8 нче сыйныфның татар төркеме өчен диктантлар һәм изложениеләр
методическая разработка (8 класс) по теме

8 нче сыйныфның татар төркеме өчен якынча диктантлар һәм  изложениеләр.

Скачать:


Предварительный просмотр:

               

Диктант  “Өегез ямьле булсын”.

         Кеше  гомеренең өчтән ике өлеше дип әйтерлек өйдә уза. Биредә  без  ашыйбыз-эчәбез, ял итәбез, туганнарыбыз, дусларыбыз  белән очрашабыз.Безнең  хыяллар  белән  тулы  елларыбыз  да  шунда  уза.

Куйган  максатларыбызга ирешә алырбызмы? Безне тәрбияләп үстерүгә күп көч куйган, безгә зур өметләр баглаган ата-аналарыбыз  бәхетлеме? Болар  барысы да гаиләдәге  мөнәсәбәтләрнең  нинди булуына бик нык  бәйләнгән.

      Әмма безнең кәефебезгә, ничек укуыбыз һәм  эшләвебезгә  болар  гына түгел, өйдәге  тәртип тә тәэсир итә.

      Нинди була соң ул ямьле  өй ?

     Аның әһәмиятле шарты – чисталык. Ишек- тәрәзәләре, идән-түшәмнәре ялтырап  торган пөхтә өйгә керүгә үк бу гаиләнең  бәхетле  булуын  аңлыйсың.

     Шулай да  өйне  җиһазлаганда  нәрсәдән  чыгып  эш  итәргә?

    Төп  кагыйдә  шул  - өйдәгеләрнең  һәркайсы  өчен эшләргә  дә, ял итәргә дә мөмкинлек булдыру.

(Хәбибуллина “ V-XI сыйныфлар өчен язма эшләр”, 59 бит) ( 116 сүз).

Диктант “Күзләрегезне саклагыз”.

Күз  гигиенасы   - күрү органыннан  рациональ  файдаланырга  ярдәм  итүче  кагыйдәләр  җыелмасы.

Без күрү органына иң  уңайлы шартлар  тудырырга тиешбез.

Хезмәт урынын яктыртуга тукталыйк. Яктылык  - нормаль  күрү  өчен төп  шарт. Иң әйбәте – көн  яктысында эшләү  һәм күп  уку. Көн яктысы никадәр күп  булса, шулкадәр  яхшырак. Җитәр-җитмәс  яктылыкта вак детальләргә текәләп карап утыру күзне киеренкеләндерә, аның  нур сындыру сәләтен үзгәртә.

Яктылыктан  башка, күзгә тагын  һаваның  чисталыгы  да тәэсир итә. Пычрак, төтен, тузан – күзгә гаятьзарарлы  нәрсәләр,  һава  чиста булмаса, күзләр  кычыта, яшь  ага, эрен килә, яктыга  карап булмый. Шуңа күрә эш биналарында, торак  бүлмәләрдә  һаваны  әледән-әле  җилләтеп  торырга кирәк.

Ял белән эшне дөрес  чиратлаштыру, саф һавада җитәрлек булу, әйбәт туклану кешеләрнең сәламәтлеген ныгыта, эш сәләтен арттыра, күзләрне саклый.   (З.Н.Хәбибуллина “ V- XI сыйныфлар өчен язма эшләр”, 60 бит) (115 сүз)

Контроль изложение “Туган мәктәбем”.

        Унынчы сыйныф укучылары, мәктәптә күптән килә торган гадәт буенча, бәйрәм көненә багышланган кичәгә спектакль әзерлиләр иде. Мондый кичәләр бер традиция булып киткәнлектән, аңа мәктәпнең барлык элекке укучылары катнашырга тырыша, киләалмаганнары хатлар, телеграммалар җибәрәләр. Шуңа күрә соңгы көннәрдә телеграмма ташучылар мәктәп юлыннан өзелмәде. Алар берьюлы бишәр-алтышар телеграмма алып киләләр. Мәскәүдән,Ленинградтан, Киевтан, Барановичидан, Одессадан, Владивостоктан — кайдангынаюкултелеграммалар! Иптәшләр бәйрәмгәкатнашаалмауларыөченкайгыралар, ләкинбу көннеалар, кайдагынабулсалар да, үзләрен тәрбияләп үстергән, кешеиткән кадерле мәктәпләрен, хөрмәтле укытучыларын сөеп искәалачакларынбелдерәләр.

Спектакль иртәгә билгеләнгән булса да, бүтән  шәһәрләрдән һәм районнардан килгән кунаклар мәктәпкә бүген үк җыела башладылар. Кайчандыр шушында укыган, ә хәзер кайсы укытучы, кайсы инженер, кайсы агроном, кайсы врач, кайсы очучы булып өлгергән дәү абыйлар, дәү апалар, укучы балаларны шаккатырып, сыйныф бүлмәләренә кереп йөрделәр, парталардан, тәрәзә төпләреннән, кара такта кырыйларыннан үзләренә генә билгеле булган ниндидер тамгалар табып, бер-берләренә күрсәттеләр, көлештеләр, тәрәзәләрдән үрелеп, каядыр тышка карадылар, матур оранжереяләргә  охшаган күз явын алырлык чәчәкләр, мәңге яшел үсемлекләр белән бизәлгән озын, якты коридорларда озак-озак сөйләшеп йөрделәр. Кайберләре, сабакларын өйрәнмәгән малайлар шикелле, оялып кына, парталар артына да кереп утырдылар. (З.Н.Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев “Изложениеләр җыентыгы”, 216 бит),  Г. Әпсәләмовтан (182 сүз)

Барановичи, оранжереясүзләрен тактага язып куярга.

            Контроль  диктант “Әдәп башы –тел.”     (Мәгариф №4,2012 ел,20 бит)

               

                  Сөйләгән сүзенә кеше үзе хуҗа. Матур сөйләшергә өйрән. Сөйләгән сүзләрең мәгънәле булсын. Сүзеңне урынсызга                  

            сөйләмә.Урынсыз  урында сөйләгән сүз яхшы булса да, яман итеп кабул ителер. Файдасыз сүзне дә сөйләмә, чөнки андый      

            сүз үзеңә зыян гына китерер. Акыл ияләре :” Телеңне тик тота белү – сәламәтлек билгесе”, - дигәннәр. Кайбер кешеләр сүз  

            аркасында авыруга сабышалар.

                   Берәү    сөйләгәндә, икенчең   тыңлап тора. Ул кеше сүзен бетергәч кенә сүзеңне башла. Кеше сүзенә кушылып, аның        

            сүзен бүлмә. Ишеткән һәр сүзне сөйләргә ашыкма. Телең татлы, йөзең якты булсын. Татлы телле кешенең дуслары да күп

            булыр. (87 сүз.)

            Бирем. 1. Тексттан аергычларны табып, асларына сызарга.

             2. Шатлану, үсү фигыльләренең төркемчәләрен ясап язарга.

Диктант  “Балыкта”.

Кояшлы ял көне иде. Без, бертугандай яшәгән өч дус, таңда тордык та Идел буена балыкка киттек.

Тулып яткан Иделгә җиттек һәм кармакларыбызны салдык. Дөресен әйтергә кирәк, балык тоту сылтау гына иде. Күләгәдә ятып, зәңгәр күккә һәм Иделгә карап, дусларча сөйләшәсе килгән иде. Башта бик шәп чирткән балык та бер-ике сәгатьтән соң кабудан туктады. Без уха пешереп, сөй¬ләшеп утырдык. Андый кадерле сәгатьләр турын¬да бабайлар: «Бер утыру — бер гомер», — дигәннәр. Нәрсәләр турында гына сөйләшмәдек без! Баштан кичкән хәлләр дисезме, якты киләчәк дисезме, татлы уйлар, хыяллар дисезме — бөтененсе дә булды.(Г.Кутуйдан)  (Мәгариф № 4,2012 ел, 21 бит, 88 сүз.)

Бирем. 1. Кояшлы, яшәгән, буена, сәгатьтән, якты, хыяллар сүзләрендә ничә аваз һәм ничә хәреф барлыгын билгеләргә.

2. Билгеләнгән җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.

Изложение“Муса турында”.

БезнеңМостафаавылыбикматурелгабуенаурнашкан. Букечкенә генәелгашактый тирән һәм балыклы. Муса бала чакта буш вакытларыншулелгабуендауздырыргаяратаиде. Мин дәаның белән балыкка йөри идем. Ул — кармаклар, мин селәүчән савытынтотам. Тугайлыктагы тирәнрәк җиргәкилептуктыйбыз. Кармакларыбызны, әкрен генә, сугасалабыз, калкавычларны күзәтеп утырабыз.

Менәберенчебалыкны Муса тартыпчыгара. Аныңтурындакызыклыберәр нәрсәәйтмичәкалмыйиде ул. Бу юлы да ярда ялтырапятканкызылканатәлләниндимаҗараларгаочраганикән.

Муса табигатьнебикяратаиде. Без ешкынаерактегермәнгә бара торганидек. Тегермән буасыныңсуы мөлдерәмәтулы. Як-яктакуеәрәмәлек. Елга яры буйлаписәпсез-хисапсыз чәчәкләр белән бизәлгән болынлыксузылып китә. Аннан үзенә бертөрлематурлыкка төрелгән урман күренеп тора. Муса әнәшул гүзәллеккәсокланыпкарый. Аннарыкуен дәфтәренчыгара, шушы бай табигать күренешен кәгазьгә төшерә. (З.Н.Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев “Изложениеләр җыентыгы”, 15 бит)  (135 сүз)«Җәлил турындаистәлекләр» җыентыгыннан.

План

  1. Муса балык тотаргаяратаиде.
  2. Беренчебалыкныултартыпчыгара.
  3. Табигать гүзәллеген кәгазьгә төшерә.

Бирем :Маҗараларга, бала чакта, сакланып, мөлдерәмә, гүзәллеккә сүзләренеңсинонимнарынтабарга.

Изложение  “Песнәк белән Әнисә”.  

Кыш көне иде. Көннәр үтә салкынаеп китте. Суык бабай стеналарга китереп суга, шарт-шорт итә. Тышка чыксаң, борынны чеметә.

Кошларның  хәле бик нык авырайды. Аларга ашарга табу кыенлашты.

БеркөннеӘнисәләрнеңтәрәзәсенә сары түшле песнәк килеп кунды. Тәрәзәпыяласынчукыргатотынды.

  • Әни, песнәк нигә  тәрәзәне чукый? — дипсорадыӘнисә.
  • Күрәсең ичтыштаниндисалкын. Аныңашыйсыкилгән,— дидеәнисе.
  • Алайса, мин ашатыйм,— дидеӘнисә, форточканыачты да бер кисәк туңмай куйды. Песнәк бикшатланды. Канат кагып, Әнисәгәрәхмәт әйтте. Күз ачыпйомганчы майны ашап та бетерде.

Шул көннән башлаппеснәк Әнисәләргәбикияләшепкитте. Көн саенбервакытта тәрәзәгәкилеп куна торганбулды.Тора-бара ачык тәрәзәдән өйгә дәкерәбашлады. (З.Н.Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев “Изложениеләр җыентыгы”, 16 бит)(108 сүз)Г. Лотфидан

.

План        

 1.Көннәр салкынайды.

 2. Кошларның  хәле авырайды.

 3.«Песнәк нигә тәрәзәне чукый

 4.Әнисә песнәкне шатландырды.

  5.Песнәк бик ияләшеп китте, өйгә дә  керә башлады.

Диктант  “Ямьле Мишә”.

Ямьле Мишә! Мәрхәмәтле Мишә! Көн-төн агасың да агасың. Юлыңда очраган барлык чишмәләрне тиңең  итеп, үзеңә кушасың, киңәясең, зураясың, куәтләнәсең. Борылмалы юллар үтеп, мул сулы елгаларга барып чыгасың. Мине дә таныйсың  бит син. Туган көнне ук йомшак саф суың минем иреннәремне чылаткан. Син минем аерылгысыз якыныма,

туендыручыма әверелдең, эссе көннәрдә  кочагыңда  йөздереп иркәләдең.

Кодрәтле Мишә! Иярт син мине йөгерек дулкыннарыңа, үзеңнән калдырма. Гел алга барырга, каршылыкларны

җиңеп чыгарга өйрәт. Син мине саф күңелле яхшы кешеләр арасына алып бар.(Мәгариф № 4,2011 ел,40 бит)

(78 сүз.) (П.Апушевтан)

Бирем. Тексттан тәмамлыкларны табып, асларына сызарга.

Контроль изложение “Сөйкемсез песи”.

     Безгә аклы-сарылы песи баласы кереп ияләште. Үзебезнең бер песиебез бар  иде инде. Ул песиебез үзе ап-ак, маңгаенда кара тап бар. Төсе матур булганы өчен генә түгел, без аны акыллы булганы өчен дә яратабыз. Ул  үзе, бик шаян булса да, ашамлыкка тими. Күршеләргә дә кереп йөрми. Песиебезне мактаганда, мине дә мактыйлар. Аны Гөлкәй шулай өйрәткән инде, диләр.

Ә күршедән кергән песи бик тәртипсез булып чыкты. Бертуктаусыз «мияу-мияу» ди. Ашарына бирсәң, төрле җиргәөстерәп алып китә дә идәнне буяп бетерә. Өстәлгә менеп, икмәк сыныкларын тартып төшерә. Тагын әллә нинди тәртипсезлекләр эшли...

Беркөнне минем белән уйнарга иптәш кызым Мәйсәрә  керде. Ул, безгә ияләшкән песи баласын күргәч, исе китеп:

  • Абау, буюньсезпесиненигәкерттегез? Улиндебик күп кешегә йөрде. Бездә дәбулды. АныРәйсәләр дә, Әнисәләр дәкуалапчыгардылар, улакылсыз, сөйкемсезпеси,— диде.
  • Ә мин аныкуалапчыгармыйм, тәртипкә өйрәтәм,— дидем мин. АбыемШамил дә:
  • Сынапкарыйк, өйрәнмәсәүзенәүпкәләр,— диде. Без, Шамилабыем белән икәүләп, песинеөйрәтәбашладык. Аңар ашарга да, йокларга да урыннарәзерләдек. Бер ай дигәндә, ул бөтенләй үзгәрде: матурланды, түгәрәкләнде, акыллыланды.

(Ә. Бикчәнтәевадан(З.Н.Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев “Изложениеләр җыентыгы”,35  бит)

Диктант “Чишмәләр”.

Авылларның нинди урында утыруына игътибар иткәнегез бармы? Сез аны үзеннән-үзе шулай килеп чыккан дип уйлыйсызмы? Юк, бу матур урынны борынгылар озак эзләп кенә тапканнар. Безнең ата-бабаларыбыз теләсә кайда авыл салмаганнар. Авыл булып утыру өчен якында гына урманы да, болыны да булган салкын чишмә чыга торган җайлы калкулыклар сайлаганнар.

Чишмәләрнеңхалыктормышындатотканурыныбикзур.

Уйлапкарасаң халыкныңчишмә һәм коеларнышулайзурлавыһич тәтикмәгә  түгел. Без көн саенкулланаторган

шушы гап-гади суның искиткеч гаҗәеп яклары бар. Бердән, аның яше. Күз алдына китерүе да кыен булган дәрәҗәдә озын гомерле икән ул су!

Яшел яфраклар шаулап торган, чишмәләр чылтырап аккан урында яшәү нинди бәхет! Шуныңөстенә, сәламәтлеккә дә  файдалы.(З.Н.Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев “Изложениеләр җыентыгы”, 82 бит) (112 сүз)

Контроль диктант  “Дуслык”.

Дуслыкның гүзәл хис икәнен аңлау өчен, философ булу кирәкми дә. Ышаныч, түземлелек, уртак сөенеч, күпмедер дәрәҗәдәкөнләшү  хисе — дуслыкка бар да сыя.

Дуслар серләрен яшерми. Балачактан без иң якын кешебезне дус-сердәш дип саныйбыз. Башкаларгакирәк тәбулмаган нәрсәне арадаолыбер сер итепсаклаганбулабыз. Улаерымгынакиногакитсә дә, үпкәлибез. Әммаболар бар да вакытлычагына бит. Елларүтәр, карашларүзгәрер. Дусларыбызартыр. Кем беләндерәдәбият-сәнгатьтурындагәпләшербез, кем беләндеряңа әйбералгандакиңәшербез, кемнәндеркыенчакта ярдам сорарбыз.

Чын дуслык — гомерлек. Шөгыльләребез яңара, танышларыбыз алышына, үзебез дә үзгәрәбез. Яңа дуслар да табыла. Юк, иске дуслар онытылмый. Бары тик вакытлар үтү белән аралар ерагаерга, фикерләр туры килмәскә мөмкин. Якын дус та мәңгелек түгел — моның белән килешергә туры килә. (118 сүз.)(Матбугат битләреннән)

Бирем. Тиндәш кисәкләрнетабып, асларынасызарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык авыз иҗаты.1 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан презентация.

Татар халык иҗаты әсәрләре белән кыскача таныштыру. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну,  омтылыш, эзләнүгә теләк уяту. Татар теленә карата хөрмәт һәм ихтирам  тәрбияләү, телнең чисталыг...

Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)

Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)...

Татар теленнән эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме)

Татар теленнән эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме)...

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы. Бухарова М.Р....

2 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы...

8 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль – үлчәү материаллары

  8 нче  сыйныфның татар төркеме өчентуган  телдән контроль – үлчәү материаллары...

4 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары

4 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары...