында предметара эшчәнлек:

5-9 сыйныфлар

  1. әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре (музыка, рәсем сәнгате) белән бәйләп, алар мисалында рухи байлыкның кыйммәтен, дәрәҗәсен, турлыкны танырга өйрәтү, зәвык тәрбияләү;
  2. әдәбиятны татар теле белән бәйләп, татар әдәбиятының фикер көчен, хисләр байлыгын танырга күнектерү; әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр стиле, язучы стиле кебек төшенчәләрне җиткерү;
  3. татар әдәбиятын рус әдәбияты белән бәйләп, әдәбиятлар һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә-рухи кыйммәтләргә хөрмәт, башка милләт - халыкларга карата түземле - ихтирамлы мөнәсәбәт (толерантлык) тәрбияләү; дөнья культурасы, кешелек тарихы төшенчәләрен үзләштерүләренә ирешү;
  4. әдәбиятны тарих һәм җәмгыять белеме предметлары белән бәйләп, дөнья, яшәү, кешелек җәмгыяте турында күзаллау формалаштыру.

5-9 сыйныфлар

Урта сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның  предметара нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

  • укучыларда әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре  ярдәмендә  мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру һәм әдәбият–сәнгать белән даими кызыксыну формалаштыру;
  • татар теленә бәйләнештә, туган телнең матурлыгына һәм байлыгына хөрмәт тәрбияләү;
  • мәдәниятара бәйләнешләрне саклау, укучының башка милләтләр мәдәнияте һәм әдәбиятыннан мәгълүматлы, башка халыкларның сүз сәнгатенә хөрмәтле мөнәсәбәттә, толерант булуына ирешү.

9-11 сыйныфлар) баскычында предметара эшчәнлек:

  1. сәнгатьнең башка төрләре ярдәмендә укучыда әдәбиятны мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру һәм әдәбият-сәнгать белән даими кызыксыну тәрбияләү, әдәбиятның сәнгать төре буларак үзенчәлекләрен тулырак ачыклау;
  2. әдәбиятны татар теле белән бәйләп, чор әдәбияты стиле, иҗат юнәлешләре стиле, язучы стиле кебек төшенчәләрне җиткерү;
  3. татар әдәбиятын рус әдәбияты белән бәйләп, әдәби әсәрне, язучы иҗатын, чор әдәбиятын анализларга күнектерү; татар әдәбиятының рус һәм дөнья әдәбиятлары мәйданындагы урынын, дәрәҗәсен билгеләү;
  4. әдәбиятны тарих һәм җәмгыять белеме предметлары белән бәйләп, әдәбиятны чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзаллау формалаштыру.

Югары сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның  предметара нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

  • укучыларда әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре  ярдәмендә  мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру һәм әдәбият–сәнгать белән даими кызыксыну формалаштыру;
  • татар теленә бәйләнештә, туган телдә аралашырга ихтыяҗ һәм аңа хөрмәт тәрбияләү;
  • мәдәниятара бәйләнешләрне саклау, укучының башка милләтләр мәдәнияте һәм әдәбиятыннан мәгълүматлы, башка халыкларның сүз сәнгатенә хөрмәтле мөнәсәбәттә, толерант булуына ирешү;
  • татар әдәбиятын рус әдәбияты белән бәйләп, тема һәм проблематикада, геройлар бирелешендә, иҗат юнәлешләрендә, чор әдәбиятларында уртаклыкларга игътибар итү.

Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү баскычында укучыларның шәхси үсеш—үзгәреше

 5-9 сыйныфлар

  1. укучының активлыгын, мөстәкыйль фикерләвен, акыл һәм рухи эшчәнлеген активлаштыру, өйрәтү, шәхес буларак формалаштыру;
  2. укучыны үзен тәрбияләргә, үзе белән идарә итәргә, алган белем һәм күнекмәләрен тормышта куллана белергә, тормышта үз урынын сайларга әзерләү;
  3. баланың үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;

әхлак (этик) нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен төшендерү.

5-9 сыйныфлар:

  • укучының  җаваплылык хисен активлаштыру;
  • укуга һәм хезмәткә уңай мөнәсәбәт булдыру;
  •  баланың үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;
  •  әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен төшендерү;

 төрле чыганаклардан (сүзлекләр, энциклопедияләр, интернет-ресурслар һ.б.) танып-белү һәм коммуникатив ихтыяҗларны канәгатьләндерерлек мәгълүматлар табарга күнектерү.

9-11 сыйныфлар

  1. укучының мөстәкыйль фикерләвен, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү;
  2. матур әдәбиятта халык тарихы, милләт язмышы гәүдәләнешенә укучыларның игътибарын туплау; укучыларда кешелеклелек, горурлык, үз кадереңне белү хисләрен тәрбияләү;
  3. укучыда мәктәпне тәмамлап чыккач та матур әдәбият укуга ихтыяҗ булдыру;
  4. әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, поэтикасын аңларлык эстетик зәвык булдыру.

  • укучының  гражданлык позициясен, акыл һәм рухи эшчәнлеген, иҗтимагый бурыч хисен активлаштыру;
  •  алган белем һәм  күнекмәләрен тормышта куллана белергә, үз юлын сайларга әзерләү, мөстәкыйль карарлар кабул итәргә күнектерү;
  •  җәмгыятьтә башкаларны, аларның үзгә фикер-карашын, мәдәниятен, традицияләрен хөрмәт итеп яшәргә өйрәтү;
  •  баланың үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;
  •  әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен төшендерү;
  •  мәктәпне тәмамлап чыккач та матур әдәбият укуга ихтыяҗ,  әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, поэтикасын аңларлык эстетик зәвык булдыру.

Күнекмәләр формалаштыру

5-11 сыйныфлар

Укучыга билгеле бер күләмдә белем бирү белән янәшә, аларны ныгыту, күнекмә дәрәҗәсендә беркетү кирәк була. Әдәбият шикелле белемнәр анализлау-тикшерү барышында үзләштерелә торган предмет өчен бу аерата мөһим. Күнекмәләр булдыру эшчәнлеге түбәндәге юнәлешләрдә үстерелә һәм бәяләнә:

- рецептив эшчәнлек: әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, аңлата алу, шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан сөйләү; сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйләү; фольклор әсәрләренең жанрын һәм аларга хас үзенчәлекләрне тану, әдәби әсәрнең төрен, жанрын билгеләү һәм фикерне исбатлау.

- репродуктив эшчәнлек: әдәби әсәрнең сюжетын, анда сурәтләнгән вакыйгаларны, характерларны аңлатып бирә, бәяли алу; төрле мәгълүмат чыганаклары (сүзлекләр, белешмәләр, энциклопедияләр, электрон чаралар) белән максатчан эшли белү; вакытлы матбугат материалларына мөрәҗәгать итә алу.

- иҗади эшчәнлек: төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади, сәнгатьле укый белү; укыганны телдән сурәтләп бирә алу; рольләргә кереп кабатлап бирү; план төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә язу, сочинение  элементлары белән изложение  язу; әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язу.

- эзләнү эшчәнлеге: проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү; әдәби әсәргә, аның өлешләренә, язучы иҗатына карата аңлатмалар, бәя бирү.

- тикшеренү эшчәнлеге: әдәби әсәрне сюжет–композиция, образлар бирелеше, тел–стиль ягыннан анализлау; тулы текстны анализлау; төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү; әсәрләрне үзара чагыштыру, уртак һәм аермалы якларны таба белү; язучыларның иҗатларын, әсәрләрен чагыштырып уртак һәм аермалы якларын аңлата, бәяли белү.

УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМЕНӘ, ЭШ ОСТАЛЫГЫНА ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕНӘ ТАЛӘПЛӘР

Татар әдәбияты предметын үзләштерү нәтиҗәсендә укучы:

-             сүз сәнгатенең образлы табигатен;

  • милли әдәбиятның иң билгеле язучыларыннан Г.Тукайның, Г.Камалның, Г.Ибраһимовның, Ф.Әмирханның, Г.Исхакыйның, М.Җәлилнең, Ә.Еникинең тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын;
  • өйрәнелгән әсәрләрнең эчтәлеген;
  • сүз сәнгатенең образлы асылын;
  • төп әдәби-теоретик төшенчәләрне

белергә;

  • әдәби әсәр эчтәлеген кабатлап, аерым өлешләрен яттан сөйләү;
  • әдәби әсәрне әдәбият теориясеннән мәгълүматлар файдаланып анализлау;
  • әдәби әсәрнең аерым якларын элементларын җентекләп тикшерү һәм нәтиҗәләр чыгару;
  • әдәби әсәрнең төр һәм жанрын билгеләү;
  • әдәби әсәрләрне, аларның геройларын чагыштыру;
  • геройларга характеристика бирү, автор позициясен ачыклау;
  • сәнгатьле уку;
  • әдәби әсәрләр хакында төрле характердагы иҗади эшләр башкару

күнекмәләрен үзләштергән булырга тиеш.

10-11 сыйныфлар

Татар әдәбияты предметын үзләштерү нәтиҗәсендә укучы:

  • милли әдәбиятның иң билгеле язучыларын һәм аларның әсәрләре хакында;
  • милли әдәбиятның нинди чорларга бүленешен;
  • сүз сәнгатенең образлы асылын;
  • әдәби-тарихи барышның төп закончалыкларын һәм әдәби юнәлеш, күренешләрнең төп сыйфатларын;
  • төр әдәби-теоретик төшенчәләрне

белергә;

  • әдәби әсәр эчтәлеген кабатлап сөйләү;
  • әдәби әсәрне әдәбият тарихыннан һәм теориясеннән мәгълүматлар файдаланып анализлау;
  • әдәби әсәрнең, язучы иҗатының, чор әдәбиятының аерым якларын, элементларын җентекләп тикшерү һәм нәтиҗәләр чыгару;
  • әдәби әсәрне, язучы иҗатын, чор әдәбиятын иҗтимагый-тарихи контекстта һәм гомумкешелек кыйммәтләре яктылыгында бәяләү;
  • әдәби әсәрнең төр һәм жанрын, кайсы чорда язылуын билгеләү, чор әдәбиятына хас сыйфатларны табу;
  • бер чорда иҗат ителгән һәм төрле чорларда иҗат ителгән әдәби әсәрләрне чагыштыру;
  • әдәби әсәргә карата дәлилле шәхсән мөнәсәбәт белдерә алу;
  • әдәби әсәрләр хакында төрле характердагы иҗади эшләр башкару

күнекмәләрен үзләштергән булырга тиеш.

****

Укучыларның уку барышында алган белем-күнекмәләрен бәяләп бару укыту процессының мөһим өлешен тәшкил итә, аның әһәмияте, максаты укучыларның белемнәрен даими күзәтеп, бәяләп бару белән билгеләнә.

 Уку күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр: әдәби текстны аңлап, дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле уку,  әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес интонация һәм басым белән уку, текстның төп мәгънәсен, эчтәлеген аңлап, эчтән уку һәм кирәкле информацияне табу һ.б.

Сөйләм күнекмәләрен бәяләү өчен биремнәр: әсәрнең эчтәлеген бәян итү яки тәкъдим ителгән аерым өзекләрен яттан сөйләү, әсәрнең геройлары, вакыйгалары турында текст төзеп, хикәяләп сөйләү, бирелгән темага хикәя төзеп сөйләү, язучының биографиясе, язучы иҗаты хакында сөйләү, әсәргә карата үз мөнәсәбәтен җиткерү, автор текстына нигезләнгән монологик сөйләм әзерләү, аерым әсәрләр, әдипләр, әдәби күренешләр һ.б. хакында сөйләшү.

Язу (язма сөйләм культурасын) күнекмәләрен бәяләү өчен биремнәр:  әдәби әсәр буенча куелган сорауларга язмача җавап әзерләү, әсәргә мөстәкыйль бәяләмә, сочинение элементлары белән изложение, сочинение һәм әсәргә яки билгеле бер темага  мөнәсәбәтле хикәяләр һ.б. язу.

Анализ күнекмәләрен һәм теоретик белемнәрне бәяләү өчен биремнәр: әсәрнең төр һәм жанр үзенчәлекләрен табу, геройларга, образлар системасына бәя бирү, автор һәм хикәяләүченең вазифасын ачыклый алу, образларның мәгънәләрен табу, стиль, тел-сурәтләү чараларын табу һәм тексттагы функциясен билгеләү, сюжет барышын тикшерү, сюжет элементларын табу, тема-проблема, идеяне билгеләү, әдәби әсәрдәге вакыйгаларны һәм геройларны чагыштыру һ.б.

Әлеге бирем төрләреннән тыш, укучыларның белем, күнекмәләрен тикшерү максатыннан тестлар, тест тибындагы биремнәр куллану да уңышлы санала. Тестларның уңайлылыгы аларны тикшерү эшен тиз, төгәл оештырырга, дөрес һәм дөрес булмаган җавапларны чагыштырырга мөмкинлек бирә, моннан тыш, укучыга татар әдәбиятыннан бердәм дәүләт (республика) имтиханына әзерләнү барышында да ярдәм итә ала.

УКЫТУНЫ МАТДИ-ТЕХНИК ҺӘМ

 МӘГЪЛҮМАТИ ЯКТАН ТӘЭМИН ИТҮ

Укытуның матди-техник яктан тәэмин ителеше белем бирүнең сыйфаты белән турыдан-туры бәйләнгән һәм түбәндәге яссылыкларда аеруча игътибар үзәгендә булырга тиеш:

  • уку-укыту бинасының һәм кабинетларның төзеклеге, эстетик бизәлешнең укучы зәвыген һәм милли үзаңын, этномәдәни күзаллавын үстерерлек булу;
  • укытучы эшчәнлеген дөрес оештыру, дәрестән тыш, тәрбия чаралары, мәдәни чаралар (язучыларның юбилейларына, күренекле даталарга багышлап кичәләр, язучылар һәм галимнәр белән очрашулар, иҗади-музыкаль кичәләр, спектакльләр кую, әсәрләрне сәхнәләштерү, яшь иҗатчылар, сәнгатьле уку конкурслары) уздыруга зур игътибар бирү;
  • мәктәп һәм кабинетның заманча җиһазландырылуы, кабинетта рәсем һәм сынлы сәнгать әсәрләренә репродукцияләр, музыкаль әсәрләр; дәресләрдә куллану өчен таратма һәм күрсәтмә әсбаплар, методик һәм мәгълүмати материалларның җитәрлек күләмдә булуы;
  • дәресләрдә файдалану өчен, китапханәдә тиешле санда китаплар, дәреслекләр, белешмә әдәбият булдыру, халык авыз иҗаты үрнәкләре тупланган җыентыклар, тарихи чыганаклар, сүзлекләр, энциклопедияләр; балалар өчен чыгарыла торган газета һәм журналлар, яңа әдәби китаплар белән даими тәэмин итү;
  • лингафон кабинет булдыру, укытучыны техник, телевидение һәм Интернет мөмкинлекләренә мөрәҗәгать итү өчен кирәкле чаралар, шул исәптән аудио-һәм видеоәсбаплар, мультимедиа укыту программалары, электрон дәреслекләр һәм ярдәмлекләр, электрон китапханә, укучыларның белемнәрен тикшерү өчен компьютер программалары белән тәэмин итү;
  • сәләтле укучылар өчен газета-журналларда, фәнни җыентыкларда мәкаләләр бастыру, конкурсларда, тематик-гамәли конференцияләрдә, семинарларда  катнашу  өчен шартлар тудыру.

Татар мәктәбендә укучы татар балаларына әдәбияттан тәкъдим ителә торган әсәрләр минимумы

5 сыйныф

«Ак бүре» әкияте (кыскартып).

 «Шәһәр ни өчен Казан дип аталган» риваяте.

 «Зөһрә кыз» легендасы.

«Иске кара урман» җыры.

 «Сак–Сок» бәете.

Г.Тукайның «Шүрәле» әкияте.

Г.Тукайның «Пар ат», «Туган җиремә» шигырьләре.

Ф.Әмирханның «Ай өстендә Зөһрә кыз» хикәяте.

М.Гафуриның «Сарыкны кем ашаган?» мәсәле.

Ш.Галиевнең «Һәркем әйтә дөресен» шигыре.

Ф.Яруллинның «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» шигыре.

6 сыйныф

«Алып кешеләр», «Җил иясе җил чыгара» мифлары.

К.Насыйриның «Әбүгалисина» повесте.

Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе.

Г.Рәхимнең «Яз әкиятләре» хикәясе.

Дәрдемәнднең «Видагъ» шигыре.

С Рәмиевнең «Уку» шигыре.

 Г.Камалның «Беренче театр» комедиясе.

Г.Тукайның «Исемдә калганнар» истәлеге.

Р.Батулланың «Имче» хикәясе.

Һ. Такташның «Пи-би-бип» шигыре.

М.Җәлилнең «Сандугач һәм чишмә» балладасы.

7 сыйныф

«Идегәй» дастаны (өзекләр).

Г.Тукай «Милләтә» шигыре.

Н.Думавиның «Яшь ана» хикәясе.

Г.Исхакыйның «Җан Баевич» комедиясе.  

Ш.Камалның «Акчарлаклар» повесте (өзекләр). 

С.Хәким «Әнкәй», «Бу кырлар, бу үзәннәрдә...» шигырьләре.

Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять» хикәясе.

 Ш.Хөсәеновның «Әни килде» драмасы.

Г. Сабитовның «Тәүге соклану» хикәясе.

М.Мәһдиевнең «Без кырык беренче ел балалары» повесте.

Г.Гыйльмановның «Язмышның туган көне» хикәясе.

8 сыйныф

Мөхәммәдьярның «Нәсыйхәт» шигыре.

Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» повесте.

М.Гафуриның «Нәсыйхәт» шигыре.

Ш.Камалның «Буранда» хикәясе.

Ф.Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясе.

Ф.Борнашның «Таһир-Зөһрә» трагедиясе.  

Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте.

Һ.Такташның «Алсу» поэмасы.

К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасы.

Ф.Кәрим “Сибәли дә сибәли”  шигыре.

Р.Фәйзуллинның «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга...» шигыре.

Т.Миңнуллиннның «Әлдермештән Әлмәндәр» драмасы.

Ф.Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» повесте.

М.Әгъләмовның «Каеннар булсаң иде», «Учак урыннары»  шигырьләре.

9 сыйныф

З.Бигиевнең «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романы (өзекләр).

 Ф.Әмирханның «Хәят» повесте.

Г.Камалның «Банкрот» комедиясе.

М.Галәүнең «Мөһаҗирләр» романы (өзекләр).

Г.Кутуйның «Сагыну» нәсере.

М.Җәлилнең «Җырларым», «Тик булса иде ирек» шигырьләре.

Ә.Еникинең «Кем җырлады?» хикәясе.

Х.Туфанның «Кайсыгызның кулы җылы», «Киек казлар» шигырьләре.

А.Гыйләҗевның «Җомга көн кич белән» повесте.

Н. Фәттахның «Ител суы ака торур» романы (өзекләр).

Т.Миңнуллинның «Кулъяулык» музыкаль драмасы.

Ф.Садриевның «Таң җиле» романы (өзекләр).  

Зөлфәтнең «Тамыр көлләре», «Тойгыларда алтын яфрак шавы» шигырьләре.

Х сыйныф

Кол Галинең «Кыйссаи  Йосыф» поэмасы (өзекләр).

С. Сараиның «Сөһәйл вә Гөлдерсен» поэмасы (өзекләр).

Кол Шәрифнең «И күңел...»  шигыре.

М.Колыйның «Юмартлык бу күңелне рушан кылыр...» хикмәте.

Г.Кандалыйның «Бу илләрдә торып калсам...»  шигыре.

Ф.Кәрими «Ауропа сәяхәтнамәсе» (өзекләр).

Г.Ибраһимовның «Яшь йөрәкләр» романы.

Г.Ибраһимовның «Татар шагыйрьләре» тәнкыйть мәкаләсе (өзекләр).

Г.Исхакыйның «Көз» повесте, «Ике йөз елдан соң инкыйраз» повесте (өзекләр).

Г.Тукайның «Өзелгән өмид», «Сәрләүхәсез»  шигырьләре.

С.Рәмиевның «Мин», «Пәйгамбәр» шигыре.

Дәрдемәнднең «Кораб», «Без» шигырьләре.

Ф.Әмирханның «Шәфигулла агай» повесте.

М. Фәйзинең «Галиябану» драмасы.

Г.Рәхимнең «Идел» повесте.

Һ.Такташның «Җир уллары» трагедиясе.

ХI сыйныф

М.Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» циклы.  

Ф.Хөснинең «Йөзек кашы» повесте.

Х.Туфанның «Иртә төшкән кар» шигырьләре.

Х.Вахитның «Беренче мәхәббәт» драмасы.

Ә.Еникинең «Төнге тамчылар» хикәясе.

А.Гыйләҗевның «Өч аршын җир» повесте.

И.Салаховның «Колыма хикәяләре» романы (өзекләр).

И.Юзеевның «Гашыйклар тавы» драмасы.

М.Мәһдиевнең «Кеше китә - җыры кала» повесте.

Р.Фәйзуллинның «Нюанслар илендә» циклы.

Р.Миңнуллинның «Татарларым» поэмасы.

Р. Харисның «Тукайның мәхәббәт төшләре» поэмасы.

М.Кәбировның «Мәхәббәттән җырлар кала» повесте.

 З.Хәкимнең «Гасыр моңы» драмасы.

 Р.Зәйдулланың «Без очарга әзерләнгән идек...», «Соңару» шигырьләре.

Н.Гыйматдинованың «Сихерче» повесте.

Ф. Бәйрәмованың «Канатсыз акчарлаклар» повесте.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад «ФГОС – федеральный государственный образовательный стандарт второго поколения».

ФГОС – принципиально новый для отечественной школы документ. Это общественный договор муниципалитета, школы, обучающихся и их родителей. В договоре чётко прописаны права и обязанности всех участников ...

Стандарты второго поколения.Примерные программы основного общего образования.Русский язык.

Пояснительная записка к примерной программе основного общего образования стандарта второго поколения. Презентация, разработанная старшим преподавателем кофедры ФО Сверкуновой Е.В....

рабочая программа по Физической культуре в пятом классе по стандарту второго поколения ФГОС

Цель учебного предмета «Физическая культура» - формирование разносторонне физически развитой личности, способной активно использовать ценности физической культуры для укрепления и длительного сохранен...

Сравнительный анализ ФГОС 1 и 2 поколения.

Анализ содержания ФГОС общего образования первого и второго поколений позволяет увидеть направление развития общего образования в Российской Федерации на современном этапе. Общее в ФГОС -1 и ФГОС...

Программа по курсу "Черчение" 8-9 с учётом требований стандартов второго поколения ФГОС

Программа содержит планируемые результаты обучения, перечень объёма обязательных теоретических знаний по предмету, тематическое планирование, список методических материалов для учителя и учебных матер...

СРАВНИТЕЛЬНЫЙ АНАЛИЗ ФГОС 2004 Г. И ФГОС НОВОГО ПОКОЛЕНИЯ

СРАВНИТЕЛЬНЫЙ АНАЛИЗ ФГОС 2004 Г. И ФГОС НОВОГО ПОКОЛЕНИЯ...