Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау.
план-конспект урока (6 класс) на тему

Рус мәктәпләренең 6 нчы сыйныф татар төркемнәре өчен татар теленнән исемнәрне гомумиләштереп кабатлау дәресе. Дәрес сингапур методы кулланылып, ФГОС таләпләренә туры китерелеп төзелде. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау.

(Повторение имен существительных)

Максат:

 1.Алган белемнәрне ныгыту, системалаштыру; үз белемнәрен тикшерү һәм бәяләү күнекмәләрен үстерү. (Укрепление и систематизирование полученных знаний; развитие умений проверки и оценивания своих знаний)

2. Укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыру. (Активация познавательной деятельности учащихся)

3.Сөйләм күнекмәләрен үстерү.(Развитие навыков речи)

4.Балаларда әти-әниләргә, Туган илгә, телгә мәхәббәт тәрбияләү.(Воспитание любви к родителям, к Родине, к родному языку)

Укыту методлары(методы):тикшеренү,өлешчә эзләнү (исследовательский)

Укыту алымнары(способы): уен элементлары, таблица белән эш, тест һ.б.(игровые элементы, работа с таблицой, тест и др.)

Дәрес төре (тип урока): кабатлау-гомумиләштерү.(Повторение-обобщение)

Җиһазлау(Оборудование): компьютер, проектор, экран, презентация, биремле карточкалар,

Кулланылган структуралар(использованные структуры): Сималтиниус Раунд Тэйбл; Континиус Раунд Робин

Дәрес барышы:

Ход урока:

  1. Оештыру (Организационный момент)

- Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укучылар! Бүгенге татар теле дәресебезне  башлыйбыз. Утырыгыз.

                II. Актуальләштерү (Актуализация):

            1. - Укучылар мин сезнең игътибарыгызга кечкенә текст тәкъдим итәм. Игътибар белән экранга карагыз һәм тыңлагыз ( Предлагается на экране маленький текст про отца – “Мой отец – мой гордость”, учитель читает):

Әтием-горурлыгым

    Гаиләдә иң зур, баш кеше-әти. Чөнки ул гаиләнең барлык башка кешеләре турында кайгырта, җилдән, яңгырдан саклый, төрле авырлыклар килгәндә аларны яклый.Өйдәге иң авыр эшләрне дә әти эшли.Ул өйнең терәге, өйнең генә түгел әле, әти кеше Ватанның ныклы таянычы. Әтиегез сезне акыллылыгы, дөньядагы бар нәрсәне белүе белән сөендерә.

2. Нинди аңлашылмаган сүзләрегез бар?

Сүзлек эше (словарьная работа):

горурлык- гордость

терәге- опора

кайгырта – заботится

Ватан – Родина

3.

  • Укучылар, без ни өчен дәресебезне әтиләр турындагы текст белән башлап җибәрдек икән, кем әйтә ала?(Почему мы начали свой урок с текста про отцов, как вы думаете?)
  • Чөнки тиздән, 6 нчы декабрьдә әтиләр көне була.
  • Тексттан исемнәрне табыгыз.(найдите из текста существительных)
  • .....
  • Ни өчен мин сезгә исемнәрне табарга куштым соң?(Как вы думаете, почему я велела вам находить существительных?)
  • ...
  • Шулай булгач,  бүген исемнәрне нишләтербез?(Значит , что мы будем делать сегодня на уроке?)
  • ...
  • Әйе, балалар, бүген без сезнең белән исемнәрне гомумиләштереп кабатларбыз.  (Верно, сегодня мы на уроке будем повторять имен существительных)
  • Ә нинди максат куярбыз? (Какую цель поставим?)
  • ....

-Әйе,укучылар ,бүген без исем темасын кабатларбыз,белемнәрне тикшерербез һәм гомумиләштерербез. Ә  нәтиҗәләрне модельләштерербез.

Ә хәзер дәфтәрләргә числоны һәм дәресебезнең темасын язып куярсыз.

 III. Материалны гомумиләштереп кабатлау.(Повторение изученного материала).

  1. Исемнең нәрсәне белдерүен ачыклау.(Что обозначает существительное?)

а) текст өстендә эш:

- Текстка кире кайтып,  исемнең нәрсәне белдерүен искә төшерик әле.(слайд)

(Укучылар җавап бирә,  слайдта таблицаның шапкасы ачыла бара)

- Ә хәзер 1-төркем тексттан предметны, 2-төркем предметсыз төшенчәне, 3-төркем затны белдергән исемнәрне язып ала.

(Укучылар яза, аннан соң һәр төркемнән бер укучы сүзләрне укый һәм таблица ачыла бара)

предмет

предметсыз төшенчә

затны

өйнең

яңгырдан

горурлык

җилдән

авырлыклар

эшләрне

таянычы

          Ватанны

әтием

          кеше

  • Нәтиҗә нинди булыр? (Какой будет вывод?)

( төркемнәрдә киңәшәләр һәм бер укучы җавап бирә)

1-НӘТИҖӘ(Вывод): исемнәр предметны, предметсыз төшенчәне, затны белдерә.

(Вывод делают ученики)

2. Исем нинди сорауларга җавап бирә?(На какие вопросы отвечает существительное?)

-Кем? Нәрсә?

- Татар телендә кем? соравын нинди предметларга куябыз?

- татар телендә кешегә генә кем? дигән сорау куябыз , ә рус телендә барлык җанлы предметларга кем? соравы куела.

3. Текстка кире кайтабыз. Ни өчен Ватан сүзе баш хәрефтән язылган?(В тексте слово Ватан(Родина)  почему с большой буквы написано?)

-Ялгызлык исеме.(собственные сущ-ые)

-Тагын нинди исемнәр бар? (Еще какие сущ. бывают?)

-Уртаклык(нарицательные). (мисаллар китерәбез.)

2-Нәтиҗә(Вывод): Шулай итеп, исемнәр ялгызлык һәм уртаклык исемнәргә бүленәләр икән, ялгызлык исемнәр баш хәрефтән языла. (Таким образом существительные делятся на собственные и нарицательные. Собственные имена существительные пишутся с большой буквы)

4. Укучылар, ә бу сүзләрне нинди ике төркемгә бүлеп була? Сүзләрне ике төркемгә бүлеп дәфтәрегезгә языгыз.( На какие две группы можно делить эти слова?) (слайд)

 1. Агач, урам, төн, бала, дәрес, чирәм, таң,  уенчык.

2. Агачлар, урамнар, төннәр, балалар, дәресләр, чирәмнәр, таңнар, уенчыклар

        

Беренче группадагы сүзләр белән икенче группа сүзләре бер-берсеннән нәрсә белән аерыла? (Чем они различаются?)

-…

-Ни өчен кайсы сүзләргә -нар  -нәр , кайсына – лар – ләр кушымчалары өстәлгән? (Почему к некоторым словам присоединяются аффиксы –нар/-нәр,

А к остальным –лар/-ләр?)

3-Нәтиҗә(Вывод): Шулай итеп, исемнәр берлек һәм күплек санда киләләр икән. Борын авазларына беткән исемнәргә  –нар, -нәр ялгана, ә калган барлык очракта да –лар, -ләр кушымчасы ялгана. (Существительные бывают во множественном и единственном числе. К сущ-ым заканчивающимся на носовые гласные прибавляются аффиксы –нар/-нәр, а костальным сущ –ым прибавляются аффиксы –лар/-ләр.)

5. Слайдта шигырь бирелә. (килешләр)(На слайде дается стих про падежей)

Китап

-Синең сүзләрең ник һәрвакыт хак?

-Хаклыкка , дустым,өйрәтте китап.

-Мең сорауга да син җавап таптың

- Көче бу, дустым, көче китапның.

-Әйт, син нишлисең ялгышкан чакта?

-Мөрәҗәгать итәм, дустым, китапка.

-Синең күзләрең ник һаман якты?

-Яратам, дустым, чөнки китапны.

-Гомереңдә әгәр атса соңгы таң?

-Аерылмас идем, дустым, китаптан.

-Үлгәч ни була, әйт син шул хакта

-Яши кешеләр, дустым, китапта.

Ф. Шәфигуллин.

  • Китап сүзе турында нәрсә әйтә аласыз?(Что можете сказать о слове китап?)
  • Килеш белән төрләнгән.
  • Татар телендә ничә килеш бар?(Сколько падежей есть на татарском языке?)
  • 6 (хор белән кабатлыйбыз.)

(чылбыр буйлап килешләрне hәм сорауларын әйтү.)

6.   “Хатаны тап” уены (Игра “Найди ошибку”. Работают в группах. Каждой группе раздаются карточки с склонением по падежам). Без бу биремнәрне  төркемнәрдә эшләрбез.( Һәр төркемгә карточкаларда  килеш белән төрләнеш бирелә.)

- 1нче төркем әти сүзенең дөреслеген тикшерегез һәм төзәтегез. Бер-берегезгә биреп, дөреслекне тикшерегез.

Б.к. әтигә

И.к. әтине

Ю.к. әтинең

Т.к. әти

Ч. к. әтидә

Ур. в. к. Әтидән

- 2 нче төркем әни сүзенең дөреслеген тикшерегез.

Б.к. әнигә

И.к. әнине

Ю.к. әнинең

Т.к. әни

Ч. к. әнидә

Ур. в. к. Әнидән

-3 нче төркем Ватан сүзенең дөреслеген тикшерегез.

Б.к. Ватанны

И.к. Ватанга

Ю.к. Ватанның

Т.к. Ватан

Ч. к. Ватанда

Ур. в. к. Ватаннан

( 3 төркемнән 3 укучы укып хатаны күрсәтә.)

4-Нәтиҗә(Вывод): Шулай итеп, татар телендә рус телендәге кебек 6 килеш бар, исемнәр килеш белән дә төрләнәләр икән. (На татарском языке, как и на русском, есть 6 падежей и существительные склоняются по этим падежам.)

Физкультминут.

7. -Тагын нәрсә белән төрләнә соң?(Еще чем склорняется?)

    - .....

КОНТИНИУС РАУНД РОБИН структурасы.Слайд. Төркемнәрдә эшләү: Тартым белән төрләнгән исемнәрне табып, предметның кайсы затка караганлыгын билгеләргә. Укучылар түгәрәк буенча фикер алышалар. (Работа в группах по структуре КОНТИНИУС РАУНД РОБИН. Найти сущ-х склоненных по принадлежностии определить какому лицу принадлежит)

Вакыт башланды. Таймер куела. Вакыт бетте.

  1. Яулыкларың әллә синең,

Әллә синең чигелгән.

Юлларыңа әллә сирень,  

Әллә сирень сибелгән.

Хәлләремне җиңеләйтә

Әнкәмнең догалары.

  1. Башыңа япкан яулыгың

Яңа яуган кар кебек.

Йөзләрең тулган ай кебек,

Акылың сары май кебек.

  1. Ак яулыгың салып иңнәреңә

Төшләремә көн дә керәсең

Сагынуың белән, әнием, миңа

Хезмәтемдә зур көч бирәсең

5-НӘТИҖӘ(Вывод): Исемнәр тартым белән төрләнә. Тартым кушымчалары предметның кайсы затка караганлыгын күрсәтә. (Существительные склоняются еще по принадлежностям. Аффиксы принадлежности указывают какому лицу принадлежит  предмет.)

  • Тартымлы исемнәр килеш белән төрләнәме?(Сущиствительные с аффиксом пренадлежности по падежам склоняются?)
  • Төрләнә.
  • Хәзер төркемнәрдә бирелгән исемнәрне килеш белән төрләндерәсез һәм бер-берегезгә тапшырып, дөреслеген тикшерәсез.(Сейчась в группах склоняете данных сущ-х по падежам, передавая друг-другу проверяете работу)
  • (Сималтиниус раунд тэйбл.  Төркемнәрдә 1)  Әнкәсе,2) Әтиебез, 3)Гаиләң сүзләрен дәфтәрләрдә килеш белән төрләндерәләр.Соңыннан бер-берсенә биреп , әйләнә буенча дөреслеген тикшерәләр.  Төркемнән бер укучы укый.)

8. Ясалышы. Экранда бирелгән  сүзләр ясалышы ягыннан ниндиләр?Төркемнәрдә киңәшәсез.(Укажите виды образования существительных.)

Әни өйдә булганда, һәрвакыт рәхәт.

Ана - тормышның бөек юлдашы.

Дәү әниләр сүзенә колак салырга кирәк.

Аның  әтисенең исеме – Иргали.

Укытучы иртәгә әти-әниләрне җыелышка чакырды.

Аларның гаиләсен телевидениегә, ТНВ  каналына  чакырганнар.

(Һәр төркемнән икешәр сүзнең ясалышы сорала.)

- тамыр, ясалма, тезмә, кушма, парлы , кыскартылма исемнәрне таптык.

6-Нәтиҗә (Вывод):  Шулай итеп, ясалышы ягыннан исемнәр 6 төрле булалар икән. ( По образованию существительные делятся на 6 видов) (слайд)

- Укучылар, бу шигырьдәге  калын хәрефләр белән язылган сүзгә дә игътибар итеп үтик әле. Бу сүз турында нәрсә әйтә аласыз? (Обращаем внимание на слово в стихотворени с жирными буквами. Какое это слово?)

- Бу татар теленә рус теленнән кергән алынма исем. Монда ул килеш белән төрләнгән. Калын авазга беткән алынма исемнәргә калын, нечкә авазга беткәннәренә нечкә кушымча ялгана.(Это взоимствованное из русского языка слово. Здесь оно в направительном падеже. К взоимственным сущ-ым заканчивающимся на твердый звук прибавляется твердое окончание, на мягкий звук – мягкое окончание.)

9. Җөмләдәге функциясе.(Функция в предложени)

- Җөмләләрне укып чыгыгыз. Җөмләдәге исемнәрне табып кайсы җөмлә кисәге икәнен билгеләгез.(Прочитайте предложения, найдите существительных и опредилите их функцию).

Тал буенда үскән камышлар да

Бер-беренә серен сөйләми.

Тишелгәндер, ахыры, күкнең төбе,

Сибәли дә, яңгыр сибәли.                   (“Көзге моңсулык”    М. Максиев.)

Гомерлеккә килмәгәнбез,

Без бу җирдә кунак кына.                                                   (М.Максиев.)   

7-Нәтиҗә(Вывод). Шулай итеп, исемнәр барлык җөмлә кисәге дә булып килә ала икән.(Сущ-ые могут быть любыми членами предложения)

11. Төркемнәрдә, дәреслекнең 44 битендәге 72 нче күнегүдә  бирелгән  шигырь юлларын укырга һәм калын хәрефләр белән бирелгән икешәр  исемгә морфологик-синтаксик анализ ясарга. (В группах делать морфологическо- синтаксический разбор)

1) Юл ташларына, аккошлар;

2) нурларың, юлларның;

3) җиренә, йөрәккә.

12. – Әйдәгез, балалар, үткәннәргә нигезләнеп, дәреснең моделен төзеп карыйк әле. (А сейчась попробуем составить модель сегодняшнего урока).

( Һәр төркем, киңәшеп, исемнең моделен төзи, берәр укучы яклый.)

(Каждая группа составляет свой модель, один ученик из группы зашищает).

 - Балалар,  исемнең  моделен төзеп бетердек (слайд ачыла)

13. Тест эшләү. (Работа с тестом)        и        

IV. Өй эше(Домашняя работа):

  1. Модель буенча  исем темасын сөйли белергә.( рассказывать по моделю о существительных).
  2. Исемнәрнең төрле грамматик формаларын кулланып, “Минем гаиләм” темасына хикәя язарга. (Используя разные грамматические формы сущ-ых составить рассказ на тему “Моя семья”)

V. Рефлексия

  1. Дәрестә нинди тема үтелде.(Какую тему проходили на уроке?)
  2. Максатыбызга ирештекме? (Достигли ли своей цели?)
  3. Ничек ирештек?(Как достигли?)
  4. Бүгенге дәрес сезгә ошадыма? (Вам понравился сегодняшний урок?)

VI. Белемнәрне бәяләү. (Оценивание знаний).

Исем” темасын йомгаклау өчен тестлар.

1.Тел белеменең сүз төркемнәрен өйрәнә торган фәне:
а) фонетика
ә) морфология
б) синтаксис

2. Мөстәкыйль сүз төркемнәре:
а) сөйләмдә тойгы белдерүгә булышлык итә торган ярдәмче чаралар
ә) мөстәкыйль сүзләргә ияреп кулланыла торган сүзләр
б) телдә аерым кулланылышта йөри торган тулы мәгънәле лексик берәмлекләр

3. Исем нәрсәне белдерә?
а) предметның билгесен
ә) билгенең билгесен
б) предметны

4. Кем? соравы кайсы очракта бирелә?
а) барлык җанлы әйберләргә
ә) кешеләргә
б) кешеләргә һәм хайваннарга

5. Ялгызлык исемнәре дип нинди исемнәр атала?
а) төрдәш предметларның һәм затларның берсенә генә бирелә
ә) төрдәш предметларның барысы өчен дә уртак атамалар
б) географик атамалар

6. Ясагыч кушымча ялганып ясалган исем
а) кушма исем дип атала
ә) ясалма исем дип атала
б) парлы исем дип атала

7. Алмагач ясалышы буенча нинди исем?
а) тамыр
ә) ясалма
б) кушма

8. Берлек санның күрсәткече 
а) –нар/-нәр
ә) –лар/-ләр
б) дөрес җавап бирелмәгән

9. Татар телендә ничә килеш бар?
а) алты
ә) биш
б) җиде

10. – лары/ -ләре исемнәрдә нинди кушымча?
а) Иялек килеш кушымчасы
ә) 3 зат күплек сан тартым кушымчасы
б) Баш килеш кушымчасы

11. Авылыңның исеменә нинди кушымчалар ялганган?
а) 2 зат тартым һәм иялек килеше кушымчалары
ә) 1 зат тартым һәм иялек килеше кушымчалары
б) 2 зат тартым һәм төшем килеше кушымчалары

12.Предметны белдерүче сүз төркеме:
а) исем;
ә) сыйфат;
б) фигыль;

13.Исем түбәндәге сорауларга җавап бирә:
а) нишли? нишләде?
ә) нинди? кайсы?
б) кем? нәрсә?

14.Ялгызлык исемнәрен тап.
а) урман, агач;
ә) китап, дәфтәр;

б) Мәскәү, Идел;

15.Ясалма исем:
а) килеш кушымчасы ярдәмендә ясала;
ә) сүз ясагыч кушымча ярдәмендә ясала;
б) тартым кушымчасы ярдәмендә ясала;

16.Тезмә исемнәр:
а) бер тамырдан тора;
ә) биш тамырдан ясала;
б) ике яки өч тамырдан ясала;

17.Ике тамырдан ясалып, сызыкча аша язылучы сүз:
а) парлы;
ә) кушымча;
б) тезмә;

18.Иялек килешендәге сүзне тап:
а) агачка;
ә) урманны;
б) китапның;

19.Исемнәр җөмләдә:
а) ия, тәмамлык;
ә) хәбәр, аергыч;
б) ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл булып килә.

20.Предметның кайсы затка караганлыгы нинди кушымчалар белән белдерелә:
а) килеш кушымчалары;
ә) тартым кушымчалары;
б) сүз ясагыч кушымчалар


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

Урок-презентация "Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау"

Урок по татарскому языку моңно проводит с учаәимися в 6 класса, который является татарским и обучается по стандартной программе: 4 часа в неделю....

Сүз төркеме буларак сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

.Сыйфат темасын кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәреснең макстлары: Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз  ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу,укучыла...

Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау

 6нчы сыйныф ."Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау" темасы буенча үткәрелгән дәрескә  презентация. 1.Алмашлыклар турындагы белемнәрне ныгыту.2.Бәйләнешле сөйләм телен, фи...

”Исемнəрне гомумилəштереп кабатлау”

6 сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе...

”Исемнəрне гомумилəштереп кабатлау”

6 сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе...

6 класс татар теле "Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау"

Материалы для успешного использование на уроках татарского языка и литературы...