Главные вкладки

    Описание природы в сказках З. Тарземанова
    классный час (6 класс) на тему

    Данный материал используется на классных часах

    Скачать:

    ВложениеРазмер
    Файл zhvad_trzhemanov_kiyatlrend_tabigat_temasynyn_tezis.docx14.62 КБ

    Предварительный просмотр:

                        Җәвад Тәрҗеманов әкиятләрендә табигать темасының бирелеше..

                                                                                             

                                                                                                               

                                               

    Җәвад Тәрҗеманов – танылган татар балалар язучысы. Җ.Тәрҗемановның балалар өчен унбишләп китабы дөнья күрә.

    Җ.Тәрҗемановның балалар өчен иҗат иткән әсәрләренең тематикасы күптөрле: туган ил, табигать һәм аның байлыклары, балалар, мәктәп, лагерь тормышы, балаларның үзара мөнәсәбәтләре һ.б.

    Җ.Тәрҗеманов балалар өчен шигырьләр, хикәяләр язса да, аның иҗатында аерым бер урынны әкиятләр алып тора. “Шуктуган”, “Күбәләк-җилбәзәк”, “Шаян һәм наян”, “Көмешкойрык маҗаралары”, “Күңелле сабантуй”, “Ябалак һәм тавык” исемле әкиятләрендә гаҗәеп кызыклы, бай мәгълүматлы, мавыктыргыч дөнья ачыла.

    Шуны да әйтергә кирәк, Җ.Тәрҗеманов әкиятләре бик тә тормышчан, аларда буш хыялга урын юк. Аның һәрбер әсәренең үзәгендә табигать, анда яшәүче тереклек ияләре тора. Мәсәлән, “Шуктуган” исемле фәнни-популяр әкиятендә урман тормышы сурәтләнә. Бу сихри дөньяда барысы да гармониядә яши, җәнлекләр һәм кошлар үзара дус, тату гомер кичерәләр, авырлык, бәла килгән очракта бер-берсенә ярдәмгә килергә әзер булып торалар. Аерым игътибар тукраннар яшәешенә бирелә, без бу кошларның ничек тормыш итүләрен, ни белән яшәвен, табигать дөньясында нинди функция башкаруларын беләбез.

    Җ.Тәрҗемановның тагын бер кызыклы “Көмешкойрык маҗаралары” әкиятендә балыкларның аквариумнан кечкенә инешкә эләгеп, аннан зур елгага чыгулары, диңгезгә барып җитүләре турында сөйләнелә. Танып белү информациясен алу белән беррәттән язучы шулай ук туган илне яратырга, аның белән горурланырга да өйрәтә.

    “Бал корты һәм ишәк” исемле шигъри әкиятендә Җ.Тәрҗеманов балаларны бал кортлары белән таныштыра. Бал корты үзенең ничек көн күрүен ишәкне бал белән сыйлый-сыйлый сөйли.

    Җ.Тәрҗемановның “Бәйләнчек чебен” дигән әкиятендә койрыкның хайваннарга ни өчен кирәк булуы турында сөйләнелә.

    Шулай итеп, Җ.Тәрҗеманов үз иҗатының әһәмиятле бер өлеше булган әкиятләрендә укучыны табигать, аның төзелеше, яшәеше, функцияләре, тереклек ияләренең үзара мөнәсәбәтләре аша төрле ситуациядә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, әхлак нормалары белән таныштыра.


    По теме: методические разработки, презентации и конспекты

    Урок литературы в 6 «В» классе «Единство человека и природы в сказке-были М.Пришвина «Кладовая солнца».Анализ эпизода «Ель и сосна»

    Вашему вниманию я предлагаю урок литературы в 6 «В» классе по теме: «Единство человека и природы в сказке-были М.Пришвина «Кладовая солнца».Анализ эпизода «Ель и сосна"Этот урок отн...

    "Великий храм природы" в сказке-были М. М. Пришвина "Кладовая солнца"

    Конспект урока литеатуры в 6 классе по по произведению М. М. Пришвина....

    Урок по теме"Пейзажная зарисовка (подготоака к сочинению-описанию природы)в 6 классе

    Интегрированный урок развития речи в 6 классе"Подготовка к сочинению -описанию природы"...

    Гумер Баширов. Описание природы в произведении Г. Баширова "Родимый край- зеленая моя колыбель"

    Описание природы в произведении Г. Баширова «Родимый край —зеленая моя колыбель». Работа над произведением Гумера Баширова «Родимый край — зеленая моя колыбель» имеет большое воспитател...

    Урок –исследование «Единство человека и природы в сказке-были М.М.Пришвина «Кладовая солнца» ,стихотворении Г.Ефимова «Зерно»,притчах «Самое прекрасное сердце»и «Морские звезды»;

    Цель: исследовать проблему «Единство человека и природы в сказке-были М.Пришвина «Кладовая солнца» , стихотворении Г.Ефимова «Зерно», притчах «Самое прекрасное сердце»и «Морские звезды»;формировать ду...