Чыгышлар
статья на тему

Данилова Зульфира Салахетдиновна

Экологик һәм әхлаклылык   сыйфатлары тәрбияләүдә Нәҗип  Мадьяров поэзиясен файдалану үзенчәлекләре.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл madyarov.docx26.48 КБ

Предварительный просмотр:

Экологик һәм әхлаклылык   сыйфатлары тәрбияләүдә Нәҗип                    Мадьяров поэзиясен файдалану үзенчәлекләре.

                                                                 Данилова Зөлфирә Сәләхетдиновна

                                                                          Алабуга шәһәре 10 нчы  урта мәктәбенең

                                                                            татар теле һәм әдәбияты укытучысы

         Балада югары әхлакый  сыйфатлар тәрбияләү проблемасы кешеләрне гасырлар буе борчып килгән, чөнки кешелекнең киләчәге баланың бүген нинди тәрбия һәм белем алуына бәйле. Киләчәктә нинди кеше булыр? Ул үзеннән алда килгән өлкән буынның лаеклы дәвамчысы була алырмы?  Менә шул уйланулар нәтиҗәсендә, милләтебез элек - электән туган җиргә, аның байлыкларына хөрмәт тәрбияләгән, сакчыл эш итәргә кушкан.

    Табигать – бала тәрбияләүнең бай чыганагы.Шуңа күрә дә табигатькә мөнәсәбәт, кешеләргә мөнәсәбәт кебек үк, гуманлы, шәфкатьле булырга тиеш.[2;164 б] Әлбәттә,татар халкының күренекле шәхесләренең әсәрләре бу эштә укытучыга әйтеп бетергесез зур ярдәм күрсәтә. Шундый шәхесләрнең игътибарга лаегы, бөтен иҗатын  шул максатка юнәлткән шагыйрьләрнең берсе — Нәҗип Мадъяров.Балаларга атап язылган һәр әсәре аша туган илгә, табигатькә, бер-беребезгә карата миһербанлы, кешелекле, изге күңелле, шәфкатьле булып яшәргә өнди. Аларда туган як, хезмәт; бәйрәмнәр;халык иҗаты;табигать: ел фасыллары,табигать күренешләре,  табигать байлыклары,  кошлар,  хайваннар,  үсемлекләр, экология темалары берләшә.  Мондый тематик төрлелек укучыга тәэсир итеп кенә калмый, аларга туры юлдан барырга ярдәм итә. Әдипнең әсәрләрен дәреслекләр,  мәктәпкәчә яшьтәге балалар хрестоматияләрен төзүдә дә киң кулланалар. 

        Нәҗип Мадъяровның  поэзиясе татар мәктәпләрендә укучы башлангыч татар класслары дәреслекләрендә урын алган. Мәктәпнең 1нче сыйныфына  килеп,  кулына тәүге тапкыр «Әлифба» тотып укырга өйрәнгән бала Нәҗип Мадъяровның «Балкый фонтан», «Тәнкыйтьлиләр», «Чаңгы шуам» шигырьләре белән таныша. Түбәндәге санап кителгән шигырьләре балаларга мактану кебек тискәре сыйфатларның нәрсә икәнен аңлату, дуслык һәм  татулыкка өндәү, сәламәт яшәү рәвешен  күрсәтү өчен алынган.

      Аерым бер төркем шигырьләрендә туган як табигатенең серләрен ачу, аны танып-белү, өйрәнү игътибар үзәгендә тора. Шуның белән ул балаларда табигатькә сак һәм сизгер мөнәсәбәт тәрбияли. Мәсәлән,аның «Шуабыз», «Кар астыннан чыкты яз», «Томан», «Алмалар ничек кызарган?», «Балан» шигырьләре балаларда экологик культура тәрбияләү бурычын ашыруга ярдәм итүче әсәрләре.Нәҗип Мадъяров «Көзге урман» шигырендә көзге табигатьтәге үзгәрешләрне тасвирлап, төп уйны чагылдырган сүзләр табып, сабый күңеленә үтеп керергә тырыша. Рус балаларына тәкъдим ителгән әлеге шигыре укучыларда шулай ук туган яктагы үзгәрешләрне сизә белергә,тирә-юньдәге  җәнлекләргә, кошларга сакчыл караш  тәрбияләү бурычы куела. 

      Нәҗип Мадъяров «агач сындырмагыз!», «тирә-юньне чүпләмәгезкебек   кисәтүләр тезми. Ул бала күңеленә якын вакыйгалар аша үгет-нәсихәт бирә.

Күр әле, – ди – менә хикмәт,

Ник кран юк соң монда?

Ни карый икән сантехник?

Күпме су әрәм була. («Сәми авылга кайтты») 

       Альтернатив дәреслекләр авторы Альберт Яхин урта яшьтәге мәктәп укучыларына «Кышкы әкият» шигырен туган илгә мәхәббәт хисе тәрбияләүдә үзенең дәреслекләренә керткән. Игелек сыйфатлары тәрбияләүдә «Әби күзлеген эзли» шигыре алына. Малай эшләгән игелек бик кечкенә. Ә игелеге зур. Автор бәясе мондый: игелекнең кечкенәсе, зурысы булмый, игелек, нинди генә булса да, зур итеп кабул ителә. VI сыйныфта өйдә уку өчен Нәҗип Мадъяровның «Имән» шигыре бирелә. Укучылар әлеге шигырьне өйдә укып тагын бер кат туган як турында уйланалар. Туган җирдә генә кеше шәбрәк яши дигән фикергә киләләр.

       Нәҗип Мадъяров мәсәлләре, мәзәкләре  балаларда әхлак тәрбиясе бирүдә иң үтемле чара булып санала ала. Бу мәсәлләрдә мактанчыклык, тәккәберлек, алдакчылык кебек сыйфатлар фаш ителә. Мәсәлән, «Мыексыз, имеш» мәзәген кешедән көлү, тәккәберлек сыйфатларын бетерү юнәлешендә балаларга тәкъдим итәргә була. Балалар әлеге мәзәк аша үзеңдә булган нәрсәнең һәрбер кешедә дә булуы мөмкин эш түгел, барлык җанварлар, шул ук вакытта кешеләр үзенчәлекле була дигән фикер салынган. Балалар шуңа төшенәләр.

Мәсәлләрдә персонажлар вазыйфасын башкарган кош-кортлар, хайваннар, халык аңында урнашкан төп бер сыйфатны гәүдәләндерә. Әтәч – көнчелекне, бүре – ерткычлыкны, ишәк – аңгыралыкны, мәче – мактанчыклыкны, куян – куркаклыкны, кырмыска эшлеклелекне чагылдыра. Шуның белән балаларда әхлакый сыфатлар тәрбияләүгә юл ачыла.

        Нәҗип Мадъяровның тагын бер яратып иҗат итә торган     жанрларының берсе – әкият.   Аларның һәркайсына да олы фикер, саф әхлак һәм батырлыкка омтылу ята.Нәҗип Мадъяровның бай рухлы, кешеләрне гүзәл киләчәккә рухландыручы әкият-поэмалары киләчәк буынны милләт тормышын дәвам итәрлек, аны үстерүгә өлеш кертерлек итеп тәрбияләүдә зур чыганак ролен үти.Әдипнең кайсы гына әсәрен алсак та, туган иленә, туган ягына гашыйклыгын тоясың. Гашыйк икәнсең, димәк, барысын да изге итеп саклый беләсең.

         Гомумиләштереп әйткәндә, Нәҗип Мадъяров иҗатын тәрбияви максатларда өйрәнү, педагогик эшчәнлектә куллану балаларны тәрбияле шәхес итеп үстерүдә нәтиҗәле чара.

Кулланылган әдәбият.

1.Закирова К.В. Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия – Казан: РИЦ, 2011. – 560 б

2. Мадъяров Н. Күбәләк:  Шигырьләр [Кече яшьтәге мәктәп балаларына]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 30 б.

3.Хуҗихмәтов Ә.Н.Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә: Югары һәм махсус урта   уку йортлары өчен педагогикадан  уку ярдәмлеге. – Казан:Мәгариф,2001.-223б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фәнни-гамәли конференция чыгышлары

Бу бүлектә фәнни-гамәли конференияләрдәге чыгышларны урнаштырам...

чыгышлар

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә диалогик һәм монологик сөйләм үстерү...

Чыгышлар

Ата-аналар җыелышларында, педсоветта, методик берләшмә утырышларындагы чыгышлар...

Чыгышлар.

Чыгышлар...

чыгышлар

Укучыларның кече фәнни эзләнүләре...