А.Гыйләҗев "Җомга көн кич белән..." - 9 сыйныф
план-конспект урока (9 класс) на тему

Хуснутдинова Раиля Нуретдиновна

Рус мәктәпләренең 9 нчы сыйныфында укучы балалар белән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Дәрес эшкәртмәсе45.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбияты атналыгы

         

                                  Ачык дәрес

Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән...” повесте.

(Дәрес – диспут)

9Б сыйныфы – татар төркеме

      Укытучы:

Хөснетдинова Раилә Нуретдин кызы

                                  Уздыру вакыты: 17.02.2012

 

Казан – 2012

Тема: А.Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән...” повесте.

Максат: 1) Әсәрне өйрәнүне йомгаклау, аның эчтәлегенә төшенү, аның

                 идеясын ачыклау.

  1. Кешеләрдә яхшылык сыйфатлары кими баруның сәбәпләрен ачыклау.
  2. Укучылар күңелендә шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

Материал: Дәреслек, А. Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән...” әсәре.

Җиһазлау: “Мәкальләр” китабы.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше. Исәнмесез, укучылар! Барыгызга да хәерле көннәр! Һәр иртәгез хәерлектән башлансын! Кылган гамәлләрегез хәерле булсын!
  2. Актуальләштерү.
  1. Уңай психологик халәт тудыру.

                 Син яшәмә җирдә файдасыз бер

                 Түмгәк булып тигез урында

                 Янып  калсын гомерең маяк булып

            Үзеңнән соң килгән буынга.

                 Эзе калсын керсез намусыңның

                 Ни үтсә дә синең  кулыңнан

                 Көчлелегең белән горурланма,

                 Кешелегең белән горурлан.

Мин М.Җәлилнең әлеге шигъри юллары белән кешегә хас булган кайсы гүзәл  сыйфатны әйтергә теләдем?

(Көтелгән җавап: Кешелеклелек.)

 Кешелекле булу ниниди булу дигән сүз?

(Укучыларның җаваплары. Һәр төркемнән 1 номерлы укучылар җавап бирә)

Аңлатмалы сүзлектән карап әйтү.

  1. Безгә таныш булган “Җомга көн кич белән...” повестенда кешелекле дип кайсы әдәби образга әйтә алабыз? (Бибинур)

Кайсы вакыйгалар аша сез бу турыда әйтә аласыз? Әйдәгез өзекнең кыскача эчтәлеген искә төшерик. Вакыйгаларга бәя бирик.

(2 номерлы укучыларның җаваплары)

  1. Бибинур образына тулы бәяләмә бирегез.(3 нче номерлы укучылар җавап бирә)

(Бибинур - ... бәләкәй генә гәүдәле, ябык аркалы, авылдашлары күзенә дә алай артык чалынмаган, тыныч холыклы, йомшак тавышлы, әтисе төсле зәп-зәңгәр күзле, ярдәмчел, оста, җитез, чиста, сабыр татар карчыгы.Ул Габдуллаҗанның 3 баласын тәрбияләп үстергән, аларга гел ярдәм итеп яшәгән. Пенсия акчасын да балаларына җибәреп бара. Үзенең өсендә кырык ямаулы күлмәк ыштан, тузган яулык, ләкин карчык бик чиста, өендә чүп булмаса да аны гел җыештырып тора.)

(Бибинур, телгә-тешкә алай ук үткен булмаса да, бөтенләй җебеп калганнардан да түгел, шушы Зөһрәбану белән очрашканда гына югалып кала, теле көрмәкләнә, зиһене томалана, әйтер сүзләре дә онытыла. Гомерендә бер тапкыр да Зөһрәбануны гаепләми Бибинур. Төп гаепле кеше итеп, күңел түрендә үзен саный.)

( “Кимсетсәләр, гафу итә белде, очраганда кешеләрне сөендерде, кайгылы хәбәрләрне дә ияләренә җиңеләйтеп җиткерде, көчсезне яклады, усалның күңеленә шәфкать җылысы җибәрергә тырышты. Гайбәт сөйләмәде, берәүне дә тулаем дошман күрмәде, әләкли белмәде, әҗәтен түләмичә калмады, какмады-сукмады...” Авыл кешеләренә серен сөйләми, гел көндәше Гаишә каберенә барып эч серләрен аңа бушата.  Шуларга өстәп ул әле тагын үз сүзендә торучан һәм сүзен кистереп әйтүчән, уңганлыгы дөньяга мәгълүм булган карчык).  

Нәтиҗә:

Бибинур  -

  1. Төп өлеш. Диспут.

Укытучы. Бибинур, бәхетеннән ваз кичеп, ни өчен Габдуллаҗанга кияүгә чыга? (Бибинур балалар бакчасында эшли, шуңа күрә ул Габдуллаҗанның әнисез калган якын күрә, аларны кызгана. Бу балаларны жәлләү, аларга ярдәм итү теләге Бибинурны, сөйгән егетен ташлап, Габдуллаҗанга кияүгә чыгарга этәрә)

Укытучы. Ул аларны ничек тәрбияли?

(Бибинур балаларны үз кочагына ала. Бөтен көчен, яшәү рәвешен аларга бирә, укыта, хәленнән килгәнчә ярдәм итә)

Укытучы. Балаларның, үсеп, кеше булгач, Бибинурга мөнәсәбәтләре ничек?

(Алар аңа ярдәм итү турында уйлап та карамыйлар, хәттә хәлен белеп хат та язып салмыйлар, алай гына да түгел, аның өендәге барлык әйберләрне үзләре белән алып китәләр)

Укытучы. Бибинур тәрбияләгән балалар ни өчен шундый булып чыкканнар икән? (Төрле җаваплар, бәхәсләр туарга мөмкин)

Укытучы. Бибинурны гаепле дип саныйсызмы?

(Мин Бибинурны гаепле дип санамыйм. Ул чит кеше балаларын бик яшь килеш тәрбиягә алган, үзе дә бала гына була, тәҗрибәсе юк. Нигә аңа өлкәнрәк кешеләр ярдәм итмәгән? Авыл кешеләре кая караган? Алар Бибинурның мондый эшкә баруына сәерсенеп караганнар. Бибинур олыгайгач та яхшылык эшләдемме, әллә яманлыкмы дип үзе дә соравына җавап таба алмый. Ул мәгънәсез балалар өчен үзен корбан итә.)

(Минемчә, ул гаепле. Беренчедән, яшь килеш үзеңне башкалар хакына корбан итү  кирәкми. Икенчедән, дөрес тәрбия бирә белмәгәч бу эшкә нигә алынырга. Өченчедән, кайсы баласы аның яхшылыгын аңлады? Ул гаепле, балаларның мәрхәмәтсез булып үсүендә ул гаепле. Ул бит үзе дә бөтенесенә үзен гаепли. Нәрсәгә кирәк булган аңа кеше балалары? )

(Кешене гаепләргә җиңел. Ул бит аларга булдыра алганча тәрбия бирә, алар ятимлектән тилмермәсеннәр дип тырыша, ач, ялангач итми.)

(Тырышса, үзен нәрсә көтә? Хәерчелек, ялгызлык, кырык ямаулы ыштан, шыр ялангач йорт - кура. Башкалар хакына корбан булу бу ахмаклык)

(Бибинур ул балаларны үстермәсә, алар балалар йортында тилмерерләр иде)

(Тилмереп балалар йортында үлгән кеше юк. Бәлки анда үссәләр, алар  миһербанлырак булырлар иде.)  

Укытучы. Бибинур урынында булсагыз, сез нишләр идегез?

(Җаваплар. Мин газетадан килгән корреспондентка бар дөреслекне сөйләр идем.)

(Бибинур авыл кешеләре арасында изге булып яшәгән, изге булып үләргә дә тиеш. Эш узгач үкенүдә ни файда? ...)

 Укытучы. Әсәрнең ахырында Бибинур кайчандыр үзе ашатып йөргән этләр аны талап үтерәләр. Автор моның белән ни әйтергә тели?  

(Этләр дә балалары кебек Бибинурның кадерен, миһербанлыгын аңламыйлар, оныталар)

А.Галимов башкаруында “Картлар йорты” дигән җыр тыңланыла.

Укытучы. Тормышта мондый хәлләрнең булуы мөмкинме?

(Тормыштан мисаллар китерелә)

IV. Ныгыту.

1) Мәкальләр белән эшләү.

А) Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен.

Б) Картлык шатлык түгел.

В) Картларга юл куй, үзең дә картаерсың.

Г) Балачакта олылардан курыксаң, олыгайгач, балалардан куркырсың.

Д) Яманлык беркайчан да яхшылык белән тәмамланмый.

Е) Яхшылык ит, каршысына яхшылык көтмә.

2) Укучылар дәреснең әһәмиятен ачыклыйлар.

Язучы бу әсәре аша нәрсә әйтергә тели? Сез аның фикере белән килешәсезме? (Язучы кешеләрдә яхшылык сыйфатлары кимегәнгә кайгыра, борчыла. Мин аның белән килешәм.  Кешелеклелек сыйфатлары бетү милләтнең, илнең бетүенә китерә.)

 (Кырыслык белән генә алга барып булмый. Шуңа күрә бер-беребезгә, әти-әниләребезгә шәфкатьле, мәрхәмәтле булыйк)

(Без аларга нинди мөнәсәбәттә булсак үзебезне дә шул көтә)

V. Йомгаклау өлеше.

1) Өй эше. “Кешеләрдә яхшылык сыйфатларының кими баруы һәм аның сәбәпләре” дигән темага хикәя төзергә

2) Билгеләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Аяз Гыйләҗев “Җомга көн кич белән”.

Аяз Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" әсәре. Йомгаклау дәресе. 9нчы сыйныфта укучы рус  мәктәбенең татар балалары өчен....

Тапкан - ана түгел, баккан – ана. (А.Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәре һәм М.Гыйләҗевнең “Бибинур” фильмы аша ана образын ачу) 9нчы сыйныф, татар төркеме

А.Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" һәм М.Гыйләҗевнең " Бибинур" фильмнары аша ана образын ачыклау. Дәрес әлеге фильмнан өзек кулланылган презентация ярдәмендә алып барыла....

Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.

Максат. Табигать  темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү;                белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...

Авторская методическая разработка на тему: "А.Гыйлаҗевның “Җомга көн, кич белән...” повестенда Бибинур образының бирелеше"

В разработке подробный план урока по разкрытию темы. Дан и методический материал....

АЯЗ ГЫЙЛАҖЕВНЫҢ “ҖОМГА КӨН, КИЧ БЕЛӘН...” ӘСӘРЕНДӘ БИБИНУР ОБРАЗЫНЫҢ БИРЕЛЕШЕ

Тема: А.Гыйлаҗевның “Җомга көн, кич белән...” повестенда Бибинур образының бирелеше.        Максат:...

Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн, кич белән...” әсәре./А.Гилязев. "В пятницу вечером..". Урок родной литературы в 9 кл. (1 группа)

Максат: Әдипнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне дәвам итү. “Җомга көн, кич белән...” әсәрен анализлау. Сөйләм телен, фикерләү сәләтләрен, чагыштыру, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү. Аналар һ...

А. Гыйләҗев "Җомга көн кич белән"

урок для учащихся с русским языком обучения по повести А. Гыйләҗев "Җомга көн кич белән"...