КВН "Юл билгесе-ышанычлы дус"
план-конспект урока на тему

Садреева Ильмира Робертовна

Аннотация 1. Занятие проведено в 3-4 классе, когда основные ПДД хорошо изучены. 2. Форма проведения – это соревнование между командами на лучшее знание ПДД. Учащиеся делятся на 2 команды. Каждая команда заранее подбирает себе название и разучивает стихотворение-речевку для приветствия. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kvn_na_tat.yazyke.docx21.98 КБ

Предварительный просмотр:

             Тема. Юл билгесе – ышанычлы дус.

Максат. 1) Әти – әниләрне һәм балаларны юл йөрү кагыйдәләрен  сакларга чакыру.

2) Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда юлда сак булырга кирәк дигән күзаллау формалаштыру.

3) Балаларда юлда  сак булырга кирәк дигән фикер тәрбияләү.

Методлары: Юл йөрү кагыйдәләре буенча теоритик биремнәр, дидактик уеннар.

Мероприятиягә әзерлек:

1. 2 команда җыела. Әниләр һәм кызлар беренче команда, әтиләр һәм малайлар  икенче команда.

2. Командага исем уйлау.

3. Төркемне бизәү. Магнитофон, шарлар, юл йөрү билгеләре ясалган рәсемнәр, плакатлар.

4. Җиңүче командага бүләкләр.

Материаллар: юл билгеләре, ясалып бетмәгән юл билгеләре, төрле машиналар ясалган рәсемнәр, табышмаклар, аудиоязма.

Уен барышы.

Алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, катнашучылар, жюри әгъзалары, җанатарлар!

Сезне үзебезнең төркемдә күрүебезгә бик шат. Бүген без  юл йөрү кагыйдәләренә багышлап,  “Юл билгесе – ышанычлы дус”  дип аталган күңел ачу кичәсенә җыелдык.

(Төркемгә балалар керәләр. Кызлар әниләре янына, малайлар әтиләре янына утыралар).

Юл йөрү кагыйдәләрен һәр кеше белергә тиеш, чөнки бу кагыйдәләр кешене бәхетсезлек очрагыннан саклый, аларның гомерләрен коткара. Юл йөрү кагыйдәләрен белгәндә генә без юлны ышанып чыга алабыз.

Бүген балалар  үзләренең белемнәрен  күрсәтерләр, әти һәм әниләрнең дә белемнәрен тикшерербез, ә әбиләр һәм бабайлар  безнең катнашучыларга бәя бирерләр.

Ә хәзер жюри әгъзалары белән танышырбыз. Хөкемдәрләр дә безгә булышырлар. ( хөкемдәрләр белән таныштыру)

Балалар, сез әзерме?

Әти – әниләр, кунаклар сез әзерме? Барыгыз да әзер булсагыз, командалар белән танышырбыз.

1 команда . Әтиләр һәм малайлар.

1 команда “ Светофор”

Светофорның сигналлары  бар

 Бәхәсләшмичә буйсын

Кызыл сигнал эндәшә

Тукта, тор, юл ябык, - ди.

Сары төс безне кисәтә

Әзерлән кузгалырга.

Яшел төс ачты юлны

Йөрер өчен юл ачык.

Девиз: Син һәрвакыт  дөрес йөр.

2 команда: Әниләр һәм кызлар.

 “ Юл күрсәтүчеләр”

Шигырь. Җәяүле, җәяүле.

Юл асты, юл өсте

Кагыйдәләрен истә тот

Шушы юллар

Сине саклар.

Алып баручы: 1 конкурс. “ Җый һәм әйт”

Командадан 4 кеше катнаша.( 2 әни, 2 кыз; 2 әти, 2 малай.)  

Сезнең бурыч – киселгән рәсемнәрдән төрле транспортлар җыярга һәм билгеләмә бирергә. Бу конкурсны жюри 5 балл белән бәяли.

Музыкаль пауза. “ Автобуста”

( Балалар урындыкка утырып, автобуста баруларын төрле хәрәкәтләр ярдәмендә күрсәтәләр.)

(Күренмичә генә бәйрәмгә Белмәмеш керә. Өстәлдән төрле биремнәр, шигырьләр, табышмаклар папкасын ала да, чыгып китә.)

Алып баручы: Юл йөрү кагыйдәләре аз түгел аларны тапкырлау таблицасын белгән кебек яхшы белергә кирәк . Хәзер без сезнең белән юл йөрү кагыйдәләрен кабатлап китәрбез.

( өстәл янына килә, папканың юклыгын күрә)

Алып баручы: - Балалар, минем өстәлдә папка бар иде.Кая соң ул? Менә һәрвакыт шулай, бәйрәм итәргә генә җыенасың, кемдер комачаулый, туктагыз, эзләп килим әле.

( Шулвакыт Белмәмеш йөгереп керә, идәнгә утыра, рәсемнәрне кычкырып карый башлый)

Белмәмеш: Ниндидер кеше  рәсемнәре, сызыклар ясалган, бу рәсемнәр кызык та түгел, тәмле дә  түгел.

( алып баручы керә)

Алып баручы: Кем син?

Белмәмеш: Мин – Белмәмеш.

Алып баручы : Син монда  нишлисең?

Белмәмеш: Мин бу папкада уенчыклар, кәнфитләр бар дип уйлаган идем, ә монда ниндидер кеше, юл рәсемнәре, билгеләр, сызыклар.

Алып баручы: Әйдә, Белмәмеш, түрдән уз. Бүген бездә бәйрәм. Балалар һәм әти – әниләр юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белгәннәрен күрсәтәләр. Белмәмеш, ә син юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме? Син бит бик акыллы,  матур.

Белмәмеш: Юк, мин юл йөрү кагыйдәләрен белмим, ә нәрсә соң ул? Мине дә өйрәтегез әле.

- Исәнмесез, балалар , әти – әниләр, кунаклар. Мин  - Белмәмеш. Ярыймы, миндә сезнең белән уйныйм, юл йөрү кагыйдәләрен дә өйрәнермен.

Балалар: Ярый, кал безнең белән.

Белмәмеш: И, онытып та торам. Мин  сезгә буш кул белән килмәдем бит. Сезгә хат алып килдем.

( Алып баручыга хатны бирә, алып баручы хатны кычкырып укый)

Алып баручы: Исәнмесез, балалар. Юл йөрү кагыйдәләрен кемнәр белә, кемнәр һәрвакыт үти, аларга хат һәм бүләкләр җибәрәбез. Сезнең хатларыгызны көтеп калучы Юл хуҗалары.

Белмәмеш, хатың өчен рәхмәт.Ә без конкурсыбызны дәвм итәбез.

Бу конкурста малайлар һәм кызлар катнашалар. ( балалар бер – берсенә каршы карап басалар) Игътибар белән тыңлагыз, аңлатам.

 Мин хәзер сезгә юл билгеләрен әйтәм, кайсыгызда .шул билге бар, уртага чыгарга тиеш. Дөрес һәм тиз җавап биргән командага 1 балл бирелә.( конкурс үткәрелгәч, балалар үзләре ятлаган шигырьләрен сөйлиләр)

Физкультминутка. Уен уйнала. “ Транспорт, автомобиль»

Алып баручы: Мин сезгә транспорт төрләрен әйтәм, ә сез хәрәкәтләр ярдәмендә күрсәтерсез.( уен уйныйлар)

Ә хәзер әйдәгез алдагы конкурска күчик.Тыңлагыз. Ике командага да сораулар бирелә, һәр дөрес җавапка 2 балл куела.

“ Светофор” командасына сораулар:

1) Транспортлар йөри торган юл ничек атала?

2) Җәяүлеләр юлның кайсы ягыннан барырга тиеш? Аңлатып, күрсәтеп бирегез.

3) Автобусның кайсы ягыннан үтәргә кирәк?

“ Юл күрсәтүчеләр” командасына сораулар:

1) Җәяүлеләр йөри торган юл ничек атала?

2) Җәяүлеләр йөри торган юлларның нинди төрләре  бар?

3) Шәһәр транспортларын кайда көтәргә?

Рәхмәт,барлык сорауларга да төгәл җавап бирдегез  

“ Капитаннар ярышы” конкурсы.

Алып баручы: Хәзер капитаннарның белемнәрен тикшерик. Бу конкурста 5 балл бирелә.

Сорауларга тиз генә “әйе”, “ юк” дип җавап бирергә кирәк,

Сез әзерме? Башладык.

1) Сез юлны кызыл төстә чыгасызмы?

2)Транспорт юлында роликларда йөрисезме?

3) Зурларга  транспортта урын бирәсезме?

4) Юлда уйныйсызмы?

5) Сары төс янганда юлга чыгарга ярыймы?

6)Юл йөрү кагыйдәләрен кемнәргә үтәргә кирәк.?

Белмәмеш: Сез нинди булганнар, уңганнар. Юл йөрү кагыйдәләрен беләсез. Рәхмәт, мине дә өйрәттегез.

Алып баручы: Жюри нәтиҗә ясаганчы әйдәгез бергәләп уйнап алыйк.  ( уеннар уйнала)

Жюри: Нәтиҗә ясадык.Нәтиҗә ясавы авыр булды, чөнки ике командада тырышып уйнадылар. Барыгызда булдырдыгыз, молодцы. Бүгенге кичәдә дуслык җиңде.

Алып баручы: Безнең бүгенге әзерләнгән кичәбез тәмам. Барыгызга да зур рәхмәт. Киләсе очрашуларга кадәр, сау булыгыз.

( Әти – әниләргә һәм балаларга бүләкләр бирелә)