Образ березы в поэзии Р. Миннуллина
методическая разработка (11 класс) на тему

Хайруллина Сагира Иршатовна

I.Кереш.

Р. Миңнуллин сүзләренә язылган җырларны җырламаган, һич тә булмаса үз алдына авыз эченнән көйләмәгән берәр татар кешесе бар микән?Иҗат кешесе өчен үз моңыңны табу бер кыен булса, аны саклап калу икеләтә авыр. Р. Миңнуллинның шигъри чишмәсе озын гомерле булып чыкты. Нинди генә челләләрдә дә саегып- корып бетмәде. Кайлардан килә соң бу моң чишмәсе шагыйрьгә? Ни өчен аның иҗаты тирән , мул сулы ? Ул моңның шагыйрь йөрәгендә өч зур чыганагы, өч зур коесы бар. Беренче чыганак ул, һичшиксез аның әрнүле балачак хатирәләре. Шагыйрь балачагы, әти- әнисе турында күп шигырьләр яза. Ата – ана кешене якты балачагына кайтарып кына калмый, аны гомер буенча киләчәккә дә озата бара : җил булып, яңгыр булып, табигатьнең үзе булып... Ата- ана янында гомер буе кеше бала булып кала. Димәк, балачак темасы, гомумиләштереп, монда тагын да киңрәк фәлсәфи мәгънә алып яңгырый. “Әнкәмнең догалары” китабында әнисенә, әтисенә багышлап язылган шигырьләре мисал булып тора. Бу күп авазлы балачак тойгыларының автор иҗатында лирик жанр чыганагы булып кына калмыйча, алга таба яшәвен дәвам итеп- балалар шигърияте тармагына әверелеп үсеп китүе дә очраклы түгел. Бу әлеге моң чишмәсенең чиксез көче, үтә дә куәтле булуы турында сөйли. Шагыйрь иҗатындагы икенче моң чишмәсе ул- еракта, балачагы белән янәшәдә диярлек торып калган, шулай ук инде еллар томанына күмелеп югалган яшьлеге һәм туган авылы. Автор бу моң чишмәсенә бигрәк тә 1986 елда басылып чыккан “Әниемнең ак чәчләре “ китабына кергән шигырьләрендә мөрәҗәгать итә. Шагыйрь үзенең профессиональ өлгерү чорына килеп керә. Беренче уңыш китергән чыганактан үзгә булган икенче чыганакны үзләштерү аңа өр- яңа иҗат мөмкинлекләре ача. Туган авылына багышлап , ул тулы бер шигырьләр циклы иҗат итте. Авторның үткән яшьлеге белән очрашудан барлыкка килгән әрнүле тойгылары билгеле бер дәрәҗәдә аның беренче чыганак шигырьләрендәге хис- тойгылары белән аваздаш. Димәк, мондагы шигъри моң, күпмедер үзгәрешләр кичереп баю, төрләнүгә дә карамастан, нигездә шул ук сагышлы моң булып кала.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon r._minnullinhayrullina_s_ialabuga_5_mktp_tezis.doc47.5 КБ

Предварительный просмотр:

 Тезис

Тема: “ Роберт Миңнуллин шигъриятендә Ак каен образы”.

Фәнни хезмәтне башкаручы:   Хәйруллина Саһира Иршат кызы. Алабуга шәһәре 5 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты  укытучысы.

Р. Миңнуллин сүзләренә язылган җырларны җырламаган,  һич тә булмаса үз алдына авыз эченнән көйләмәгән берәр татар кешесе бар микән? Иҗат кешесе  өчен үз моңыңны табу бер кыен булса, аны саклап калу икеләтә авыр. Р. Миңнуллинның шигъри чишмәсе озын гомерле булып чыкты. Нинди генә челләләрдә дә  саегып- корып бетмәде. Кайлардан килә соң бу моң чишмәсе шагыйрьгә? Ни өчен  аның иҗаты тирән , мул сулы ? Ул моңның шагыйрь йөрәгендә өч зур чыганагы,  өч зур коесы бар.     Беренче чыганак  ул, һичшиксез аның әрнүле балачак хатирәләре.  Шагыйрь балачагы, әти- әнисе турында күп шигырьләр яза. Ата – ана  кешене якты балачагына кайтарып кына калмый, аны гомер буенча киләчәккә дә озата бара : җил  булып, яңгыр булып, табигатьнең үзе  булып... Ата- ана янында гомер буе кеше бала булып кала. Димәк, балачак темасы, гомумиләштереп, монда  тагын да киңрәк фәлсәфи мәгънә алып яңгырый. “Әнкәмнең догалары” китабында әнисенә, әтисенә багышлап язылган  шигырьләре  мисал булып тора.  Бу күп авазлы балачак тойгыларының автор иҗатында лирик  жанр чыганагы  булып кына  калмыйча, алга таба яшәвен дәвам итеп- балалар шигърияте тармагына әверелеп үсеп китүе дә очраклы түгел. Бу әлеге моң чишмәсенең чиксез көче, үтә  дә куәтле булуы турында сөйли. Шагыйрь иҗатындагы икенче моң чишмәсе ул- еракта, балачагы белән янәшәдә диярлек торып калган, шулай ук  инде еллар томанына күмелеп югалган яшьлеге һәм туган авылы. Автор бу моң чишмәсенә бигрәк тә 1986 елда басылып чыккан “Әниемнең ак чәчләре “ китабына кергән шигырьләрендә мөрәҗәгать итә. Беренче уңыш  китергән чыганактан үзгә булган икенче чыганакны үзләштерү аңа өр- яңа иҗат мөмкинлекләре ача. Туган авылына багышлап ,  ул тулы бер шигырьләр  циклы иҗат итте. Авторның  үткән яшьлеге  белән  очрашудан барлыкка килгән әрнүле тойгылары билгеле бер дәрәҗәдә  аның беренче чыганак шигырьләрендәге  хис- тойгылары белән аваздаш. Димәк, мондагы шигъри моң, күпмедер үзгәрешләр кичереп баю, төрләнүгә дә карамастан, нигездә шул ук   сагышлы моң булып кала. Бу очраклы түгел, әлбәттә, чөнки лирик герой үзе дә, кайчандыр,  аны үстергән авылы да инде шактый үзгәреш кичергән. Кешеләр дә үзгәргән. Җанны өтеп ала бу югалту. Моң ул , барыннан да  бигрәк – югалту. Яшьлегеңне югалту, гомер агышын тоюдан барлыкка килгән моңга шагыйрь үз иҗатында шактый киң урын бирә. Өченче моң  чишмәсе- халык өчен  борчылу. Ул автор иҗатының өченче моң чыганагы булып, алдагы  ике чыганакны тагын да көчәйтеп , аларны  яңа үсеш  этабына алып чыга.

 Сәер  бер халәт кичерә шагыйрь: аның күзләре хәзер үткеннән- үткен, колаклары сизгердән – сизгер, күңел  кыллары нечкәдән –нечкә. Ул җилдә тирбәлгән   яфрак язмышына  соклана (“Соңгы яфраклар”) . Инде ак каеннар аның якын туганына әверелә (“Каеннарны сеңел сана”).

Р. Миңнуллин нинди генә үткен шигырь язмасын, үзе булып кала белә,аның  бала чагында сеңгән  якты моңы, яшьлегендә алган яралы моңы өстенлек итә.  

Аның ак кәүсәле каеннарга , ак вөҗданлы кешеләргә, ак күңелле  балалар шигъриятенә омтылуы очраклы түгел. Р. Миңнуллин , хис шагыйре булса да, хис белән генә эш итә торган кеше түгел- нәрсә эшләвен аңлап эшли торган шәхес. Милләткә ниндирәк көрәшче кирәген дә ай- һай берьяклы гына күзаллау мөмкинме икән? Туган  як табигате һәркем өчен һәрвакыт тик гүзәл генә була ала! Шагыйрьнең туып- үскән ягын каен урманнарыннан башка күзалдына китереп булмый. Бу хакта ул үзе дә“Ак каеннар безне какмаслар”шигырендә сокланып яза.

Роберт Миңнуллин иҗатында каен- ак каен образы зур урын алып тора. “Исәнмесез!” шигырендә каеннарга:  “Исәнмесез, якташ каеннарым,”- дип эндәшә.

 Ак каен образы татар халык иҗатында, җырларда  киң таралган. Борынгы мифларда сакланган бу мотивлар Р. Миңнуллин  шигъриятендә  үзенчә чагылыш таба. Шагыйрь китаплары арасында каен белән бәйләнгәннәре дә бар : “Сөенсеннәр әле каеннар”( Казан , 1979) шулай ук шигырьләре арасында да  “Ялгыз каен”, “Каеннарны сеңел сана”, “Тагын каеннар турында” һ.б.

Бик борынгы   мифологиядән килгән  традиция буенча, шагыйрь каенны җанлы , аңлы һәм нигездә бик тә миһербанлы зат итеп карый, аның белән сөйләшә, серләшә, шатлыгы яки кайгысы белән уртаклаша. (“Каеннарны сеңел сана”)

Ак каен  безнең кебек акыллы зат икән, аның татар халкы өчен иң җитди сыйфаты: ул һәрвакыт һәм  барыннан да элек уйлаучан , сабыр , сихри моңга ия зат. Ул- бер-берсен  яратучыларның кавышуына сөенә, аерылышуына көенә белә:” Әй бу аерылу!   Бу   дөньяда күпме ваем бар...Соң ансыз да              Кайтыйк инде мәхәббәтләребезгә, Сөенсеннәр әле каеннар !”

Кеше күңеле каен белән, каен күңеле кеше белән йөри икән,  димәк аларның кичерешләрендәге төрле –төрле үзгәрешләр ел фасыллары белән бәйле рәвештә үзгәреп тора.  

 Яз артыннан  тагын да матуррак, җылырак  һәм ямьле җәй  килә. Авыл тирәләрендәге каен урманнары  яшеллеккә чума. “Шундый минем туган ягым” шигырендә Р. Миңнуллин  адәм баласының җәй айларындагы халәтен сурәтли кебек.Оптимист шагыйрь буларак, Р.Миңнуллин ел фасылларының һәрберсен ярата. Көз ае бик моңсу булса да, көзге каенны үзенчә матур, җылы итеп сурәтли.( “Соңлау “ шигырендә  “)

 “Күңел күзең күрмәсә, маңгай күзе – ботак тишеге”,  дигәннәр. Һәр шигырь язган кешегә  Шагыйрь, Халык шагыйре , дими халык. Һәр кеше , бигрәк тә һәр шагыйрь  дөньяның матурлыгын үзенчә күрә, үзенчә сурәтли.  Р. Миңнуллин өчен каенның ак төсе , зифа ,төз булуы кызларның күңел аклыгы, зифалыгы белән чагыштырыла. Шагыйрь каенны җанлы итеп  сурәтли, хәтта күз яшьләре дә кешенеке кебек .Шуңа күрә үзенең    “Каеннар арасында “ шигырендә ул   болай яза :

Сылу сының , ак күлмәгең,

 Син аклыкка күмелдең.

 Күзләремә син үзең дә

  Каен булып күрендең.

Башкортстан шагыйре Рамил Чурагулның “Ялгыш каенны кочкансың” шигырен укыдым . Ул    бик күп җырлар авторы, танылган җырчылар аның сүзләренә язылган җырларны яратып башкаралар.   Тәнкыйтьче  буларак фикер йөртмим,  минем уйлавымча , ике шагыйрь  бер үк  ак каенны ике төрле күзалдына китерәләр. Чурагул шигырендә лирик геройда әзрәк юмор да бар,   мәхәббәт , изге хис кебек төшенчәләргә  ул     бөтенләй башкача карый. Дөньяны бүтән күзлектән караучы шигырь  укучылар өчен  Чурагулның :

 “Каеннар кочып йөрисең  

Шүрәле булдыңмы  әллә”, -

 юллары  бик кызыклы да булып тоеладыр.

 “Ялгыш каенны кочкансың,

 Гүзәл кыз диеп уйлап.

 Маңгаеңда күз урынына,

 Үскәнме әллә ботак? “  

 Бераз әрсез, чыннан да, күңел күзе белән карый белмәгән  бер егетнең урманда саташып  йөрүе күзалдына килә.

  Алда язылганнарча, Р. Миңнуллин өчен ак каен ул җанлы образ ,  шагыйрь  дөньяны   үзенчә  тоя, сизә, күрә , аның тормыш   фәлсәфәсен аңламыйча, берьяклы гына фикер йөртеп булмый.  Ул бик нечкә , үзенчәлекле фикер йөртә, хатын-кыз, әниләргә, хатынына булган олы хисләре турында үзе язганнарны, хатынының аңа карата шундый хөрмәт, ярату хисен гомере буе саклавы турындагы юлларны укыгач, шагыйрьнең каенны кызлар белән чагышыруын аңлыйсың. Авылда туып үскән кайсы кызның   ак каенга сөялеп бер генә мәртәбә булса да торганы булмады икән? Бер мәртәбә дә каеннар арасында йөргән парлар булмады икән?    Кызлар һәм егетләрнең   күңелләрендә   саф хисләр  кабынганда,   гел матурлык турында уйлыйлардыр .“Ике тамчы каен яше” шигырендә Р. Миңнуллин  бу сорауга җавап бирә кебек. “Үскәндә  дә үстем  бит мин каеннар кочагында. Каеннар да минем кебек Яшь иде ул чагында. Малай чагым калды инде каен араларында, Минем дә әрнүләрем бар Каен яраларында... Картайган инде каеннар, Олыгайдым үзем дә. Ике тамчы каен яше – Минем ике күземдә.”  Үсемлекләрне, агачларны да җанлы дип әйтәләр.  Чыннан да, яз көне каен   кәүсәсеннән  акккан каен суы- ул күз яшедер. Гади кеше үтеп кенә китсә, шагыйрь күңеле бик сизгер, моңлы ,  каенның шул халәтен дә үтемле итеп сурәтли ала. Хәзерге авыр дөньда  аның кебек   якты уйлы, саф , нечкә хисле кешеләр күбрәк булсын иде .

  Гомумән алганда, Р. Миңнуллин иҗатында ак каен бик күп төрле функцияләрне  башкара. Кайвакыт капма- каршы күренешләрнең символы булып килә : туган як- җир – туфрак; туганлык (каен- сеңел) ; мәхәббәт; яктылык –аклык – пакьлек-чисталык;  ел фасыллары, сабырлык; милли моң; кайгы –хәсрәт ; фаҗига; “каен зираты” берәмлеге белән бөйләнгән Үлем һәм Үлемсезлек мифологиясе.Р. Миңнуллинның  милләтебез  тормышында һәм татар шигъриятендә әнә шундый  башка берәүне дә кабатламаган үз йөзе, үз урыны бар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ИНТЕГРИРОВАННЫЙ УРОК (МУЗЫКА И ЛИТЕРАТУРА) В 7 КЛАССЕ"ОБРАЗ ПРИРОДЫ В ПОЭЗИИ И МУЗЫКЕ"

НА ДАННОМ УРОКЕ УЧАЩИЕСЯ ЗНАКОМЯТСЯ С ТВОРЧЕСТВОМ ВЕЛИКИХ ГЕНИЕВ  РОССИИ: С.В.РАХМАНИНОВЫМ И И.М.БУНИНЫМ, ОТОБРАЖЕНИЕМ КРАСОТЫ ПРИРОДЫ В ИХ ЗНАМЕНИТЫХ ТВОРЕНИЯХ....

Бинарный урок литературы и музыки "Образы природы в поэзии и музыке"

На примере высочайших образцов поэзии И.А.Бунина и музыки С.Рахманинова показана связь двух видов искусства....

Бинарный урок (литература и музыка) "Образы природы в поэзии и музыке"

На примере поэтических и музыкальных шедевров показана неразрывная связь литературы и музыки....

Бинарный урок (литература и музыка) "Образы природы в поэзии и музыке"

На примере поэтических и музыкальных шедевров показана неразрывная связь литературы и музыки....

Образ матери в поэзии, музыке и живописи

Литературно-художественный вечер в 10 классе....

Конспект урока на тему "Образ березы в стихотворениях русских поэтов"

МБОУ «Алтанская средняя общеобразовательная школа с углубленным изучением отдельных предметов»Учитель: Адамова Вероника КарловнаТема:  «Образ березы в стихотворениях Сергея Есенина и Афанасия Фет...

Образ березы в русской поэзии.

Урок по русской литературеОбраз березы в русской поэзии.Цели:Определить символический смысл березыАнализировать поэтический текстОпределять изобразительно – выразительные средства языкаПонимать ...