Внеклассное мероприятие "Әкияттә кунакта"
материал на тему

Башлангыч сыйныфлар өчен "Әкияттә кунакта" дигән темага сыйныфтан тыш чара үткәрү өчен материал.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kiyatt_kunakta.doc59 КБ

Предварительный просмотр:

Әкияттә кунакта.

Алып баручы.  Хәерле көн , кадерле кунаклар һәм укучылар.

                           Бүген бездә бәйрәм- әкиятләр бәйрәме.

Ведущий.        Здравствуйте дорогие гости, ученики.

                         Сегодня у нас праздник «В гостях у сказки».

1 нче укучы.       Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

                             Бәйрәмнәр кирәк безгә.

                             Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

                             Кирәк һәммәбезгә дә.

2 нче укучы.        Кирәк икән без бәйрәмне

                             Әкияттән дә ясыйбыз.  

                             Әкият герое була

                              Шул кичәдә кайсыбыз?

                                               “Кояшлы ил”

Кояшлы ил безнең ил, безнең ил

Күге аның гел аяз, гел аяз

Бәхетле балалар без, һәрчак тыныч илебез

Бәйрәм һәрбер көнебез.

         Менә бүген без бергә, без бергә

Әкияттә кунакта, кунакта

                                             Кайберләрен без сезгә, бүген кичәбездә

                                             Күрсәтербез уйнап та.

Су анасы, Шүрәле, Шүрәле,

Күптәнге дусларыбыз, дусларыбыз,

Бу әкиятләр белән, кечкенәдән үк инде

Бергә бик еш булабыз.

3 ученик.    Мы с хорошей сказкой неразлучны,

                    А чудес у сказки до небес!

                    Вы представьте: как бы стало скучно,

                    Если б в мире не было чудес!

4 ученик.     В древности слагались небылицы,

                     И сейчас рождаются они:

                     Вот книжные герои сходят со страницы

                     Прямо к нам, в сегодняшние дни!

5 ученик.     Плывут угрюмые века,

                     Плывут, как в небе облака,

                     Спешат, бегут за годом год,

                     А сказка- на тебе!- живет!

6 ученик.   Когда и кто ее сложил

                   В своей избушке где-то  -

                   И самый старый старожил

                   Не даст тебе ответа.

7 ученик.   И про зверей, и про царей,

                    И что на свете было-

                    Всё сказка в памяти своей

                    Нам с вами сохранила.

8 ученик.       Она живет в любом дому

                       И странствует по странам.

                       А почему?

Все:               Да потому, что без неё нельзя нам.

                       В мире много сказок.

Алып баручы. Ә хәзер беренче уенны башлыйбыз

  • Бу өзекләр кайсы әкиятләрдән?

Ведущий. Вам предлагается игра «Угадай сказку» по отрывку.

“Кыз өстәл янында өч урындык күрде:

Берсе- Михаил Ивановичныкы, икенчесе

кечерәк- Настасҗя Петровнаныкы,

өченчесе- кечкенә Мишутканыкы”

    әкиятнең исеме ничек? ( Өч аю)

Инглиз телендә “Өч аю” әкиятеннән өзек

Алып баручы.  2 нче өзекне тыңлагыз.

 “Бер әбинең ике әтәче булган. Аларның берсе- ак, икенчнсе- кара булган. Әтәчләр күп вакытларын сугышып үткәрәләр икән.”

  Әтәчләрнең исемнәре ничек? (Чукмар белән Тукмар).

  Алар кайсы әкият геройлары? Әкиятне кем язган? (Абдулла Алиш)

Алып баручы. Латыш халык җырын тыңлыйбыз.”Петушок”

Утром, только зорька над землёй встаёт

Звонко на дворе наш петушок поёт.

Припев: Петушок, погромче пой,

               Разбуди меня с зарей.

(проигрыш)

                            Әтәч.      

                                      Муса Җәлил.

Таң ата бугай,

Әтәч кычкыра:-Кикри-күк,кикри-күк!

Йә сузып кына, йә бик еш кына: -Кикри-күк, кикри-күк!

Алып баручы. 3 нче өзекне тыңлагыз.

Яшәгән ди бер ак җәнлек.

Аның бер кызы булган.

Аякларын туңдырып,

Урман докторына килгән.

Ул нинди кыз? (Куян кызы)

Әкиятнең исеме ничек? Аны кем язган? (Абдулла Алишның “Куян кызы” әкияте)

Алып баручы.   Бәтиләрем,балакайларым!

                           Ачыгыз ишекне, ачыгыз!

                           Сезнең әнкәгез кайтты-

                            Сезгә сөт алып кайтты.

Бу җырны кем җырлый? (Кәҗә)

Ул кайсы әкияттән? (“Кәҗә бәтиләре һәм бүре”)

                      Шүрәле килеп керә.

Шүрәле.      Ә-ә. Менә кайда икән алар.Нигә бик тавышланасыз, әллә кети-кети уйныйсызмы? Ягез әле. Бергәләп уйныйк! Кайсыгыздан башлыйм!

Алып баручы. Таныдыгызмы Шүрәлене, ул әкиятне кем язган?

 (Габдулла Тукай)

Алып баручы. Шүрәле, туктале, без монда уйныйбыз, күңел ачабыз. ә син явызланасың.

Шүрәле.    Кети-кети уйнау явызланумыни? Дөньяда иң кызыклы уен инде ул. әллә аңардан башка да уеннар буламы?

Алып баручы. Була. Менә без бүген ” Әкияттә кунакта” уенын уйныйбыз.

Шүрәле, син җырлый беләсеңме?

Шүрәле.   Ни була соң ул җырлый, кети-кетиме?

Алып баручы. Юк, менә син карап тор әле, ошаса үзең дә җырларсың.

 

Җыр башкарыла.

Шүрәле.  Ай-яй. Матур җырлый икән, мин дә урманыма кайткач, гел җырлап кына йөрермен инде. Бик күделле икән сездә.Шулай да мин урманыма кайтыйм инде, берәрсе утын кисәргә килмәдеме икән. Кети-кети уйныйсы килә башлады.Җәй көне сез дә килегез, җиләк җыярсыз. Кети-кети уйнарбыз.

Шүрәле китә.

Алып баручы.  Ә хәзер икенче уен.

Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм. ә сез шул рәсемнәр буенча нинди әкияттән икәнен әйтергә тиеш.

Ведущий. Сказки просят: «А сейчас, вы, друзья,узнайте нас».

А сказку нужно узнать по рисунку.

1.Балык («Бүре белән Төлке”)

2.Балта. (“Шүрәле”)

3Итек. *(“Куян кызы”)

4 (“Кызыл калфак”)

5Чүлмәк (“Төлке белән Торна”)

6.Өч урындык (“Өч аю”)

 Ведущий.  О чем-то скрипит половица,

                     И спице опять не спится,

                     Присев на кровати, подушки

                     Уже навострили ушки...

                     И сразу меняются лица.

                     Меняются звуки и краски...

                     Тихонько скрипит половица,

                      По комнате ходит сказка.

Маленькая девочка весело бежит

По тропинке к домику,что в лесу стоит.

Нужно этой девочке к бабушке скорей,

Отнести корзиночку,посланную с ней.

   Кто это? (Красная  Шапочка, Кызыл Калфак)

Под музыку вбегает Красная Шапочка, поет песню.

Красная Шапочка.

- Здравствуйте, ребята! Вы меня, конечно, узнали!

-А вы знаете из какой я сказки? А кто её автор?

-А много ли сказок вы знаете?

-А вот  это мы сейчас проверим!

 -Из какой сказки эти слова?

1.Ночь настала, месяц всходит

  Поле всё Иван обходит,

  Озираючись кругом.

  И садится под кустом.

  Звезды на небе считает и краюшку уплетает. (П.Ершов”Конёк-горбунок”)

2.А какая сказка начинается словами:

“Маленькие дети! Ни за что на свете

Не ходите, дети, в Африку гулять”?

3. А теперь про чей-то дом

   Разговор мы поведем...

    В нем богатая хозяйка припеваючи жила,

    Но беда пришла нежданно- этот дом сгорел дотла.

4. А кто из вас знает какие слова нужно было произнести, чтобы цветик-семицветик исполнил желание?

(Лети, лети, лепесток,

Через запад на восток,

Через север, через юг,

Возвращайся, сделав круг.

Лишь коснешься ты земли,

Быть по-моему велт...)

4. Ну и последняя загадка.

“Кто-то за кого-то ухватился крепко

-Ох, никак не вытянутҗ

-Ох, села крепко!

Но ещё помощники скоро прибегут.

Победит упрямицу дружный общий труд!

(Репка)

А по-татарски «репка» будет «шалкан»

Ведущий. На всех делах- события печать,

Они дались недаром человеку,

Так разрешите сказку нам начать,

Смотрите, слушайте,

Как вырастил дед репу.

Алып баручы. Сез әкиятләрне бик яхшы беләсез.

                         Әйдәгез әле “ Шалкан” әкиятен карыйк.

Бабай.            Көз көннәре бик күңелле,

                        Бик күп җимешләр пешә.

                        Кәбестә, шалкан өлгерә

                         Алмалар коелып төшә.

Шалкан чәчәм, шалкан чәчәм

Балаларга бүләккә! (өйгә керә, әйләнеп килә)

(Шатлана) Шалкан ничек зур булган!

Ай-һай уңыш бик уңган!

Алып баручы. Бабай шалканга тотына.

Бер, ике, өч, һич җитми көч.

Тартып чыгара алмый.

Бабай.  Бик зур булган шалканым

             Алып кайта алмадым

             Әбине чакырыйм әле.(әбигә дәшә)

Карчык, чык әле!

Әби (чыгып). Ай-һай нинди шалкан зур!

                         Ай-һәй нинди ул матур!

Картым, бик шатландым

Икәү тартыйк шалканны.

Алып баручы.     Әби-бабайга, бабай шалканга тотына

                               Тарталар, тарталар

Әби белән бабай.  Бер, ике, өч!

                                Һич җитми көч!

Алып баручы. Тартып чыгара алмыйлар.

Бабай.             Ай-яй, булмый карчык,

                         Кызны чакырып кил.

                         Әнә ул болында уйный

                         Чәчәк җыя,җыр җырлый.

Кыз.    Мин торам кырларда, болында, урманда

            Уйныймын, очамын якты көн булганда.( очып китә)

Әби килеп. Әйдә, кызым, кырга шалкан алырга.

Алып баручы.  Онык-әбигә, әби-бабайга, бабай шалканга тотына.

                            Тарталар, тарталар.

Бергә!                 Бер, ике, өч!Һич җитми көч!

Алып баручы.  Тартып чыгара алмыйлар!

 Онык.                Минем бар Маэмаем

                             Кара борын Акбаем.

                             Күп йөгерә, күп өрә, күп ишетә, күп күрә.

                             Мин чакырыйм маэмайны,

                             Үзебезнең Акбайны.

Акбай, әйдә кырга-шалкан алырга.

Алып баручы. Акбай-оныкка, онык-әбигә, әби-бабайга, бабай шалканга тотына. Тарталар, тарталар.

Бергә. Бер, ике, өч,дүрт, бездә көч күп.

            Шалкан, шалкан,я инде чык!

Алып баручы. Тартып чыгара алмыйлар.

Акбай.  Бар кечкенә пескәем,

              Бик акыллы дускаем.

              Күзләре ялт-йолт итә,

              Мыегы җиргә җитә.

Мин чакырыйм песине,

Безнең песи бик көчле.

-Песи,дус, син өйдәме?

 Безгә булыш, әйдәле!

Песи.      Мияу-мияу хәзер киләм.

            Мин атаклы мәчемен.

            Тычкан-күсе эзлимен.

 Алып баручы. Песи-Акбайга, Акбай-оныкка, онык-әбигә, әби-бабайга, бабай шалканга тотына.

 Бергә.    Бер, ике, өч, дүрт,биш,

                Шалкан, биреш!

 Алып баручы.Тартып чыгара алмыйлар.

 Песи.       Мин чакырыйм тычканны,

                Бик тә көчле күршене!

                 Тычкан, туган, күрче:

                  Бишәүнең җитми көче,

                  Әйдә кырга-шалкан алырга.

 Тычкан.    Мин Тычкан, бик кечкенә,

                  Күзләрем яхшы күрә,

                  Көчем бик күп булганга,

                  Сезгә киләм ярдәмгә.

Алып баручы. Тычкан-песигә, песи-Акбайга, Акбай-оныкка, онык-әбигә, әби- бабайга, бабай шалканга тотына.Тарталар, тарталар...

 Бергә.        Бер, ике, өч, дүрт, биш,алты,

                   Шалканы зур, җир каты.

                   Әйдә, ныграк тарт тагы.

                   Ур-ра, булды! Без аны чыгардык!

                   Бер, ике, өч!

                   Бездә дуслык, бездә көч!

 Алып баручы.  Балалар, сезгә әкият ошадымы? Ни өчен чыгара алганнар?

 Балалар. Чөнки алар күп, чөнки алар дус.

 Алып баручы. Әйе, балалар,дуслык-ул көч . Дус булсагыз. Һәрвакыт җиңәрсез.

 Ведущий. Ребята, а почему они смогли вытащить репку.

 Дети.  Потому что их много и они дружны.

 Ведущий. Мораль этой сказки: “Дружно не грузно, а врозь-хоть брось.”

В заключении нашего праздника споем песню “Дружба крепкая”

 

         

               

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: “К” һәм къ авазы бездә кунакта".

Максат: (къ),(к)  авазлары кергән сүзләрне дөрес әйтергә  һәм укырга өйрәнү, өйрәнгән материалны кулланану, балаларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү....

Презентация по теме "Зоопаркта кунакта" для 2 класса

В настоящее время школа, так же как и все образование в целом, повернулась к личности ученика и пытается создать условия для становления его как субъекта собственной жизни. Повсеместно предпринимаются...

"Сүзләр патшалыгында кунакта" темасы буенча презентация.

"Сүзләр патшалыгында кунакта"  уен-дәресенә презентация....

Әкияттә кунакта.

Урта сыйныфлар өчен Яңа ел кичәсе....

Әкият геройлары бездә кунакта (башлангыч сыйныфлар өчен дәрес проекты)

Өйрәнелгән бүлек буенча йомгаклау дәресе үткәрү өчен  эшкәртмә. Башлангыч сыйныфлар өчен....