Главные вкладки

    Фәнни-гамәли конференция чыгышлары
    учебно-методический материал на тему

    Нурова Рүзилә Альберт кызы

    Бу бүлектә фәнни-гамәли конференияләрдәге чыгышларны урнаштырам

    Скачать:

    ВложениеРазмер
    Microsoft Office document icon kompyuter_tekhnologiyalre.doc54 КБ

    Предварительный просмотр:

    Башкортстан Республикасы мәгариф министрлыгы

    Башкортстан республикасы

    муниципаль районы Чишмә районы

    хакимияте мәгариф бүлеге

    Республика фәнни-гамәли

    конференция чыгышы

    “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютер технологияләре аша укучыларның иҗади сәләтен һәм танып-белү эшчәнлеген үстерү”

          Төзеде: татар теле һәм әдәбияты

            укытучысы   Нурова

      Рүзилә Альберт кызы

    Чишмә районы Чишмә касабасы

    2011 ел

    Нурова Р.А.

     “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютер технологиясе аша укучыларның иҗади сәләтен һәм танып белү эшчәнлеген үстерү”

    2008-2009 нчы уку елында Рәсәй укытучыларына һәм җәмгыятенә “Безнең яңа мәктәп” дигән яңа  мәгариф инициативасы тәкъдим ителде һәм 2010 елда ул расланды. Әлеге инициативаның максаты – “баланың шәхесен ачарга ярдәм итә алырдай, аларда белем алуга, укуга кызыксыну уятырлык, заманча һәм адекват мәктәп булдыру”.

    Бу проектның үзәгендә урта белем бирүнең биш үсеш юнәлеше күрсәтелде. Инициатива мәгариф стандартларын яңарту, укытучыларның мөмкинлекләрен үстерү, сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, балалар сәламәтлеген кайгырту, мәктәп инфраструктурасын яхшыртуга юнәлдерелгән. Яңа стандартлар мәктәпләр эшчәнлеге сыйфатын арттыруга, мәктәп эчендә мониторинг программасы булдырырга, уку планын яңартырга, квалификацияне, фәннәр буенча эш программаларының сыйфатын күтәрергә ярдәм итә.

    Яңа буын мәктәпләрендә үткән казанышларны өйрәнү генә түгел, ә киләчәк тормышта һичшиксез кирәк булачак яңа алымнар һәм технологияләрне үзләштерү дә күздә тотыла. Укучылар эзләнү-тикшеренү проектларына, иҗади биремнәргә, спорт чараларына җәлеп ителеп, алар барышында уйлап чыгарырга, аңларга, яңаны үзләштерергә, ачык йөзле булырга, үз фикерен җиткерә һәм дәлилли, карар кабул итә белә,  бер-береңә ярдәм итә торган, кызыксынучан шәхес булып формалашырга тиеш.

     “Безнең яңа мәктәп” проектын тормышка ашыруны инновацион компьютер технологияләреннән тыш күз алдына китерү мөмкин түгел.        Компьютер технологияләренең, техник чараларның дидактик потенциалы бик зур, аларны кулланып үткәргән дәресләрнең нәтиҗәлелеге бәхәссез. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютер технологияләрен файдалану мәсьәләсе бик актуаль, күп кырлы.

    Алдагы әйтелгәннәргә нигезләнеп, фәнни-гамәли конференциядәге  чыгышымның темасы “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютер технологиясе аша укучыларның иҗади сәләтен һәм танып белү эшчәнлеген үстерү”, – дип атала.

    Эшнең максаты :

    Уйлый белергә сәләтле, иҗади, танып-белү, фикерләү эшчәнлеге актив, һәр эшкә җаваплы караучы, куйган максатына ирешүче, алган белемнәрен тиешле дәрәҗәдә куллана белүче шәхес тәрбияләү.

    Максатка ярашлы билгеләнгән бурычлар:

    1) Предмет буларак татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүгә кызыксыну уяту, белем алуга теләк һәм ихтыяҗ тудыру, белем сыйфатын үстерү;

    2) Укучыларның танып-белү, фикерләү һәм иҗат активлыгын көчәйтүгә этәргеч бирү;

    3) Милләтара дуслык, татулык, туган якка мәхәббәт, бердәм коллективта эшли белү, бер-береңә ярдәм итү сыйфатлары тәрбияләү;

    Эш гипотезасы:

    Дәресләрне копьютер технологиясенә нигезләнеп оештырганда, бу технологиянең эффектив алымнарын кулланганда укучыларның телгә кызыксынуын арттырып, сөйләм телләрен, иҗади сәләтен, танып-белү, фикерләү эшчәнлеген үстереп була.

    Тема буенча эш 3 этапка бүленеп алып барыла, эш этапларын тактада күрергә була.

    Эш этаплары:

    1 этап: әзерлек этабы ( 2010 – 2011 уку елы, 1 нче ярты ел)

    2 этап: эксперименталь этап (2010 – 2011 уку елы, 2 нче ярты ел)

                                             (2011 – 2012 уку елы)

    3 этап: йомгаклау этабы ( 2012-2013 уку елы)

    Һәр этапның эш төрләре дә татктада чагыла, мәсәлән әзерлек этабында эшнең максаты, бурычлары билгеләнде, эш планы төзелде һ.б.

    Әзерлек этабында

    • Эшнең максат һәм бурычлары билгеләнде.
    • Эш планы төзелде.
    • Проблеманың фәнни-методик нигезләре өйрәнелде.
    • Компьютер технологиясенең иҗади сәләт һәм танып-белүне үстерүгә юнәлтелгән алымнары ачыкланды.
    • Укучыларның аралашу дәрәҗәсе һәм татар теленә мөнәсәбәтләре ачыкланды.
    • Укучыларның белем сыйфатлары билгеләнде.

    Әлеге вакытта без эксперименталь этапта эшлибез: дәресләргә төрле презентацияләр төзибез, видеоматериаллар туплыйбыз, скайп программасы аша аралашулар алып барабыз, шәһәр, республика күләмендәге конференцияләрдә катнашабыз һ.б.

            Шулай ук эксперименталь этапта мониторинг үткәрелде. Ул уку сыйфатының күтәрелүен дәлилли.

    Эксперименталь этапта

    • План гамәлдә кулланылышка кертелде.
    • Төрле комьютер презентацияләре төзелде.
    • Видеоматериаллар тупланды.
    • Электрон дәреслекләр һәм сүзлекләр төзелде.
    • Скайп программасы аша аралашулар үткәрелде.
    • Интернет челтәре аша хат алышу оештырылды.
    • Шәһәр, республика күләмендәге конференцияләрдә катнашу булдырылды.
    • Процесс барышында мониторинг үткәрелде, нәтиҗәләр барланды.
    • Алдагы эшчәнлеккә корректировка ясалды.

    Йомгаклау этабында:

    • Планның эффектив булуын бәяләү.
    • Нәтиҗәләрне анализлау.
    • Эшне укыту процессына кертү буенча тәҗрибә уртаклашу.
    • Татар теле һәм әдәбияты буенча сайт ачу.
    • Мәктәп күләмендә татар телендә телевидение оештыру.
    • Укучыларның шәҗәрәсен туплау буенча блок ачу.
    • Шәһәр, республика күләмендәге конференцияләрдә катнашу.

    Көтелгән нәтиҗәләр:

    1. Укучылар тормыштагы төрле ситуацияләрдә дөрес юнәлеш табып, туган телләрендә иркен аралашалар;
    2. Фикерләрен телдән һәм язмача дөрес итеп белдерәләр;
    3. Мәгълүматны аңлы рәвештә кабул итәләр;
    4. Фикерләрен дәлилли беләләр;
    5. Башка кеше фикерен хөрмәт итәләр;
    6. Белем алу өстендә мөстәкыйль эшли беләләр.

    Хәзерге заманда белем бирүдә компьютер – акыл эшчәнлеген оптимальләштерүнең эффектив чарасы. Татар телен һәм әдәбиятын укытуга кызыксыну тәрбияләү өчен 21 гасыр машинасы иң кирәкле техник чараларның берсе  булып тора. Компьютер технологияләренең өстенлеге – күрсәтмәлелек. Текст, төшерелгән графика, слайдлар, реалистик сурәтләр, фоторәсемнәр, тестлар, кроссвордлар, ребуслар, викторина сораулары – бер сүз белән әйткәндә, график мәгълүматларның барысын да тактада күреп була. Һәр дәрескә презентацияләр төзеп, аларда төрле дәрәҗәдәге биремнәр, рәсемнәр, схемалар кулланып була.

            Компьютерны дәрестә өч төрле файдаланып була:

    1. демонстратив планда (төрле күргәзмә әсбапларны проектор аша экранда бөтен сыйныфка күрсәтү);
    2. компьютерны индивидуаль рәвештә куллану (дәрес компьютер кабинетында үткәрелә, һәр укучы үзаллы эшли);
    3. интерактив тактаны файдалану (дәрес барышында интерактив тактада  күнегүләр эшләү).

    Компьютер ярдәмендә татар теле дәресләрендә бер төркем дидактик мәсьәләләрне чишеп була: лексиканы өйрәнү (компьютер сүзлекләрен файдалану); дөрес әйтү өстендә эш (татар теле дәреслекләрендә тавыш язу программаларын файдалану); орфографик күнегүләр (орфографик сүзлекне һәм компьютерның орфографияне тикшерү программасын файдалану); грамматик күренешләрне үзләштерү (тестлар ярдәмендә); эзләнү процессында яңа мәгълүмат алу, сөйләм телен үстерү, җөмләләр һәм текстлар төзү, редакторлау һ.б.

    Татар әдәбияты дәресләрендә компьютерны куллану түбәндәге эш төрләрен үз эченә ала: яңа материал аңлатканда, компьютер ярдәмендә күп мәгълүмат бирергә, төрле фото, портретлар, күргәзмә материал күрсәтергә мөмкин (язучылар, шагыйрьләр турында фоторәсемнәр, видеофильмнар, видеороликлар күрсәтү, әдипләр  үзләре укыган шигырьләрне тыңлату; биографиясенә кагылышлы видеоматериалларны күрсәтү; сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру; әдәби әсәр мотивы буенча төшерелгән спектакль-кинофильмнардан өзекләр күрсәтү һ.б.); укылган әсәр буенча иҗади эшләр башкару (компьютер презентацияләре әзерләү, рәсемнәр төшерү, хаттә зуррак күләмдәге эшләр – видеофильмнар, мультфильмнар төшерергә мөмкин). Бу чаралар укучыларда татар телен үзләштерүгә уңай мотивация булдырырга, аларның белемен һәм культурасын камилләштерергә ярдәм итә.

    Татар теле һәм әдәбиятын укытуда компьютер программаларын файдалану мөмкинлекләре бик күп. Үземнең дәресләрдә түбәндәгеләрдән файдаланам:

    1. Сүзлек байлыгын арттыру, сөйләм телен үстерү максатында, лексиканың тематик төркемнәрен өйрәнгәндә (мәсәлән: яшелчәләр, йорт хайваннары һ.б.) үзем эшләгән электрон сүзлек белән файдаланам. Иң беренче предметларның рәсеме күрсәтелә, исемнәре әйтелә, тәрҗемәсе бирелә, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзелә, шулай ук диктор артыннан сүзләрнең дөрес әйтелешен тыңлап һәм кабатлап була. Электрон сүзлекләрне файдалану бигрәк тә сүзлек байлыгын арттыру эшендә уңайлы.

    Сөйләм телен, иҗадилыкны үстерүдә төрле рәсемнәр кулланып, алар буенча җөмләләр, текстлар, хикәяләр әкиятләр төзеп була, мәсәлән: әкиятне дәвам итеп сөйләгез.

    2. Дөрес язырга өйрәтү максатында орфографик күнегүләр эшләү өчен компьютерга татар теле шрифты программасын куерга кирәк. Диктант язганда, хаталы текстларны төзәткәндә, компьютерда текстлар җыйганда хат язганда орфографик грамоталылык үстерелә. Бу программаны сыйныфтан тыш эшләр оештырганда да файдалану уңайлы һәм нәтиҗәле. Мәсәлән: без татар теле һәм әдәбияты түгәрәгендә республикабызның төрле район мәктәпләрендә укыган укучылар белән хат алышу оештырдык. Шулай ук мәктәптә татар һәм башкорт телендә чыккан “Туган тел” газетасына материал җыйганда да бу программадан уңышлы файдаланабыз.

    3. Белем сыйфатын арттыру, укучыларның фикерләү, танып-белү сәләтен үстерү, мәгълүмат белән эшләргә өйрәтү өчен мультимедиа чараларын куллану бигрәк тә эффектлы. Укучылар, ата-аналар ярдәмендә дәресләрдә куллану өчен төрле видеоязмалар туплыйм, аларны инша язу, бәйләнешле сөйләм теле үстерү, сыйныфтан тыш уку, иҗади дәресләрдә кулланам. Мәсәлән: Кәүсәрия Шафикованың “Мең рәхмәт” шигырен өйрәнгәндә түбәндәге видеоязманы кулландым.

    Яңа инновацион чаралардан файдалану программа таләпләренә җавап бирерлек чыганаклар, кулланмалар таләп итә. Шундый электрон чыганакларның берсе – электон китап. Ул  мәгълүмати белем бирүгә ярдәм итүче чыганак. Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Ризаэтдин Фәхретдин иҗатларын өйрәнгәндә аларга багышланган махсус электрон китаплардан файдаланам. Буш вакытымда татар теле һәм әдәбияты укыту программасына яраклы итеп электрон китаплар төзим. Шуларның берсе Каюм Насыйри тормышы һәм иҗатына багышлаган электрон китап. Программа буенча өйрәнелә торган язучы, шагыйрьләрнең тормыш юлын, иҗатын, әсәрләрен электрон китаплар аша үзләштерү эшне күпкә җиңеләйтә.

     Бүгенге көндә исә инновацион компьютер технологияләрнең бик күп төрләре уңышлы файдаланыла. Шуларның берсе – дәрес-телекүпер.  Дәрес телекүпер аша дөньяның теләсә кайсы урыны белән элемтәгә кереп, аралашып, мәгълүмат алып була. Ул укытуда яңа нәтиҗәләргә ирешергә, аралашырга, белем һәм күнекмәләрне, танып-белүне, гомумән, тирә-як турында күзаллауны үстерергә ярдәм итә. Үземнең бу өлкәдәге тәҗрибәм белән таныштырып үтәсем килә.

    4. Компьютер ярдәмендә укучыларның белемнәрен тикшереп, бәяләп була. Гадәттә, монда тест программалары күз уңында тотыла. Мәсәлән: Sun Rav Test Office Pro программасын файдаланып була. Тестлар хәзерге бердәм дәүләт имтиханы заманында бигрәк тә әһәмиятле, чөнки укучыларны тест эшләү технологиясенә, тест сорауларына җавап биргәндә аптырап-югалып калмаска өйрәтә.

    Шулай итеп,  татар телен һәм әдәбиятын укытуда яңа, заманча информацион технологияләр, компьютер куллану укыту сыйфатын күтәрергә, иҗадилыкны, танып-белү, укучыларның үзаллы эшләү сәләтен үстерергә, үз-үзенә ышаныч, туган телгә сөю, фәнне өйрәнүгә кызыксынуын уята. Бу сүзләребезне уку сыйфатының күрсәткече һәм төрле конкурсларда яулаган уңышларыбыз дәлилләп тора. Гомумән алганда, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларны кызыксындырырлык юллар, алымнар, чаралар эзләп, яңа мәгълүмати технологияләргә мөрәҗәгать итү үзен аклый.

    Йомгак

    Тарихтан күрүебезчә, милләтнең югалуы, тел һәм мәдәният югалудан башлана. Шуның өчен туган телне, тарихны, гореф-гадәтләрне саклау белем бирүдә төп бурычларның берсе булып тора. “Башкортстан республикасының телләр турында законы”, “Башкортстан халыклары” комплекслы программасы милләтара мөнәсәбәтләрнең төзек аһәңле булуына булышлык итә, республика халыкларының мәдәниятен тергезү һәм үстерүгә этәргеч бирә.

            Нефтекама шәһәренең 3 нче санлы урта мәктәбендә төрле милләт вәкилләре белем ала. Һәр милләт вәкиленә үз туган телендә белем алырга уңышлы шартлар тудырылган. Рус, башкорт, татар, мари телләре кабинетларында кирәкле җиһазлар, компьютер технолгияләре булдырылган. Безнең мәктәптә сәләтле балалрны ачыклау һәм үстерү үзәге уңышлы эшләп килә. Үзәктә сәләтле балаларның мәгълүматлар туплау банкын системага салу эше алып барыла. Шәһәр күләмендә фәнни-тикшеренү потенциалын формалаштыру эше оештырылган. 2010-2011 нче уку елында татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүче укучылар мәктәптә һәм шәһәр күләмендә үткәрелгән эзләнү-тикшеренү эшләрендә, олимпиадаларда, инша конкурсларында, иҗади кичәләрдә актив катнаштылар, берникадәр уңышка ирештеләр. Ирешкән уңышларыбыз безнең  иҗади эшчәнлегебезнең иң беренче җимешләре.


    По теме: методические разработки, презентации и конспекты

    чыгышлар

    Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә диалогик һәм монологик сөйләм үстерү...

    Чыгышлар

    Ата-аналар җыелышларында, педсоветта, методик берләшмә утырышларындагы чыгышлар...

    Чыгышлар

    Экологик һәм әхлаклылык   сыйфатлары тәрбияләүдә Нәҗип  Мадьяров поэзиясен файдалану үзенчәлекләре....

    Чыгышлар.

    Чыгышлар...

    чыгышлар

    Укучыларның кече фәнни эзләнүләре...