“Кышкы суык”
план-конспект урока (7 класс) на тему

Шайхутдинова Роза Маратовна

 

“Сингапур” системасының элементларын кулланып 7нче  сыйныфның рус төркемендә бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Бәйләнешле сөйләм үстерү  “Кышкы суык”

Максат: “Сингапур” системасының элементларын кулланып укучыларда

               рәсем буенча сөйләү күнекмәләре булдыру;

               бәйләнешле сөйләм телен үстерү;  

               укучыларда миһербанлылык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: кышкы фонда хайван рәсемнәре, мэнэдж мэт, текст белән таратма карточкалар,

Предмет- ара бәйләнеш: зоология

Дәрес барышы:

    - Исәнмесез, укучылар!

    - Хәерле көннәр сезгә.

    - Зиһен һәм тел ачкычлары

      Телимен һәммәгезгә! Утырыгыз.

    - Сыйныфта кем дежур?

    - Бүген ничәсе?

    - Дәрестә кемнәр юк?

Укучылар, күргәнегезчә бүген бездә гадәти булмаган дәрес – беренчедән, бездә кунаклар бар, икенчедән, бу дәрестә төркемнәрдә эшләрбез. Үз төркемегездәге иптәшләрегезгә күз салыгыз, җилкәдәш иптәшләрегезне сәламләгез.., каршы як иптәшләрегезне сәламләгез.

    - Бүген көн нинди?- салкын, кар ява

   - Елның кайсы вакыты якынлаша? – кыш

   - Әйе, кыш якынлаша һәм без дүгенге дәрестә кыш турында сөйләшербез.

  Хәзер тактага карагыз. Сез анда нәрсәләр күрәсез?  Рәсемдә нәрсә сүрәтләнгән? – урман

Елның кайсы вакыты? – кыш вакыты

Димәк бу нинди урман? – кышкы урман

Дәреснең темасын ничек атарбыз? -  кышкы урман

Пока назовем так, к концу урока может и поменяем.

  Бүген дәрестә без сезнең белән нәрсәләр эшләрбез икән, алдыбызга нинди максат куябыз? - рәсем буенча эшләрбез, җөмләләр төзербез, җөмләләрдән  хикәя төзербез.

Укытучының һәр соравыннан соң төркемнәрдә киңәшәләр, бер укучы тулы җавап бирә

Джот тотс. Сезнең алдыгызда  а4 форматлы кәгазьләр ята. 1нче һәм 3нче номердагы укучылар шушы кәгазьне урталай бүлегез һәм сул яктагы җилкәдәш иптәшегезгә икенче яртысын тапшырыгыз. Һәрберегез кәгазьләрне дүрткә бүлегез. Һәрбер кәгазьгә кышкы урманга кагылышлы булган төрле сүз төркеменнән  берәр сүз языгыз (кар, ак, салкын, җемелди, кояш, яктырта, агачлар, чыршы, җәнлекләр, ерткыч, каен, имән, болан баласы, куаклар, эз, матур, кошлар, яшел, авыр, усал, явыз, соры,бүре). Кәгазьләрне аралаштырыгыз һәм тугызысын аерып алыгыз, аларны өч рәт һәм өчәр багана итеп тезегез, һәр рәттәге өч сүзне кертеп өчәр җөмлә төзегез(тик-тэк-тоу).

Җөмләләрегезне бер-бер артлы бер-берегезгә нәүбәтләшеп  укыгыз (континиус раунд робин). Икенче номерлы укучы башлый. Һәр өстәлдән дүртенче укучы иң яхшы дип табылган җөмләне торып укый яисә тактага яза.

        Эй а гайд.

Рәсем буенча җөмләләр бирелә. “Кадәр “ графасына  җөмләләр белән килешмәсәгез“-“ , килешсәгез “+” билгеләре куеп чыгыгыз.

Текстлар өләшелә.       Кыш көне җәнлекләрнең хәле җиңел түгел. Аларга урманнарда, кырларда азык табу кыенлаша. Шуңа күрә кошлар гына түгел, җәнлекләр дә кышын кешеләргә якынрак булырга тырышалар. Куяннар кыш көне авылларга бик еш “кунакка” киләләр. Монда һәрвакыт печән күп, ә печән -  куяннарның яраткан азыгы.

       Төлке дә кешеләр тирәсендә еш күренә башлый. Кешеләр яшәгән җирдә һәрвакыт тычкан  була, ә тычкан -  төлкенең төп азыгы.

       Бик каты суыкларда пошилар да, хәтта бүреләр дә, ачлыктан  качып, шәһәрләргә, авылларга киләләр.

Укып чыгыгыз һәм “Соң” графасына шулай ук “-“ , яисә “+” билгеләре куеп чыгыгыз. Кайсы җөмләләрдә фикерегез текстны укып чыкканнан соң үзгәрде һәм ни өчен?( изменились ли ваши убеждения и почему?) – укучы җавабы.

Кайсы раслаулар сезнең өчен иң мөһиме һәм ни өчен? (какие из этих утверждений являются самыми важными для вас?)

  1. Рәсемне игътибар белән карагыз.
  2. “Кадәр“ баганасына  җөмләләр белән килешсәгез “+”, килешмәсәгез“-“  билгеләре куеп чыгыгыз.
  3. Үз белемегезне, инануларыгызны(убеждения), хис – тойгыларыгызны(чувства) файдаланыгыз.
  4. Текстны укып чыгыгыз һәм “Соң” баганасына шулай ук “-“ , яисә “+” билгеләре куегыз.

кадәр

                         раслаулар

соң

Кышкы урман бик матур

Урманда күп җәнлекләр һәм кошлар яши

Җәнлекләр өчен урман бик җайлы яшәү урыны

Болан баласы ярдәмчесез

Бүреләр явыз һәм усал хайваннар

Бүреләр дүртәүләп бер болан баласына ташланганнар

Мин болан баласының качып котылуын телим

  1. “Кадәр“ һәм “Соң”  баганаларындагы җавапларны чагыштырыгыз. Сезнең инануларыгыз үзгәрдеме? Ни өчен?
  2. Кайсы раслаулар сезнең өчен мөһим? Ни өчен?

Укучы җавабы: “Җәнлекләр өчен урман бик җайлы яшәү урыны”. Лес, конечно, родным домом является для животных, но в зимнее время им сложно находить корм. Поэтому мы должны им помогать.

“Бүреләр явыз һәм усал хайваннар”.  Когда мы смотрим на рисунок, на самом деле нам жалко олененка,  волки кажутся самыми злыми зверями. С другой стороны им ведь тоже хочется есть, зима для них тоже суровое испытание.

Бүген сез төркемнәрдә эшләдегез. Мондый эшнең уңай яклары булдымы? Сезгә болай эшләү ошадымы? Нәрсәсе белән ошады?

Сегодня на уроке вы работали в группах. Были ли положительные стороны такой работы?  Такая система работы вам понравилась? Что конкретно вам понравилось?

Укучылар: каждый составил свое предложение, мы все вместе обсудили наши предложения, высказал свое мнение и при этом каждый чувствовал себя уверенно.

Өй эше. Рәсем буенча хикәя төзеп килергә (6-10) җөмлә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Куштарнын кышкы амыдыралы.

Экология болгаш бойдус камгалаарынга материалдар...

Кышкы урман.

Гарәфи Хәсәнов иҗаты аша балаларда кышкы урманның серле көчен күрсәтү....

Открытый урок на тему "Кышкы уеннар" 4 сыйныф

Тема: Кышкы уеннар.Максат: Кыш темасына караган лексиканы искә төшерү;              "Кышкы уен" тексты өстендә эшләү, кышкы уеннар турында сөйли белү күнекмәләре бул...

ачык дәрес "Кышкы уеннар" 2 класс

"Кышкы уеннар"  дигән дәрес эшкәртмәсе һәм тест...

"Кышкы уеннар" темасын кабатлау

шушы дәрес эшкәртмәсе укучыларга теманы аңларга ярдәм итәр...

План-конспект на тему "Кышкы уеннар"

Максат :-яңа лексик берәмлекләр исәбенә укучыларның сүзлек байлыгын  арттыру һәм укучыларның тыңлар аңлау , диалогик һәм монологик күнекмәләрен үстерү,сүзләрне үзләртерү дәрәҗәсен билгеләү....

План-конспект на тему "Кышкы уеннар"

Максат :-яңа лексик берәмлекләр исәбенә укучыларның сүзлек байлыгын  арттыру һәм укучыларның тыңлар аңлау , диалогик һәм монологик күнекмәләрен үстерү,сүзләрне үзләртерү дәрәҗәсен билгеләү....