Тема Көндәлек – документ, документ – көзге”текстында яңа лексика.
методическая разработка (5 класс) на тему

Романова Галина Николаевна

Тема :  Көндәлек – документ, документ – көзге”текстында яңа лексика.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: «Федераль дәүләт стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты укытуның яңа эчтәлеге».

Зәй шәһәре, 2015 нче ел, апрель.

(Р.З.Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева, “Татар теле”,7нче сыйныф, 7-10 нчы дәресләр циклы)

Текст.

Көндәлек – документ, документ – көзге.

      Без сыйныфта 14 укучы. Ундүртебез 14 төрле. Моны көндәлеккә карау белән дә аңлап була. Мәсәлән, мин үзем ярыйсы укыйм.Тик ашыгып язганга күрә, көндәлегемнең кайбер битләрендә сүзләрне аңлап булмый.

     Көндәлекләребезне һәр атна саен сыйныф җитәкчебез тикшерә, ә аннары берничә кешегә эләгә. Көндәлек – документ, көндәлек - укучының көзгесе.

    Эльвираның, Рамилнең, Булатның, Алсуның көндәлекләре менә дигән. Киләчәктә аларга ышанырга була. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар”,- ди әни. Минем әни хаклы.

  Маратның, Альбинаның, Люциянең, Раушаниянең, Рәмиләнең һәм Ләйсәннең көндәлекләре уртача. Алар да тырышалар, ләкин...

  Ә менә безнең Галимов Илнар – суперкөндәлек иясе. Аның документы чип-чиста, чөнки ул аны тутырмый. Көндәлеккә расписание дә, өй эшләре дә язылмаган. Ә документта саннар бик күп. Аларның иң зурысыы –“2”, сирәк кенә “3” ле дә бар. Илнар тәнкыйтьне яратмый. Ләкин көндәлек – документ, көндәлек –көзге.

Бу текстны өйрәнү өчен циклда 4 сәгать бирелгән:

1 нче дәрес – ЛКФ

2 нче дәрес – ЛГКК

3 нче дәрес – Д/МС

4 нче дәрес- Д/МС

Циклдагы 1 нче дәрес.

Лексик күнекмәләр формалаштыру (ЛКФ) дәресенең үрнәк планы.

Тема :  Көндәлек – документ, документ – көзге”текстында яңа лексика.

Дәрес тибы: ЛКФ .

Дәреснең максатлары:

Укытучы өчен:

Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

  • тексттагы яңа сүзләр белән таныштыру,

Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):

  • чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү.

Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):

  • мәктәптә укуга карата уңай мөнәсәбәт тудыруга йогынты ясау.

Укучы өчен:

  • көндәлек турында сөйләү өчен кирәк булган лексик материалны өйрәнү.

Җиһазлау: дәреслек (11-12 нче битләр), методик ярдәмлек (5 нче бит), Р.З.Хәйдәрова “Татарский язык в таблицах”.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.
  1. уңай психологик халәт тудыру;
  2. дежур укучы рапорты;
  3. укучыларның бер-берсенә комплиментлар әйтүе.
  1. Өй эшен тикшерү.
  2. Актуальләштерү.

Слайдлар аша уку-язу предметларын искә төшерү.

  1. Яңа сүзләр белән таныштыру.

Тактага сүзләрне транскрипция билгеләре белән язу:

Төрле – [төрлөʹ]

Ярыйсы – [йарыйсыʹ]

Ашыга – [ашығаʹ]

Көзге – [көзгөʹ]

Тырыша-[тырышаʹ]

Кадак – [қа˚даʹқ]

Шәхес –[шәхэʹс]

1.Тактада язылган яңа сүзләрнең мәгънәсен ачыклау (семантизацияләү).

2. Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш (укытучы артыннан хор белән арым-аерым кабатланыла).

- яңа сүздәге үзенчәлекле авазларны әйтү;

- сүзне кабатлау.

- сүзтезмә әйтү: төрле утлар, зур көзге , укучы тырыша һ.б.;

- җөмләләр әйтү: 1) Урамда төрле утлар яна. 2) Зур көзге матур.

3. Яңа сүзләр кулланып, ситуатив күнегүләр белән эшләү.

Скажите что:

-  в классе учатся разные дети;

- мама купила новое зеркало;

- вам нужен большой гвоздь.

4. Яңа сүзләрнең язылышы өстендә эш:

- хаталар профилактикасы үткәрү;

- хәтер диктанты язу.

5. Дәреслек, 11 нче бит, 2 нче күнегү. Нокталар урынына тиешле хәрефләр куеп языгыз.

6. Яңа сүзләрне тәрҗемәсе белән сүзлек дәфтәренә язу.

V. Яңа сүзләрне сөйләмдә куллануны ныгыту.

1. “Тәрҗемәче” уены.

2. Сүзләрнең антоним парларын табу.

Көн-

Тырыша-

Көндәлек-

Яхшы-

3.Ишетеп аңлау күнегүләре белән эш. Прослушайте и укажите слова со звуком [ғ]. Ярыйсы, Гата,  ашыга,  тырыша, көзге, яңгыр, гөл, кыз.

4.  Дәреслек,  12 нче бит, 7 нче күнегү. Тәрҗемә итегез.

5. Ситуатив күнегүләр белән эш.

Спроси у друга:

  • большое ли зеркало;
  • хороший ли дневник;
  • интересная ли личность;
  • купили ли гвоздей.
  1. Өй эше. Дәреслек, 13 нче бит, 11 нче күнегүне телдән эшләү.  Җөмләләрне тәрҗемә итү.

Циклдагы 2 нче дәрес.

Лексик- грамматик күнекмәләрне камилләштерү (ЛГКК) дәресенең үрнәк планы.

Тема :  Көндәлек – документ, документ – көзге”текстында яңа лексика.

Дәрес тибы: ЛГКК .

Дәреснең максатлары:

Укытучы өчен:

Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

  • тексттагы яңа сүзләрне дөрес әйтергә,сөйләмдә кулланырга өйрәнү,
  • текстны дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү,
  • исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибен искә төшерү, исемнәрнең тартым алмашлыклары белән төрләнешен кабатлау;

Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):

  • төп мәгълүматны аеру,укылган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү

Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):

-сыйныфта укучыларның көндәлеккә карашы турында сөйләшү.

Укучы өчен:

  • көндәлек турында сөйләү өчен кирәк булган лексик материалны өйрәнү.

Җиһазлау: дәреслек (11-12 нче битләр), методик ярдәмлек (5 нче бит), Р.З.Хәйдәрова “Татарский язык в таблицах”.

Дәрес барышы.

I.Оештыру.

  1. уңай психологик халәт тудыру;
  2. дежур укучы рапорты;
  3. укучыларның бер-берсенә комплиментлар әйтүе.

     II.Өй эшен тикшерү.

    III.Актуальләштерү.

1.Слайдлар аша исемнәрнең тартым белән төрләнешен искә төшерү.

минем  көндәлегем                             безнең  ......

синең   .......                                          сезнең   .......

аның   ......                                             аларның  ........

2.Сүзләрнең дөрес әйтелешен искә төшерү.

Төрле – [төрлөʹ]

Ярыйсы – [йарыйсыʹ]

Ашыга – [ашығаʹ]

Көзге – [көзгөʹ]

Тырыша-[тырышаʹ]

Кадак – [қа˚даʹқ]

Шәхес –[шәхэʹс]

IV. Яңа төшенчәләр формалаштыру, ягъни текст өстендә эш.

Көндәлек – документ, документ – көзге.

      Без сыйныфта 14 укучы. Ундүртебез 14 төрле. Моны көндәлеккә карау белән дә аңлап була. Мәсәлән, мин үзем ярыйсы укыйм.Тик ашыгып язганга күрә, көндәлегемнең кайбер битләрендә сүзләрне аңлап булмый.

     Көндәлекләребезне һәр атна саен сыйныф җитәкчебез тикшерә, ә аннары берничә кешегә эләгә. Көндәлек – документ, көндәлек - укучының көзгесе.

    Эльвираның, Рамилнең, Булатның, Алсуның көндәлекләре менә дигән. Киләчәктә аларга ышанырга була. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар”,- ди әни. Минем әни хаклы.

  Маратның, Альбинаның, Люциянең, Раушаниянең, Рәмиләнең һәм Ләйсәннең көндәлекләре уртача. Алар да тырышалар, ләкин...

  Ә менә безнең Галимов Илнар – суперкөндәлек иясе. Аның документы чип-чиста, чөнки ул аны тутырмый. Көндәлеккә расписание дә, өй эшләре дә язылмаган. Ә документта саннар бик күп. Аларның иң зурысыы –“2”, сирәк кенә “3” ле дә бар. Илнар тәнкыйтьне яратмый. Ләкин көндәлек – документ, көндәлек –көзге.

  1. Тексты укытучының үрнәк укуы.
  2. Укучыларның кычкырып укуы.

V.Ныгыту, ягъни текстның эчтәлеген аңлау, сөйләм үрнәкләрен аралашуда куллану.

1. 2 нче күнегү,15нче бит. Рәсемнәргә туры килгән җөмләләрне тексттан табып укыгыз.

2. 4 нче күнегү,15нче бит. Җөмләләрне текст эчтәлеге буенча урнаштырыгыз.

3. 5 нче күнегү,15нче бит. Ишетеп аңлау күнегүләре белән эш.

4. Тест эчтәлеге буенча бер-береңә сораулар бирергә.(парларда эш)

5. Дәфтәрдә эш.

1) Ситуатив биремнәр башкару.

Посоветуй другу:

-вовремя заполнять дневник;

-не пачкать его;

-листы дневника не мять;

-аккуратно записывать домашние задания.

2) 6нчы күнегү,16нчы бит.Сез ничек уйлыйсыз,бу сыйфатлар кемгә күбрәк туры килә?

VI.Өй эше.  1) Текстны сәнгатьле укырга өйрәнергә. 2) Текст эчтәлеге буенча диалог төзергә.

Циклдагы 3 нче дәрес.

Диалогик, монологик сөйләм дәресенең үрнәк планы.

Тема. Көндәлек – документ, көндәлек – көзге.

Дәрес тибы: Диалогик, монологик сөйләм.

Дәрес максатлары:

1.Укытучы өчен:

Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

-үзеңнең һәм иптәшеңнең  көндәлеге  нинди булуы  турында әйтә белү;

-сыйныфта укучыларның көндәлеккә карашы турында  сөйләшү;

Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе)

-уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү, парда эшли белү;

-уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе)

-мәктәптә укуга карата уңай мөнәсәбәт тудыруга  йогынты ясау.

2. Укучыларга җиткерелә торган дәреснең белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе)

-үзеңнең көндәлегеңнең нинди булуы турында әйтә белү;

-иптәшеңнән көндәлеге турында сөйли белү.

Җиһазлау: дәреслек (17-18 нче битләр), методик ярдәмлек (26 нчы бит).

         Дәрес барышы.

I.Оештыру.

1) уңай психологик халәт тудыру;

2)дежур укчы рапорты;

3)укучыларның бер –берсенә комплиментлар әйтү.

II.Өй эшен тикшерү.

III. “Белем һәм тормыш” темасы буенча алдагы дәресләр материалын гомумиләштереп кабатлау.

1.Дәреснең  белем бирү максаты укучылар белән берлектә билгеләнелә, тактага языла.

1.- Ребята, на этом уроке мы должны оценить свои умения говорить по теме “Знания и жизнь” . Давайте мы в начале обозначим, о чем мы должны говорить по этой теме “Белем һәм тормыш” темасы буенча без нәрсәләр турында сөйләшә алабыз?

2.Дәфтәрләрдә  эш.

 15 нче бит 3 нче күнегү, җөмләләрне дәвам итеп язу.

3. Телдән эш.

15 нче бит, 7 нче күнегү. Сез бу фикерләр белән килешәсезме?

4. 5. Укучыларга уку бурычы куела, һәм үзбәя куеласы алдан кисәтелә.

А) Прослушайте и укажите, что добавлено во втором предложении каждой пары.

1.Көндәлегебезне сыйныф җитәкчебез тикшерә.

Көндәлегебезне һәр көн саен сыйныф җитәкәкчесе тикшерә.

2. Без сыйныфта барлыгы ундүрт укучы.

6. Прослушайте и найдите правильно утверждение.

1. Рамил – «супер» көндәлек иясе.

    Илнар – “супер” көндәлек иясе.

2. Көндәлеккә расписание дә язылмаган.

    Көндәлеккә расписание дә, өй эшләре дә язылмаган.

                     Ял минуты.

IV. “Көндәлек – документ, көндәлек – көзге” тексты буенча диалогик, монологик сөйләмне камилләштерү.

  1. Ситуатив күнегүләр өстендә эш.

Спросите у друга.

-Диана нинди?

Булат нинди?

Рамил нинди?

Скажите другу.

Ильнар целеустремленный.

Альбина внимательнаяю

Рушания ленивая.

         2.Диалогларда парларда сөйләшү.

16 нчы бит,8 нче күнегү.

Бу көндәлекләрнең хуҗалары нинди?

Сиңа кайсы хуҗа ошый? Ни өчен?

  1. нчы күнегү, репликаларны әйттерү.

3.Дәфтәрләрдә эш.

16 нчы бит. 7 нче күнегү, үзегезгә ошаган фикерләрне языгыз.

V. Өй эше. 17 нче бит, 10 нчы күнегү. Таблицага үз фикерләрегезне языгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока по информатике и ИКТ по теме «Создание, редактирование и форматирование документов в текстовом редакторе Word»

Разработка урока по информатике и ИКТ по теме «Создание, редактирование и форматирование документов в текстовом редакторе Word»...

Презентация по теме "Редактирование и форматирование текстовых документов"

Данный материал подготовлен к уроку по теме "Текстовый редактор MS Word"...

Контрольный тест по теме "Язык гипертекстовой разметки документов", 9 класс

Данный тест может быть использован для контроля знаний по теме "Язык гипертекстовой разметки документов" в 9 классе, так и в качестве проверочной работы в начале урока....

Тема урока "Форматирование табличного документа"

Конспект урока в 9 классе по теме "Форматирование табличного документа" УМК Н. В. Макаровой...

Тема урока "Форматирование табличного документа"

Конспект урока в 9 классе по теме "Форматирование табличного документа" УМК Н. В. Макаровой...

Классный час по теме «Моя малая родина» (документ)

Цель: Показать значение родины в жизни каждого человека. Задачи: Образовательная: обобщить понятия: Родина, малая родинаРазвивающая: развивать у детей речь, кругозор, память, внимание.Коррекционн...

Урок на тему "Основные объекты текстового документа. Ввод текста"

Знакомство с различными текстовыми документами.Ввод текста на компьютере. Использование клавиш при вводе текста.Создание и сохранение текстовых файлов....